Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Научные работы / М. Мәһдиевнең «Фронтовиклар» романында фразеологизмнар
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

М. Мәһдиевнең «Фронтовиклар» романында фразеологизмнар

библиотека
материалов


ЭЧТӘЛЕК


КЕРЕШ........................................................................................................................

3

I БҮЛЕК. ТЕЛНЕҢ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ – ФРАЗЕОЛОГИЗМНАР ТУРЫНДА ТӨШЕНЧӘ.................................................................................................................


6

1.1. Әдәби нормадан үзгә сүзләр катламы.......................................................

6

1.2. Фразеологик берәмлекләрнең матур әдәбиятта һәм публицистикада
стилистик кулланылышы.................................................................................

10

II БҮЛЕК. М. МӘҺДИЕВ ӘСӘРЕНДӘ ФРАЗЕОЛОГИЗМНАР..........................

13

2.1. Мөхәммәт Мәһдиев прозасының поэтикасына күзәтү...........................

13

2.2. М. Мәһдиевнең «Фронтовиклар» романында фразеологизмнар...........

18

ЙОМГАКЛАУ............................................................................................................

22

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ............................................................................................

27

КУШЫМТА………………………………………………………………………...

28

















КЕРЕШ


Исемнәре үлемсез шәхесләр була. Үзләре бу якты дөньядан китсәләр дә, әсәрләре моңлы бер җыр кебек, халык күңелендә яши. Шундыйларның берсе – Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, үткен каләмле тәнкыйтьче һәм күренекле әдәбият галиме Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиев. Арабыздан вакытсыз китсә дә, безгә ядкәр булып аның кабатланмас мирасы – 16 китабы, гыйльми хезмәтләре һәм публицистик мәкаләләре калды.

Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗаты турында йөзгә якын мәкалә, рецензия, кереш сүз, укучы фикере язылган (Дөрес бүгенге көнгә кадәр аның иҗади эшчәнлегенә кагылышлы монографик хезмәт юк). Һәр язмада диярлек аның бик тә талантлы булуына басым ясала. Мәсәлән, тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин аны «зур һәм оригиналь талант иясе» дип атый, Ильдус Ахунҗанов «якты һәм үзенчәлекле талант», Тәлгать Галиуллин һәм Фатих Урманчеевлар исә «тормыш сөючән һәм шат талант», – дип зурлыйлар. Академик Илдус Таһиров «аның классик рәвештәге язучы икәнлеге үзе исән чагында ук мәгълүм иде. Һич кенә дә шикләнмим, аңа әле тиешле бәя биреләчәк. Фәнни хезмәтләр язылыр, диссертацияләр дә якланыр. Ничек кенә булмасын, бу өлкәдә гаделлек тантана итәргә тиеш», - дип киң җәмәгатьчелек фикерен белдерә1.

Мәһдиев талантының үзенчәлекле ягы шунда: аның әсәрләрендә якын итеп, яратып көлү үзәк өзгеч моң-сагыш белән үрелә, кырыс тормыш чынбарлыгы ачы сатира белән кушылып кабатланмас образлар тудыра, детальләр төгәллеге кешенең иң нечкә тойгыларына, эчке дөньясына үтеп керә алуы белән дә сокландыра, гаҗәпләндерә.

М. Мәһдиевның һәр яңа әсәре – «Фронтовиклар» (1972) яки «Каз канатлары» (1975) романнары булсын, «Кеше китә – җыры кала» (1978), «Торналар төшкән җирдә» (1978), «Ут чәчәге» (1980), «Исәнме, Кәшфи абый» (1982) яки аның соңгы «Бәхилләшү» һәм «Ачы тәҗрибә» әсәрләре булсын – алар һәммәсе дә татар укучысы һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан көтеп алынды, татар әдәбияты тормышында мөһим бер вакыйга итеп бәяләнде.

М. Мәһдиевнең укучылары – татар халкы. Ул үз укучысының эчке дөньясын нечкә тоя, аларның кайгы-хәсрәтләрен, шатлык-кайгыларын уртаклаша белә.

Аның кайбер әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителеп Казанда һәм Мәскәүдә басылып чыктылар, әмма рус укучысында андый зур уңыш казана алмадылар. Моның сәбәбе тәрҗемәдә генә түгел иде, төп сәбәбе, мөгаен, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләренең кабатланмас үзенчәлегендә – телендә, моңындадыр. Аның образлы фикер йөртүе, сөйләм формасы, төрттереп, әмма укучыны яратып эндәшү – болар барысы да халкыбыз тормышы-сулышы, көнкүреше, гореф-гадәтләре белән тыгыз бәйләнгән. язучыны шул тормыштан аерып кара: әсәр шунда ук төссезләнә, тәмен югалта. Мөхәммәт Мәһдиев талантының тамырлары тирәндә – халкыбызның җанында.

М. Мәһдиев талантлы галим һәм педагог та иде. Ул әдәбият тарихы, гомумән татар тарихы белән кызыксына, архивларда эшләп, моңарчы беркем белмәгән документлар таба, аларны җентекләп тикшереп, җәмәгатьчелеккә җиткерергә тырыша иде.

М. Мәһдиев әсәрләрен укып чыккач һәркем үзенең йөрәге, җаны белән ата-бабаларыбыз, әбиләребез рухына ялгануыңны тоясың, яшәү дигән могҗизаның кеше өчен нинди бәхет, куаныч икәнен тоя. Бу әсәрләрне уку ныклык тамырларына ялгану өчен кирәк. Менә бу сайланган теманың актуальлеген ассызыклый. Бу әсәрләрнең яратып укылуы аның теленә, андагы гадилеккә, җылы юморга бәйле. Ә аларны шушылай уңышлы ясарга фразеологик берәмлекләр дә ярдәм итә.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе. М. Мәһдиев күп кенә хикәяләр, романнар, повестьлар иҗат иткән. Вакытлы матбугат битләрендә аның иҗаты турында мәкалә-чыгышлар азмы-күпме күренсә дә, телен, язу стилен анализларга алынган эшләр очрамады.

Язучының «Фронтовиклар» әсәрендә кулланылган фразеологик берәмлекләрне эзләп табып, анализлау – фәнни эшнең максаты булып тора.

Бу максатка ирешү өчен, үз алдыма, түбәндәге бурычларны куйдым:

  1. М. Мәһдиевның тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы чыганакларны өйрәнү, әсәрләренең идея-эстетик кыйммәтен ачыклау;

  2. язучының шушы өч әсәрен игътибар белән укып чыгу;

  3. татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлегенә күзәтү ясау;

  4. теманың бүгенге көндә актуальлеген ачыклау.

Эзләнү-тикшеренүләрнең төп объекты: М. Мәһдиевнең «Фронтовиклар» әсәрендәге фразеологизмнарны анализлау.

Чыгарылыш квалификация эшенең предметы – Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә фразеологизмнар һәм аларның практик әһәмияте.

Кулланылган методлар: анализ һәм синтез, чагыштыру, эзләнү-тикшерү.

Тикшерү нәтиҗәләрен апробацияләү. Хезмәтнең нәтиҗәләрен тел стилен өйрәнүгә багышланган махсус курсларда, тел белеменең стилистика бүлеген укытканда файдаланырга була.

Фәнни эшнең фәнни һәм гамәли әһәмияте: Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендәге фразеологик берәмлекләрне фәнни яктан тикшерү.

Фәнни эш структур яктан кереш, ике бүлектән торган төп өлеш, йомгак өлеш, әсәрләрне укып чыгып, язып алынган фразеологик әйтелмәләрне эченә алган кушымтадан гыйбарәт.

Кереш өлештә әдип иҗатына гомуми күзәтү ясалды. Фәнни хезмәт өчен сайланган теманың актуальлеге ассызыкланды, максат-бурычлар куелды.

Төп теманы ачканда түбәндәге темалар өйрәнелде:

әдәби телнең үзенчәлекле сүзләр катламына бәяләмә бирелде;

фразеологик берәмлекләрнең матур әдәбиятта стилистик кулланылышы өйрәнелде;

Мөхәммәт Мәһдиев прозасының поэтикасына күзәтү ясалды;

«Фронтовиклар » романындагы фразеологик берәмлекләр анализланды (күчереп язып кушымта ясалды);

Йомгаклау өлешендә фәнни эшкә нәтиҗәләр ясалды. Файдаланылган әдәбият исемлеге бирелде.

I БҮЛЕК. ТЕЛНЕҢ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ – ФРАЗЕОЛОГИЗМНАР ТУРЫНДА ТӨШЕНЧӘ


1.1. Әдәби телнең үзенчәлекле сүзләр катламы


Зур художник үзенең әсәрләрендә милли тел байлыгын мөмкин кадәр тулы файдаланырга, бар җегәрен, моңын, матурлыгын эшкә җигәргә тырыша. Әдәби әсәрне кәгазьгә төшергәндә, язучы башта сүзләр сайлый. Әдәби әсәрдә аерым сүзләр туры, номинатив мәгънәдә кулланылса, икенчеләре күпмәгънәлелеккә ирешү чарасына әверелә. Сүзләрнең күчерелмә мәгънәләр белдерә алу сәләтенә, җөмләдә төрлечә урнаша алу мөмкинлегенә, авазлар яңгырашына һ.б. карап, әсәр теленең сурәтлелеге хасил була. Шуңа күрә тел-сүрәтләү чаралары да язучы стилен билгеләүче доминантага әверелергә мөмкин1.

Лексик чаралар дип дөрес сайлау һәм урынлы куллану аркасында сурәт тудыручы сүзләр атала. Телдәге төшенчәләр бер сүз белән генә түгел, ә үзгәртүләргә бирешмичә таркалмый торган сүзтезмәләр белән дә белдереләләр: авызы колагына җитү – шатлану, ипи шүрлегенә менеп төшү – сугу, авызына су кабу – дәшмәү, ачык авыз – аңгыра, авыз турсайту – үпкәләү, авыз ачмаслык итү – оялту, авыз сулары килү – кызыгу.

Телдәге мондый сүзтезмәләрне фразеологизмнар (грек. рhrasis – тәгъбир, сөйләм әйләнмәсе, logos – өйрәнү) дип атыйлар. Мондый сүзтезмәләрне өйрәнә торган тармакны фразеология диләр1.

Төркемләүнең башка формалары да очрый:

актив сүзлек фонды;

пассив сүзлек фонды (архаизмнар, неологизмнар, варваризмнар).

файдалану сферасы чикләнгән лексика (диалектизмнар, арго һәм жаргон сүзләр, профессионализмнар)2.

Алар әдәби тел нормаларыннан беркадәр аерылып торалар, таррак сферада йөри торган сүзләр катламы. Чор, төбәк, даирәнең сулышын, колоритын төсмерләү өчен әдип ара-тирә аларны да әсәренә кертеп җибәрә. Шуның белән бергә бу җәһәттән ул үзен һәрдаим тыеп тора, арттырып җибәрүдән саклана. Ул аларны үтә чикле күләмдә, сиздереп куярлык, ишарә итәрлек дәрәҗәдә генә ала.

Гади сөйләм сүзләре дә, әсәр текстына үтеп кереп, сурәт тудыручы махсус чарага әверелергә мөмкин. Алар катнашучының статусы хакында хәбәр итә, аңа эмоциональ характеристика бирә, белдерә торган фикерне көчәйтә, язучының тискәре мөнәсәбәтен, яки киресенчә, үз итеп сурәтләвен күрсәтә ала, юмор яки сатира, сарказм тудыру чарасына әверелә. Аларны төркемләү яшәп килә. Фразеологизмнар шул төркемнең берсен тәшкил итәләр3.

Фразеологизмнарны ирекле сүзтезмәләр белән бутарга ярамый. Ирекле сүзтезмәләр телнең грамматик законнары нигезендә һәрвакыт ясалып торалар, алар составындагы сүзләрне алыштырырга мөмкин, аларның мәгънәсе аерым компонентларның мәгънәләре суммасына тигез була. Тотрыклы, фразеологик сүзтезмәләр, кимендә ике сүздән булып, телдә үзгәрешсез яшиләр, алар яңадан төзелмиләр, аларның составы даими була, ә сөйләмгә әзер килеш килеп керәләр; аның составындагы сүзләр арасына башка сүзләрне кую мөмкин түгел; фразеологизмның мәгънәсе аның компонентларның гади суммасына тигез була алмый: сай йөзү (белмәү) – әкрен йөзү; борыны салынган – күлмәге салынган; йөз төрле – ике төрле; уклау йоткан – сөяк йоткан; теңкәгә тию – кулына тию.

Димәк, тел берәмлекләре буларак, фразеологизмнар түбәндәге билгеләргә ия:

1) сүзләрнең аерым булуы (кимендә ике сүз булу);

2) компонентларның мәгънәви кушылуы;

3)мәгънәнең һәм аны белдерүче лексик-грамматик чараларының тотрыклыгы;

4) сөйләмдә әзер килеш кулланылуы.

Фразеологизмны гади бер сүз белән алыштырып була: тамырына балта чабу – бетерү, теңкәгә тию – аптырату, түбәсе күккә тию – шатлану, кот очу – курку, куян йөрәк – куркак.

Фразеологизмнарны телнең җәүһәрләре дип йөртәләр. Шактый күп очракларда төрле телләрдәге фразеологизмнар, бер үк мәгънә белдерсәләр дә, составлары ягыннан бер-берсенә туры килмиләр, мәсәлән, бәхет йөзлеге белән туу – родиться в сорочке; когда на горе рак свистнет – кызыл кар яугач; табан ялтырату – катиться колбасой; таң тишегеннән – ни свет, ни заря; беткән баш беткән – была ни была; исе дә китми – и в ус не дует; урманга утын төяп бару – ехать в Тулу со своим самоваром.

Төзелешендә һәм мәгънәсендә теге яки бу телнең кабатланмас үзенчәлекләрен чагылдырган фразеологик берәмлекләрне идиома (грек. idioma – үзенчәлекле тәгъбир) дип атыйлар.

Фразеологизмнар, кагыйдә буларак, телнең үз байлыгы нигезендә барлыкка киләләр. Ләкин халыклар, телләр арасында бәйләнеш, тәрҗемәләштерү процессында фразеологизмнар да бер телдән икенче телгә күчәргә, калькалаштырылырга мөмкин. Мәсәлән, татар теленә рус теленнән түбәндәгеләр кергән: делать из мухи слона – чебеннән фил ясау; в семье не без урода – семья имгәксез булмый.

Шулай итеп, фразеологизмнарга түбәндәге билгеләмәне бирергә була: фразеологизмнар – бердәмлеге, таркалмавы, компонентлары арасында мәҗбүри бәйләнеш булуы, бөтенлеге, сөйләмгә әзер килеш килеп керүләре белән аерылып торган тотрыклы сүз тезмәләре.

Татар тел белемендә фразеологизм идиома дип тә атала һәм шушы өлкә буенча фәннәр докторы булган Г. Ахунҗанов аңа түбәндәге билгеләмәне бирә: идиома – сүзлек берәмлеге сыйфатында теркәлә торган, кимендә ике сүзле һәм специфик мәгънәләре тотрыклы әйләнмә. Галим «фразеология» сүзе урынына бу фәнне идиоматика дип тәкъдим итә һәм идиомаларның 12 төрен күрсәтә:

  1. әйтемнәр: ай күрде, кояш алды; әйттем исә, кайттым; авызыңнан җил алсын; алтын куллы; эш бетте, көлтә җыясы гына калды.

  2. афористик идиома буларак мәкальләр: үзе юкның күзе юк.

3) әйтем белән мәкаль арасында тора торган арадаш төрләр – алар мәкаль дә, әйтем дә булып йөри алулары белән үзенчәлекле була;

4) «фигыль- фигыль» калыбындагы идиомалар: күтәреп алу, ярылып яту, коелып төшү, суйган да каплаган, сагыныплар бетү, төртсәң аву, уза китсә, куркып качарлык, карап торганы, сагынып сөйләргә калу.

5) аналитик идиома: ак он, ак өй, ак икмәк, ак тоту, шабыр тир, җан дус, черегән бай, тере ялкау, шар ачык, җан ачуы.

6) «мөстәкыйль+ярдәмлек сүз» калыбындагы идиома: күңел өчен, әйтмә дә, артыгы белән, баш чаклы, сөлек кебек.

7) ярдәмлек сүзләрдән генә торган идиома: иллә дә мәгәр, әмма ләкин.

8) лексик-грамматик идиома: чана шуу.

9) кинетик идиома: кул кысу, аяк чалу, ирен турсайту, баш ию, кул бирү, каш сикертү, арка бирү, бөергә таяну, тамак кыру, койрык болгау.

10) термин идиомалар: үги ана яфрагы, сару кайнау, соры корт, тавыш бирү, комендант сәгате, ак шигырь, ак олимпиада, карга борыны, туганнан туган, кызыл почмак, туганнар кабере, көн тәртибе, көзән җыеру, салкын сугыш, сүз башы, сабан туе.

11) канатлы әйтелмә: Халык – зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул; Эш беткәч уйнарга ярый; Ярлылык белән үткән тереклек; Тау Мөхәммәткә килмәсә, Мөхәммәт тауга килә.

12) образсыз идиома: кул асты, аяк асты, аңга килү, искә алу, искә төшү.

Алда әйтелгәнчә, аерым галимнәр, фразеологик берәмлекләр рәтендә, афоризмнарны, канатлы сүзләрне, мәкальләр һәм әйтемнәрне дә кертәләр: Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә; Үлем турында уйлама, илең турында уйла...; Коега төкермә – суын эчәрсең1.

Фразеология белән кызыксыну, аның сөйләмне баетуда тоткан урынын билгеләү антик дөнья филологларыннан ук башланган, фразеология дигән термин үзе дә шуннан килә.

Татар фразеологиясенә теге яки бу күләмдә игътибар итү 18нче йөздән башланса да, аңа беренче аңлатма бирүче Каюм Насыйри була. Бу төр әйтелмәләрне ул үзләренең төп мәгънәләреннән күчерелгән, яшерен мәгънәле сүзләр дип билгели. Татар халык авыз иҗатын җыю буенча байтак хезмәт күрсәткән Хуҗа Бәдигый “Борынгылар әйткән сүзләр” (1912) дигән җыентыгында шактый материал теркәгән. Гыйбад Алпаров тарафыннан төзелгән “Әлифба тәртибе, имла кагыйдәләре, атамалар мәсьәләсе, халык әдәбиятын җыю турында инструкцияләр җыентыгы” (1926) дигән китапның “Фольклор һәм халык әдәбиятын җыю өчен кулланма” бүлегендә читләтеп әйтелгән сүзләр (кинаяләр), тапкыр җаваплар, каргышлар һәм алкышлар кебек баш астында телебездә киң таралган фразеологик әйтелмәләр байтак бирелгән.

Ниһаять, Л. Җәләй, Н. Борһанова, Л. Махмутоваларның “Татар теленең фразеологиясе, мәкаль һәм әйтемнәре”н (1957), Н. Борһанова, Л. Махмутова төзегән “Русча-татарча фразеологик сүзлек” не (1959) күрсәтергә кирәк. Бу сүзлекләрдә, күбрәк мәкальләр һәм әйтемнәр бирелүгә карамастан, телебезнең фразеологик байлыгы берникадәр тупланган, системалаштырылган.


1.2 Фразеологик берәмлекләрнең матур әдәбиятта һәм публицистикада стилистик кулланылышы

Фразеологик берәмлекләрне куллану сөйләмне образлы, бизәкле, тәэсирле итә, шуңа күрә тел осталары аларны матур әдәбиятта яратып һәм мул кулланалар. Гомумхалык фразеологизмнар фондын тел осталарының түбәндәге юнәлешләрдә кулланулары күзәтелә.

1. Фразеологизм, лексик-грамматик бөтенлеген саклаган хәлдә, яңа мәгънә эчтәлегенә ия була: Тамчы-тамчы тамганнан күл булыр дигәч тә, баеңның кассасын ваклап чиртмә: күл дә булмас, ни дә булмас, тотылырсың – шул булыр (Г. Тукай).

2. Фразеологизмның лексик-грамматик ягы яңара, мәгънәсе һәм төзелеше шул килеш кала. Мәсәлән, Г. Кандалый аты-чабы чыгу тезмәсен чабы китте, чабы тулды, чабы алды кебек формаларында кулланган. Г. Тукай «Соры кортларга» шигырендә «Чебен җанымны чын юлда бирәм мең кәррә, кызганмыйм» дип язып, яңа фразеологизм иҗат иткән.

3. Фразеологик берәмлек ирекле сүзтезмә буларак кулланыла башлый.

Гөлбану. Безнең инде туй узган, тун тузган, Сәхилә әби.

Сәхилә. Туең да узмаган, туның да тузмаган, менә кызыңны бер дигән байга бирәсең дә, тун киеп, туенда утырасың... (Н. Исәнбәт).

4. Гомумхалык телендәге фразеологик берәмлекләрдән шуларның калыбы нигезендә яңа, индивидуаль – автор фразеологизмнары ясала. И. Гази «таякның калын башы» дигән фразеологизмга нигезләнеп, «планның авыр башы» дигән яңа тәгъбир ясаган: Ә бит планның авыр башын шушы меңнәр күтәреп бара! («Гади кешеләр»).

5. Бер үк сүзләр тезмәсе, ирекле сүзләр тезмәсе буларак та, фразеологизм буларак та кулланыла:

Басуда саламга ут төрткәннәр. – Әти, Махно белән очрашуыңны тагын бер кат сөйләмисеңме, дип саламга ут төртеп җибәрә иде (И.Гази);

6. Сурәтләү чарасы буларак фразеологизм үзе түгел, ә аның гомуми сурәте һәм эчтәлеге кулланыла.

Сәләви. ...Ул (әти) мондый суган суфыйларны яратмый (Н. Исәнбәт).

Бу гыйбарә «Суфый суган сөймәс, күрсә кабыгын да куймас» дигән әйтемгә нигезләнеп ясалган.

7. Ике яки берничә фразеологизм кушылып китәргә мөмкин:

Хуҗа. Хуш, олы башыгызны кече итеп килгәнсез, инде олы саныгызны кече итеп шунда утырыгыз (кечкенә урындыклар күрсәтә) (Н. Исәнбәт).

8. Фразеологизм белән янәшә аны төзүче сүзләрнең берсе ирекле сүз буларак кулланыла.

Сабыр безнең ил,

Ул тыныч шуңа күрә:

Сугыш чукмарлары өрә, –

Эт өрә-кәрван йөрә (Н. Арсланов).

9. Фразеологик әйләнмәдә төзүче кисәкләр логик-грамматик яктан бер-берсе белән алышыналар:

Дәрвиш. ...һай, синең хәлең, Хуҗа, дөнья куасың син, һай.

Хуҗа. Вай, синең хәлең, дәрвиш, , дөнья куа сине, вай (Н. Исәнбәт).

Фразеологизмнар хәзинәсе ничек туплана соң?

1.Фразеологизмнарның иң бай чыганагы булып халыкның җанлы сөйләме исәпләнә: коры куык, мөгезсез сыер, тукран тәүбәсе.

2. Фразеологизмнарның шактый өлеше халык авыз иҗатыннан алынган:

Кәкре каенга терәткән; үзең утырган ботакка балта чабу.

3. Кайбер фразеологизмнарның килеп чыгышы билгеле бер җирлеккә бәйле була. Мәсәлән, түбәндәге фразеологизмнар авылда гына туа алган дип уйларга кирәк: башына тай типмәгән; башта борчак үстерү; су язып, май төшерү; ат ачуын тәртәдән алу; атасы болан атмаганны, баласы куян атмас һ.б.

4. Фразеологизмнар билгеле бер төркем һөнәр ияләре теленнән килеп керә: кулга ияләштерү (аучылар), икенче рольләрне уйнау (сәхнә), мушкага алу, төп удар (хәрби), әлифне таяк дип тә белмәү (шәкертләр).

5. Фразеологик фонд әдәби, тарихи чыганаклар исәбенә дә байый. Мәсәлән, үткәндәге сүткән – өстенә үлән үскән (Г.Бәширов); яздан аерып булмый Тукайны (Р.Фәйзуллин).

6. Фразеологизмнарның бер төрлесе чит телдән калькалаштыру юлы белән кабул ителә: сжечь за собой мосты – арттагы күпереңне яндыру; пора ставить точки – нокта куярга вакыт җитте.

7. Фразеологизмнар арасында грек мифологиясеннән алынганнары да шактый: канатлы сүзләр; Авгий ат абзарлары; акчаның исе юк.

8. Фразеологизмнарның кайберләре исә дини чыганакларга (Коръән, Инҗил, Тәүрат) бәйле: сират күпере аша чыгу, таш ат.

9. Халыклашкан әсәрләрнең персонажлары фразеологик берәмлекләргә әвереләләр: Сак белән Сок шикелле; Йосыф белән Зөләйха булдыгыз тәмам; Галиябану белән Хәлил көненә калу.


II БҮЛЕК. М. МӘҺДИЕВ ӘСӘРЕНДӘ ФРАЗЕОЛОГИЗМНАР


    1. . Мөхәммәт Мәһдиев прозасының поэтикасына күзәтү


«Без – кырык беренче ел балалары», «Фронтовиклар», «Каз канатлары», «Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә», «Ут чәчәге» 70-80 еллар татар әдәбиятында үзенчәлекле һәм ныклы урын яулап алган Мөһәммәт Мәһдиевның бу әсәрләре укучылар тарафыннан яратып кабул ителделәр һәм бүгенге көндә дә иң күп укылучы әсәрләрдән саналалар. Язучының әсәрләренең популярлыгы сурәтләнгән вакыйгаларда, геройларда гына түгел. Язучыны әсәрләрендәге юмор, күңел җылылыгы өчен яраталар. Геройларының үзенчә генә сөйләшә алуы өчен яраталар. Прозасының чын мәгънәсендә җырлап торуы өчен яраталар.

Язучы җиңел яза, табигый яза. «Авыл прозасы» дип аталган прозаның самимилеге, халыкның җанлы сөйләм теленнән оста файдалану, юмор, персонаж сөйләмен индивидуальләштерү һ.б. Мөхәммәт Мәһдиев прозасының үзенчәлеген билгеләп торалар.

Язучы һәр сүзне сурәт итәргә омтыла. Аның һәр сүзенең максималь нагрузкасы бар. Авыл малае, авыл тормышы турында яза икән, андагы һәр вакыйга зарури, берсе дә артык түгел. Мәсәлән,

«Әле кичә генә без колхоз басуларында көлтә кертә, бәрәңге ташый идек. Үгезне туарып тәртә арасыннан этеп чыгарганга әле тәүлек тә булмады. Тырнак төпләрендәге дегет, оекбаштагы арпа кылчыклары, бирчәйгән уч төпләре – кичәге тормышның истәлеге әнә шулар...»,

«Җәй буе борчак, яңа бәрәңге, әвендә киптерелгән төтен тәме сеңгән яңа арыш умачы ашап, капчык күтәреп тән ныгып беткән – бүген шул көчне кая куярга белгән юк»1.

Игътибар итсәк: көлтә, бәрәңге, үгез, тәртә, дегет, оекбаш, арпа кылчыгы, камыл, әвен, умач... Бу сүзләр – авыл тормышының атрибутлары. Хикәяләүнең беренче юлларыннан ук һәр әсәрендә автор безне әнә шул тормышка алып кереп китә. Бер карасаң, авторның синтаксисы эпик хикәяләүдән тора. Икенче карасаң, бөтен осталыгы белән М. Мәһдиев хикәяләүгә уртак сөйләмне китереп кертә дә персонаж һәм автор бергәләп сөйли башлыйлар. Бер карасаң, авторның персонажлары, бер-берсенә охшашмыйча, һәрберсе үзенчә итеп сөйләп утыралар.

Татар прозасында М. Мәһдиев юморы шактый үзенчәлекле. Юмор ситуациядән дә, вакыйгаларга бәйле дә туа. М. Мәһдиевкә тел чаралары, сөйләм үзенчәлекләре ярдәмендә ясала торган юмор хас.

Педсоветта директор хатынының ачык дәресеннән соң ике-өч кешенең былбыллар булып сайравын искә төшерик.

Авыл советы бүлмәсендә тәмәке төтене балта эләрлек (күп) иде.

Бибисара бу эштә инде шомарып беткән (остарган) һәм ничек йомгакларга икәнен дә белә иде.

Кечкенә, җитез малайга зур кешеләр белән әүмәкләнеп кереп китү (ияреп керү), чыннан да, авыр булмады1.

«Без – кырык беренче ел балалары» ндагы, һәрвакыт борыны тыгылган булганга «борын авазларын әйтеп мәшәкатьләнмәгән Әлтафи», һәр җөмләдә «пнимаешь» сүзен калдырмыйча сөйли торган завхоз – зоология укытучысы Исмәгыйль агай; китапчарак тел белән һәм мишәрчәрәк сөйләшүче немец теле укытучысы, «хуч ичле тәмәке», «чин нәрчә» дип сөйләүче география укытучысы; балаларны яратып «ребятки» дип эндәшүче рус теле укытучысы...

Һәр персонаж сөйләме белән истә кала. Сүзләрен әвәләп, йотып, сакау итеп, иҗекләрне үзгәртеп «мактау тактасы» урынына «тактау мактасы» дип сөйли торган директор малае Тәлгать; борчылган вакытта сүзләрне, җөмләләрне ка-батлап, ике сүзнең берендә и һәм дә димичә калмаган Сабир Ишмуратович; һәр җыелышның ахырында дөп-дөрес, ап-ачык сүзләр белән йомгаклау рече сөйләмичә түзми торган, теләсә кайсы җыелышның сәяси ягына юнәлеш бирүне үзенең изге бурычы дип санаган «кайсыдыр ки» дән башка немецчасын, французчасын бер итеп, күңелдәгесен туп-туры әйтеп, гаять тә экспрессив сөйли белә торган Гата; төртмә телле, тәмсез сүзле, лексикасында «яхшы» сүзе бөтенләй булмаган, «яхшы булды» дип әйтәсе урында «начар булмады» дип сөйли торган Роно мөдире Шәмсетдинов; һәр сүзеннән шәһәр кызлары икәне сизелеп Нәркис һәм Бәлкыйсләр; җөмләсенең башы һәм ахыры арасында әллә ни хәтле вакыт сүзсез тора алган Галиәхмәт карт – болар «Фронтовиклар» повесте геройлары2.

«Торналар төшкән җирдә» повестеннан «ж», «ч» авазларын яратып бетерми торган Юрис, «гомер буе» кеше авазын начар ишеткәнгә, кайбер авазларын гел үзенчә чыгарган «Галимша», халыкның җанлы сөйләм байлыгын энҗедәй си-беп кенә сөйли торган апалар, җиңгиләр, агайлар, балалар3.

Сөйләмгә гаять сак М. Мәһдиев. Аның колагы хәтта басымнарны кая куелуына хәтле тотып ала, шуны да ул сурәт иттереп файдалана. Менә вагонда колхоз хәлләрен сөйләшеп баручы җитәкчеләрдән берсенең сөйләмен генә тыңлыйк. «...МТС ка чабарга туры килде. Механикның аягына егылдым... Шулай, шулай, дидем, мине харап итмә. Шуннан бер ярты алып (хәл фигыльләрнең беренче иҗекләренә басым ясап сөйли башлады), аның белән бергә салып, трактористны көйләп, чак чыгып киттек»1.

Халык сөйләме, Арча поездында йөргәндә, авторның колагына сеңеп калган. Гаять та табигый бу диалогны ишеткән кебек буласың:

«Олы гына яшьтәге бер хатын ни белән сөйли:

Шуннан аргысы соң ниттем... кайттым да ашарына-эчәренә куйдым, атнага җитәрлек. Киләсе атнага тагын кайтам, биргән булса. Өем якын минем, чуен юл кырыенда гына. Мичен дә ягып томаладым.

И, алла, үзең дә инде шулай мәшәкатьләнергә. Тот та күршеләреңә бир.

Бирдем, биреп карадым. Тормый, чыга да китә, ди. Чолан баскычына килеп тәүлекләр буе кычкырып, тырманып йөри, ди, мескен. Алты ел бергә тордык шул, алты ел. Казанга күчкәнче.

Соң ник аны үзең белән алмадың?

Тегендә ярамый. Оныкларым кечкенә. Йоны бик коела, әйтеп торам бит – алты ел бергә яшәдек. Киявем бик числыклы кеше, сумашетший бульнисендә хирур булып эшли. Кызым да бик пөхтәлекне ярата – өйгә мәче кертү кая. Кызымның да эше бик әйбәт – әтиллиние мутта эшли...

Һии, шул тиклем җирдән атна саен мәче дип кайтып йөрмәсәң...»

Мөһәммәт Мәһдиевның геройлары үзләренең сөйләм галәмәтләре белән дә күңелгә кереп калалар. Теге яки бу персонажны башкача сөйләтеп тә булмас иде кебек. Алар һәрберсе тормышчан, хәтердә сөйләмнәре белән яшиләр. Җирле сөйләм сүзләре автор сөйләмендә чама белән генә кулланылып, хикәяләүгә табигый рәвештә килеп керәләр. Башкача әйтеп булмый кебек тоела башлый.

«Мич астында мунча сыерчыгы сайрый иде»1,

«Тупырсак тәпиле, баш тиресе касмакланган, йомшак авызлы бер малай имезә ул төшендә»2,

«Әле көзгә борылганын беркем белми, тик бакчадагы шомырт агачы бүген инде тиктәскә генә бер-ике яфрагын саргайтып куйды, хәсрәтле сыгылып гомер кыскалыгыннан зарланды»3,

«Мы пахаем, вы пахаете, они пахают дип сөйләп йөрәгемне боза»4,

«Башка төнне ыңгырашып җәфа чиктерә иде»5.

Укучы, әсәрдә китерелгән сүзләрнең мәгънәләрен аңлый, чөнки язучы контекстны оста бирә. Нәрсә икән бу дип уйлап утырмыйсың.

М. Мәһдиевне укыганда, һәр фразаның интонацион рәсеме ап-ачык, фраза яңгырый, күңелдә генә түгел, бөтен тавыш күчешләре белән ишетелә кебек. Ул хикәя җөмлә белән генә язмый. Фразалар хикәяләү интонациясенең сорау, аннан тойгылы (аның күпме төрләре бар!), аннан яңадан хикәяләү интонациясенә күчеп кенә торалар.

Автор татар сөйләменең бөтен мөмкинлекләрен эшкә җигә. Ул фразалар яңгырашын бик нечкә тоя, һәм һәр сүз үзенең табигый һәм бердәнбер кирәкле урынына урнаша.

Авторның лирик герое (автор үзе!) – табигать баласы. Ул урмандагы агачларны күңеле белән, йөрәге белән аңлый, казларның кемнедер чакырып, кемнәрнеңдер күңелләрен җилкетеп очып үтүләрен, торналар уяткан балачак хәтирәләрен моңсу-сагышлы итеп әйтеп бирә ала. Урмандагы агачлар тавышын, наратлар шаулавын, язгы ташуны, табигатьнең яз көне уянуын, кар сулары, гөрләвекләр шаулавын, язның беренче көнен, язгы авылның һәр сулышын
М. Мәһдиев шундый итеп сурәтли, укучы үзен шул урында, шул вакытта дип хис итә
1.

Язучы рус классик әдәбияты, совет әдәбияты, дөнья әдәбияты белән яхшы таныш, рус телен бик яхшы белә. Менә шулар аның иҗатына үзенчәлекле алымнар, чаралар алып киләләр. Иң башлап бу хәл язучының хикәяләү манерасында сизелә. Уртак сөйләмне төп алым итеп алу, лирик (автор) чигенешләре, сөйләм гыйбарәләрен киң куллану, хикәяләүдә кыскалык, иркен (раскованный язу һ.б.) Мөхәммәт Мәһдиев прозасында шактый зур урын алып торалар. Ул телебезгә рус теленнән калькалаштырып сүзләр, гыйбарәләр, җөмләләр дә алып керә. «Фронтовиклар»да «Мондый номерны Гата гына эшли ала», - ди (выкинуть номер), бер җирдә Гата «ә-ә-ә, төкерергә!» дип сүгенеп куя (плевать), «дежур үбешү», «дежур елмаю». Болар калькалар. Аерым калькаларны уңышлы дип булмый2.

Ничек кенә булмасын, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә без халыкның рухи байлыгын, оптимизлыгын, бай иҗтимагый практикасын, барлык җәүһәрләрдән дә кадерле тел байлыгын күрергә күнеккән.

    1. М. Мәһдиевнең «Фронтовиклар» романында фразеологизмнар


«Фронтовиклар» романын укыганда без Акбалык мәктәбенең укучылары, укытучылары белән танышабыз. Безнең алда мәктәп тормышы, андагы кешеләр ачыла, аларның шатлык-кайгылары, борчу-мәшәкатьләре, җаннары ачыла. Мәктәп тормышыннан авыл, колхоз хәлләренә күчәбез. М. Мәһдиев әсәрдә фразеологик берәмлекләрне яратып һәм мул куллана. Шуңа күрә геройларының сөйләме образлы, бизәкле һәм тәэсирле3.

Билгеле булганча, фразеологизмнарның иң бай чыганагы булып халыкның җанлы сөйләме исәпләнә. Автор бу әсәрендә халыкның җанлы сөйләменнән оста файдалана, нечкә юмор куллана, персонажлар сөйләмен индивидуальләштерә, һәр сүзне сурәт итәргә омтыла4.

Мөхәммәт Мәһдиев үзенең әсәрләрендә борынгы чорлардан ук телебезгә кереп, хәзергәчә сакланган әйтелмәләрне куллана. Болар – җан, күңел, йөрәк сүзләре белән ясалган түбәндәге тотрыклы төзелмәләр: йөрәк ярсу, йөрәк талпыну, күңел тулу, йөрәкне талау, йөрәк парәсе, йончыган күңел, болганчык күңел, нечкә күңел, тирән күңел, күңел төбе, күңелгә йөк салу, җанга тынычлык тапмау һ.б.

Яшәү мәгънәсе дә әсәрләрдә «тормыш кичү», «көн итү», «гомер сөрү» кебек берничә синонимик фразеологик әйтелмәләр белән баетылган.

Синонимик фразеологизмнар:

Галиәхмәт карт күренүгә тормозларыгыз бушый, тотмый башлый.

Гайнелвафа карчык өнсез калды. Йортка мондый шатлык килгәннән бирле җиңеләеп, яшәреп йөрде.

...шуңа күрә аръяктан бу урынга кызыгучы да, күз салучы да табылмады....

Тирә-якта караңгылык куерды, зират агачлары ботагына шомлы эңгер эленде.

Антонимик фразеологизмнар:

Шул инде, яшьлекнең күзе үткен булса да, ул, гадәттә, үзе эзләгәнне генә күрә. Картлыкның күзе томанлы булса да, ул башкаларга мөһим булганны да күрә белә.

Фразеологик ныгымалар:

Әнә бит, югарыга караган да каткан.

Институт кызлары «аһ» иттеләр.

Кешедән оят, – ди-ди елады Гайнелвафа карчык. – Чалбар киясеңме син, юкмы? Синең ир чутыннан йөрүеңнән ни файда, мокыт кеше (ул гел бер түгәрәк, бер генә яссылыкта, бер сызыкта гына йөреп, башланган ноктасына әйләнеп килеп терәлә торган сай һәм аңгыра кеше турында) бит син.

Галиәхмәт картның болай да кәефе шәп түгел иде ( күңеленең көе китү, күңел бозылу, кәефсезләнү, борчылу), кырык ел бергә яшәгән карчыгына ул үз гомерендә беренче һәм иң каты сүз (дорфа, тупас сүз, авыр сүз) ычкындырды.

  • Син дә...

  • Карчык аны тыңлап бетермичә ниндидер дарулар эзләп бүлмәгә кереп китте. Узган ел җыеп калдырган үләннәрне күтәреп чыкканда гына карт аңа әйтәсе сүзен әйтеп бетерде.

... бик азындың.

Сүз, чыннан да, каты иде, беренче чиратта бу, әлбәттә, карчыкны түгел, ә картны аяктан екты.

Фразеологик тезмәләр:

Миңниҗамал авыр көнгә калды (чыгып булмас авыр хәсрәткә бату, зур борчылуга төшү). Кайнана бик усал булып чыкты – киленнең канын эчте (изү, эксплуатацияләү, һәрвакыт бәйләнеп, җанын талап, һаман җәфалау, интектерү). Киленнең һич кенә дә укытучы икәнлегенә ташлама ясамады, мәктәптә озак торасың дип каһәрләде, кичләрен план төзергә утыргач крәчин маен күп тотасың дип йөрәген бозды (кешенең нервысында уйнау, маза китерү, йөдәтү, бәйләнү), утыныңны аз керттеләр, дип бәйләнде1.

Бу, безнең авылга килгән укытучылардан берсе дә тулы түгел. Җыен җен саташтырган кеше безнең мәктәптә, – дигән.

Һо-о, туганкай, мин сине көткән идем, – дип каршы алды аны Гата ишегалдында. – Өйгә уз һәм рәхим итеп минем шатлыгымны уртаклаш. Телеграмма! «Выезжаю первого июня!» Бу вакыйганы билгеләп үтсәк дим, ә? Ну! Нәрсә борыныңны салындырдың?.

Менә син, әй! Шәп бу, шәп дриамуть! Әйдә бер дөнья гизеп (җир йөзенең күп җирендә булу, күрү) йөр әле! Һи-и-и, аякларым булса... Бөтен Советлар Союзын әйләнеп чыгар идем. Рота командиры әйтәдерие миңа: сугыш беткәч сине армиядә калдырабыз, Сәгъдиев, дип әйтә иде. Кулың алтын (кулы бик уңган, җитез) синең дип, мактап бетерә алмый иде.

МТС ка чабарга туры килде, механикның аягына егылдым.

Фразеологик берәмлекләр:

Кешенең күңеле бер китек булмасын! Рушад соңгы көннәрдә ничәнче мәртәбә инде бугазына төен утырганын (җан борчылу, рухы сызлану) сизде.

Моның хәтле акчаның рәтен дә, санын да белмим (эшнең җаен-тәртибен белү-белмәү) мин, – дигән. Үзе малайны орышып та алган (зарлану, зар-моңнарын әйтү).

Минем сезгә карата үпкәм юк (кемгә дә булса үпкәләү, ачу тотып йөрү), – диде. – Сез гомер сөргән (гомер итү, яшәү, тору, тереклек итү) кеше һәм, бөтен үткәнегезгә анализ ясап, үзегезне табарга тырышуыгыз – бу инде бер дә начар түгел.

Фырт кына киенгәннәр, бөтен рәвеш-кыяфәтләреннән яшьлек аңкып тора (балкып торган җегәрле чагы).

МТС ка чабарга туры килде, механикның аягына егылдым.

Карыйсың, хатыны бер тиен торгысыз (бернинди кыйммәте булмаган, бер әһәмияте булмаган, кирәксез, кадерсез нәрсә) кеше.

Мине әллә кемнәр биш куллап (бик куанып, бик теләп, бик хуш күреп) алырга әзер торалар.

Беркемнең дә гаебе булмаган көе, кайвакытта әллә ничә кеше газап чигә (җәфа чигү, изалану, интегеп бетү).

Ерып чыга (эш күплек, эшне эш итеп чыгару юлында төрле мәшәкатьләр, комачау, интригалар тулып ятуга, тормышта кыенлыклар-читенлекләр күп булуга карата) алмаслык кыенлыклар.

Кызның йөрәге табанына төшкәндәй (кинәт бик каты курку, я бер хәтәр хәл алдында калудан эчтән бер шомлы сискәнү узу) булды.

Тик хәзер инде үлем, кан кою юк.

Кинәт дәһшәтле тынлыкның кылы өзелде.

Колхоз милкенә карата каты куллы (хуҗалыкны, гаиләне яки хөкем башын кулда тотучы кеше турында) булды Вәли абзый.

Кинәт дәһшәтле тынлыкның кылы өзелде.

Хәбиб кара кофталы карчыктан күзен алмады.

Өмәдә бу матур гадәтләрнең барысы да күзгә ташлана, үтәлә иде.

Яңа җырлар арасында композитор таланты белән генә халык күңеленә кереп утырганы күп, бик күп1.

Авыл мөгътәбәр бер кешесен мәңгелек юлга озатырга (мәетне кабергә күмәргә озату) әзерләнә иде2.

Калку түшенә Өченче Дәрәҗә ордены таккан бер украин кызы белән танышты, утны-суны кичкән (дөньяның әчесен-төчесен күрү, тату, күп хәлләр кичерү, яну-көю димәктән) бу кыз белән Зур театрга барды.

Өмә – кешенең кешегә ярдәм кулы сузуы, ярдәмгә һәрвакыт әзер булуы дигән сүз.






ЙОМГАКЛАУ


Тел – аралашу, фикер алышу, белем һәм тәрбия бирү чарасы. Ул туктаусыз үсә, байый, шомара бара. Бу – кешенең үз фикерләреннән, хис-тойгыларыннан үтемлерәк, тәэсирлерәк, җанлырак бирергә теләвеннән барлыкка килә. Ул теләк җәмгыятьтә беркайчан да сүрелми. Синең ни әйтүеңнән бигрәк, ничек әйтүең мөһимрәк, диләр.

Сөйләмне шундый максатка ярашлы итүдә фразеологизмнарның әһәмияте зур. Без бу чыгарылыш квалификация эшендә тар мәгънәдә кулланылган фразеологизмнарны, ягъни телебездәге чыганагы билгеле булган тәгъбирләрне, Мөхәммәт Мәһдиевнең 70-80 еллар татар әдәбиятында урын алган «Фронтовиклар» әсәрендә ачыкладык.

«Мөхәммәт Мәһдиевнең «Фронтовиклар» романында фразеологизмнар» темасына башкарылган фәнни эшнең керешендә бурыч, максатларны билгеләп, эшнең объектын, предметын атадык. Фәнни хезмәтебезнең төп максатына ирешү өчен – М. Мәһдиевнең әсәреннән нәкъ менә бу авторга гына хас булган үзенчәлекләрен табып, анализ ясадык.

Максатыбыз Мөхәммәт Мәһдиев әсәрендәге фразеологизмнарны күрсәтү булганлыктан, әсәрне бик җентекләп, һәр сүзенә игътибар итеп укып чыгарга кирәк булды. Шул максаттан чыгып укылмаган булсалар, ул фразеологик әйтелмәләр күренмәгән дә булырлар иде, чөнки без инде ул сүзләргә ияләнгәнбез, күнеккәнбез. Ә инде укый башлагач шаккатасың – менә кайда икән бит ул фразеологик әйтелмәләр оясы.

Күпләребез ишетмәгән фразеологизмнар да күп – бәлки бу җирле фразеологизмдыр дигән уй килә.

Фразеологик әйтем бер генә җөмләгә беркетелгән берәмлек түгел, ул җөмләдән җөмләгә күчеп, аларның мәгънәләрен ачу, үткенәйтү, җанландыруга һәм характерлаудан тыш хосусыйлаштыруга, шул ук вакыт гомумиләштерүгә дә ярдәм итә. Мондый әйтелмәләр эчке кичерешне тагын да тирәнрәк сурәтли, мәгънәне көчәйтә, поэтик эмоциональлекне арттырып, укучының күңелен хисләндерә. Геройның портретын тасвирлауда, эчке дөньясын ачуда, вакыйга күренешләрне җанлы чагылдыруда зур роль уйнаган соматик фразеологизмнарны куллану, үз чиратында, әсәр теленең халыкчан булуын, гади, шул ук вакытта аһәңле яңгыраш алуын тәэмин итә. Димәк, алар әсәрнең сәнгать көчен арттыра.

Мәктәп программасында фразеологизмнарга бик аз игьтибар бирелгән, бу мәсьәләне кертеп без балаларның сөйләм телен, тел байлыгын арттыра алыр идек.

Хезмәтнең нәтиҗәләрен тел стилен өйрәнүгә багышланган махсус курсларда, тел белеменең стилистика бүлеген укытканда файдаланырга була.

Чыгарылыш квалификация эшен башкару барышында Мөхәммәт Мәһдиев үзен күпкырлы оста, тирән фәлсәфи фикер йөртә торган, бик үзенчәлекле, башка берәүне дә кабатламас әдип итеп күрсәтте.

Аның әсәрләрен укыганда гүя без туып-үскән авылыбызга кайтабыз, туган йортыбызның ишек алды чирәменә аяк басабыз. Алардан:

синең таныш авылдашларыңның күңел, җан җылысы агыла;

әйтерсең лә, андагы геройлар барысы да син күргән, син очраткан кешеләр;

гүя әдип бу әсәрләрне синең җаныңа багып язган, иҗат иткән.

Иркенлек рухы әсәрләрнең эчтәлегендә дә һәм авторның хикәяләү рәвешендә дә чагыла.

Хөр фикерле, кыю, талантлы һәм үзенчәлекле әдип Мөхәммәт Мәһдиев үзенең әсәрләре белән татар әдәбиятын уй-фикер торгынлыгыннан, әдәби чараларның бертөрлелегеннән арындырырга, катлаулы тормыш хәрәкәтендәге котылгысыз үзгәрешләрнең асылын аңларга, шушы яңа рухны сәнгатьчә ачарга, үзләштерергә омтылды. Аның төп иҗат максаты булып адәм баласының рухи азатлыгын, хакыйкатьне яклау һәм гаделлек тантанасына ирешү тора.

Әдип тудырган әсәрләрдә вакыйгалар, күренешләр, төрле хәлләр шундый итеп сурәтләнә, реаль тормышта болай була алмаганлыгын аңлап торасың. Тик мондый әсәрләр күбрәк дулкынландыра, хыялны уята, шулай булырга тиеш, дип ышанып кабул итәсең. Автор үзе без күрмәгән, аңламаган мәсьәләләргә төшенеп, кешеләр, дөнья турында көтелмәгән рәвештә уйланып яза. Тасвирланган вакыйгалардан бигрәк, ул ясаган ачыш гаҗәпләндерә, уйландыра, әсәрне дәвам итеп, үз уй йомгагыңны сүтә башлыйсың

Шунысы характерлы, фразеологик әйтелмәләр Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында башка тел чаралары белән эчке яктан үрелеп, синтезланып бәйләнә. Әдип аларны бер урында вакыйга-күренешләрне тасвирлау, икенче урында герой-персонажның рухи дөньясын ачыклау өчен бик урынлы куллана.

Туган телнең алтын хәзинәсе дип исәпләнелгән фразеологик әйтелмәләрнең прозада да, драматургиядә дә, поэзиядә дә стилистик әһәмияте бик зур. Фразеологик берәмлекләрне куллану Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен образлы, бизәкле, тәэсирле итә, шуңа күрә язучы аларны үз әсәрләрендә яратып һәм мул куллана.

Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре фәнни телдә түгел, бик тә гади телдә язылган, шулай да автор урыны белән елата да, көлдерә дә. Ул әсәрләрен фразеологизмнар белән генә бизәмәгән, әлбәттә. Элекке йолалар да, тәрбия алымнары да әсәрләренә ямь өстәгән.

Мөхәммәт Мәһдиев татар теленең хәзинәсеннән тулысынча файдаланган. Моңа дәлил булып авторның әсәрләрендәге фразеологизмнар, мәкаль-әйтемнәрнең күп булуы тора. Фразеологизмнар сөйләмне җанлы, образлы, тәэсирле итәләр.

Әсәрдәге барлык фразеологизмнарны да тикшереп чыга башласаң, бер китап язарга мөмкин булыр иде. Шуның өчен без бик кызыклы, якын булганнарын, көндәлек тормышта үзебез үк куллана торган фразеологизмнарны гына аерып алып төркемләдек.

1. Синонимик фразеологизмнар:

Шәйдулла күренүгә тормозларыгыз бушый, тотмый башлый1.

Камәр түти өнсез калды. Йортка мондый шатлык килгәннән бирле җиңеләеп, яшәреп йөрде2.

2. Антонимик фразеологизмнар:

Шул инде, яшьлекнең күзе үткен булса да, ул, гадәттә, үзе эзләгәнне генә күрә. Картлыкның күзе томанлы булса да, ул башкаларга мөһим булганны да күрә белә.

3. Фразеологик ныгымалар:

Әнә бит, югарыга караган да каткан.

Институт кызлары «аһ» иттеләр.

4. Фразеологик тезмәләр:

Тегесе шулай ук яшь: әлифне таяк дип белмәгән бер эшлексезгә әйбәт билге куя.

Менә мин тормышыма юлны сыңар аяк белән ярдым.

5. Фразеологик берәмлекләр:

Кешегә каты бәрелүе кыен, син аларны тыңларга мәҗбүрсең.

Тәҗрибәсез яңа укытучы үзенең дустына – имтихан алучыга – әйтеп куя: шул кешегә күз-колак бул, ди.

М. Мәһдиев әсәрләре үзләренең төп рухы белән, ничектер халык иҗаты җәүһәрләренә аваздаш кебек тоела: ул милләтнең үзе кебек уйлый алу, фикер йөртү дигән сүз. Бу – иң чын мәгънәдәге халыкчанлыгы дигән сүз. Әдипнең прозасы чын мәгънәдә җырлап тора.

Ничек кенә булмасын, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә без халыкның рухи байлыгын, оптимизлыгын, бай иҗтимагый практикасын, барлык җәүһәрләрдән дә кадерле тел байлыгын күрергә күнеккән.

Автор бу әсәрләрдә халыкның җанлы сөйләменнән оста файдалана, нечкә юмор куллана, персонажлар сөйләмен индивидуальләштерә, һәр сүзне сурәт итәргә омтыла, һәр сүзнең максималь нагрузкасы бар. Авторның персонажлары бер-берләренә охшашмыйча, һәрберсе үзенчә тәмле итеп сөйләп утыралар кебек.

Безнең әдәбиятта фразеологизмнар әйтергә кирәк әллә-ни күзгә бәрелми, ә
М. Мәһдиевнең без анализлаган «Фронтовиклар», «Каз канатлары» әсәрләрендә фразеологизмнарның урынын белеп, чама белән образларны ачу максатында кулланылалар.

Күргәнебезчә, фразеологизмнарның барысы да нинди дә булса бер сыйфатның бер генә дәрәҗәсенә бәя биреп килә. Фәкать җанлы тормыш вакыйгаларына турыдан-туры бәя биргәндә генә образга әйләнә. Фразеологик берәмлекләрнең бик мөһим үзенчәлеге шунда – алар төрле вакыйгаларда төрле мәгънә, төрле хискә ия булып килә. Мәсәлән, мин берәүгә «аяклы каза» дип шаяртып та, яратып та, ачуланып та, мыскыл итеп тә бәя бирә алам. Хиснең хәтта капма-каршысына әйләнүе шартка да, бәяләнүченең кем булуына да, фразеологизмнарны әйтүченең холкына да, рухи халәтенә дә бәйле.

Димәк, М. Мәһдиевнең «Фронтовиклар», «Каз канатлары» әсәрләрендә табылган фразеологизмнарда халыкның тормыш тәҗрибәсе, милли үзенчәлекләре чагылыш таба. М. Мәһдиев алардан урынлы файдалана белгән. Без дә, үз сөйләмебездә, фразеологик берәмлекләрдән ни дәрәҗәдә уңышлы файдалансак, безнең фикеребез башкаларга шул дәрәҗәдә җиңелрәк һәм тизрәк аңлашылыр. Шунысы әһәмиятле: нинди генә формада, кайсы гына вариантта булса да, аның әсәрләре замана белән берлектә атлый, хәтта ки киләчәктә тагын да актуаль булачак нәрсәләр хакында да сөйләнелә.















ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ


  1. Ахунҗанов Г. Татар теленең идиомалары / Г. Ахунҗанов. – Казан : Мәгариф, 1972. – 195 б.

  2. Гыйззәтуллин Н.М. Мәһдиевның «Фронтовиклар» романының идея-художество үзенчәлекләре / Н. Гыйззәтуллин. – Казан : Мәгариф, 1976. – 104 б.

  3. Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау / Д.Ф. Заһидуллина,
    М.И. Ибраһимов, В.Р. Әминова. – Казан : Мәгариф, 2005. – 120 б.

  4. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге : ике томда. I том /
    Н.С. Исәнбәт. – Казан : Тат. кит. нәшр., 1984. – 495 б.

  5. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге : ике томда. II том /
    Н.С. Исәнбәт. – Казан : Тат. кит. нәшр., 1990. – 365 б.

  6. Мәһдиев М. Сайланма әсәрләр : 3 томда. II том : ике роман /
    М. Мәһдиев. – Казан : Тат. кит. нәшр., 1996. – 576 б.

  7. Мәһдиев М. Сайланма әсәрләр : 3 томда. III том : повестьлар, роман /
    М. Мәһдиев. – Казан : Тат. кит. нәшр., 1996. – 576 б.

  8. Мәһдиев М. Фронтовиклар : роман / М. Мәһдиев. – Казан : Тат. кит. нәшр., 1988. – 340 б.

  9. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология /
    Ф.С. Сафиуллина. – Казан : Хәтер, 1999. – 95-99 б.

  10. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе / Ф. Хатипов. – Казан : Раннур, 2002. –
    125-127 б.








Кушымта А


  1. МТС ка чабарга туры килде, механикның аягына егылдым.

  2. Карыйсың, хатыны бер тиен торгысыз кеше.

  3. Мине әллә кемнәр биш куллап алырга әзер торалар.

  4. Беркемнең дә гаебе булмаган көе, кайвакытта әллә ничә кеше газап чигә.

  5. Ерып чыга алмаслык кыенлыклар.

  6. Кызның йөрәге табанына төшкәндәй булды.

  7. Тик хәзер инде үлем, кан кою юк.

  8. Колхоз милкенә карата каты куллы булды Вәли абзый.

  9. Кинәт дәһшәтле тынлыкның кылы өзелде.

  10. Хәбиб кара кофталы карчыктан күзен алмады.

  11. Өмәдә бу матур гадәтләрнең барысы да күзгә ташлана, үтәлә иде.

  12. Яңа җырлар арасында композитор таланты белән генә халык күңеленә кереп утырганы күп, бик күп Авыл мөгътәбәр бер кешесен мәңгелек юлга озатырга әзерләнә иде.

  13. Асаф та, Зәйтүнә дә, каршы алырга чыккан Фатыйма апа да телсез калдылар.

