1671718
столько раз учителя, ученики и родители
посетили официальный сайт проекта «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалы8 март бәйрәменә сценарий "Әниләр бәйрәме"

8 март бәйрәменә сценарий "Әниләр бәйрәме"

библиотека
материалов









Белем бәйрәме


































Максат:Белем бәйрәмен мәктәп күләмендә нәтиҗәле үткәрү, беренче сыйныфка керүче балаларда укуга кызыксыну уяту.

Җиһазлау:Бәйрәм тантанасы буласы зал чәчәкләр, шарлар белән бизәлә.”Сау бул җәй,исәнме мәктәп”,Әй мәктәбем белем учагы, син гомернең иң гүзәл чагы” кебек сүзләр язылган плакатлар эленә.

Бәйрәм барышы:

Беренче сыйныфка керүче балалар аерым урынга басалар. Белмәмеш булып киенгән малай керә,кычкырып елый башлый.

Белмәмеш: Адаштым мин.Кая килеп эләктем? Нишләп монда шундый күп

кеше җыелган?

Укучы:Елама әле, Белмәмеш, мәктәп бит бу.

Белмәмеш:Сез минем исемне каян беләсез? Нәрсә ул мәктәп?

Укучы: Тыңла Белмәмеш!

Җыр: “Мәктәпкә барам”

1. Мәктәпкә барам,мәктәпкә!-

Кем анда бармый калган?

Әти-әни дә яшь чакта

Мәктәптә белем алган.

кушымта:

Мәктәпкә барам, мәктәпкә!

Мәктәпкә барам,мәктәпкә!

2. Мәктәпкә барам мәктәпнең

Җылысы мине тарта.

Мәктәпкә барсам көч-дәртем,

Шатлыгым минем арта.

3. Мәктәпкә барган көннәрем

Үтсен дәресләр белән.

Бизәлсен юлда эзләрем

Энҗе хәрефләр белән.


Укучы:Аңладыңмы инде ,Белмәмеш?

Белмәмеш: Бернәрсә дә аңламадым.(Кычкырып елый).

Укучы: Елама, Белмәмеш.Син яхшылап безне тыңла. Бәйрәм көнне ела-

мыйлар.

Белмәмеш: Нинди бәйрәм?

Укучы: Белем бәйрәме. Бүген-Беренче сентябрь! Бу айга аяк басу белән

безнең өчен шатлыклы да, бераз мәшәкатьле дә көннәр башлана.

( Укучылар шигырь сөйли,Белмәмеш шаккатып, бармагын авызына кабып карап тора).

1 укучы: 1 сентябрь- ул җәй бетеп,көз башланган көн, ял бетеп, укулар

башланган көн.

2 укучы: 1 сентябрь- 3 ай балык тотканда , җиләк җыйганда, сәяхәт иткән-

дә, су коенганда, кызынганда, йөгереп уйнаганда коелган белем-

нәрне яңадан тутыра башлаган көн.

3 укучы: Исәнме ,саумы, сентябрь-

Безнең Яңа Ел!

Синнән башлана тормышка

Якты, Яңа юл!

4 укучы: Исәнме сөекле мәктәп!

Көттеңме безне?

Шундый түземсезлек белән

Көттек без көзне.

5 укучы: Сентябрьдә һәммәбез бер-

Син дә , мин дә бер.

Без өйрәнәсе белемнәр

Әле мең дә бер.

6 укучы: Аллы-гөлле чәчәкләргә

Төренде илем.

Илемнең зур таянычы-

Дустыбыз – Белем.

7 укучы: Хуш, ямьле һәм чәчәкле җәй,

Көч бирдең безгә!

Синсез бераз моңсуланып,

Керәбез көзгә.

8 укучы: Белем иленә сәяхәт

Тәмамланганда,

Кабат очрашырбыз бергә

Урман ,яланда.

9 укучы: Көзгә керәбез хәзергә,

Безне көтә көз.

Мәктәпкә төбәлгән бүген

Безнең уйчан күз.

Белмәмеш: Мин шигырьләр белмим...

Укучы: Курыкма, Белмәмеш, мәктәптә өйрәтерләр.

Белмәмеш: Кем өйрәтер?

Укучы: Укытучылар.

Җыр:” Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”

1)Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,

Сентябрьнең бере җиткәнен,

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Көтә- көтә арып беткәнем.


2)“ Иң беренче булып килим ,”- диеп.

Өскә яңа матур күлмәк киеп.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Ашыга- ашыга чыгып киткәнем.


3)Ләкин миннән бик күп алда килеп

“Хуш киләсең , әйдә- әйдә”-диеп

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Укытучы апам көткәнен.

10 укучы: Алыгыз сез бүген бүләк итеп

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен

Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен.

( Укучылар чәчәк бәйләмнәрен тапшыралар)

Белмәмеш:(1 сыйныфка керүче укучыларга күрсәтә) Ә болар кемнәр?

Укучы: Болар беренче сыйныф укучылары. Алар инде шигырьләр,

җырлар белә торганнардыр,әйдә,тыңлап карыйк әле!

Сүз 1 сыйныф укучыларына бирелә.

1укучы: Беренче ул кем була?

Теләсә кемнән сора.

Беренче дигән кеше ул

Иң өлгер кеше була.

2укучы: Без быел гына

Мәктәпкә килдек.

Аңарчы һаман

Бакчада идек.

3 укучы: Кулымда минем букчам

Һәм чәчәкләр бәйләме.

Ашыга- ашыга атлыйм-

Бүген мәктәп бәйрәме!

Сентябрьнең бере җитте.

Мин - укучы. Күрегез!

Тизрәк мине каршы алып

Дүртле,бишле куегыз!

4 укучы: Гел елмаер безгә кояш

Баш тыгып тәрәзәдән.

Китәбез белем иленә

Таныш түгел эзләрдән.

5 укучы: Чәчәкләр тотып кулга,

Без чыктык матур юлга.

Һәркем белә. әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә.

6 укучы: Хәрефләр дә өйрәнербез

Сүзләр төзеп уйнарбыз.

Сагынып көткән мәктәптән без,

Беркайчан да туймабыз.

Җыр”Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

1.Каләм тотып кулларга

Хәрефләрне тезәргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга бүләргә

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

2.Бишкә бишне кушарга

Иҗектән сүз ясарга

Өйрәтәләр мәтәпләрдә, мәктәпләрдә

Табарга утрауларны

Биек-биек тауларны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.


Җыр:”Чему учат в школе”

1.Буквы разные писать

Тонким пёрышком в тетрадь

Учат в школе, учат в школе, учат в школе

Вычитать и умножать,

Малышей не обижать

Учат в школе, учат в школе, учат в школе.

2 Про глагол и про тире,

И про дождик на дворе

Учат в школе, учат в школе, учат в школе.

Крепко на крепко дружить,

С детства дружбой дорожить

Учат в школе, учат в школе, учат в школе.

Укучы: Күрдеңме , Белмәмеш?

Белмәмеш: Минем дә исемә шигырь төште.

Исәнмесез, минем шаян дуслар,

Хуш килдегез,рәхим итегез!

Кулга тотып белем ачкычларын,

Йә, әйдәгез, түрдән үтегез!

Укучы:Молодец, Белмәмеш!Бар син аларга Белем ачкычын тапшыр.

(Белмәмеш 1 сыйныф укучыларына Белем ачкычын тапшыра).

Укучы:Дуслар! Инде беренче дәрескә керер вакыт та җитеп килә.

Укучы:(Кулына кыңгырау тоткан)

Инде бу кыңгырау

Борынгы ,күптәнге

Ничәмә елларны

Мәктәптә үткәрде

Ул бик күп дусларын

Дәрескә чакырган,

Аларны зур юлга

Озаткан ахырда.

Чың! Итеп алыр ул,

Кыңгырау- җиз батыр

Ныграк кагылсаң,

Мәктәпне кузгатыр.

Мә, дустым, чылтырат,

Бүгеннән мәктәпкә!

Бүгеннән- зур юлга,

Хәерле сәгатьтә.

(Кыңгырауны 1 сыйныф укучысына тапшыра, укучы кыңгырау чылтыратып,зал тирәли әйләнеп уза).


Җыр.Мәктәп турында җыр”

1Мәктәп мәктәп

Синдә укып үскән

Барасы юл ачык күренә.

Шуңардан башланган тормыш һаман

Балкып үтә гомер түреннән


Кушымта:

Әй,мәктәбем,белем учагы

Син гомернең иң гүзәл чагы.


2.Әнкәм сыман өйрәттең син мәктәп

Бу дөньяны ничек танырга.

Белми идем, синдә белдем мәктәп

Нинди хисләр белән янарга.

Кушымта шул ук.


3Синдә мәктәп, минем йөрәк тойды

Җир әнкәнең кайнар сулышын

Син өйрәткәнгәме, синең кебек

Җирдә суның мәңге агышы.

Кушымта шул ук.






Курс профессиональной переподготовки
Учитель начальных классов
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Методика преподавания информатики в начальных классах»
Курс повышения квалификации «Роль педагога в реализации концепции патриотического воспитания школьников в образовательном процессе в свете ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты инклюзивного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Средства педагогического оценивания и мониторинга в работе учителя в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты профессиональной компетентности педагогических работников в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация инклюзивного обучения в сфере образования»
Курс повышения квалификации «Разработка адаптированных образовательных программ в условиях ФГОС СПО»
Курс повышения квалификации «Проективные методики в начальной школе в соответствии с ФГОС»
Курс повышения квалификации «Техники креативного мышления как инструмент формирования общих компетенций по ФГОС»
Курс повышения квалификации «Методы интерактивного обучения»
Курс повышения квалификации «Система диагностики предметных и метапредметных результатов в начальной школе»
Курс профессиональной переподготовки «Инклюзивное образование в начальной школе»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.