Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / М. Җәлилнең Имән шигыренә анализ
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

М. Җәлилнең Имән шигыренә анализ

библиотека
материалов









А.Яхин концепциясе нигезендә һәм Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәреснең технологик картасы


Муса ҖәлилнеңИмән” шигыре
































8 нче сыйныфта А.Яхин концепциясе нигезендә һәм Ә.З.Рәхимовның иңади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәсе тәкъдим ителә. Программада М.Җәлил иҗатына 4 сәгать бирелә, бу тема икенче сәгать итеп үткәрелә.

Тема: Әсәр эчтәлеге

Дидактик максат: Лирик әсәрләргә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.

Кулланылган әсәр: Муса Җәлил. «Имән».

Чыганаклар: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен) : 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2010. – 111б.

Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 8 сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов.- 5 нче басма.- Казан: Татар. кит. нәшр, 2011.- 206 б.



Дәрес барышы.



I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшләренә анализ.

  • М.Җәлилнең “Бер үгет” шигыре эчтәлегенә туры килә торган 4-5 мәкаль табарга (ярымиҗади)

  • Рәсем ясарга яки ребус төзергә. (иҗади)

  • Имән” шигырен укып килергә. (мәҗбүри)


2. Актуальләштерү (алда үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерү).

Төркемнәрдә киңәшеп, искә төшерегез әле:

  • Әдәби әсәр белән ничек эшлибез?

Көтелгән җавап: Әсәрләр укыйбыз. Образларны табабыз, аларның эш-гамәлләрен билгелибез.


2. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе тудыру.

Бүгенге дәрестә без Муса Җәлилнең «Имән» әсәрен өйрәнәбез. Киңәшегез әле, эшне ничек оештырырбыз икән?

Көтелгән җавап:

  • Катнашучыларны табарбыз. Аларның гамәлләренә бәя бирербез.

  • Сюжетын үз сүзләребез белән сөйләрбез.

  • Әсәрнең ни турында булуын - темасын ачыкларбыз.

  • Авторның укучысына җиткерергә теләгән фикерен табарбыз.

Искәрмә: Әсәрне өйрәнү ысулы тактага язып куела. Балалар хор белән, бер-берсенә, үз-үзләренә ысулны кабатлыйлар.

Үзбәя өчен критерий:

Әсәрне өйрәнү ысулын

  • терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;

  • терәк конспекттан файдаланып сөйләп

бирә алса - «3»;

  • терәк конспектка бераз гына караклап сөйли алса - «4»;

  • терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5».


II. Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы.

1.Муса Җәлилнең «Имән» шигыреннән образларны табабыз.


Образларны табалар (тактада һәм дәфтәрләрдә түбәндәге схема языла – эшчәнлек эчтәлеге модельләштерелә):

hello_html_73ebf824.gifhello_html_m27c30a02.gifhello_html_399c133e.gifhello_html_m31963839.gifhello_html_1a43cbe.gif



ИМӘН

АВТОР

УКУЧЫ

(әсәрне укучы)

КЕМДЕР



)



Катнашучыларның гамәлләре:

Имән. Ялгыз, карт, мең еллык, җырлый, искә төшерә, гомере белән бүләкли, җил-яңгырдан саклый, җылы бирә, ял иттерә, кавыштыра, юл күрсәтә, дымын эчерә.

Кемдер. Җир казыган, тир тамызган, имәннең яшәү иртәсен кабызган (утырткан), бүләкләнгән (имән гомере белән).

Автор. Имәннең ничек яшәве турында сөйли. Имәнне утырткан кешегә, аның хезмәтенә баш ия.

Укучы. Тыңлый һәм нәтиҗә ясый.

2. Әсәр нәрсә турында булды?

Көтелгән эшчәнлек һәм җавап:

Үзе үлгәннән соң да әйләнә-тирәгә, кешеләргә яхшылык, изгелек кыла торган кеше турында. Автор ул кешененең хезмәтен имән аша ача. Имән – кеше хезмәтенә һәйкәл булып тора.

3hello_html_35eb1ca3.gifhello_html_1a43cbe.gifhello_html_4a0a6f12.gifhello_html_m27c30a02.gifhello_html_m1da0c834.gif. Модельләштерү (дәвам итәбез) hello_html_1155bb96.gif



ИМӘН


АВТОР

Ялгызы кешеләргә күпме файда китерә

Имән утырткан

Кешенең эш нәтиҗәсенә (имәнгә), кешегә дә сок-ланып баш ия, рәхмәт әйтә

Киңәшне тыңлыйбыз, нәтиҗә ясыйбыз

hello_html_57aed7ff.gifhello_html_57aed7ff.gifhello_html_57aed7ff.gifhello_html_57aed7ff.gif

КАТНАШУЧЫЛАРНЫҢ ГАМӘЛЛӘРЕ

hello_html_2cb01981.gifhello_html_710c5e3a.gifhello_html_m23b4e876.gifhello_html_1e32a2d0.gif

УКУЧЫ - без

КЕМДЕР



















Үзбәя өчен критерий:

Муса Җәлилнең «Имән» әсәре эчтәлеген

а) терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдала­нып сөйләп бирә алса - «3»;

б) терәк конспектка бераз гына караклап сөйли алса - «4»;

в) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - «5».

III. Рефлексия, бәя этабы.

1.Рефлексия.

Нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә);

ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә);

нинди нәтиҗә ясадык?

2. Дәрестәге эшчәнлеккә Үзбәя.

Укытучы критерий бирә, шул нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

Искәрмә:

Универсаль критерий:

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдала­нып сөйләп бирә алса - «3»;

б) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - «4»;

в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме) үз-үзенә сөйли алса - «5».

Әмма бу универсаль критерий белән бәя бирүгә әкренләп өйрәтү зарур...

3. Өйгә эш алу.

Өйгә эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

  • репродуктив эшчәнлеккә – “Имән” шигырен ятларга.

  • конструктив эшчәнлеккә - ярым иҗади, ягъни, үз нәселегездәге шундый кешеләргә мисаллар барлагыз.

  • иҗади эшчәнлеккә – рәсем ясагыз.




Краткое описание документа:



М. Җәлилнең "Имән" шигыренә анализ

8 нче сыйныфта  А.Яхин концепциясе нигезендә һәм Ә.З.Рәхимовның иңади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәсе тәкъдим ителә. Программада М.Җәлил иҗатына 4 сәгать бирелә, бу тема икенче сәгать итеп үткәрелә.


Имәннең ничек яшәве турында сөйли. Имәнне утырткан кешегә, аның хезмәтенә баш ия.


  Үзе үлгәннән соң да әйләнә-тирәгә, кешеләргә яхшылык, изгелек кыла торган кеше турында. Автор ул кешененең хезмәтен имән аша ача. Имән – кеше хезмәтенә һәйкәл булып тора.

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр

 

 

Общая информация

Номер материала: 495404

Похожие материалы