Логотип Инфоурока

Получите 30₽ за публикацию своей разработки в библиотеке «Инфоурок»

Добавить материал

и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru

Инфоурок Другое Другие методич. материалыМастер-класс Федераль дәүләт белем стандартларын тормышка ашыруда LearningApps программасын куллану

Мастер-класс Федераль дәүләт белем стандартларын тормышка ашыруда LearningApps программасын куллану

Скачать материал
библиотека
материалов

ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ

ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты»



Мастер-класс

Тема: Федераль дәүләт белем стандартларын тормышка ашыруда

LearningApps.org программасын куллану


Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлегенең теоретик һәм гамәли аспектлары” темасы буенча белем күтәрү кысаларында


Башкарды: Фәтхетдинова Альбина Фирдәвес кызы, беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Эш урыны: Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Чубар - Абдул гомуми урта белем бирү мәктәбе"

Проект эше яклауга кертелде:

10 октябрь 2019 ел


Проект эшенең җитәкчесе: Фәттахова Рузилә Фердавис кызы, доцент, фил. фән.канд.


Казан 2019

Бүген белем бирү системасы, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр заман дәресләренә яңа таләпләр куя. Федераль дәүләт белем стандартларында алар ачык чагылыш таба. Стандарт нигезендә системалы-эшчәнлекле юнәлеш (системно-деятельностный подход) ята һәм укыту эшчәнлеген дөрес оештыру күз уңаенда тотыла.

Яңа стандартлар белем бирү процессында электрон белем бирүнең

төрле формаларын да куллануны таләп итә. Бүген мин сезне шундый бер программа белән таныштырып китәсем китә .

LearningApps.org программасы Швейцария ,Германия университетлары белгечләренең гыйльми – тикшеренү проекты буларак барлыкка килә.Аның ярдәмендә дәрескә төрле күнегүләр эшләргә мөмкин. Мисал итеп түбәндәгеләрне китерергә була : викториналар , “Кем миллионер булырга тели ?” уены, хәрефләрдән сүзләр төзү, пазллар, хронологик линейка һ.б.


Мастер – классның максаты : Федераль дәүләт белем стандартларын тормышка ашыруда LearningApps.org программасының уңышлы якларын күрсәтү.


Бурычлар :

  1. LearningApps.org программасы белән таныштыру;

  2. LearningApps.org программасында күнегүләр эшләргә өйрәтү;

  3. Программаны эш тәҗрибәсендә куллану ФДБС таләпләрен тормышка ашыруга ярдәм итүен билгеләү.


LearningApps.org программасын дәрестә куллану бик актуаль , чөнки ул ФДБСның төп таләпләренә җавап бирә :

  • электрон белем бирү таләбе үтәлә

  • программа белән эшләнгән күнегүләр ярдәмендә предмет-ара бәйләнеш булдыру мөмкинлеге туа.

  • укучылар төрле мәгълүмат чыганаклары,интернет ресурслары белән эшләргә өйрәнәләр.

  • күнегүләрне төркемнәргә бүленеп проект эше буларак башкарган

вакытта ,укучы коллективта эшләргә, үз фикереңне әйтә һәм яклый белергә өйрәнә.

  • бу программада эшләнгән күнегүләр ярдәмендә проблемалы

сораулар биреп, укучыларның белемнәрен актуальләштерергә, дәрескә максатлар куярга өйрәтергә мөмкин

  • яңа белем бирү стандартларына ярашлы уку- укыту процессында укучыларның сәламәтлеген саклауга игътибар ителә. LearningApps.org программасында төзелгән күнегүләр ярдәмендә дәресләрдә эш алымнары төрләндереп була.Күнегүләр эшләүгә күп вакыт сарыф ителми.


LearningApps.org программасындаэшләү өчен нәрсә эшләргә кирәк ?

  1. Программада эшләр өчен сайтка керү кирәк (Yandex , я башка төрле эзләү ресурсында LearningApps.org табып,шул сайтка керәбез )

  2. Сайт битендә “Все упражнения” – “Барлык күнегүләр” төймәсенә басабыз.

  3. Категорияләр арасыннан “Другие языки” – “Башка телләр” категориясен сайлыйбыз.

  4. Безгә “татарский язык” - “татар теле” категориясе кирәк.

  5. Татар теленнән төрле темаларга кагылышлы күнегүләр ачылырга тиеш.

Үзебезнең эшебездә без аларны рәхәтләнеп кулланырга мөмкинбез. Шул исәптән , үзебез дә кирәкле темага карата биремнәр эшләп чыгара алабыз. Моның өчен инде сайтта регистрация үтәргә мәҗбүри.

Мисал итеп ,әйдәгез бергәләшеп берничә күнегү төзеп карыйк .


1 нче бирем. “Классификация ” уены.

  1. Новое упражнение”- “Яңа күнегү” төймәсенә басабыз

  2. Тәкъдим ителгән макетлар арасыннар кирәклесен сайлыйбыз.Безнең очракта ул “Классификация” дип атала.

