Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / 8 март бэйрэменэ монтаж

8 март бэйрэменэ монтаж


  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

8 мартка монтаж.

Жыр «Яз килэ»


1Укучы.Язлар җитте исә бар табигать

Кояш нурларына күмелә

Яфраклардан таңда чыклар тама

Сиреньнәрдән хуш ис сибелә

2 Укучы.Кем сокланмас шушы гүзәллеккә!

Кем сөенмәс күреп яз ямен!

Иң зур бәхет – дуслык, тынычлыкта

Каршы алу язлар бәйрәмен

3Укучы. Март аенда, кар остендэ

Кояш нурлар уйната-

Яз килэ,каршы алыгыз-

Дигэн хэбэр тарата.

4Укучы. Без белэбез, жылы язнын

Ин беренче бэйрэме-

Энилэр, эби-апалар,

Хатын кызлар бэйрэме!


5Укучы. Шушы якты бэйрэм белэн

Гел елмайсын сезнен йозегез

Шатлык ,бэхет белэн яшэгез

Яз кояшы кебек колегез

6Укучы. Карлар каплый әле кыр юлларын

Әмма вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән с езне хатын -кызлар ,
Котлы булсын дөнья бәйрәме

7Укучы.Жир шарының ак бәхете өчен

Яратылган жәүһәр, алтын сез.

Кешелекнең иң зур зиннәте – сез,

Яшәү мәгънәсе дә хатын-кыз.

8Укучы. Сез тормышнын гузэл чэчкэлжре

Гел елмайсын сезнен йозегез

Бэхет белэн яшэгез

Яз кояшы кебек колегез

9Укучы.Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын,
Бар яктылык көнгә әйләнеп.
Тырыш, назлы, гүзәл хатын-кызлар,
Котлы булсын язгы бәйрәмең

Жыр.”Бэйрэм белэн”

10Укучы.Кем елмайса, жәйге таң аткандай

Балкып китә бөтен тирә-як.

Нәфислектә- гөлләр сокланырлык

Көчлелектә- тиңе юк сыман

11Укучы. Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

12Укучы. Кем дөн ьяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә -- якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?


13Укучы.Кем куллары өйне, жирне ямьли

Изгелеге- үлчәү тапкысыз.

Ул - бердәнбер яшәү чыганагы

Тормыш коты, ана, хатын- кыз.


14Укучы.Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә

15Укучы.Умырзая сафлык бүләк итсен!

Яз кояшы сипсен җылысын!

Март җилләре өмет бүләк итсен!
Урап алсын бәхет барысын!

16Укучы.Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп
Яшәгез мәңгелек нур булып

Жыр “Ин якты кояшым”


17Укучы.Хөрмәтле энилэр,укытучылар,мэктэп хезмэткэрлэре , кызлар,гүзәл затлар!

Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – хатын – кызларда. Сезне бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме – Халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклибез! Сезнең барыгызга да озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.




Автор
Дата добавления 01.03.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров446
Номер материала ДВ-497715
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх