695631
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 5.520 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.200 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ ДО 70%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокДругоеДругие методич. материалы“8 март – Халыкара хатын- кызлар көне”нә багышланган телевизион тапшыру

“8 март – Халыкара хатын- кызлар көне”нә багышланган телевизион тапшыру

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Начало формы

8 март – халыкара хатын- кызлар көненә багышланган телевизион тапшыру



- Илназ абый , исәнмесез!

- Исәнме, Рамиль!

- Сезнең вакытыгыз бармы, миңа киңәш бирә алмассызмы икән?

- Рамиль, мин шул кадәр ашыгам, “Яңа гасыр” каналында тапшыру алып барасым бар, соңга калам. Әйдә, башка вакытта иркенләп сөйләшербез.

- Юк, башка вакытта соң була.

- Я, ярый, тыңлыйм сине, ләкин тиз һәм кыска итеп сөйләргә тырыш, яме.

- 8 Март җитә бит, Илназ абый, кызларны ничегрәк котласам яхшырак булыр икән?

- Бик тә вакытлы йөрисең, Рамиль. Мин бүген кызларга, әниләргә багышланган тапшыру алып барам, әйдә минем белән бар да, кызларны туры эфирдан телевизор аша котларсың.

- Ә, бу бик шәп булыр иде.

- Әйдә, киттек.

(Музыка уйный)

- Хәерле көн, хөрмәтле телевизор караучылар. “Яңа гасыр” каналында турыдан – туры эфирда “Язлар белән килә назлар” тапшыруы һәм аның алып баручысы мин – Илназ Мухаметшин. Бугенге тапшыруыбызны без җир йөзендәге иң матур затларга – сөекле кызларыбызга, хөрмәтле хатын-кыз укытучыларыбызга, кадерле, иң газиз, иң якын кешеләргә- әниләргә багышлыйбыз. Кадерле кызлар, хөрмәтле укытучы апалар, һәрвакыт мәктәпне чиста тотучы, безгә тәмле ашлар пешерүче апаларыбыз! Сезне 8 нче март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, укуыгызда һәм эшегездә зур уңышлар телибез. Ә бүген бездә кунакта Саклау-Баш урта мәктәбенең иң кечкенә укучысы, нәфис сүзләр сөйләргә яратучы – Рамиль Миннуллин. Рәхим ит, Рамиль!

1.(Нәфис сүз.Миннуллин Рамиль. “Гөлләрем”)



2. Кем дөньяга кеше бүләк итә?
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар
Эретерлек гранит кыяны?
Кемнең күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы.
Шатлыкларын башкаларга бүлә
Кайгыларга түзем һәм сабыр.
Кем елмая җәйге таң аткандай 
Балкып китә шундук тирә-як.
Нәфислеге гөлләр сокланырлык
Көләчлектә аңа тиңнәр юк.
Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме-әни, хатын-кыз!

2.2 нче класс укучылары башкаруында җыр тыңлагыз. “Эх, сез, матур кызлар!”

3.Бер кыз бала җыр чыгарган 
Багышлап әнисенә. 
Икәү бергә җырлыйк, диеп. 
Өйрәткән энесенә.

Кояш, кояш 
Мәңге балкый, 
Мәңге нур сибә; 
Кояш гомере телим мин, 
Әнием, сиңа.

3. 3 нче класс укучысы Исмагилов Руслан сезгә заманча бию бүләк итә.

3 нче класс укучылары башкаруында шигырьләр тыңлагыз (Галләмов Айгиз, Валиев Ильдан).

4. Турыдан – туры эфирда тапшыруыбызны дәвам итәбез.

Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак юл күрсәтүче хөрмәтле укытучыларыбыз!

Бүген-әниләр бәйрәме
Бүген җирдә тантана
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.

Хатын-кыз бәйрәменә,
Куана шулай алар.
Әнкәйләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
Син, укытучым, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Синең нурлы йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.


5. Ильдан Габдуллин башкаруында җыр “Эх, сез матур кызлар”.

6.Тапшыруыбызны дәвам итәбез. Сорауларыгыз, котлауларыгыз булса, рәхим итеп шалтырата аласыз.



6. 6 нчы класс малайлары башкаруында җыр. “Кызлар”

7. Эфирда “Язлар белән килә назлар ” тапшыруы дәвам итә. Һәм без котлауларны дәвам итәбез.

7 нче класс укучылары башкаруында татар егетләре биюе.

Әниләр турында сөйләгәндә безнең кадерле дәү әниләребез турында да онытырга ярамый. Алар оныкларын тәрбияләүгә күпме көч куялар: безне җылы оекбашлар, тәмле бәлешләр белән сыйлыйлар. Аларны яратмый мөмкин түгел!

Әй сез, татар әбиләре,
Нур сибә йөзләрегез.
Шуңа күрә дә яз сыман
Сезнең чал йөзләрегез
.
Чәчләргә ак карлар яусалар да,
Язлар яши сезнең күңелдә.
Өйрәнсеннәр яшьләр сезгә карап
Сокланырлык гомер төзергә!

8.8 нче класс укучысы Нуриахметов Айнур башкаруында татар халык биюе карагыз.

Әни кеше – ул иң күркәм, сабыр, гүзәл, тыйнак, уңган, түземле. Бу әле аларга хас берничә генә сыйфат, аларны санап бетерергә мөмкин : алтыным, кадерлем, матурым, бердәнберем, кояшым.

Күрәсезме, әниләргә эндәшергә никадәр матур сүзләр бар икән. Тик бу сүзләрне ни кызганыч без бик аз әйтәбез. Ә бит ягымлы, җылы сүзләрдән канатлар үсә.

Кадерле кызларыбызга, укытучы апаларга, әниләребезгә багышланган тапшыруыбызны дәвам итәбез.

9.9 нчы класс укучысы Фатхуллин Динар башкаруында нәфис сүз.

10.(Мәүләвиев Илдар, пародия)

11.11 нче класс укучысы Нуриев Рамазан сезгә үзенең биюен бүләк итә.

Ана һәм бала! Алар бербөтен, аерылгысыз.

Укытучы апаларыбызга карагыз әле – алар мәктәптә укытучы булсалар, өйгә кайткач – кадерле, бердәнбер әнигә әйләнә.

Ильдан:

Мамы любят нас такими, какие мы есть, но самое заветное мамино желание – видеть нас здоровыми, добрыми и умными. А мы хотим их видеть всегда молодыми, веселыми и жизнерадостными. Если вы хотите сделать маму самым счастливым человеком, поступайте так, чтобы она радовалась и с гордостью могла сказать: “Знаете, какие у меня хорошие дети!”

Җыр Мәүләвиев Ильдар.



Кадерле дуслар! Сезне тагын тагын бер кабат бәйрәм белән котлыйбыз. Озын гомер, аяз күк йөзе, эшегездә уңышлар, сәламәтлек телибез. Сау булыгыз, киләсе очрашуларга кадәр.



















8 нче март бәйрәме

  1. Хәерле көн, кадерле әниләр, хөрмәтле укытучы апалар һәм кызлар! Без бүген монда 8 нче март-халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәргә җыелдык.

  2. Бәйрәмнең тарихы 1857 нче елдан башлана. Ул вакытта Нью-Йорк тегүчеләре кечкенә хезмәт хакына канәгатьсезлек белдергән. Нәкъ 8 нче март көнне шәһәрдә массакүләм демонстрациягә чыгалар.

  1. Әлеге көнне рәсми төстә бәйрәм итүгә исә Германия революционеры Клара Цеткин сәбәпче.

  2.  Россиядә 1965 нче елдан 8 нче март рәсми төстә ял көне. Элеккеге союздаш республикаларда исә бәйрәм башка төсмер дә алды. Әйтик, Үзбәкстанда ул әниләр көне булып санала.  Әрмәнстанда мондый бәйрәм өчен  7 нче апрельне сайлаганнар.

  1. Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Сезнең барыгызны да  шушы якты, язның беренче бәйрәме белән тәбриклибез.

Хөрмәтле укытучы апалар! Сез бит җир йөзен бизәп торучылар. Һәрвакытта да бүгенгедәй көләч йөзле, чибәр, ягымлы, бәхетле, шат һәм сәламәт булсагыз иде. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, авыр һәм мактаулы хезмәтләрегездә зур уңышларга ирешүегезне телибез.

  1. Кадерле яраткан кызларыбыз! Сезне язның беренче бәйрәме белән кайнар котлыйбыз. Сезгә иң беренче ачык йөзле, якты күңелле булуыгызны телибез. Яхшы укыгыз, сау-сәламәт булыгыз.

  1.Урамда яз җилләре исә, яз исе сизелә. Яз ул өметләр һәм аңлаешсыз ниләрдер көтү вакыты, омтылулар, ашкынулар вакыты. Яз матур, дибез.  Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр. Ә бәлки хатын-кызлар бәйрәмен үткәрү өчен нәкъ менә шундый матур яз көнен сайлау кирәктер?

2.Бәйрәмебезне 2 класс укучысы Миннуллин Рамил башкаруында ____________________________ белән башлап җибәрәбез.

 

 

2. 8 март- язның беренче бәйрәме. Тиздән табигать яшәрер, җылы яклардан кошлар кайтыр . Алар үзләренең җырлары белән күңелләрне шатландырыр, яшәүгә дәрт бирерләр. Әйе, салкын кышлардан соң бар табигать язны көтеп ала. Чәчәкле яз табигатькә кошларны кайтара. Кошлар , дигәннән, мин бер шигырь чыгардым әле казлар турында.

1. Әйдә, сөйләп күрсәт.

2.Казлар очалар, очалар,

Очалар да утыралар.

Утыралар, утыралар да

Тагын очып китәләр.

Очалар, очалар да

Ипләп кенә утыралар.

  1. Һи, болай итеп мин дә чыгара алам аны. Ипләп кенә утыра, имеш. Аны матуррак сүзләр уйлап булмый идемени, мәсәлән, кагыналар, каурыйлар дип? Менә хәзер сәхнәгә аккошлар чыга, шуларның биюен карап карыйк, бәлки күңелдә матур сүзләр туар? (8,9 класс укучылары башкаруында “Аккошлар” биюе)


  1. Кадерле дуслар! 8 март – яз бәйрәме, чәчәкләр бәйрәме. Яз җитүен сизеп, агачлар яфракка бөреләнә. Бөре, дигәннән, татар халкының яратып башкара торган “Алмагачлары” җырын белмәгән кеше юктыр. Анда шундый матур юллар бар:

Алма булса, шундый булсын
Берсен бишкә бүләрлек.
Дуслар булса, шундый булсын,
Синен очен үләрлек. Нинди сүзләр, шәп бит, ә?

7 класс егетләре сезгә “Алмагачлары” җырын бүләк итәләр.

  1. Бәйрәм булгач, шундый булсын, идәннәр селкенерлек!

Бас әле, бас эзенә, күз тимәсен үзенә!

Баскан җирдән ут чыгара безнең бишләр дисеннәр!

Дип җырлыйлармы такмак әйткәндә?

5 класс укучылары башкаруында татар халык биюе карагыз.







3 класс бию

  1. Менә беләсеңме, хатын-кызлар бәйрәмендә егетләр чын егетлек күрсәтергә тиеш.

    1. Ә ничек итеп?

    2. Ягъни мәсәлән, котлау сүзләре, открыткалар, бүләкләр бирергә мөмкин, һәр эштә ярдәм итәргә, ачык йөзле булырга һәм башкалар.

      1. Мин үзем оялчан инде, бер сүз дә әйтә алмыйм.

      2. Ә аның өчен “Д Артаньян һәм өч мушкетер” киносындагы егетләр кебек кыю, тәвәккәл булырга кирәк. Хәтерлисеңме, Д Артаньян һәм аның дуслары Атос, Партос һәм Арамисны. Аларның сүнмәс девизлары – “Один за всех, все за одного”.

  1. Д Артаньян һәм өч мушкетер” безне дус, кыю булырга өйрәтәләр. Әнә, кара, безгә дә кунакка кечкенә мушкетер килгән.

  2. 1 класс укучысы Сабиров Айзат башкаруында җыр “Мушкетер”


  1. Бәхет чишмәләрегез мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң атсын,

Боекмасын һич тә күңелегез,

Гөлле булсын тормыш юлыгыз. 4 класс укучысы Валиев Ильдан башкаруында шигырь __________________

 

  1. Хөрмәле укытучылар, ашханәдә тәмле ашлар пешереп безне ашатучы апаларыбыз, мәктәп җыештыручылары, сезне һәммәгезне дә тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз. Алда башкарылачак бию бары сезгә багышлана.

Башкара 4 класс Исмагилов Руслан.


 

 


1.Кояш көлсен, язлар сиңа

Кочак-кочак чәчәк китерсен,

Язлар белән бергә бәхет килсен,

Гел елмаеп гомер кичер син. 6 класс укучысы Габдуллин Ильдан башкаруында җыр___________________________

2.Мухаметшин Раиль башкаруында шигырь _________________________


11 класс Илдар номер_______________________________

 

Булат.

Карлар каплый әле кыр юлларын,
Әмма вакыт язга әйләнде.
Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар,
Котлы булсын дөнья бәйрәме!


Ямь өстәсен бәйрәмеңә тагын,
Бар яктылык көнгә әйләнеп.
Тырыш, назлы, гүзәл кызларыбыз,
Котлы булсын язгы бәйрәмегез.


Бәйрәм җиле кага тәрәзләргә,
Язлар  кайта җанга, дөньяга.
Умырзая шыта бу мәлләрдә,
Кар астында чишмә уяна.
Чиксез бәхет теләп, кызыл талда
Елкылдаша көмеш бөреләр.                                                

Һәр көнегез үтсен шатлык белән,
Бәйрәм белән сезне, әниләр!

Бәйрәм белән сезне, яшь кызлар,

Бәйрәм белән сезне апалар!

Бәхеткә, шатлыкка күмелеп, 
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп 
Кадергә, хөрмәткә төренеп 
Яшәгез мәңгелек нур булып.


Илдар

 Без телибез сезгә зур бәхетләр,

 Күтәренке булсын күңелегез,

Матур яшәгез сез, картаюны белми,

Гел шатлыктан торсын гомерегез.

Кадерле дуслар! Безнең бәйрәм концертыбыз ахырына якынлашты. Сезне тагын бер тапкыр яз бәйрәме-8 март белән котлыйбыз. Бәйрәмнәрегез күңеллеүтсен, сезгә якыннарыгызның җылысын тоеп яшәргә язсын. Сау булыгыз, игьтибарыгыз өчен зур рәхмәт.







Общая информация

Номер материала: ДБ-324014

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Управление персоналом и оформление трудовых отношений»
Курс повышения квалификации «Методика написания учебной и научно-исследовательской работы в школе (доклад, реферат, эссе, статья) в процессе реализации метапредметных задач ФГОС ОО»
Курс «Инспектор по кадрам»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и предоставление туристских услуг»
Курс повышения квалификации «Экономика и право: налоги и налогообложение»
Курс профессиональной переподготовки «Организация логистической деятельности на транспорте»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС технических направлений подготовки»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС юридических направлений подготовки»
Курс повышения квалификации «Разработка бизнес-плана и анализ инвестиционных проектов»
Курс профессиональной переподготовки «Организация маркетинга в туризме»
Курс повышения квалификации «Методы и инструменты современного моделирования»
Курс повышения квалификации «Финансовые инструменты»
Курс повышения квалификации «Международные валютно-кредитные отношения»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика музейного дела и Охраны исторических памятников»
Курс профессиональной переподготовки «Информационная поддержка бизнес-процессов в организации»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.