  14. Калку түшенә Өченче Дәрәҗә ордены таккан бер украин кызы белән танышты, утны-суны кичкән бу кыз белән Зур театрга барды.

  15. Өмә – кешенең кешегә ярдәм кулы сузуы, ярдәмгә һәрвакыт әзер булуы дигән сүз.

  16. Ул исә, керогаз өстендә йомырка өлгергәнче, бер чәй чокыры аракыны әйләндереп салды да дуамал чыгып китте.

  17. Бу төндә фронтовик Заһир өенә кыз төшерде.

  18. Мине сез бер заман, җирне тирән сөрегез, тирән сөрегез дип, үзәккә үттегез.

  19. Камәр түти өнсез калды. Йортта мондый шатлыкның, гомумән, бу йортка нигез салынганнан бирле булганы юк иде.

  20. Камәр түти, ике дә уйлап тормастан, язуны алып идарәгә китте.

  21. Ярабби ходаем, салкын кышларда җир астына кертмә, – дип әйтергә гадәтләнде.

  22. Берничә көн урамда киләп сарып йөргәч, Камәр карчык та үзенең бердәнбере Саимәсенә таба юл алды.

  23. Ә беркөнне Саимә, әнисен озата килгән җирдән, нигәдер авыз суын корытып чөгендер пәрәмәчен телгә алды.

  24. Камәр карчыкның теләге кабул булды: ул җәйнең иң җылы, иң матур вакытында җир куенына керде.

  25. Менә кайчаннан бирле инде алар урам буйлап киләп сарып йөриләр...

  26. Алай да авызы пешкәләде Вәли абзыйның.

  27. Ләкин әнә шул бер-ике секундлык дулавында Вәли абзыйны ул тәмам хәлдән тайдыра.

  28. Оятсыз син, мәгънәсез син, надан син, – дип тәмам сүтелде. – Синең ирең, – диде, – бүгенгесе көнне үз яныңда, синдә дөнья алып бару кайгысы юк, ә син колхоз милкен талыйсың. Ә солдаткалар нишләргә тиеш болай булгач! Алар, күрәсеңме, тормыш алып бару өчен ничек җыкланалар.

  29. Карават янына килеп утырды да авыр хәлдәге Вәлиулла абзыйны сөйләштерде, җиңел башлы кешегә күпме кирәк – елап та җибәрде.

  30. Вәли абзыйны соңгы юлга озатырга килгән халык зиратның аланлы, буш почмагына сыймады.

  31. Ленар гадәттән тыш салкын кан белән аңа ишекне күрсәтте: – Хәзергә чыгып торыгыз.

  32. Ә бер айдан авылга хәбәр килде: тупый бүрек яман кеше икән, хатын-кызны санга сукмый икән.

  33. Ленар үзенә шыгырдап торган нарат бүрәнәләрдән йорт салдырды, әтисен иске нигездә калдырып башка чыкты.

  34. Карчыклар белән очрашу аның миендә әллә нинди авыр эз калдырды.

  35. Бер сәгатьтән монда бул, – диде ул Хәйбиргә, – без тамак ялгап чыгыйк.

  36. Җыелышта аның дәртләнеп сөйләгән реченә салкын су сибүче, гадәттә, Шәйдулла була.

  37. Суярга дип еккан вакытта ат, шулай, бөтен кешеләрнең күңелен өшетеп, җан ачысы белән кешнәп җибәрә.

  38. Әмма ата-бабадан калган гадәт аның канына сеңгән: ат асрап, иген иккән кешенең күңеле яхшы була.

  39. Күз ачып йомганчы тегенең бугазын кабып та өзде.

  40. Шәйдулланың әтисен шул эш буенча җавапка да тартмакчы булганнар иде.

  41. Әнә сез нәкъ шуңа күрә дә ярлы булгансыз инде, – дип белемле председатель Шәйдулланы төп башына утырта.

  42. Иртәгесен атларга башак биргәндә Шәйдулла тагын чыгырыннан чыкты.

  43. Ул көнне кич идарәдә Шәйдулла председатель белән ут ягып талашты.

  44. Ленар йомшак сүз белән җиңә алмагач, өркетеп карады.

  45. ...Шәйдулла авылдан йөрәгенә ут салган килеш чыгып китте.

  46. Аның йөзе саргайган, күзендә яшәү чаткылары беткән, таякка таянып, капка төбенә һава иснәргә чыккан иде.

  47. Белми түгел, яхшы белә – кеше үлем түшәгенә яткан була, хәл белергә керүчеләр аның рәвешен күрәләр, аңлыйлар: соңгы көннәре моның.

  48. Сихәтләнмәссеңме, ризык килешсә, бәлки, җиңеләеп китәрсең, – дип авыруның башын мендәрдән күтәреп авызына ризык каптыралар.

  49. Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүнең нәрсә икәнен мин бит үз җилкәмдә татыган кеше.

  50. Юк, бу көй авыз тутырып җырлауны сорый.

  51. Шуннан бирле һәрбер фәнни ачыш алдыннан хайваннар дер калтырап торалар икән.

  52. Күңел өшетерлек шыксыз җил исә, кар ябышып калынайган тополь яфраклары шапылдап юеш җиргә килеп төшә, карт топольләр ыңгыраша.

  53. Картаю бу. Аның инде мие тузган.

1 Таһиров И. Ул һәрвакыт безнең арада / И. Таһиров // Мирас. – 2005. – № 13. – 6 б.

1 Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау / Д.Ф. Заһидуллина, М.И. Ибраһимов, В.Р. Әминова. – Казан : Мәгариф, 2005. – 89 б.

1 Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология / Ф.С. Сафиуллина. – Казан : Хәтер, 1999. – 95-99 б.

2 Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау / Д.Ф. Заһидуллина, М.И. Ибраһимов, В.Р. Әминова. – Казан : Мәгариф, 2005. – 89 б.

3 Хаков В. Татар әдәби теле. Стилистика / В. Хаков. – Казан : Тат. кит. нәшр., 1999. – 304 б.

1 Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш сүз / Ф.С. Сафиуллина. – Казан : Тарих, 2001. – 338 б.

1 Мәһдиев М. Сайланма әсәрләр : 3 томда. I том : повестьлар / М. Мәһдиев. – Казан : Тат. кит. нәшр., 1994. – 55 б.

1 Мәһдиев М. Фронтовиклар : роман / М. Мәһдиев. – Казан : Тат. кит. нәшр., 1988. – 340 б.

2 Хаков В. Матур әдәбият әсәрләренең телен өйрәнү / В. Хаков // Совет мәктәбе. – 1964. – № 6. – 23-28 б.

3 Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә. Лирик повесть / М. Мәһдиев. –Казан : Тат. кит. нәшр., 1983. – 224 б.

1 Мәһдиев М. Фронтовиклар : роман / М. Мәһдиев. – Казан : Тат. кит. нәшр., 1988. – 42 б.

1Мәһдиев М. Фронтовиклар : роман / М. Мәһдиев. – Казан : Тат. кит. нәшр., 1988. – 45 б.

2 Шунда ук. – 36 б.

3 Шунда ук. – 38 б.

4 Шунда ук. – 48 б.

5 Шунда ук. – 57 б.

1 Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау / Д.Ф. Заһидуллина, М.И. Ибраһимов, В.Р. Әминова. – Казан : Мәгариф, 2005. – 120 б.

2Хаков В. Матур әдәбият әсәрләренең телен өйрәнү / В. Хаков // Совет мәктәбе. – 1964. – № 6. – 23-28 б.

3Гыйззәтуллин Н.М. Мәһдиевның «Фронтовиклар» романының идея-художество үзенчәлекләре /
Н. Гыйззәтуллин. – Казан : Мәгариф, 1976. – 104 б.

4 Хаков В. Татар әдәби теле. Стилистика / В. Хаков. – Казан : Тат. кит. нәшр., 1999. – 304 б.

1Мәһдиев М. Сайланма әсәрләр : 3 томда. III том : ике роман / М. Мәһдиев. – Казан : Тат. кит. нәшр.,1996. –

211 б.

1 Мәһдиев М. Сайланма әсәрләр : 3 томда. III том : ике роман / М. Мәһдиев. – Казан : Тат. кит. нәшр.,1996. –
217 б.

2 Шунда ук. – 333 б.

1 Мәһдиев М. Ут чәчәге. Повесть, роман / М. Мәһдиев. – Казан : Тат. кит. нәшр., 1980. – 26 б.

2 Шунда ук. – 16 б.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 30.03.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров864
Номер материала ДВ-568607
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх