Әбиемнең сандында,
ниләр генә юк анда!!!
(1нче слайд)
Татар хатыннары элек-электән кул эшләре белән шөгыльләнгән.
Бүгенге көндә барлык әйберне дә сатып алып була дигәнне еш итетергә туры килә.
Әмма үз кулың белән эшләгән әйберләр кадерлерәк дип уйлыйм. Мин үзем бәйли,
чигә, тегә белгәч, кешегә ялынганым юк. Әбием бәйләргә, мәктәптә чигәргә
өйрәттеләр. Ә эшем тагын тегәргә дә өйрәтте. Ләкин бүген без сезнең белән
әбинең сангында сакланган уенчыгы турында сүз алып барырбыз. (2нче слайд)
Минем белән уйныйлар,
Кулларыннан куймыйлар,
Иркәлиләр, сөяләр,
Йокла, бәбкәм, дияләр.
Үсә төшкәч, балалар
Мине онытып калалар.
Бу нәрсә?
Әлбәттә, арагызда курчак белән уйнамагын кеше юктыр дип уйлыйм.(3нче
слайд)
Курчак - иң борынгы һәм барлык чорда да бик популяр уенчык. Кибетләрдә
фабрикада эшләнгән уенчыклар гаҗәеп күп. Алар һичшиксез матур, сыйфатлы, ләкин
станоклар чыгарган курчакта күңел җылылыгы юк. (4нче слайд)
Әйдәгез күп елларга кире кайтык. (видео)
Курчак ясау - борынгы сәнгать. Татар халкы элек-электән рус халкы белән
янәшә яшәгән, шунлыктан татар халык уенчыклары рус уенчыклары белән охшаш.
(5нче слайд) Әбиләребез курчакларын чүпрәктән ясаганнар. (6нчы слайд)Татар
хатыннары балаларына ясаган курчакларны буыннан-буынга тапшырганнар.
Күп кенә гаиләдә курчак җан ярдәмчесе, гаилә бәхетен саклаучысы булган.
(7нче слайд)
Курчакларны ташларга ярамаган, чөнки курчак ясаучы аңа үзенең күнелен
биреп ясаган. Шуна да, курчакны сандыкка киләчәк буын өчен салып куйганнар.
Татарлар курчакка исем кушмаганнар. Курчакның йөзе дә булмаган, ул ак
булып калган. (8нче слайд) Йөзе булмаган курчак балага зыян китерә алмаган,
чөнки аңа усал көчләр керә алмаган. Ул балага сәламәтлек, шатлык, иминлек
китергән дип саналган.
Курчак ясау хатын-кыз эше булган, ирләрне курчак ясаганда якын да
китермәгәннәр. Курчакны күтәренке күңелле, яхшы уйлар белән ясарга кирәк. Аны
ясаганда кайчы, энә, җеп кулланылмаган.
Ерак киләчәккә атлап кергән саен,
Үткәннәрне күбрәк кадерлибез.
Үткәннәрдән матурлыкны тапсак та,
Бүгенгедә без яшибез. (9нчы слайд)
Курчак тарихында үзгәрешләр була, аны чүпрәктән генә түгел, балчыктан, җептән,
саламнан, сөяктән, агачтан, хәттә эремчектән дә ясыйлар. Курчак үзе барлыкка
килми, аны кеше уйлап чыгара һәм ясый. Шуңа күрә алар бик күптөрле. (10нчы
слайд)
Бүген без дә сезнең белән үз кулларыбыз белән җептән курчак ясап
карыйбыз.
Әйдәгез башлап җибәрик.
Өстәлләрегездә курчак ясар өчен төсле җепләр, картон, карандашлар,
кайчылар бар.
(слайдлар)
Менә курчак әзер. Бүгенге семинарның бер истәлеге булып торсын!
Эшегездә уңышлар. (соңгы слайд) Белгән кул эшләрегә балаларыгызны, укучыларны
өйрәтеп калдырыгыз!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.