  3. Создать новое приложение” – “Яңа кушымта төзү” төймәсенә басып , күнегүне эшли башлыйбыз

  4. Постановка задачи ” - “Бурычлар кую” өлешендә күнегүнең биремен язабыз (мәсәлән ,Сүзләрне төркемнәргә бүл!”)

  5. Группа 1 Задний фон” дигәндә “текст” дип язылган өлешенә басып , “Морфология ” дип язабыз

  6. Группа 1 Элемент 1 ” өлешендә Морфологиягә кагылышлы сүзләр язабыз. (“Добавить следующий элемент” – “Киләсе элементны өстә” төймәсе ярдәмендә , морфологиягә кагылышлы сүзләрне күбрәк язу мөмкинлеге туа)

  7. Группа 2 Задний фон” дигәндә , мисал итеп , тел белеменең “Лексикология” бүлеген сайлыйк.

  8. Группа 2 Элемент ” өлешендә исә Лексикологиягә кагылышлы сүзләр язабыз.

Мин сезгә күрсәтер өчен ике группага да алтышар сүз алдым.

Морфология : исем, сыйфат, фигыль , рәвеш ,сан, алмашлык.

Лексикология : синоним, антоним, омоним, архаизм ,диалекталь сүз, сүзлек.

  1. Обратная связь” – “Кире элемтә” өлешендә күнегү дөресс эшләнгән очракта, мактау сүзләре өчен сүзләр языла. (Афәрин!!! Булдырдын!! Шәп!)

  2. Установить и показать в предварительном просмотре” – “Беренчел карау” төймәсенә басып эшләнгән күнегүне эшләп карыйбыз , өстәмәләр кертәсе булмаса , саклап куябыз “Сохранить приложение ” – “Кушымтаны саклау”


2 нче бирем “Сайланма диктант”

1. “Новое упражнение”- “Яңа күнегү” төймәсенә басабыз

2. Тәкъдим ителгән макетлар арасыннар “Простой порядок” - “Гади тәртип”дигәнен сайлыйбыз

3. “Создать новое приложение” – “Яңа кушымта төзү” төймәсенә басып , күнегүне эшли башлыйбыз

4. “Постановка задачи ” - “Бурычлар кую” өлешендә күнегүнең биремен язабыз (мәсәлән , “Текстны 1 -2 минут эчендә кара. Бирелгән җөмләләрне тексттагы тәртип буенча төзеп куй”)

5. “Карта 1” өлешендә “текст” төймәсенә басып , текстның беренче җөмләсен язабыз.

6. “Добавить следующий элемент” – “Киләсе элементны өстә” төймәсе ярдәмендә текстның һәрбер җөмләсен тутырып язабыз.


Мин тәкъдим иткән текстта 5 җөмлә.


Кешеләр пошины кулга ияләштерергә күптән тырышалар. Кострома өлкәсендәге Сумароково авылында поши фермасы бар. Поши – чыдам, салкынга бирешми торган хайван. Пошилар калын карда да, язгы пычракта да җиңел йөриләр. Азыклары – агач кайрысы, нарат, чыршы һәм усак ботаклары.


7.“Обратная связь” – “Кире элемтә” өлешендә күнегү дөресс эшләнгән очракта, мактау сүзләре өчен сүзләр языла. (Афәрин!!! Булдырдын!! Шәп!)

8. “Помощь” – “Ярдәм ” өлешендә текстны беркетергә мөмкин. Текст төзүдә авырлыклар туып , бик озакка сузылса , укучы ,сул якта өске почмакка кирәкле төймәгә басып, текстны карап алырга мөмкин.

9. “Установить и показать в предварительном просмотре” – “Беренчел карау” төймәсенә басып эшләнгән күнегүне эшләп карыйбыз , өстәмәләр кертәсе булмаса , саклап куябыз “Сохранить приложение ” – “Кушымтаны саклау”




Күнегү эшләве кыенлык тудырса , тәкъдим ителгән күнегүләр арасыннан охшаганын сайлап, үзгәртергә була. Моның өчен уңышлы дип табылган күнегүне ачып, “Создать подобное приложение” – “Охшаш кушымта төзү”төймәсенә басабыз.Әзер мисалны үзебезгә ничек кирәк, шулай үзгәртәбез.

LearningApps.org программасында интерактив күнегүләрне эшләп

өйрәнү, эш тәҗрибәсендә куллану дәресләрегезне тагын да кызыклырак,

файдалы, заманча үткәрүгә бер адым булыр дип ышанып калам. Уңышлар сезгә!

  • Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
    Пожаловаться на материал
Скачать материал
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Проверен экспертом
Общая информация
Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Основы туризма и гостеприимства»
Курс профессиональной переподготовки «Управление персоналом и оформление трудовых отношений»
Курс повышения квалификации «Организация научно-исследовательской работы студентов в соответствии с требованиями ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и предоставление туристских услуг»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС педагогических направлений подготовки»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС медицинских направлений подготовки»
Курс повышения квалификации «Финансы: управление структурой капитала»
Курс повышения квалификации «Использование активных методов обучения в ВУЗе в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Актуальные вопросы банковской деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Уголовно-правовые дисциплины: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности по водоотведению и очистке сточных вод»
Курс профессиональной переподготовки «Организация маркетинговой деятельности»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.