Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Мастер - класс конкурсына - Минем педагогик осталыгым

Мастер - класс конкурсына - Минем педагогик осталыгым

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Минем педагогик осталыгым

Эссе

Ул өйрәтте каләм тотарга һәм

Тәүге сызыкларны сызарга.

Ул өйрәтте хәрефләрне теркәп,

Иҗекләрдән сүзләр язарга



Мин – Шәрәфетдинова Эльвира Ринат кызы.

Татарстанның Яшел Үзән шәһәренең 1990 нчы елның 13 апрелендә тудым. 2008 нче елда 11 еллык 5 гимназия мәктәбен тәмамладым. Мәктәптә укыганда, татар баласы булгангадыр, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен бик яратып укый идем.

Укытучы... бу hөнәрне сайлагансың икән,син белемле, тәрбияле hәм балаларны бик яратырга тиеш. Чыннан да,бу сыйфатлар юк икән, укытучы образын күз алдына китерергә кыен. Әлбәттә, бу сыйфатлар миндә дә булырга тиеш, дип уйлыйм. Чөнки укытучы балаларга аң-белем бирүче , тәрбияче, бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы.

Хыялым, минем татар теле укытучысы Нәҗипова Тәнзилә Марс кызы кебек – татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу иде. Минем яраткан укытучымның дәресләрен зур түземсезлек белән көтеп, ул әйткән һәр сүзен йотып, караган карашларын үз итеп, аның акыллы киңәшләре, кирәк чакта баштан сыйпаулары әле дә хәтеремдә, күңел түрендә. Хыялым аның кебек белемле, үз эшен сөюче, балаларны яратучы галим булуымны теләдем.

Хыялым тормышка ашты. Мин – укытучы. 2008 нче елда мәктәпне тәмамлагач, мин Казан Дәүләт Федараль Университетының татар филологиясе факультетына укырга кердем. Бу минем өчен искиткеч зур бәхет иде.

Университетны тәмамлагач, 2013 нче елны, минем тормыш сукмагым, кечкенә генә бер авылга – Васильево бистәсенә алып килде. Бистә - минем күңелемне тартып алды сыман, ул нәкъ минем авылым кебек. Әнием белән әтием, безне сеңлем белән, һәр каникул вакытында, туган авылыбызга Тау Иленә алып кайта иде. Без әби белән бабай янында калуыбызга бик шатлана идек. Васильево бистәсенең һавасы авылымдагы кебек, күңелгә тыныч, рәхәт булып китә. Бу бистә минем күңелемне яулап алгангадыр, мин инде 2ел ярым “Советлар Союзы Герое Николай Волостнов исемендәге Васильво кадет интернат мәктәбе” ндә эшчәнлек итәм.

Мәктәптә рус балаларына да, татар балаларына да татар теленә укытам. Үз эшемне яратам һәм нәтиҗәсен күреп куанам. Без, балалар белән төрле – төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашабыз, беренче, икенче, өченче урыннар яулыйбыз.

Бүгенге мәктәп шартларында  эшләр өчен, заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр куллану мөһим. Мин күбрәк рус төркемләрендә эшләгәнгә күрә,бу яңа алымнарны төрләндереп эшләргә яратам. Чөнки рус баласын татар теленә өйрәтер өчен, аны иң беренче чиратта кызыксыдырырга кирәк.

Һәрбер дәресемдә үземнең метод темеманы чагылдырам. Минем метод тема: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сөйләм телен үстерүдә ИКТ технологияләрен куллану”. Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мин дә әлеге мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында киң кулланырга бурычлымын. Заманча технологияләрне укыту процессында файдалану – белем бирү сыйфатын күтәрүдә бик нәтиҗәле чара ул. Чөнки алар укуга кызыксыну тудыра, уку материалын тирәнрәк үзләштерү теләге булдыра, укучыларның иҗади сәләтен үстерү мөмкинлеген бирә. Теләп башкарылган эш кенә истә кала, баланың сәләтен, аңын үстерә. Әгәр материалны үзләштерү авыр, бертөрле икән, укучының күңеле суына, телне өйрәнергә булган теләге бөтенләй сүнергә дә мөмкин.

Татар теле дәресләрендә компьютер техникасын кулланганда, телне өйрәнүгә кызыксыну барлыкка килә. Балалар мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында татар теле дәресләренең дә компьютер, Интернет кулланып өйрәнергә мөмкин икәнен күрәләр. Бу, үз чиратында, телнең абруен күтәрүдә зур этәргеч булып тора.

Балаларның сәламәтлеген саклауга да нык әһәмият бирәм. Дәрес башында балаларда яхшы кәеф һәм уңай хис булдыруның эш нәтиҗәлегенә уңай тәэсир бирүен беләм.

Минем фикеремчә, XXI гасыр укытучысы  иң дәрәҗәле һөнәр иясенә әверелде. Аның өчен без, укытучылар да, чын укытучы булырга, башкаларга үрнәк күрсәтергә, белемле булырга тиешбез. Барысы да безнең кулда. Чөнки без укытучылар!















Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 17.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров161
Номер материала ДВ-463895
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх