Инфоурок Родная литература Другие методич. материалыМастер класс "Нәрсә ул матурлык?"

Мастер класс "Нәрсә ул матурлык?"

Скачать материал

8 сыйныфта мастер-класс

Тема: Нәрсә ул матурлык?

Максат: 1.Укучылар белән матурлык төшенчәсен төрле аспектларда           күзаллау.

2. Телдән сөйләм күнекмәләрен ныгыту, мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү, чагыштыру, нәтиҗә ясау кебек күнекмәләр формалаштыру.

3. Матурлыкка омтылу, эчкерсезлек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, экран, презентация, картиналар, чәчәкләр, гөлләр.

Барышы.

Исәнмесез укучылар!

Барыбыз да  бер-беребезгә карап елмайдык, тынычландык һәм эшкә керешәбез. Тирә-ягыбызга күз салыйк эле, сезгә кайсы якка  карау ошый?(чагыштырыгыз эле)

Ни өчен ошый?(Матур)

Эйе, укучылар, мин дә сезнең белән килешәм. Ике як почмакны чагыштырып карасак, чәчәкләр куелган як матуррак.

1,2 слайд.

(Кош тавышлары ишетелә)

Ә хәзер экранга күз салыйк эле, нәрсәләр күрәсез?(табигать күренеше, урманда алан, чәчәкләр, күбәләкләр)

Күзләрегезне йомыгыз да, үзегезне урманда итеп хис итегез һәм  тыныч кына тыңлагыз эле. Саф һава, тирән итеп шуны сулыйбыз. Күзләребезне ачабыз. Без хәзер генә сезнең белән релаксация алымы һәм сәламәтлекне саклау технологиясенең бер элементын кулландык. Нәрсәләр  ишеттегез?(кошлар сайрый) Алар ничек сайрый?(матур)

Димәк, укучылар, бүген нәрсә турында сөйләшербез?(матурлык)

Дөрес, бүгенге мастер-классыбызның темасы “Нәрсә ул матурлык?” дип атала.

3 слайд.

Шулай итеп, бүген без нәрсәләр белергә тиешбез?

-         Матурлык төшенчәсен төрле аспектларда күзалларга,

-         Матурлыкны күрә белергә, аңа омтылырга.

4 слайд

Укучылар, нәрсәләр матур була ала, шуларны “Фикерләр кәрзине”нә сала барыгыз.

Барыбыз да экранга карыйк эле, рәсемдә нинди ел фасыллары күрсәтелгән? (4) Табигатьнең матурлыгы төрле ел фасылында төрлечә. Табигать матурмы?

-Эйе, матур.

Каян, ничек белдегез?(күреп). Табигатьнең матурлыгын тасвирлаган рәсемнәрне күреп белдек, ә ишетеп тә  беләсегез киләме?(эйе)

Хәзер 2 төркемә дә 2 шәр ел фасылына карата кечкенә генә хикәя язып карыйк эле. Матурлыкны тасвирларга тырышыгыз. (Укучылар язалар һәм укып күрсәтәләр).

Матурлыкны ничек тасвирладык?(Тыңлап, ишетеп)

Димәк, матурлыкны күреп, тыңлап, ишетеп тә ачыкладык.

6 слайд.

 Бу фотосурәтләрнең асылы нидә икән? Аларны ачыклау өчен, әсәрдән өзекләр укып китәрбез(укучылар укый)

Укучылар, искә төшерегез әле, бу өзекләр нинди әсәрдән?(Күптән түгел генә өйрәнгән К.Тинчуринның “Искәндәр” әсәреннән)

Укучы: кешенең йөзе, битенең матурлыгы турында сүз бара.

Димәк, тышкы матурлык турында сөйләштек.

Татар теленнән дә белемегезне сыныйк әле. Тышкы сүзенең антонимы ничек булыр икән?(Эчке)

Эчке матурлык турында ниләр эйтә аласыз?

-         Әдәбиятта матурлык турында язмаган, сихри пейзажлар, урман-кырлар, елга-күлләр; күркәм, үрнәк образлар тудырмаган шагыйрьләр, язучылар юк. Ләкин аларның һәркайсының үз карашы, үз ффикере, үз тасвирламасы бар.

Матурлык әдәбиятта күп һәм киң итеп языла, чөнки ул- әсәрнең нигезе.

К.Тинчурин табигать образларына мөрәҗәгать итеп, геройларның эчке

дөньяларын, хис-кичешләрен ача. Әсәр Шаһмар мирза бакчасының матурлыгын тасвирлау белән башланып китә. Мәһабәт бакчада тормышның гөрләп баруын сурәтләп, хикәяләүчегеройларның язмышында шундый матур мизгелләрнең башлануын билгели. Язгы көннеңматурлыгын тасвирлау белән язучы геройларның тормышларында да яңа этап башлануына

ишарәли. Әсәр ахырында исә Искәндәрдән Гөлфәрвазның түземсезлек белән хат көтүе күңелсез көзге көннең авыр һавасы белән паралельләр үткәрелә. Героиняның күңелендәбарган авыр минутларны тирәнрәк бирү өчен көне буе яуган көзге яңгыр аша бирә:

“Искәндәрдән бу көнгә почта белән дә хат-хәбәрнең килмәве Гөлфәрвазның җәрәхәтле йөрәген тагын да җәрәхәтләндереп, нечкәреп калган кулларына таянып, ул шушы җәһәннәм күңелсезлеге белән чолганган һавадан ниндидер ярдәм көтә иде.

 Аның хәсрәтле күзләре үлеп беткән бакчадан күңелен юатырлык нәрсәдер эзләгәндә, тәрәзә алдындагы юеш һавага чолганган тирәкнең түбәсендә ялгыз калган бәрдәнбер яфракның көзге, дәһшәтле җил белән тартышып торганына очрап, ул шул ярдәмсез калган яфракка карап, куркынычлы хыял мохите эчендә онытылып калды”.

Димәк, ниниди матурлыкны ачыкладык? (Эчке матурлык)

Хәзер ”кластер” алымын кулланырбыз, белемнәрне системага салырбыз.

Ә сез, укучылар, үзегез матурлык төшенчәсен тагын ничек анлыйсыз? Нәрсәләрне матур була ала дип уйлыйсыз? Мисаллар китереп карагыз әле. “Фикерләр кәрзине”гезне бушатыгыз.(Мәхәббәт, батырлык, изгелек, уңганлык, мәрхәмәтлелек, яхшылык...)

Мин сезнең белән килешәм.

10 слайд.

Әйе укучылар, күрә белсәң, матурлык бар җирдә дә бар.

“Матурлык”ның фәнни аңлатмасын сүзлектән карап китик әле.(Бер укучы укый)

11 слайд.

Матурлык- бик тирән мәгънәле төшенчә. Сез дә аны һәрберегез үзенчә аңлый. Матурлык һәркайда бар; аны күрә, тоя белергә генә кирәк. Миңа калса, һәр кеше шуңа омтылып яшәргә тиеш.

Барыгыз да бүгенге көндәгечә матур итеп яшәгез, матур булып калыгы!

Рәхмәт, сау булыгыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Мастер класс "Нәрсә ул матурлык?""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Музыковед

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 167 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Рабочая программа по учебному предмету «Родная литература» 5 класс
  • Учебник: «Русская литература. Учебное пособие для 5 класса учреждений общего среднего образования с белорусским и русским языками обучения (в 2 частях)», Под редакцией А. И. Гараниной
  • 19.12.2020
  • 678
  • 1
«Русская литература. Учебное пособие для 5 класса учреждений общего среднего образования с белорусским и русским языками обучения (в 2 частях)», Под редакцией А. И. Гараниной

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.12.2020 278
    • DOCX 40.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зарипова Илюза Ильдусовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Зарипова Илюза Ильдусовна
    Зарипова Илюза Ильдусовна
    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 23861
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Литература: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель литературы

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Родной (русский) язык и родная литература: теория и методика преподавания в образовательной организации

72/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 55 человек из 23 регионов

Курс повышения квалификации

Изучение классической русской литературы в современном контексте на уроках с учетом реализации ФГОС СОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 38 человек из 24 регионов

Мини-курс

Воспитание будущего поколения: от педагогики до игровых технологий

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы искусствознания

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективная самопрезентация

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 40 человек из 27 регионов