Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Мастер-класс. Әдәбиятта һәм музыка сәнгатендә уртак мотивлар

Мастер-класс. Әдәбиятта һәм музыка сәнгатендә уртак мотивлар

  • Другое

Документы в архиве:

5.38 МБ 099_Moslimem_Bolgar_K.mp3
1.28 МБ Аудио.wma
4.28 МБ Курай Галиябану.mp3
6.67 МБ Эдэбият+музыка.ppt
9.33 МБ вальс С Сайдашев.mp3
1.23 МБ гл.тема к шурале.mp3
3.66 МБ шурале фрагмен.mp3
38.45 КБ Әдәбият+Музыка.docx

Название документа Эдэбият+музыка.ppt

 Интеграль мастер-класс
Әдәби образ – махсус алымнар, әдәби чаралар ярдәмендә иҗат ителгән тормыш кү...
Эпитет метафора Чагыштыру эпифора Сынландыру анафора Гипербола градация Лито...
Көй: ягымлы, шатлыклы; моңсу, тантаналы Ритм: тигез, пунктирлы Динамика: тыны...
Әдәби әсәрнең эмоциональ көйләнеше, яңгырашы, аһәңе пафос дип атала. Төрләре:...
җыр опера бию балет марш симфония романслар героик симфонияләр синтименталь...
Укыту эшчәнлеген башкарганда, укытучы-укучы, укучы-укучы белән үзара яхшы мө...
Әмирхан Еники “Курай” хикәясе Әмирхан Еники “Матурлык” хикәясе
Җиктереп пар ат, Казанга туп- туры киттем карап; Чаптыра атларны кучер, сукка...
Драматург Мирхәйдәр Фәйзи Композитор Салих Сәйдәшев
Егетләр: Бакчада гөлләр ал икән, Гөлдә былбыл бар икән, Кашы кара, буе зифа,...
Галиябану: Йөгереп төштем су буена, Суда кошлар йөзә дип; Чыкмыйсың дип үпкәл...
1 из 18

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1
Описание слайда:

№ слайда 2  Интеграль мастер-класс
Описание слайда:

Интеграль мастер-класс

№ слайда 3 Әдәби образ – махсус алымнар, әдәби чаралар ярдәмендә иҗат ителгән тормыш кү
Описание слайда:

Әдәби образ – махсус алымнар, әдәби чаралар ярдәмендә иҗат ителгән тормыш күренеше. Музыкаль образ – музыкаль авазлар ярдәмендә иҗат ителгән тормыш күренеше.

№ слайда 4 Эпитет метафора Чагыштыру эпифора Сынландыру анафора Гипербола градация Лито
Описание слайда:

Эпитет метафора Чагыштыру эпифора Сынландыру анафора Гипербола градация Литота антитеза

№ слайда 5
Описание слайда:

№ слайда 6
Описание слайда:

№ слайда 7
Описание слайда:

№ слайда 8 Көй: ягымлы, шатлыклы; моңсу, тантаналы Ритм: тигез, пунктирлы Динамика: тыны
Описание слайда:

Көй: ягымлы, шатлыклы; моңсу, тантаналы Ритм: тигез, пунктирлы Динамика: тыныч; көчле яңгырашлы Темп: әкрен, тиз, уртача Регистр: югары, түбән авазлар Лад: мажор, минор

№ слайда 9 Әдәби әсәрнең эмоциональ көйләнеше, яңгырашы, аһәңе пафос дип атала. Төрләре:
Описание слайда:

Әдәби әсәрнең эмоциональ көйләнеше, яңгырашы, аһәңе пафос дип атала. Төрләре: героик, романтик, трагик, драматик, синтименталь, сатирик, комик.

№ слайда 10 җыр опера бию балет марш симфония романслар героик симфонияләр синтименталь
Описание слайда:

җыр опера бию балет марш симфония романслар героик симфонияләр синтименталь вальслар трагедия, драма, комедия

№ слайда 11 Укыту эшчәнлеген башкарганда, укытучы-укучы, укучы-укучы белән үзара яхшы мө
Описание слайда:

Укыту эшчәнлеген башкарганда, укытучы-укучы, укучы-укучы белән үзара яхшы мөнәсәбәт булдыру Татар халкының милли уен кораллары

№ слайда 12 Әмирхан Еники “Курай” хикәясе Әмирхан Еники “Матурлык” хикәясе
Описание слайда:

Әмирхан Еники “Курай” хикәясе Әмирхан Еники “Матурлык” хикәясе

№ слайда 13
Описание слайда:

№ слайда 14 Җиктереп пар ат, Казанга туп- туры киттем карап; Чаптыра атларны кучер, сукка
Описание слайда:

Җиктереп пар ат, Казанга туп- туры киттем карап; Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап. Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый; Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

№ слайда 15 Драматург Мирхәйдәр Фәйзи Композитор Салих Сәйдәшев
Описание слайда:

Драматург Мирхәйдәр Фәйзи Композитор Салих Сәйдәшев

№ слайда 16 Егетләр: Бакчада гөлләр ал икән, Гөлдә былбыл бар икән, Кашы кара, буе зифа,
Описание слайда:

Егетләр: Бакчада гөлләр ал икән, Гөлдә былбыл бар икән, Кашы кара, буе зифа, Галиябану, сылуым-иркәм, Кемгә насыйп яр икән. Хәлил: Тәрәзәдән карыйсың, Карап кемне таныйсың? Карап күзең талдырганчы, Галиябану, сылуым-иркәм, Ник чакырып алмыйсың?

№ слайда 17 Галиябану: Йөгереп төштем су буена, Суда кошлар йөзә дип; Чыкмыйсың дип үпкәл
Описание слайда:

Галиябану: Йөгереп төштем су буена, Суда кошлар йөзә дип; Чыкмыйсың дип үпкәләмә, Җаныем-бәгърем, сылуым-иркәм Куркам кеше сизәр дип. Хәлил: Тәрәз төбем каты бал, Ашыйсың килсә, ватып ал. Сөюләрең чыннан булса, Галиябану, сылуым-иркәм, Тәрәзәңнән тартып ал.

№ слайда 18
Описание слайда:

Название документа Әдәбият+Музыка.docx

Поделитесь материалом с коллегами:







Музыка һәм әдәбияттан интеграль мастер–класс.

Тема: Әдәбиятта һәм музыкада уртак төшенчәләр бергәлеге.

Максат: Әдәби образ һәм музыкаль образлар турында төшенчә бирергә, катнашучыларның иҗади сәләтләрен ачарга, эстетик зәвык тәрбияләргә.

Төп төшенчәләр: Әдәби образ һәм музыкаль образлар; пафос һәм характер; психологизм һәм кәеф үзгәреше; шигырьнең размеры, рифмасы, ритмы һәм музыкаль ритм.

Җиһазлау: Компьютер, электрон презентация, баян, курай, милли киемнәр, тавышлы оркестр оештыру өчен уен кораллары.

Авторлар: Мөслим гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тимергалиева Э.В. һәм югары категорияле музыка укытучысы Фәхертдинова Г.Ә.

Мастер-классның барышы.

Ш.Җиһангирова сүзләре, А.Хөсәенов көе. “Мөслимем” җыры яңгырый.

Әдәбият укытучысы: Безнең бүгенге дәресебез интеграль мастер–класс: әдәбият һәм музыка кушылмасы.

Музыка укытучысы: Без сезнең белән әдәбият, сәнгать һәм музыканың бербөтен икәнлеген тоярга, шуңа ышанырга омтылырбыз.

Әдәбият укытучысы: Әдәбиятта яки музыкада булсын, сәнгать дөньясындагы теләсә кайсы әсәр – шәхеснең дәвамы, йөрәк тибеше, күңел кайтавазы...

Музыка укытучысы: Әле генә яңгыраган җырга игътибар итик әле. Ш.Җиһангированың шигыре, композитор көй язмаса, бу дәрәҗәдә халык арасында танылыр идеме? Һәм киресенчә: А.Хөсәенов көе шул сүзләр белән җырланмаса, яңгырашы тәэсирле була алыр идеме?

Зал белән эш. Нәтиҗә чыгару.

1 этап: Әдәби образ белән музыкаль образлар турында мәгълүмат.

Музыка укытучысы: Әдәби образ белән музыкаль образ арасында нинди бәйләнеш бар икән? Музыка һәм әдәбият бер-берсенә бик охшаш. Музыкада: нота-авазлар, җөмлә, фраза, интонация ярдәмендә аңлашабыз. Әдәбиятта да шулай ук дип беләм, аерма бары тик ноталарда гынадыр.

Әдәбият укытучысы: Әдәби образ – махсус алымнар, әдәби чаралар ярдәмендә иҗат ителгән тормыш күренеше.

Музыка укытучысы: Музыкаль образ – музыкаль авазлар ярдәмендә иҗат ителгән тормыш күренеше.

Әдәбият укытучысы: Мисал өчен, бер гасыр элек язылса да, бүген дә шагыйрләргә, композиторларга, сынчыларга тынгылык бирми, яңа әсәрләр язарга рухландырып торучы образ – Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасыннан Шүрәле образын күрсәтергә телим.

Зал белән эш: Шүрәлегә хас сыйфатларны санап китик: мәкерле, җитез, угры түгел, шулай да бик үк тугры түгел...

Егет нинди соң? Кыю, куркусыз, тәвәккәл, гаделлек сөюче, батыр, хәйлә белән эш итә белә...

Автор әдәби чаралар: эпитет, чагыштыру, сынландыру, метафора, гипербола һ.б. ярдәмендә образларны күзалларга ярдәм итә.

Музыка укытучысы: Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетында әлеге образлар музыка теле белән ачыла. Музыкаль авазлар образларның характерын ачып бирергә ярдәм итә. Ф. Яруллинның “Шүрәле”се - музыкаль әсәр. Ул балет. Балетның геройлары: Шүрәле, Былтыр һәм Сөембикә. Сөембикә татар халкының матурлыкка, сафлыкка өндәп торучы образы. Балетта композитор музыканың сурәтләү, тасвирлау чаралары аша әлеге образларның характерын ачып бирергә ярдәм итә.

Балетта музыка әйдәүче көч. Ул безне, тыңлаучыларны, алдан ук әсәрнең эчтәлеге белән таныштырып бара. Өзекләр тыңлау.

1 фрагмент. Нәрсә күз алдыгызга килде?

(Төп көй Кырлай урманнары табигатен сурәтли, якты, матур хисләр уяна, серле табигать дөньясы күз алдына килә).

2 фрагмент.

Шүрәле шаян, мәкерле. Аны көйдәге шомлы, хәйләкәр, шаян авазлар, ритм яңгырашы тасвирлый.

Көй аша Сөембикә образының сафлыгы, мәхәббәте, кичерешләре күренә. Эчтәлекне аңларга нинди музыка чаралары ярдәм итте соң?

1.Көй: ягымлы, шатлыклы, монсу, тантаналы

2.Ритм:тигез, пунктирлы

3.Динамика: тыныч, көчле яңгырашлы

4.Темп: әкрен, тиз, уртача

5.Регистр: югары, түбән авазлар

6. Лад: мажор, минор

2 этап: Пафос һәм характер турында мәгълүмат.

Әдәбият укытучысы: Әдәби әсәрнең эмоциональ көйләнеше, яңгырашы, аһәңе пафос дип атала. Аның җиде төре бар:

-героик, романтик, трагик, драматик, синтименталь, сатирик, комик.

Музыкада мондый төшенчә бармы?

Музыка укытучысы: Әлбәттә, музыкада да нәкъ шулай ук характердагы әсәрләр бар: жыр, бию, марштан тыш, героик симфонияләр, романслар, синтименталь вальслар, трагедия, драма, комедия әсәрләре бар, алар музыкаль жанр дип атала.

3 этап: Татар халкының милли уен кораллары турында мәгълүмат.

Музыка укытучысы: Халкыбызның нинди уен кораллары бар?

Залдан җаваплар алына.

Әдәбият укытучысы: Ә аларның тарихы белән кызыксынганыгыз бармы? Гадәти тоелган курайны ничек уйлап тапканнар? Шул турда беләсегез килсә, Әмирхан Еникинең “Курай” хикәясе белән танышырга була.

Музыка укытучысы: Мин сезгә курайда уйнап карарга тәкъдим итәм.

4 этап: Шигырьнең размеры, рифмасы, ритмы һәм музыкаль ритм.

Әдәбият укытучысы: Шигърият хакында сөйләшергә вакыт җитте. Шигырь төзелеше турында сөйләшкәндә, аның размеры, ритмы, рифмасы турында теоретик белемнәр бирәбез. Г Тукайның “Пар ат” шигырен балачактан барыгыз да хәтерлидер. Ритм төгәллеген ачыклау өчен, дәрестә түбәндәге күнегүне тәкъдим итәргә була: укучылар һәр иҗек саен ручка белән партага шакып алалар яки кул чабалар һәм ат чабып барган тавыш барлыкка килүен тоялар.

Музыка укытучысы: Ритм төгәллеген тояр өчен, мин сезгә оркестр ясарга тәкъдим итәм. Зал белән эш: “Пар ат” җырына тавышлы оркестр оештырыла.

-Агач кашыклар,кастаньетлар, шөлдерле барабан, коробка, саз, курай, кубыз, кыңгыраулар, тәлинкәләр.

Кереш-коробка,баян; куплетта-кынгыраулар; кушымтада барлык уен кораллары катнаша. Һәр иҗек саен 1 рәттә утыручылар кул чаба, 2 рәттә утыручылар аяк тавышлары чыгара, 3 рәттәгеләр музыканың 4нче өлешенә кул чаба һ.б.

5 этап: Сәхнәләштерү.

Әдәбият укытучысы: Драма әсәрләрен сәхнәләштерүгә ничек карыйсыз? Әйдәгез, сәхнә осталыгын сынап карыйк.

Музыка укытучысы: ”Галиябану” музыкаль драмасына музыканы татар халкынын бөек композиторы С.Сәйдәшев ижат итә. Сәйдәшевны татар музыкасының Тукае дип тә йөртәләр.

Галиябану” музыкаль драмасыннан өзек яңгырый. Ул вакыт эчендә катнашучылар әзерләнеп бетә.

М.Фәйзинең “Галиябану” драмасыннан өзек. Галиябану ачык тәрәзә каршында җырлый-җырлый чигү тотып утыра, ерактан егетләрнең җырлап килгәннәре ишетелә.

Егетләр:

Бакчада гөлләр ал икән,

Гөлдә былбыл бар икән,

Кашы кара, буе зифа,

Галиябану, сылуым-иркәм,

Кемгә насыйп яр икән.

Галиябану: Ай, шушы көй, өзә бит минем үзәгемне. Беркөн кайдан, күкрәгемнең кайсы җиреннән алып кына җырладым икән соң мин бу көйне? Инде менә үз исемемне кушып җырлый башладылар. Мин аны үземнең сөйгәнем өчен генә җырлаган идем бит...

Егетләр керә. Уртада гармун уйнаучы Хәлил, янында дуслары. Җыр әйтешү.

Хәлил:

Тәрәзәдән карыйсың,

Карап кемне таныйсың?

Карап күзең талдырганчы,

Галиябану, сылуым-иркәм,

Ник чакырып алмыйсың?

Галиябану:

Йөгереп төштем су буена,

Суда кошлар йөзә дип;

Чыкмыйсың дип үпкәләмә,

Җаныем-бәгърем, сылуым-иркәм

Куркам кеше сизәр дип.

Хәлил:

Тәрәз төбем каты бал,

Ашыйсың килсә, ватып ал.

Сөюләрең чыннан булса,

Галиябану, сылуым-иркәм,

Тәрәзәңнән тартып ал.

6 этап: Йомгаклау, нәтиҗәләр.

Музыка укытучысы: Без сезнең белән әдәбият, сәнгать һәм музыканың бербөтен икәнлеген тоярга, шуңа ышанырга омтылдык. Барып чыктымы?

Әдәбият укытучысы: Сездә үзегез укыткан фән белән кайсыдыр башка фәнне берләштереп интеграль дәрес үткәрү теләге уяндымы?

Музыка укытучысы: Димәк, без теләгебезгә ирештек. Алдагы очрашуларга кадәр хушыгыз!









Схематик план.

Музыка укытучысы



Кереш сүз.

Безнең бүгенге дәресебез интеграль мастер–класс: әдәбият һәм музыка кушылмасы.


Без сезнең белән әдәбият, сәнгать һәм музыканың бербөтен икәнлеген тоярга, шуңа ышанырга омтылырбыз.

Мөслимем” җыры янгырый.

Әлеге жырны кемнәр иҗат иткән?

Әйе, әгәр дә анын сүзләре булмаса, җыр тумас иде, киресенчә, көен алып ташласаң, шигырь булып яшәр иде, аны беркайчан да жыр итеп башкарып булмас иде.


Әдәбиятта яки музыкада булсын, сәнгать дөньясындагы теләсә кайсы әсәр – шәхеснең дәвамы, йөрәк тибеше, күңел кайтавазы...


Әдәби образ белән музыкаль образ арасында нинди бәйләнеш бар икән?

Музыка һәм әдәбият бер-берсенә бик охшаш. Музыкада: нота-авазлар, җөмлә, фраза, интонация ярдәмендә аңлашабыз.

1.

Әдәби образ – махсус алымнар, әдәби чаралар ярдәмендә иҗат ителгән тормыш күренеше.

Мисал өчен, гасырдан артык элек язылса да, бүген дә шагыйрь ләргә, композиторларга, сынчыларга тынгылык бирми, яңа әсәрләр язарга рухландырып торучы образ – Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасын күрсәтергә телим.

Зал белән эш: Шүрәлегә хас сыйфатларны санап китик: мәкерле, җитез, угры түгел, шулай да бик үк тугры түгел...

Егет нинди соң? Кыю, куркусыз, тәвәккәл, гаделлек сөюче, батыр, хәйлә белән эш итә белә....


Музыкаль образ – музыкаль авазлар ярдәмендә иҗат ителгән тормыш күренеше.

Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетында әлеге образлар музыка теле белән ачыла. Музыкаль авазлар образларның характерын ачып бирергә ярдәм итә. Ф. Яруллинның “Шүрәле”се - музыкаль әсәр. Ул балет. Балетның геройлары: Шүрәле, Былтыр һәм Сөембикә. Сөембикә татар халкының матурлыкка, сафлыкка өндәп торучы образы. Балетта композитор музыканың сурәтләү, тасвирлау чаралары аша әлеге образларның характерын ачып бирергә ярдәм итә.

Балетта музыка әйдәүче көч, ул безне, тыңлаучыларны, алдан ук әсәрнең эчтәлеге белән таныштырып бара.

Өзекләр тыңлау. 1 фрагмент.Нәрсә күз алдыгызга килде? (Төп көй Кырлай урманнары табигатен сурәтли, якты, матур хисләр уяна, серле табигать дөньясы күз алдына килә).

2 фрагмент. Шүрәле шаян, мәкерле. Аны көйдәге шомлы, хәйләкәр, шаян авазлар, ритм яңгырашы тасвирлый.

Көй аша Сөембикә образының сафлыгы, мәхәббәте, кичерешләре күренә. Эчтәлекне аңларга нинди музыка чаралары ярдәм итте?

2.

Әдәби әсәрнең эмоциональ көйләнеше, яңгырашы, аһәңе пафос дип атала. Аның җиде төре бар:героик, романтик, трагик, драматик, синтименталь, сатирик, комик.Музыкада мондый төшенчә бармы?

Әйе, музыкада да нәкъ шулай – жыр, бию, марштан тыш, героик симфонияләр, романслар, синтименталь вальслар, трагедия, драма, комедия әсәрләре бар, алар музыкаль жанр дип атала. .



3.

Ә аларның тарихы белән кызыксынганыгыз бармы? Гадәти тоелган курайны ничек уйлап тапканнар? Шул турда беләсегез килсә, Ә.Еникинең “Курай” хикәясе белән танышырга була.

Халкыбызның нинди уен кораллары бар?

(Залдан җаваплар алына)

Мин сезгә курайда уйнап карарга тәкъдим итәм.

Зал белән эш.

4.

Шигърият хакында сөйләшергә вакыт җитте. Шигырь төзелеше турында сөйләшкәндә, аның размеры, ритмы, рифмасы турында теоретик белемнәр бирәбез.

Г Тукайның “Пар ат” шигырен балачактан барыгыз да хәтерлидер. Ритм төгәллеген ачыклау өчен, дәрестә түбәндәге күнегүне тәкъдим итәргә була: укучылар һәр иҗек саен ручка белән партага шакып алалар яки кул чабалар һәм ат чабып барган тавыш барлыкка килүен тоялар.

Ритм төгәллеген тояр өчен, мин сезгә оркестр ясарга тәкъдим итәм.

Зал белән эш: “Пар ат” җырына тавышлы оркестр оештырыла.






5.

Драма әсәрләрен сәхнәләштерүгә ничек карыйсыз? Әйдәгез, сәхнә осталыгын сынап карыйк.

М.Фәйзинең “Галиябану” драмасыннан өзек. Галиябану ачык тәрәзә каршында җырлый-җырлый чигү тотып утыра, ерактан егетләрнең җырлап килгәннәре ишетелә. Уртада гармун уйнаучы Хәлил, янында дуслары. Җыр әйтешү.

Галиябану” музыкаль драмасына музыканы татар халкынын бөек композиторы С.Сәйдәшев ижат итә. Сәйдәшевны татар музыкасының Тукае дип тә йөртәләр.


Галиябану” музыкаль драмасыннан өзек яңгырый. Ул вакыт эчендә катнашучылар әзерләнеп бетә.

6.

Йомгаклау, нәтиҗәләр.

Сездә үзегез укыткан фән белән кайсыдыр башка фәнне берләштереп интеграль дәрес үткәрү теләге уяндымы?


Без сезнең белән әдәбият, сәнгать һәм музыканың бербөтен икәнлеген тоярга, шуңа ышанырга омтылдык. Барып чыктымы?

Димәк, без теләгебезгә ирештек. Алдагы очрашуларга кадәр хушыгыз!



Егетләр:

Бакчада гөлләр ал икән,

Гөлдә былбыл бар икән,

Кашы кара, буе зифа,

Галиябану, сылуым-иркәм,

Кемгә насыйп яр икән.

Галиябану: Ай, шушы көй, өзә бит минем үзәгемне. Беркөн кайдан, күкрәгемнең кайсы җиреннән алып кына җырладым икән соң мин бу көйне? Инде менә үз исемемне кушып җырлый башладылар. Мин аны үземнең сөйгәнем өчен генә җырлаган идем бит...

Егетләр керә. Уртада гармун уйнаучы Хәлил, янында дуслары. Җыр әйтешү.

Хәлил:

Тәрәзәдән карыйсың,

Карап кемне таныйсың?

Карап күзең талдырганчы,

Галиябану, сылуым-иркәм,

Ник чакырып алмыйсың?

Галиябану:

Йөгереп төштем су буена,

Суда кошлар йөзә дип;

Чыкмыйсың дип үпкәләмә,

Җаныем-бәгърем, сылуым-иркәм

Куркам кеше сизәр дип.

Хәлил:

Тәрәз төбем каты бал,

Ашыйсың килсә, ватып ал.

Сөюләрең чыннан булса,

Галиябану, сылуым-иркәм,

Тәрәзәңнән тартып ал.



Автор
Дата добавления 13.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров11
Номер материала ДБ-347896
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх