8
март
Кичәнең
барышы
Хөрмәтле гүзәл
затлар , Сезне чын күңелдән 8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән
котлыйм . Сезгә озын гомер , сәламәтлек , бәхет-шатлык телим , һәрвакытта көләч
йөзле , шат күңелле булып калыгыз .
Бәхеткә шатлыкка
күмелеп ,
Һәрвакыт елмаеп
һәм көлеп
Кадергә , хөрмәткә
төренеп
Яшәгез мәңгелек
нур булып .
Кадерле балалар !
Онытмагыз аналарны
,
Үсеп
буйга житкәч тә
!
Кадерләгез
, хөрмәтләгез
,
Туган йорттан
киткәч тә !
Дөньялар китәр
яктырып ,
Әниләр көлсә безгә
.
Ягымлы сүз җәлләмәгез
.
Ни җитә матур
сүзгә !
Карашыгыз якты
булыр ,
Йөзегез балкып
торыр .
Тирә-юньгә нур
таратып ,
Әниләр көлеп торыр
.
Җыр
“Әнием бәйрәме”
1.Нигә бүген бөтен
җирдә
Чәчәкләр балкый
бездә ,
Нигә кояш көлеп
карый ,
Беләбез һәммәбездә
.
Бүген - әниләр
бәйрәме ,
Бүген җирдә
тантана .
Кояш шуңа көлә
бүген ,
Гөлләр шуңа
шатлана .
Әниләрнең
бәйрәмендә
Куана шулай алар .
Әниләрне котлый
бүген
Җирдә барлык
балалар .
2.Бүген әниләр
бәйрәме ,
8 нче март бүген ,
Һәркемнең үз әнисе
бар ,
Шуңа күңелем шат
минем .
3.Ана – гүя дала –
Колачы киң йөзе
кояшлы ,
Ана җирдә бөтен
игелекнең ,
Изгелекнең тугры
юлдашы .
4.Ана булу –
изгелекнең таҗы ,
Дөньяда иң олы
дәрәҗә !
Ана кеше бөтен
баласының
Бәхетенә ача
тәрәзә .
5.Син , әнием
минем өчен
Бу дөньяда бер
генә .
Елмайганда
йөзләреңнән
Бар өйгә нур
бөркелә .
6.Иң кадерле
кешебез син ,
Сөекле әниебез ,
Син булганда без
бәхетле ,
Тыныч ,рәхәт
яшибез .
7.Әниләрне ,
әбиләрне
Кадерлибез ,
зурлыйбыз .
Чын куңелдән
һәммәгезне
Бәйрәм белән
котлыйбыз .
8.Минем әнием көн
дә эшкә китә ,
Арып кайта аннан
кичләрен .
Елмаюын алып
кайта
Шәфәкъләрнең алсу
төсләрен .
9.Йөзең синең
һәрвакытта
Балкып тора ,
әнием ,
Аш – суыңнан тәмле
исләр
Аңкып тора ,
әнием.
10.Кем куллары
өйне , җирне ямьли ,
Изгелеге үлчәү
тапкысыз ?
Ул , әлбәттә , -
яшәү чыганагы ,
Тормыш яме , әнкәй
– хатын-кыз .
11.Әнием , бәгърем
, күз нурым ,
Кояшым , аем ,
йолдызым ,
Дөньялар кичеп тә
тапмассыз
Әнидән нурлырак
җир кызын .
Җыр “Бер кыз бала җыр чыгарган”
12.Кая барма шунда
әнкәй йөзе ,
Кая барма - әнкәй
куңелдә.
Әни генә шулай
синең өчен
Җанын биреп яши
гомергә .
13.Авырсаң , янда
тора ул ,
Төн буе керфек
какмый .
Үз саулыгын да
кызганмый ,
Ул безне
саклый-саклый .
14.Рәхмәт яусын ,
безнең әнкәйләргә
Аларгадыр бөтен
авырлык .
Әнкәйләргә якты
йолдызлардан ,
Я кояштан һәйкәл
салырлык .
15.Әни безгә гомер
бүләк иткән ,
Бүләк иткән безгә
тормышны .
Әниләрнең кылган
изгелеген
Кайтарырга һәркем
бурычлы !
Җыр
16.Бәйрәмегез
котлы булсын ,
Елмаеп , көлеп
торсын .
Язгы кояш
нурларыдай
Зур эшләргә
рухландырсын !
17.Иң-иң сабыр , иң-иң
тыйнак , иң ягымлы кешеләр ,
Иң сөйкемле ,
мәрхәмәтле – алар безнең әниләр .
Әни сүзе – иң бөек
сүз , юк аңа һичбер алмаш ,
Иң-иң әйбәт
кешеләр дә , әни күк була алмас .
18.Иң әйбәт балаң
булып яшәсәм ярар иде ,
Әниемнем ышанычын
акласам ярар иде ,
Иң кадерле , иң
хөрмәтле булсын җирдә әниләр .
Әниләрне
кадерләсәк , тыныч булыр ил – көннәр .
19.Бүген бөтен
бүләкләрне
Бирәбез әниләргә .
Бәйрәм белән
котлап шигырь
Өйрәндек без
сөйләргә .
20.Мин әнине
яратуны
Эшем белән
белдерәм .
Гөлләргә су сибеп
куям ,
Идәннәрне себерәм
.
21.Ә мин әни
күлмәгенең
Тагып куйдым
төймәсен .
И куанды соң әнием
:
Рәхмәт , - ди,-
күз тимәсен !
22.Яратам сине,
Газиз әнием.
Син-бердәнберем,
Кояшым минем.
23.Биедек тә,
җырладык та,
Шигырьләр дә сөйләдек.
Бәйрәм итеп уйнап
алдык
Матур көйләр
көйләдек.
24.Бәйрәм киче
бетеп килә.
Кунакларга әйтик
шуны.
Сәламәтлек, бәхет
телик,
Һич белмәсеннәр борчуны.
Кадерле Әниләр !
Сабыйларыбызга
тигез гаиләдә , сәламәт булып үсәргә , ә сезгә гомер буе балаларыгыз янәшәсендә
аларның рәхим-шәфкатен күреп яшәргә язсын !
8 март – Халыкара
хатын-кызлар бәйрәме белән
Гүзәл затлар
хөрмәтенә –җәннәт ясап
Бакча-бакча җимеш
өлгертәсе иде ,
Ата булып , абый
булып ,
Армый -талмый ,
мәңге кайгыртасы иде !
Кичәбез тәмам.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.