Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / Мария Логинова - җилкәннәре җилдә сыналган шагыйрә.

Мария Логинова - җилкәннәре җилдә сыналган шагыйрә.


  • Иностранные языки

Поделитесь материалом с коллегами:

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “35 нче лицей”


Түбән Кама муниципаль районы












Хуҗанбердиева Чулпан Тимергали кызы

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы







Мария Логинова – “җилкәне җилдә сыналган” шагыйрә

















Түбән Кама - 2015

Кереш




Мария Логинова шигырьләрендә хис учагы дөрләп яна кебек. Хатан-кызның йөрәгенә сыйган көләч шатлык, яшерен сагыш, мәңге ачылмас сер һәм мәхәббәт шигъри юлларга әверелеп, күңел кылларын тибрәндерә.

Мария шигырьләрен укыгач, үзең дә сизмәстән яшьлек, хыял һәм сөю иленә аяк басасың. Кулымда – 5 ел элек дөнья күргән “Ефәкканат” һәм “Адашкан җан” җыентыклары. Һәр туган таңга гашыйк булып, назга, матурлыкка сусап һәм омтылып яшәве хакында сөйләүче ихлас шигырьләр хуҗасы белән якынрак танышасы килү элеге эзләнү эшенә этәргеч ясады.

Мария Логинованың тормышы һәм иҗаты буенча материал туплаган вакытта аның чын мәгънәсендә көчле рухлы шәхес һәм искиткеч нечкә күңелле, тирән хис-кичерешләрне бөтен нечкәлеге белән ачып бирүче шагыйрә, проза остасы булуын аңладым. Бу хезмәттә аның балалар өчен язган шигъри әсәрләре, әкият-хикәяләре каралды.

Эшнең максаты – Мария Логинованың әсәрләрендә күтәрелгән хис-кичерешләрне, әхлакый-фәлсәфи проблемаларны өйрәнү.

Бу максат түбәндәге бурычларны үтәүне таләп итте:

  • Мария Логинованың балалар өчен язган әсәрләренең әхлакый кыйммәтен билгеләү;

  • шагыйрәнең шигырьләрендә тормыш фәлсәфәсен билгеләү.

Хезмәттә түбәндәге эш төрләре башкарылды: Мария Логинованың балалар өчен язган шигырьләрен анализлау, бәя бирү; әсәрләрендә автор күтәргән проблеманы ачыклау; балалар өчен язган шигырьләренең тәрбияви кыйммәтен күрсәтү.

Моның өчен шагыйрәнең “Ефәкканат”, “Зурколак кишер түтәле эзли”, “Аңлый алсам икән”, “Якыннарыма”, “Көзләр елый” һ.б. әсәрләре анализланды.

Теоретик материал Баязитова Н., Галиуллин Т., Моратова Ф, Сәгъдәтов А. һ.б. тәнкыйди мәкаләләренә нигезләнде.

Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйров кебек танылган каләм ияләренең батырлыгы Мария Логинованы да иҗатка, яшәргә рухландыра.



































Төп өлеш



Мария Логинова – “җилкәне җилдә сыналган” шагыйрә


Пашина Мария Петр кызы (псевдонимы Мария Логинова) 1966 нчы елның 24 нче августында Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында ишле гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә.

Кечкенәдән үк табигатьнең һәр мизгелен могҗизадай кабул итә ул. Тирә-юньгә, үз күңелендә тудырган әкияти дөнья аша, гел үзгәчә карый. Яшьтәшләре каен суы дип, агачны яргалап бетергәндә, аның күңел өзгәләнүләре шигъри юллар булып түгелә. Унөч яшьлек кызның ул хисләре “Ленин нурлары” аша газета укучыларга да ишетелә:

Ак каен кәүсәсен кисмәгез, дуслар,

Ярасы белән ул ничек кышлар?

Мәктәп елларында каләм тибрәткән Мариянең, унынчыны тәмамлагач, Түбән Камадагы 66 нчы училиәеда һөнәргә өйрәнеп, шин заводында эшли башлаган вакытта бу маыгуы онытылып тора. Күңелдә шигъри юллар яңгыраса да, ничектер, кәгазьгә төшерергә җае да, вакыты да табылмый. Аннан соң гаилә мәшәкатьләре, балалар... Алар кечкенә чагында ясле-бакчага күчкән Мария яҗадан шинныйга кайта: массакүләм шиннар заводының автокамера цехына монтировщица булып урнаша. Эш, өй, туганнар, дуслар белән аралашу. Кем белә, бәлки барысы да шулай бер җайга гына агар да агар иде.

Әмма 1996 елның 6 ноябре... Язмыш китабы үзенә утыз яшьлек Мария Логинова гомеренң бу мизгелен, бу көнен кара хәрефләр белән уеп яза... Алда – ял, бәйрәм көннәре. Шатлык өстенә шатлык өстәп, апалары өй туе уздырырга җыеналар. Өченче класста укучы улы Роман белән беренчегә кергән кызы Катяны апалары үзләренә алып китәләр. Күңел ашкынуы канатлар куйгандай, Мария тиз-тиз генә керләр юа. Шушы соңгыларын гына элеп керер дә, ул да апларына барыр, кичтән үк булыша торыр. Балкон култыксасы белән бер биеклектә булган тумбочка өстенә басып бауга үрелгән Мария, үзенең керләренә уралып, бишенче каттан аска очканын сизми дә кала...

Аңсыз килеш операция өстәленә салалар аны. Операция арты операция. Марияне урап алган апалары күзендәге яшьләргә карамаска тырышкан табибларның яшәмәс, барысна да әзер торыгыз, дигән өметсез җаваплары. Болар барысы да – апалары сөйләгәннән. Алар хастаханә койкасында хәрәкәтсез ятарга мәҗбүр булган Марияне биш ай буе бала баккандай карыйлар.

Ул чагында Мария тән сызлануларыннан аңы җуелыр дәрәҗәдә газаплана, онытылып торган мизгелләрендә янына күбәләк булып әтисе килә. Өрфия канатлары белән кызының җанын сыйпап-сыйпап ала: “Балам, болай азапланганчы, әйдә минем белән...” Сызланудан телгәләнүче җаны күбәләккә әйләнәм дигәндә, “балаларың синсез нишләр”, дигән йөрәк тавышы туктата аны. Аңына килгәч, ул Ходайга ялвара: “Шул балаларымны аякка бастырырлык кына көч бир, гомер бир...”.

Үз җаннарын ярып бирердәй апалары, дәвалары, шәфкатьләре белән өметенә канат куйган 2 нче хастаханә табиблары һәм үзенең үҗәтлеге, теше-тырнагы белән ябышуы – болар барсы бергә Марияне мәңгелек упкыннан йолып ала. Өметенең өметсезлек белән алмашынган, палата тәрәзәсенә бәргәләнгән күбәләктәй чарасызлыктан җаны өзгәләнгән чаклары аз булмый Мариянең.

Өйләренә алып кайтып, зал ягындагы диванга кереп салгач, ятимнәргә хас моңсулык белән үзенә төбәлгән балаларын күреп, ул үзенә төшкән сынауның ни дәрәҗәдә авыр булуын тагын бер мәртәбә бар ачысы белән тоя. Сабыйлары нәни куллары белән идән юалар, бәрәңге әрчиләр, бар авырлыгы урын-җирдә булган әниләрен карыйлар. Аларның карусыз-нисез эшләүләрен, өлкәннәргә хас уйчанлык сарган йөзләрен күреп, Мария өзгәләнә: “Бала чакларын урладым бит, сабыйларымның, ни хәл итим?”

Юк, үзенең хәрәкәтсезлеге белән һич килешә алмый Мария. Язмыш белән аны бәләр өмет – балалары бар бит әле. Ничек итеп шул канатларын кисмәк кирәк?! Тешне кысып, күз яшьләре, мең газап аша физик күнегәләр ясарга керешә. Аңы җыуелыр чиккә җиткәнче көннәр буе бер үк хәрәкәтләрне кабатлый. Массажның да ярдәме тия. Акрынлык белән булса да, тезләрендә йөри башлый. Өй эчендә нәрсәне булса да урынына алып куя алса да, ул моны мин үзем эшли алдым бит дип, балаларча куана.

