Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы “4 нче урта гомуми белем
мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
2016
«Татар теле дәресләрендә тәнкыйди фикерләү алымнарын һәм Сингапур структураларын куллану»
«Тәнкыйди
фикерләү технологиясенә нигезләнгән, ЭЙ-АР-ГАРД, СИ-ФИНК-УАНДЭ СТРУКТУРАЛАРЫН
КУЛЛАНЫП әзерләнгән “Татарстанның Милли музее” темасына мастер-класс»
Мастер – классны
әзерләде: Фәйрушина Р.Х., I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
-
Исәнмесез,
хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Мин, Фәйрушина Резедә Хәкимулла кызы, Зәй
муниципаль 4 нче
урта гомуми
белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
1 нче слайд. “Балаларыгызны үзегезнең
заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка
бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”
Р.Фәхретдин
Кайчандыр бик борынгы заманнарда,
Грециянең изге Олимп тавында үлемсез һәм зирәк аллалар яшәгән, ди. Алар
бик тату булганнар һәм рәхәт көн күргәннәр. Гади кешеләр тауга менә алмаган,
чөнки тау сихри көчкә ия булган. Ләкин вакыт узу белән, халкы өчен бөек эшләр
башкарган, зур батырлыклар күрсәткән, тырыш һәм акыллыларга, изге тауга менеп,
аллаларга тиң тормыш белән яшәү бәхете тигән, ди.
Бүгенге катлаулы заманда,
яңадан–яңа уку-укыту технологияләре, бер-берсен уздырып, мәгариф системасын тетрәндереп
торганда, укучыларыбыз да көн саен “Олимп” тавының төрле баскычларын яулый
түгелме соң? Әйе, һәр һөнәр, яшәешебезнең һәр тармагы иртәме–соңмы мәктәпкә
килеп тоташа.
Һәр бала шәхес яки иҗади шәхес.
Аны ничек үстерергә? Баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен ачып, аны
иҗади шәхес буларак тәрбияләү - заман таләбе. Укытучының асылы – яшәешне, бала
күңелен тирән аңлауда. Ул үз тирәсендә яхшылык, бер-береңне аңлау, хөрмәт итү
атмосферасын тудырырга тиеш. Бу бигрәк тә безгә - туган тел укытучысына - зур
бурычлар өсти.
Укучының иҗат итү сәләте, күп
очракта, дәрестә ачыла. Яңа дәүләт стандартлары таләп иткәнчә, дәрестә без
баланы фикерләргә өйрәтергә тырышабыз. Ә фикер йөртү - сораудан башлана. Үсеш
дәресе сорарга һәм эзләнергә өйрәтә. “Ни өчен?” дигән сорау дәресләрдә еш
яңгырый. Сүзләрнең әйтелешенә һәм уку техникасына зур игътибар бирергә тырышам.
Ачык, матур итеп сөйләмәгән, үз фикерләрен дөрес җиткерә алмаган баланың белем
дәрәҗәсе дә түбән булачак! Моны бервакытта да истән чыгармаска
кирәк. Әйтелеш яки укудагы хаталар язудагы хаталарга әверелмәсен өчен, әдәби
әсәрне өйрәнгәндә яисә тел дәресендә тема үткәндә, аерым текст өстендә
эшләгәндә, “синквейн” яисә “кластер” методын кулланабыз.
2 нче слайд. Ә
хәзер сезне «Тәнкыйди фикерләү технологиясенә нигезләнгән, ЭЙ-АР-ГАРД,
СИ-ФИНК-УАНДЭ СТРУКТУРАЛАРЫН КУЛЛАНЫП әзерләнгән “Татарстанның Милли музее”
темасына мастер-класс» эшендә катнашырга чакырам.
3 нче слайд. Мастер-классның
максаты:
1)
укытучыларның һөнәри үсешенә шартлар булдыру;
2)
татар теле һәм әдәбият дәресләрендә
фикерләү технологияләрен куллану алымнары белән таныштыру;
3)
әлеге алымнарны практик кулланырга өйрәтү.
Кулланылган технология. Тәнкыйди
фикерләү технологиясе, Сингапур структуралары
Алымнар. Синквейн
төзү, ЭЙ АР ГАРД структурасы, СИ-ФИНК-УАНДЭ структурасын
куллану
Үткәрү формасы. Мастер-класс.
Җиһазлау. Компьютер,
проектор, презентация, кәгазь битләре.
- Эшкә
керешкәнче, төркемнәргә бүленеп куйыйк. Хәзер игътибарны экранга
юнәлтик. Бүгенге теманы билгеләп карыйк.
4
нче слайд. (Ми штурмы) Бу
урында тарихи экспонатлар җыелган.
Алар бик кадерләп саклана. Шулай ук анда танылган рәссамнарның картиналарыннан күргәзмәләр дә оештырыла. Тарихи вакыйгалар
белән
кызыксынучылар өчен иң әйбәт урын. (Көтелгән җавап:
Музейлар.)
-
Әйе, без бүгенге мастер-классыбызда
“Татарстанның Милли музеенда” темасына сөйләшербез. Әлеге теманы
үткәндә дәрескә тәнкыйди фикерләү ысулларын һәм ВВL структураларын кертеп
җибәрү укучыларның кызыксыну, фикерләү сәләтләрен тагын да үстерә. Бу алымнарны
дәреснең төрле этабында кулланырга була.
5 нче слайд. (Синквейн алымы) Мастер-классыбызны
Синквейн алымы кулланудан башларбыз. Синквейн – рефлексия этабы
өчен иң уңайлы алым. Синквейн французчадан тәрҗемә иткәндә
5 юллык шигырь дигән мәгънәне белдерә.
6 нчы слайд. Синквейнны язу тәртибе:
1
нче юл. Теманы ачыклаучы сүз, исем.
2
нче юл. Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат.
3
нче юл. Синквейн темасына хас булган өч фигыль.
4
нче юл. Теманың эчтәлеген ачучы фраза, җөмлә. Ул укучының темага
мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш.
5 нче
юл. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә. Резюме.
- Мисал өчен мин сезгә үз
укучыларым төзегән синквейн үрнәкләре тәкъдим итәм.
7 нче слайд.
Татарстан
|
Барс
|
Гимн
|
бай,
мөстәкыйль
|
көчле,
җитез
|
тантаналы,
якын
|
үсә,
яңара, үзгәрә
|
сикерә,
яши, чаба
|
яңгырый,
ишетелә, җырлана
|
Татарстан
бай, мөстәкыйль республика
|
Барс
көчле, җитез җанвар.
|
Залда
тантаналы гимн яңгырый.
|
Дәүләт
|
Символ
|
Горурлык
|
-
Без хәзер сезнең
белән темага карата синквейн төзеп карыйк. (Мастер-класста катнашучы
һәр укытучы музей сүзенә үзе синквейн төзи. Соңыннан алар
белән танышып чыгыла, нәтиҗә ясала.)
Музей
|
тарихи,
милли
|
яңара,саклый,
үсә
|
Милли
музей Казанда урнашкан.
|
Сәнгать
|
-
Хөрмәтле коллегалар. Сезнең һәркайсыгызның алдында “Татарстанның Милли
музеенда” дигән текст ята. Без хәзер сезнең белән шушы текст эчтәлегенә
нигезләнеп, тагын бер алымны кулланып үтәрбез.
Бу структура ЭЙ АР ГАРД дип атала, ягъни Башта һәм Соңыннан. (Укытучылар
текстны бер кат укып чыгалар)
Башта
(до)
|
|
Соңыннан
(после)
|
|
Казан шәһәренең тарихи үзәге – Кремль, Милли музей, Үзәк
стадион.
|
|
|
Татарстан Милли музее бинасы – ике катлы.
|
|
|
Музейның беренче бинасы 1800 нче елда төзелгән.
|
|
|
Татарстан Республикасының Милли музее
1895 нче елда Казан шәһәр Думасы карары нигезендә ачыла.
|
|
|
Музейны оештыручыларның берсе - археолог һәм тарихчы А.Ф.Лихачёв.
|
|
|
1987 нче елда музей тулысынча янып бетә.
|
|
|
Музейда тарих, табигать, әдәбият бүлекләре бар.
|
|
|
Музей фондында 700 меңнән артык экспонат саклана.
|
|
|
Киләчәктә
музей дүрт катлы булачак.
|
|
|
Музейларда
бик күп мәгълүмат тупланган.
|
|
-
Ә хәзер, хөрмәтле коллегалар, видеоролик
карап китәрбез. Бу структура СИ-ФИНК-УАНДЭ структурасы дип атала. КАРА-УЙЛА-СОРАУ
КУЙ дигәнне аңлата. (“Татарстанның Милли музее” видеоролигы, 2 минут)
-
Видеороликны караганнан соң,
сезнең фикерегез ничек үзгәрде? Хәзер сез ничек уйлыйсыз? Шул турыда
таблицабызның соңгы баганасын тутырыгыз.
Нәтиҗә ясау.
Әйдәгез хәзер,
үзебезгә рәхмәт әйтеп, баш бармакны өскә күтәреп, “Булдырдык!” дип әйтик. Мастер-классыбызның
ахырында мин сезгә бер синквейн укып китәсем килә. Слайд.
-
УКЫТУЧЫ
-
ЯГЫМЛЫ,
БЕЛЕМЛЕ
-
ӨЙРӘТӘ,
ТӘРБИЯЛИ, БУЛЫША
-
ЯХШЫ ДУС,
ИПТӘШ ОСТА
-
Кадерле хезмәттәшләрем, нәкъ шушы синквейндагыча укучыларыбызның
яраткан укытучылары, ярдәмчеләре булып, эшкә сөенеп килергә, кайтырга язсын. Ә
иң мөһиме: гаиләләребездә тынычлык, тигезлек, сәламәтлек хөкем сөрсен.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.