Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Махсус (коррекцион) мәктәптә Каюм Насыйри иҗатын өйрәнү

Махсус (коррекцион) мәктәптә Каюм Насыйри иҗатын өйрәнү



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов


Махсус (коррекцион) мәктәптә Каюм Насыйри иҗатын өйрәнү


Талантлы галим-лингвист, педагог, энциклопедист һәм язучы К.Насыйриның тууына 2015 нче елда 190 ел тула. Бөек мәгърифәтченең татар әдәби-мәдәни фикер үсешенә керткән өлеше гаять зур. Татар дөньясында мәрҗәндәй балкучы мондый шәхесләр бармак белән генә санарлык. Аларның якты исемнәрен буыннан-буынга түкми-чәчми тапшыру – безнең изге бурычыбыз. Яшь буын, һичшиксез, әлеге шәхесләрне белеп үсәргә тиеш. Бу җаваплы эш, беренче чиратта, безгә – укытучыларга йөкләнә.

Күренекле галим К.Насыйриның тәрҗемәи хәле, аның әсәрләреннән өзекләр мәктәп дәреслекләрендә дә урын ала. Махсус (коррекцион) мәктәптә укучы татар һәм рус балаларына да без К.Насыйри шәхесе хакында мәгълүмат бирергә, аның иҗади мирасы турында билгеле бер күзаллаулар тудырырга тырышабыз. Һичшиксез, әлеге эш мондый төр мәктәптә укучы балаларның психо-моторик һәм физиологик үзенчәлекләрен истә тотып эш итүне таләп итә. Балаларның дәрес материалын үзләштерүе аларның коммуникатив сыйфатларын үстерү, эмоциональ тәҗрибәсен баету, фикер йөртүен активлаштыру, иҗтимагый бәйләнешләрен үстерү белән янәшә барырга тиеш.

К.Насыйрига багышланган дәресләрдә, иң беренче чиратта, язучының тәрҗемәи хәле турында мәгълүмат бирелә. Бу нисбәттән, махсус (коррекцион) мәктәптә укучы балалар белән эшләгәндә, күрсәтмәлелекнең роле аеруча мөһим булуны ассызыкларга кирәк. Язучы иҗатына нисбәтле дәресләрдә К.Насыйриның сурәте, язучы яшәгән дәверне, мохитне тасвирлаган рәсемнәр, әсәрләре буенча иллюстрацияләр эленә. Иллюстрацияләр, рәсемнәр, мисал өчен, укучыларның үзләре тарафыннан да эшләнелгән булырга мөмкин. Болар бар да дөньяны танып белү мөмкинлекләре чикле балаларга К.Насыйри иҗат иткән чор мохитен яхшырак күзалларга, абстракт фикер йөртү эшчәнлеген яхшыртырга, эчке дөньяларын баетырга ярдәм итә.

К.Насыйри – гомере буе киңкырлы эшчәнлек алып барган, искиткеч талантлы мәгърифәтче. Бер генә дәрестә балаларга язучы шәхесен, аның мәдәни-әдәби эшчәнлеген бөтен тирәнлегендә, төрле ракурста җиткерү мөмкин түгел. Шуңа да без К.Насыйрига багышланган дәресләрдә авторның биографиясе белән укучыларны өлешләп таныштырабыз. Беренче дәрестә, мәсәлән, бөек мәгърифәтченең тормыш юлы гомуми, җиңеләйтелгән планда яктыртыла: “Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров 1825 елның 14 февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан авылында туа. Каюмның бабалары һәм атасы ул заманның шактый танылган укымышлы кешеләре була.К.Насыйри балалык чорын укымышлы кешеләре булган гаиләдә, үзенең туган авылы Шырданда уздыра. Башлангыч белемне үз атасыннан ала. 1841 елда аны Казанның бишенче мәхәлләсендәге мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1855 елга кадәр, 15 ел шул мәдрәсәдә укып, гарәп, фарсы телләрен өйрәнүе өстенә, үзлегеннән татар әдәби телен дә камилләштерә. Яшерен рәвештә русча укый. Ул 1871 елда ярым журнал характерындагы еллык өстәл календаре чыгара башлый. Әлеге календарьда календарь материалларыннан тыш, төрле темаларга багышланган фәнни һәм әдәби мәкаләләр дә урын алган. Календарь 24 ел буе чыгып торган. К.Насыйри 1902 елда 77 яшендә вафат була һәм Казанда Яңа бистә зыяратында күмелә”.

Алдагы дәресләрдә балаларның игътибарын К.Насыйриның әдәби, мәдәни һәм гыйльми эшчәнлегенә юнәлтәбез. К.Насыйри үзенең барлык көчен китаплар һәм дәреслекләр язуга сарыф итә. Мәсәлән, “Кырык вәзир кыйссасы” (1868), “Әбүгалисина кыйссасы” (1872), “Кырык бакча” һәм башкалар.Ул математика фәне буенча “Хисаплык” (1873), “Гыйльме һәндәсә (геометрия фәне)” (1895) дәреслекләре язып чыгара; география буенча терминнар, табигать белеме буенча “Буш вакыт” (1860) китапларын бастыра.

К.Насыйри –тәрҗемәче, язучы һәм фольклор әсәрләрен җыеп, аны фәнни яктан эшкәртеп бастыручыда. Галимнең иң әһәмиятле хезмәтләреннән берсе – аның тел өлкәсендәге эшчәнлеге. Ул тел белеме һәм сүзлекләр төзү буенча шулкадәр катлаулы һәм кирәкле эшләр башкарган: татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеген (“Ләһҗәи татари”, 1895) эшләгән. Татар теленең фәнни грамматикасын (“Әнмүзәҗ”, 1895) төзүгә дә нигезне К.Насыйри салган.

Балалар галимнең кул хезмәте белән шөгыльләнүен, ял вакытларында үзе өчен кирәк булган көнкүреш әйберләрен барысын да үзе ясавын, бастырган китапларын да үзе төпләвен, агач эшен бик яратуын, карта сызу, рәсем төшерү кебек катлаулы эшләргә сәләте булуын да бик кызыксынып тыңлыйлар.

Белемнәрне ныгыту, татар һәм рус балаларында татар мәдәниятенә һәм әдәбиятына кызыксыну уяту, күзаллауларын киңәйтү максатыннан без укучыларга мөстәкыйль эзләнү-тикшеренү таләп иткән, зур булмаган проектлар да тәкъдим итәбез. Мисал өчен, “К.Насыйри – атаклы галим”, “К.Насыйри төзегән сүзлекләр”, “К.Насыйриның өстәл календаре”, “Әгәр мин Әбүгалисина булсам” һәм башкалар. Гомумән, физик мөмкинлекләре чикле балаларны укыту процессы укучыларга индивидуаль якын килүне таләп итә. Шул сәбәпле, мондый биремне укучыларга тәкъдим иткәндә, укытучы, һичшиксез, баланың мөмкинлекләрен истә тотарга тиеш.

Бүгенге көндә К.Насыйри иҗаты буенча шактый мәгълүмат табарга мөмкин. Шулар нигезендә, без мәгърифәтче иҗатына багышланган слайдлар эшлибез, презентацияләр ясыйбыз һәм аны дәресләрдә актив файдаланабыз. Бу балаларда дәрес материалын үзләштерүне күпкә җиңеләйтә, аларның сүзлек запасын арттыра, бәйләнешле сөйләмен үстерүдә ярдәм итә.

К.Насыйри иҗатына багышланган дәресләрдә без балалар белән өйрәнелгән материалны ныгыту, фикерләү сәләтен үстерү өчен төрле биремнәр үтибез. Мисал өчен, тексттан планга туры килгән абзацларны табып уку; план нигезендә сөйләп карау; биографик моментларны яктырткан җөмләләрне татарчадан русчага тәрҗемә итү; К.Насыйриның тәрҗемәи хәленә кагылышлы җөмләләрне тулыландырып язу һәм уку.

Дәреслекләрдә К.Насыйриның “Әбүгалисина кыйссасы”ннан өзекләр дә тәкъдим ителә. Без укучылар белән бергәләп әлеге өзекләрне кычкырып укыйбыз, текст белән эшлибез. Балалар текст буенча сорауларга җавап эзлиләр, үзләре дә катлаулы булмаган сораулар төзеп иптәшләренә әйтәләр. Дәрестә аңлашылмаган, әйтелешләре һәм язылышлары катлаулы сүзләрне дөрес итеп әйтергә, язарга өйрәнәбез, мәгънәләрен ачыклыйбыз. Гомумән, һәр биремгә иҗади якын килергә тырышабыз.

Темага бәйле өй эшләре дә укучыларның физик мөмкинлекләреннән чыгып индивидуаль бирелә: “Әбүгалисина кыйссасы” буенча рәсем ясарга, әсәр үрнәгендә кечкенә генә әкият язып карарга, эчтәлек сөйләргә, диалоглар төзергә һәм башкалар.

К.Насыйри – XIX йөз татар мәгърифәтчеләре арасында иң күренеклесе. Тел галиме, мәгърифәтче, педагог, язучы, фольклорчы һәм тәрҗемәче К.Насыйри эшчәнлегенең әһәмияте әйтеп бетергесез зур.Каюм Насыйри – татар тел белеме үсешендә, грамматикалар төзү тарихында һәм татар мәдәниятен үстерүдә зур өлеш керткән шәхес. Мәгърифәтче татар халкының аң-белемен күтәрүгә, аны рус культурасына якынайтуга да күп көч куя. Галим иҗаты хакында балаларга сөйләгәндә, без боларга да басым ясыйбыз. Дәресләрдә К.Насыйри шәхесе үрнәгендә укучыларда кызыксынучанлык, максатчанлык, тырышлык, иҗадилык кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырышабыз. Яшь буын, һичшиксез, нинди милләттән булуына карамастан, бөтен тормышын һәм талантын халыкка хезмәт итүгә багышлаган шәхесләр турында белеп, алардан үрнәк алып үсәргә тиеш.

Кулланылган әдәбият

  1. Асадуллин А. Каюм Насыйри (Тууына 140 ел тулу  уңае белән) // Совет мәктәбе. – 1965. – № 2. – Б.15-16.

  2. Гайнуллин М.Х. Каюм Насыйри (Тормыш һәм иҗат юлы.Тууына 150 ел тулу уңае белән). – Казан. – Татар. кит. нәшр., 1975. – 36 б.

  3. Гайнуллин М.Х. Каюм Насыйри (Тууына 120 ел тулуга багышланган гыйльми сессия материаллары). – Казан. – Татгосиздат, 1948. –146 б.

  4. Мамайчук И.И. Психологическая помощь детям с проблемами в развитии. – СПб.: Речь, 2001. – 220 с.

  5. Левченко И.Ю., Приходько О.Г. Технологии обучения и воспитания детей с нарушениями опорно-двигательного аппарата: Учеб. пособие для студ. сред. пед. учеб. заведений. М.: Издательский центр «Академия», 2001. 192 с.




5


Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-062858

Похожие материалы