Мастер – класс.
«Татар теле дәресләрендә кластер, ике
кәрзин һәм синквейн алымнарын куллану»
(1
нче слайд) Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр!
Үземнең
чыгышымны “Кешегә балык бир, ул бер көн тук була, син аны балык тотарга өйрәт-
ул көн дә тук була” дигән мәкаль белән башлыйсым килә. Без укучыларга белем
бирәбез. Бүгенге көн мәгарифе безнең алдыбызга дөньякүләм аренага курыкмыйча
чыгарлык, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү бурычын куйды. (2 нче слайд
) Минемчә, укучы яңалыклар алдында югалып калмаска, мөстәкыйль фикер
йөртә, дөрес юл сайлый белергә тиеш. Укучылар күп төрле булган кебек, аларның
фикерләре дә төрле. Мин үз дәресләремдә тәнкыйди фикерләү технологиясен кулланып
эшлим, укучыларымны фикерләргә өйрәтәм.
Нәрсә ул тәнкыйть? Ә нәрсә ул фикерләү? Татар теленең аңлатмалы
сүзлегендә болай язылган:
тәнкыйт ул - кешенең, берәр эшен яки
эшчәнлеген яхшырту максатыннан, кимчелекле якларын тиешле дәлилләр белән күрсәтү,
тикшерү.
-фикерләү ул - фикер йөртү, уйлый алу.
Кешенең уйлый, фикер йөртә, нәтиҗәләр чыгара алу сәләте. Тәнкыйди фикерләү
технологиясе үз позициясеңне яклый һәм җиткерә алу, әңгәмәдәшеңне тыңлый
белү, аргументларга нигезләнеп, логик фикер йөртә белү сәләте.
(3 слайд) Тәнкыйди фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч
этаптан тора
1 ЭТАП - Чакыру. (кызыксыну уяту, мотивация)
2 ЭТАП - Аңлау, белү. (Тупланган белемнәр нәтиҗәсендә, яңа материалны
үзләштерү)
3 ЭТАП - РЕФЛЕКСИЯ
(4-7
слайд) Тәнкыйди фикерләү
технологиясенең төрле ысуллары бар: “кәрзин” ысулы, инсерт, синквейн, “алты
эшләпә” ысулы, кластер, фишбоун, блум ромашкасы һ.б.
Дәреснең
беренче этабында идеяләр “кәрзине”, кластер, буталган логик чылбыр, фаразлар
агачы, дөрес һәм ялгыш фикерләр һ.б. кулланыла.
Икенче этапта ми һөҗүме, инсерт, фишбоун, туктап уку, гади
һәм катлаулы сораулар, Блум ромашкасы, плюс – минус кызыклы, беләм – белергә
телим – белдем таблицаларын тутыру һ.б. алымнар отышлы.
Өченче этапта исә эссе, синквейн, рафт, борт журналы,
фикерләүнең алты эшләпәсе кебек алымнар кулланыла.
Ә хәзер сезне «Татар теле дәресләрендә кластер, ике кәрзин
һәм синквейн алымнарын куллану» дигән темага уздырылачак мастер-класс
эшендә катнашырга чакырам, рәхим итегез.
Мастер-класс барышы.
Мастер-классның максаты: Тәнкыйди фикерләү технологиясенең кайбер алымнарын татар теле һәм
әдәбияты дәресләрендә кулланырга өйрәтү; Тәнкыйди фикерләү технологиясе турында
кызыксынулар уяту, әлеге технология нигезендә эшләргә “этәргечләр” бирү.
I.
Чакыру. Кызыксындыру уяту этабы..
Укытучы: Укучыларым, эшкә керешкәнче, төркемнәргә бүленеп куйыйк.
(8 слайд) “Акыл штурмы”. –Сезнең алдыгызда конвертлар, ә аларда
төрле хәрефләр яшеренгән. Сез шул хәрефләрдән нинди сүз төзер идегез икән?
Төркемнәрдә бергәләп эшлибез.
-
Нинди сүз килеп чыкты? (Бәхет).
(9 слайд )
- Без бер-беребезгә бик еш бәхет телибез. Безнең барчабыз да
бәхетле булырга тели, без моңа омтылып яшибез, шуның өчен көрәшәбез. Бәхет
турында фәлсәфәчеләр кызыклы гына фикерләрен әйтәләр, шагыйрьләр шигырьләр
язалар, композиторлар аларга көй чыгаралар, җырчылар аларны башкаралар, ә без
рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Менә шундый сорау туа, ә нәрсә соң ул бәхет? Мин сезгә үз
җавапларыгызны “Кәрзин” ысулы аша әйтергә тәкъдим итәм.
(10 слайд) “Кәрзин” ысулы.
Бу ысул, гадәттә, дәреснең беренче этабында кулланыла. Ул
идеяләрне, төшенчәләрне, фактларны тупларга һәм алар арасында бәйләнеш
тудырырга ярдәм итә. Иң әһәмиятлесе: ул язма сөйләмне камилләштерү һәм
укучыларның шәхси, парлап һәм төркемнәрдә эшләүләрен оештыру мөмкинлеген бирә.
Ул дәрестә балаларның белемнәрен активлаштыру вакытында кулланыла.
- Без сезнең белән “бәхет” сүзе белән бәйле идеяләр кәрзинен
тутырдык.
Ә “бәхет” сүзенең синонимнары нинди? “Бәхет” сүзен доминанта сүз
итеп алабыз, сез хәзер синонимик оя төзегез, аны түгәрәк эчендәге секторларга
языгыз.
(12 слайд) Ә хәзер мин сезгә аңлатмалы сүзлектән бәхет төшенчәсенең
нәрсә аңлатканын укып үтәм. Бәхет –исем 1. Тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе.
2. Эштә,тормышта,укудагы уңыш.
II. Аңлау (төшенү) этабы.
(13 слайд) Ә хәзер игътибарны экранга юнәлтик әле, нинди әкият
яшеренгән икән? Әйе, татар халык әкияте “Өч кыз” әкияте.
(15 слайд) Без әкиятне “Гади һәм катлаулы сораулар” аша искә
төшерербез.
Гади
|
Катлаулы
|
Ничә герой?
|
Кемнәр?
|
Уңай геройлар?(тиен, кече кыз)
|
Төп герой Ана бәхетлеме?
|
Тискәре геройлар?
|
Ни өчен сез шулай дип уйлыйсыз?
|
|
Кем ананы бәхетле иткән?
|
Ана бәхетлеме? -Әйе, 3 кызы, дусты бар.
Ана бәхетлеме? -Юк, ул чирләгән, янында беркем дә юк.
Кем ананы бәхетле иткән? -Кече кызы.
III . Рефлексия.
Укытучы сүзе: Бәхет турында бик күп сөйләп һәм сөйләшеп була. Әйдәгез,
дәвам итеп, бәхет сүзе белән синквейннар төзеп карыйк.
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Бәхет
Кирәкле, кыска мизгелле
Шатландыра, өмет бирә, яшәтә
Бәхетнең иртәгәсе көне һәм үткәне юк. Хис
|
|
|
Бәхет
Төрле,
чиксез
Күрү,
сизү, кабул итү
Яшәешнең
мәгънәсе
Эмоция
|
|
|
|
|
Бәхет
Төрле, чиксез
шатландыра, килә, өмет бирә
Һәрвакыт бәхетле булырга кирәк
уңыш
|
|
|
|
Бәхет
Шатлыклы, көтелмәгән
Елмайта, яулап алына, килә
Һәрвакыт бәхетле булырга кирәк
Шатлык
|
|
|
Мастер-классымны Француз философы Д. Дидро сүзләреюллары белән бетерәсем килә “Бик күпләрне бәхетле итә алган кеше
иң бәхетле кеше була”, — дигән. Сез дә бу фикер белән килешәсездер дип уйлыйм
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.