Сәгатьләре генә түгел, мизгелләре дә елларга тиң авыр, газаплы көннәр бер-бер артлы артта кала (хәрәкәтләре чикләнгән, инвалид коляскасында утырырга мәҗбүр булган Мария бүген, бик акрынлык белән булса да, өйдә култык таяклары белән йөри). Мария аз гына да шөгыльсез утырмый, я нәрсә дә булса бәйли, яки күңел хисләрен шигъри юлларга салып, кәгазьгә күчерә. Таш булып йөрәгенә утырган чарасызлык хәзер әнә шулай шигъри дулкын булып түгелә аның җаныннан. Әле рәсемнәр дә ясый ул.



Шагыйрәнең иҗади уңышлары, бастырган китаплары



Бик яшьләй инвалид коляскасына утырырга мәҗбүр булган бу ханым, үзенчә, сау-сәламәтләр аңлый алмаганча бәхетле: беренче ире гарип хатыннан йөз чөерсә дә, Мария хәзер үзен өзелеп сөйгән кеше белән гомер итә. Балалары да янында. Кая барсалар да гел бергә алар. Шуңа күрә дә Мария Логинованың соңгы вакытларда язылган шигырьләре әллә каян “көлеп”, “нур чәчеп” тора. Аларда тормышка өмет чаткылары, табигатькә мәхәббәт, ярату хисләре ярылып ята.

Мария Логинова күңелендә туган гүзәллекне шигырьләрендә генә түгел, ә искиткеч кул эшләренә дә күчерә. Ул картиналар чигә, бисер белән үрә, бәйли, ыргак ярдәмендә бәйләп төрле сувенирлар, композицияләр ясау, майлы буяу белән картиналар язу белән мавыга. Шәһәр музеенда ның кул эшләреннән торган күргәзмә эшли.

Ул әле оста оештыручы да, 2008 нче елда инвалид колясочниклардан торган “Рассвет” (“Таң”) төркеме оештыра. Алар әдәби-музыкаль кичәләр белән төрле сәламәтләндерү үзәкләрендә, картлар йортында, төрле авыллардагы мәдәният йортларында чыгышлар ясыйлар.

Без Мария Логинованың иҗат җимешләре белән “Чулман”, “Туган як”, “Шәһри Казан”, “Татарстан яшьләре”, “Хезмәттәш авазы” һ.б. газета-журналларыннан таныша алабыз. Ул анда һәрдаим үзенең яңа әсәрләрен бастыра.

2002 нче елда “Нәниләргә бүләгем”, 2003 нче елда “Адашкан җан”, 2004 нче елда “Гашыйк чишмә”, 2008 нче елда балалар өчен “Ефәкканат” исемле китаплары дөнья күрде.



Мария Логинова иҗатында балачак хатирәләренең

сәнгатьчә сурәте һәм аның тәрбияви әһәмияте


Шигырь – җанны дәвалаучы табиб ул. Автор үзенә, дөресрәге, каләменә җаваплы вазифа йөкләнгәнен бик яхшы аңлый. Аеруча балалар өчен язылган әсәрләргә карый бу. Алай гына да түгел, шул каләмнең хуҗасы буларак:

Язмышым бүләге – кемгәдер кирәгем,

Дөньяда яшәвем акланды!

(“Язмышым бүләге”)

- дип, шигъри антын яңгырата кебек.

Балалар өчен язган “Ефәкканат” исемле шигъри әкиятендә яңа гына туган кечкенә күбәләк кызы турында, аның дөнья белән, башка җан ияләре – кортлар, бөҗәкләр, коңгызлар белән танышуы турында язылган. Тәрбия мәсьәләсе, ягъни әни сүзен тыңларга кирәклеге, тыңламасаң, ахыры начар булырга мөмкинлеге турында анык итеп әйтелгән.

Шул ук китапта “Зурколак кишер түтәле эзли” дигән әкият тә урын алган. Бу әсәр әбисе сөйләгән әкияттән соң, хыялларга бирелеп, кишер түтәле эзләргә чыгып киткән батыр куян баласы Зурколак һәм аның иптәшләре турында.

Мария Логинова шигырьләренең һәрберсендә шагыйрәнең күңел авазы. Аларның кайсы шаян, кайсы күзләрдән яшьләр килер дәрәҗәдә моңсу:

Урынга бәйләнгән авыру

Җырны моң итәргә этәрде.

Күңелне борчыган уйларым

Көй булып юлларга сибелде.

(“Болытлар агышын күзәтәм”)

Бу юлларда без шагыйрә күңелендәге тирән яраны үзебез тойгандай булабыз. Шагыйрә әлеге шигырен иң авыр минутларында язган күрәсең.

Ә түбәндәге юлларда без аның авырлыкларга каршы көрәшерлек рухи көче барлыгын күрәбез:

Тау-таш арасыннан бәреп чыккан

Саф чишмәнең көче куәтле.

Кайгы-хәсрәт явын басар өчен

Күңел көче кирәк нихәтле.

Язучының тормышында иң кадерле кешеләре бар – улы Рома һәм кызы Катя, алар аның тормыш маягы, яшәү, иҗат итү өчен көч бирүчеләр, әниләренең ныклы терәкләре һәм ярдәмчеләре:

Мин бәхетле үзем – улым, кызым

Әни” диеп өзелеп торганда,

Аксыл башын, кызым, ярдәм көтеп,

Иркәләнеп учка салганда.

(“Аңлый алсам икән”)

Авторның “Әни булдым” дигән шигырен укыган кызларның күбесе үзен таный:

Иртән әни эшкә киткәч,

Шкаф ачып ташладым.

Киеп әни күлмәкләрен,

Зур булырга уйладым...

... Тәмам ясанып беткәндә,

Әни дә кайтты кичен.

Сөенгәндер – сумкасы да

Китте идәнгә төшеп.

Аның кечкенәләр өчен язылган шигырьләрендә нәни тиктормас, җил малае, шук үрдәк бәбкәсе, үз-үзен көзгедән күзәткән песи баласы да, көне буе “видик” карап төне буе саташып чыккан Марат исемле малай да бар.

Беренче карашка, аларда әллә нинди катлаулы образлар да юк кебек, әмма хис-тойгыларны челтәр бизәк итеп кәгазь битләренә төшергән шагыйрә укучы күңеленә ачкыч ярата, аны үз артыннан ияртә, өметләндерә белә:

Авырлык башымны игәндә,

Мин кыштан горурлык аламын.

Боегып суынган көннәргә

Җәйләрдән җылылык саламын.

(“Мин табигать баласы”)

Мариянең лирик герое бәхетле көннәрен муенса итеп тезеп куана, ялкын телләрендә яланаяк бии, сагышларын ак төмәнгә төреп суга сала, куенында үксегән ялгызлыгына сарылып тавышсыз гына сыкрый. Ләкин аны көчсез дияргә беркемнең дә хакы юк: ярата һәм сагына белгәннәрне язмыш сынавы гына аяктан ега алмый. Адәм баласын мәхәббәт яшәтә: туган җиренә, халкына, сөйгән ярына, балаларына булган мәхәббәт алдында каршылыклар үзләре тез чүгә. Шагыйрь сүзе укучыны менә шушы хакыйкатькә ышандыра. Китапларында урын алган шигырьләре тормышчанлыгы, эчке моңы белән җәлеп итә. Җаны туңганнарны җылытырга дип, китап битләрендә шигъри учак дөрли...



Балалар өчен язылган проза әсәрләрендә күтәрелгән проблемалар


Проза әсәрләренә килгәндә, аларның һәрберсендә үзенчәлекле геройлар-вакыйгалар сурәтләнә. Һәрбер әсәре хис-кичерешләргә, тирән мәгънәгә ия. Аның повесть һәм хикәяләрендә ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр төп урынны алып тора: “Чулпы чыңы”, “Улым бүләге”.

Чын сөюнең бу дөньядан китеп, яңа кеше булып тугач та онытылмавы турында “Адашкан җан” исемле повесте бик үзенчәлекле.

Шулай ук хәзерге заман афәте булган наркомониянең коточкыч, яшьләребезне, киләчәгебезне юкка чыгарырдай куркыныч бәла булуы турында “Кайту” дигән поэмасы бар. Бу бәла аның күңелен әрнетә, җанын җылата. Әлеге әсәрдә япь-яшь Лиза исемле кызның наркотиклар белән бәйләнгәннән соң нинди дәрәҗәгә төшүе, хәтта кешелек сыйфатлары югала баруы сурәтләнгән.

Әхлакый кануннарның һәм нормаларның санга сугылмавы, хәтта онытылырга дучар ителүе аркасында хасил булган рухсызлык яшьләргә аеруча нык тәэсир итә. Яшьләр әхлак мәсьәләсендә еш кына ваемсызлык, җиңел холыклылык, хәтта куркаклык күрсәтәләр, вөҗдан, намус белән алыш-биреш ясыйлар, ә аннары җаваплылыкны үз өсләреннән төшереп заманга сылтау ягын карыйлар.

Хәзер балаларны әхлак ягыннан җитәрлек тәрбияләүгә ата-аналарның игътибары кимеде. Алар күбрәк балаларының матди яшәеше турында, әйбәт ашату, матур киендерү хакында кайгырталар, ә менә аларның рухи йөзе белән рәтләп кызыксынмыйлар.

Туган җиргә, аның табигатенә, халыкның гореф-гадәтләренә, әхлак-кануннарына хөрмәт, кешегә мәхәббәт, үз кул көче белән көн күрүче гади кешеләрнең эә-гамәлендә, фикер омтылышдарында матурлык, гүзәллек күрә һәм шуны укучыга күрсәтә белүе шагыйрәнең әсәрләрен һәр чор өчен актуаль итә.

Шулай итеп, шагыйрәнең бүгенге катлаулы тормышта үз урыннарын табарга теләүчеләргә әйтер сүзләре бик күп. Язучы әсәрләрендә традицияләргә, гореф-гадәтләргә, кешенең яшәү рәвешенә, кеше шәхесенә игътибарлы булуны, гаделлекне, сабырлыкны, намуслылыкны, кешелелекне, ягъни гомумкешелек кыйммәтләрен актив пропагандалый. Аның хикәяләрендә һәр туган көнгә сөенеч, әйләнә-тирәгә оптимистик карашта булган, башкаларның күңелләрен канатландырып, шатландырып яшәүне, олы җанлы шәхес иң алгы планга чыга. Бу исә аларның бүгенге көндә дә актуаль булуына китерә.






















Йомгаклау

Хәзерге чор татар әдәбияты рәсми кысалардан чыгып, милли җирлеккә күчә бара. Язучыларны хәзер идеология түгел, кешеләр язмышы кызыксындыра, шәхси башлангычка игътибар көчәя. Әдәбиятта гомумкешелек кыйммәтләрен раслау юнәлеше үсә бара.

Мария Логинова үзенең әсәрләрендә гаилә, мәхәббәт, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, җәмгыятьтәге тискәре күренешләрнең гаиләгә, кешегә булган куркыныч йогынтысы турында яза.

Авторның күп кенә геройлары әле кечкенә булсалар да, кешеләргә җылылык өләшәләр. Автор игътибарыннан хәзерге чор яшьләре өчен аеруча куркыныч заман чире – наркомания проблемасы да читтә калмый.

Шагыйрә тормышның ачысын-төчесен татыган, шулай да сынмаган, сыгылмаган һәм көчле, сынмас рухлы шәхес булып калган. Ул гадел, намуслы, тормышка гашыйк, шаян һәм һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер. Аның иә зур теләге: гаиләсенең бәхетле булуы, иҗат чишмәсенең сулыкмавы, туганнарының, якыннарының исән-сау һәм янәшәдә булуы.

Мариянең лирик герое бәхетле көннәрен муенса итеп тезеп куана, ялкын телләрендә яланаяк бии, сагышларын ак төмәнгә төреп суга сала, куенында үксегән ялгызлыгына сарылып тавышсыз гына сыкрый. Ләкин аны көчсез дияргә беркемнең дә хакы юк: ярата һәм сагына белгәннәрне язмыш сынавы гына аяктан ега алмый. Адәм баласын мәхәббәт яшәтә: туган җиренә, халкына, сөйгән ярына, балаларына булган мәхәббәт алдында каршылыклар үзләре тез чүгә. Шагыйрь сүзе укучыны менә шушы хакыйкатькә ышандыра. Китапларында урын алган шигырьләре тормышчанлыгы, эчке моңы белән җәлеп итә. Җаны туңганнарны җылытырга дип, китап битләрендә шигъри учак дөрли...

Мария Логинованың һәр иҗат җимеше укыту-тәрбия өлкәсендә кулланма булырлык. Шуңа күрә аларны тәрбияви кулланмаларга кертү дә, төрле телләргә тәрҗемә итү дә, радио-телевидение аша пропагандалау да бик отышлы булыр иде. Ул моңа һичшиксез лаек.

Кулланылган әдәбият




  1. Баязитова Н. Шигырьләрең синең шундый гади. // Хезмәттәш авазы. – 2002. – 23 ноябрь.

  2. Заһидуллина Д. Әдәбият кануннары һәм заман.- Казан: Тат. кит. нәшр., 2000.- 271 б.

  3. Логинова – Пашина М. Киләчәккә өмет белән. // Туган як. – 2003.- 5 гыйнвар.

  4. Логинова М. Гашыйк чишмә. – Казан. – 2004.

  5. Логинова М. Адашкан җан. – Түбән Кама: “Гүзәл” нәшр.- 2003.

  6. Логинова М. Ефәкканат. – Казан: Мәгариф. – 2008.

  7. Моратова Ф. Язмышына кабат ялганып. /Керәшен сүзе. – 2000.- № 1.

  8. Моратова Ф. Күргәзмәдзн кичерешләр. //Туган як. – 2009. – 11 декабрь.

  9. Сәгъдәтов А. Рухы сынмаган. // Туган як. 2004.- 3 август.


Краткое описание документа:

Мария Логинова шигырьләрендә хис учагы дөрләп яна кебек. Хатан-кызның йөрәгенә сыйган көләч шатлык, яшерен сагыш, мәңге ачылмас сер һәм мәхәббәт шигъри юлларга әверелеп, күңел кылларын тибрәндерә.

         Мария шигырьләрен укыгач, үзең дә сизмәстән яшьлек, хыял һәм сөю иленә аяк басасың. Кулымда – 5 ел элек дөнья күргән “Ефәкканат” һәм “Адашкан җан” җыентыклары. Һәр туган таңга гашыйк булып, назга, матурлыкка сусап һәм омтылып яшәве хакында сөйләүче ихлас шигырьләр хуҗасы  белән якынрак танышасы килү элеге эзләнү эшенә этәргеч ясады.

         Мария Логинованың тормышы һәм иҗаты буенча материал туплаган вакытта аның чын мәгънәсендә көчле рухлы шәхес һәм искиткеч нечкә күңелле, тирән хис-кичерешләрне бөтен нечкәлеге белән ачып бирүче шагыйрә, проза остасы булуын аңладым. Бу хезмәттә аның балалар өчен язган шигъри әсәрләре, әкият-хикәяләре каралды.

         Эшнең максаты – Мария Логинованың әсәрләрендә күтәрелгән хис-кичерешләрне, әхлакый-фәлсәфи проблемаларны өйрәнү.

Автор
Дата добавления 12.03.2015
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров289
Номер материала 439353
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх