Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Другое / Конспекты / Мастер класс " Учитель года" "Төсләр өйрәнәбез"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Мастер класс " Учитель года" "Төсләр өйрәнәбез"

библиотека
материалов


Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы” Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче

2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”






hello_html_60240e6f.gif






hello_html_m49b9b88e.jpg





Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәйруллина Лилия Аркадий кызының

Ел укытучысы “ бәйгесендә

күрсәткән мастер класс конспекты.





Музыка уйный. Композиция «Цветик- семицветик». Укучылар төрле төстәге шарфлар белән чәчәкләр ясыйлар, күбәләкләр очып йөри.Чәчәк эченнән укытучы килеп чыга.


  • Тирә- ягыбызда күпме күзне сокландыргыч төсләр, үзенчәлекле кешеләр бар. Әйдәгез, безнең тормышны ямьләндерүче төсләр турында сөйләшик әле. Әйтегезче, күктә яктылык, җылылык бирүче төстә нәрсә бар?

  • Кояш. (слайд)

  • Әйе, кояш сары төстә. Сары – жёлтый. Әйдәгез, тагын кабатлыйбыз – сары.

  • Яз җиткәч, кояш тагын да ныграк җылыта башлый, кояш нурлары җиргә кагылу белән, яшел төстә нәрсә үсеп чыга?(слайд).

  • Әйе, үлән – яшел төстә. Яшел – зелёный. Артымнан кабатлагыз – яшел. Тагын бер кат – яшел.

  • Ә якты кояш кайда яктырта?(слайд)

  • Күктә.

  • Күк йөзе нинди төстә?

  • Зәңгәр.

  • Бик дөрес, күк йөзе – зәңгәр. Зәңгәр – синий. Кабатлагыз, балалар – зәңгәр.

  • Зәп- зәңгәр күк йөзендә, пароходтай болытлар йөзә. Болытлар нинди төстә? (слайд)

  • Ак төстә.

  • Ак – белый. Кабатлагыз, балалар – ак. Кабатлыйбыз – ак.

Балалар, күз алдына, китерегез әле. Сары кояш, зәңгәр күктә, ак болытлар, тирә- якта ямь- яшел үлән. Шул матурлыкка нәрсә җитми? Әйе, өй җитми, әйдәгез, без аны кызыл итик.

Балалар, әйдәгез әле, кызыл төс белән матур итеп өй ясыйбыз.

  • Кызыл – красный. Бергәләп – кызыл. Тагын бер кат - кызыл.

  • (слайд) Игътибар итсәгез, күрсәтелгән төсләр быел игълан ителгән гаилә елының эмблемасында .

  • Димәк, кеше тормышында шушы төсләр, шушы әйберләр, мөһим булып торалар.

  • Ә хәзер, төсләрне бергә куеп карыйк. (слайд)

Сезнең кулларда карточкалар, төсләрне танып, карточканы күтәрергә тиешсез.Бу төсләр сезгә берәр нәрсәне хәтерләтмиме? (залдагы катнашучыларның уң ягында утыручылар Татарстан, сул якта утыручыларда Россия флагы килеп чыга)( фикерләр тыңлана)

Шул вакытта сәхнәдә балалар флаг төсендәге шарфлар белән Татарстан һәм Россиянең флагларын ясыйлар.Залдагы укучылар карточкаларны күтәргәч, флаг килеп чыгарга тиеш.

  • Флагтагы һәр төс аерым мәгънәгә ия. Мәктәбебезнең эмблемасында да төрле төстәге таҗлы чәчәк төрле милләттәге балаларның үзара тату, дус яшәүләрен чагылдыра.(слайд)

Балалар, сез үзегез дә чәчәкләр. Һәрберегез төрле һәм үзенчәлекле.Шушы серле чәчәкнең таҗларын мин сезгә бүләк итәм.

  • Ак таҗ -сәламәтлек билгесе. Мин һәрберегезнең тәне дә, рухы сәламәт да булуын телим.

  • Сары таҗ – мәрхәмәтле, тормыш яратучан булуыгызны телим.

  • Яшел - белем билгесе. Мин барыгызнын да гыйлемле булуын телим.

  • Зәңгәр таҗ – ул иҗат , җаваплылык билгесе. Мин һәрберегезнең тормыштта үз урыныгызны табуыгызны телим.

  • Кызыл төс – ярату билгесе. Мин сезне барыгызны да яратам!

Сез дә дөньяны, кешеләрне, яратып һәм яратылып яшәгез! Чыннан да кеше бәхетле булсын өчен, яратып һәм яратылып яшәү өчен, күкнең аяз, кояшның яктыртып торуы, якыннарыңның өеңдә көтеп торулары бик мөһим.













Автор
Дата добавления 03.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров210
Номер материала ДВ-028558
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх