Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Мастер-класс для учителей татарского языка и литературы по подготовке учеников к научно-практическим конференциям
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Мастер-класс для учителей татарского языка и литературы по подготовке учеников к научно-практическим конференциям

библиотека
материалов

Аңлатма язуы

Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгьлүм: татар теле һәм әдәбияты фәннәрен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Тел бетә икән – милли мәдәният күргәзмә формада гына яшәп калачак.

Гомуми белем бирү йортларында да хәзерге тормышка яраклашкан, конкурентлыкка ия булган, грамоталы, иҗади шәхесләр тәрбияләү бурычы килеп басты.

Бу катлаулы мәсьәләне чишүдә, әлбәттә, укытучы зур роль уйный. Заман җәмгыятькә яңа идеяләр белән сугарылган, инновацион процесста актив катнашучы компетент рәвештә фәнни-тикшеренү мәсьәләләрен чишә алучы, укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген дөрес оештыручы педагог зарури булуын таләп итә.

Хәзерге мәгариф системасында укытучылардан укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген даими, системалы оештыру сорала.

Фәнни-тикшеренү эшенең четерекле мәсьәләләрен чишү бүгенгесе көндә педагоглар алдында профессиональ бурыч итеп куела.

Бүгенге педагогларның бурычы – укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру, фәнни-тикшеренү күнекмәләрен ныгыту, мөстәкыйль рәвештә тикшеренү бурычларын, мәсьәләләрен куярга һәм чишәргә өйрәтү.

Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшенең дә бер тармагы булып тора, шуның нигезендә шәхес үзлектән белем-күнекмәләрен ныгыта, алган белемнәрен практик кулланырга өйрәнә.

Фәнни-тикшеренү эшен башкару дәвамында укучыда да, укытучыда да фәнгә кызыксыну уяна. Укучының логик фикер йөртү сәләте арта, фәнни әдәбият белән кызыксына, эзләнә. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруга, әлбәттә, мотивация булдыру мөһим. Эшне укучы кызыксынып, теләп башкарырга тиеш.

Фәнни-практик конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау шәхестә максатчанлык, төгәллек, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли.

Программаның актуальлеге:

Дәүләт дәрәҗәсендә куелган таләпләр буенча укучыларның фәнни-эзләнү конференцияләрдә катнашуы сорала. Балалар тәкъдим ителгән әдәбият белән эшли белергә, әсәрләрнең төп фикерен билгеләргә, эзләнү эшләре алып бара белергә, тупланган материалны тәртипкә, таләпләргә туры китереп урнаштыра белергә тиешләр. Фәнни-эзләнү эшләрен башкаруга кагылышлы белем һәм күнекмәләрне булдыру һәм аларны урынлы, нәтиҗәле кулланырга өйрәтү – бик мөһим һәм көнүзәк мәсьәлә.


Программаның максаты:

Укучыларны фәнни-эзләнү эшчәнлегенә әзерләү.


Бурычлары:

  1. Фәнни эшчәнлек өчен юнәлеш сайлау, темасын конкретлаштыру күнекмәләре формалаштыру.

  2. Материал туплау буенча тиешле әдәбият сайларга һәм сайлаган теманың актуальлеген нигезләргә өйрәтү; тиешле әдәбият өйрәнү өчен эшчәнлек күнекмәләре булдыру; җыелган материалга анализ ясау, гомумиләштерү, нәтиҗәләр ясау;

  3. Татар әдәби гыйлеменең кагыйдәләрен дөрес кулланып, үз фикерен эзлекле һәм нигезле итеп язмача аңлату күнекмәләре үсеше өчен җирлек тудыру;

  4. Укучыларда иҗади эшчәнлеккә омтылу ихтыяҗы уяту, аудитория каршында уңышлы чыгыш ясый белү күнекмәләре үсеше өчен җирлек тудыру.


Программаның билгеләнеше:

Бу программа 4 сәгатькә исәпләнгән. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын туган тел буларак үзләштерә торган 8-11 нче сыйныф укучыларын фәнни-гамәли конференцияләргә әзерләү өчен кулланыла ала.



Программаның структурасы:

Программа 3 бүлектән тора:

  1. Фәнни эш язуга әзерлек.

  2. Фәнни эш язу.

  3. Фәнни эшне яклау.


Программа нәтиҗәсендә укучылар үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр:

  1. Фәнни эш буенча куелган таләпләр һәм аларны үтәү үзенчәлекләрен белү.

  2. Үзләштерелгән белемне гамәлдә куллана белү.

  3. Курс ахыранда укытучылар программада каралган белемнәрне үзләштереп, аларны гамәлдә куллана белергә тиешләр. Бу укучыларыбызның фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, җиңүләр яуларга ярдәм итәчәк.





Программа буенча үзләштерелгән белемнәрне бәяләү.

Моның өчен махсус комиссия төзелә һәм бәяләү критерийлары билгеләнә. Алар түбәндәгеләр:

  • Сайланган теманың актуальлеге;

  • Фәнни эштә куелган проблеманың тулылыгы;

  • Кулланылган материалның сыйфаты;

  • Авторның мөстәкыйльлек дәрәҗәсе;

  • Авторның чыгышы, эшнең эчтәлеген ачып бирә алуы;

  • Авторның сөйләм теленең байлыгы;

  • Бирелгән регламентның саклануы;

  • Презентациянең сыйфаты;

  • Комиссия әгъзалары сорауларына җавапның тулылыгы;

  • Кулланылган әдәбият турында белеме.




























Эзләнү эшенең үсеше.

Укучыларның фәнни-эзләнү эше дигәндә, укучылар тарафыннан фәнни проблемаларны чишү күздә тотыла. Төп максат булып укучылар эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар тудыру тора. Шунысын да әйтергә кирәк, укучыларның эзләнү эшчәнлеге – ул уку эшчәнлеге. Алар үзләренең эшләре белән фәндә яңа сүзләр уйлап тапмыйлар, ләкин укучы тарафыннан нинди дә булса субъектив ачыш булырга тиеш.

Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: татар теле һәм әдәбияты фәннәрен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Тел бетә икән – милли мәдәният күргәзмә формада гына яшәп калачак.

Хәзерге мәгариф системасында укытучылардан укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген даими, системалы оештыру сорала.

Бүгенге педагогларның бурычы – укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру, фәнни-тикшеренү күнекмәләрен ныгыту, мөстәкыйль рәвештә тикшеренү бурычларын, мәсьәләләрен куярга һәм чишәргә өйрәтү.

Бу эшне оештыруда түбәндәге төп бурычлар куела: сәләтле укучыларны ачыклау, фәнни белемнәрне актуальләштерү һәм тирәнәйтү, танып белү активлыгына, фәнни стильдә фикер йөртү эшчәнлегенә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшенең дә бер тармагы булып тора, шуның нигезендә шәхес үзлектән белем-күнекмәләрен ныгыта, алган белемнәрен практик кулланырга өйрәнә.

Фәнни-тикшеренү эшен башкару дәвамында укучыда да, укытучыда да фәнгә кызыксыну уяна. Укучының логик фикер йөртү сәләте арта, фәнни әдәбият белән кызыксына, эзләнә. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруга, әлбәттә, мотивация булдыру мөһим. Эшне укучы кызыксынып, теләп башкарырга тиеш.

Фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау шәхестә максатчанлык, төгәллек, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли.

Хәзергесе көндә гомуми белем бирү йортларында тикшеренү эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Кызганычка каршы, укучыларның күбесе тикшеренү эшчәнлегенә дөрес якын килеп, проблемаларны чишүдә генә кыенлык кичереп калмыйлар, хәтта реферат, доклад, тезислар да төзи белмиләр. Аларның бер-берсеннән нәрсә белән аерылганы турында без сезнең белән алга таба сөйләшербез. Менә мисал өчен, күпләр фәнни-тикшеренү эшен реферат белән бутыйлар. Бирелгән темага төрле чыганаклардан өзекләр, цитаталар алып зур эш башкаралар һәм аны конференцияләргә җибәрәләр. Әлбәттә, мондый эшләр 1 нче этаптан да үтә алмый. Басым ясап, шуны әйтергә кирәк: фәнни-эзләнү эшендә укучының нинди дә булса үз ачышы булырга тиеш. Төп аерма менә шунда инде. Шулай ук алар төзелеше белән дә аерылалар. Без фәнни-эзләнү эшләрен төзүгә аерым тукталырбыз һәм рефератның аермасын күрербез.

Шушы олы максатларга ирешү өчен алар туган телне чын күңелдән яратырга тиешләр. Ә ярату өчен бала күңелендә җиңү шатлыгы, нинди дә булса ачыш ясау шатлыгы булырга тиеш.

Фәнни-эзләнү эшендә балаларның мөстәкыйльлеге турында әйткәндә, без фәнни җитәкченең консультация, киңәшләр бирүен, дөрес нәтиҗәләр чыгаруга ярдәм итүен күздә тотабыз, ләкин укучы өчен фәнни эшне укытучы язмаска тиеш.

Укучыларның фәнни-эзләнү эшчәнлеген берничә төркемгә бүлергә мөмкин. Мәсәлән, дәрес вакытында һәм дәрестән тыш. Шуңа карамастан, алар бер-берсен тулыландыралар. Иң беренче чиратта балаларга фәнни-эзләнү эшләре белән шөгыльләнергә төп мөмкинлек булып дәрес тора. Укытучы дәресләрдә эзләнү эшенә этәргеч булырдай педагогик технологияләр куллана.

Хөрмәтле коллегалар, без сезнең белән бу курсларны үтү дәверендә бер фәнни-эзләнү эше язып карарга тиеш булабыз. Этаплар буенча үтеп, курслар азагына эшебез әзер булыр, дип ышанасы килә. Уңышлар барчагызга да!

Белгәнемчә, сезнең күбегез татар төркемнәрендә эшли. Хәзер әйдәгез әле татар төркемнәренең 9 нчы сыйныфында татар әдәбияты дәресләрендә программа буенча үткән әдипләрне искә төшерик.

Укытучылар: Шәриф Камал (табигатьне бик җентекләп сурәтли); Гаяз Исхакый (милләтебез проблемаларын күтәрә); Шәриф Еникеев (Солтангәрәй образы аша бик күпләрнең авыр тормышын күрсәтә); Аяз Гыйләҗев (Бибинурның ачы язмышын сурәтли); Фәнис Яруллин (автобиографик әсәре белән таныла) һ.б.

Менә без дәресләрдә аларның тормышы һәм иҗаты белән яхшылап таныштык.

Минем сезгә соравым: ә шуларның кайсысы турында тагын да тулырак мәгълүмат туплар идегез. Сыйныфта сөйләшкәннәрдән тыш кайсын тирәнтенрәк өйрәнәсегез килә? Кайсы әдипнең иҗаты күңелегезгә якынрак? Ни өчен?

Укытучылар: Шәриф Еникеев, Фәнис Яруллин. Чөнки алар физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, бу тормышта үз урыннарын таба алганнар.

Яхшы. Ә бу ике язучы арасыннан кайсын сайлар идегез?

Укытучылар: Фәнис Яруллин.

Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин. Әйдәгез Фәнис Яруллинның тормыш юлын искә төшерик әле.

Укытучылар: Фәнис Яруллин (Фәниз Гатаулла улы Яруллин) 1938 елның 9 февралендә Татарстан АССРның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче классны Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала. Бер-бер артлы операцияләр, хастаханәләр... Шәфкать туташларының, әнисенең, туганнары һәм дусларының тирән кайгыртуы яшь егеткә кыенлыкларны, авырту-газапларны җиңәргә көч, түземлек бирә. Аның яшәү теләге дә үлемнән көчлерәк була. Аяклары хәрәкәтсез, куллары хәлсез. Ләкин башы эшли, зиһене ачык.

Бик яхшы. Шушы авыр вакытларында Ф.Яруллин янында әнисе, шәфкать туташлары, туганнары булды дисез. Тагын кемне атый алабыз?

Укытучылар:  “Язмышымның иң зур бүләге Нурсөя, чөнки ул булмаса, мин бу җирдә яши дә, шундый зур уңышка, дәрәҗәгә ирешә дә алмаган булыр идем,” - ди Фәнис абый.

Әйе, бу чыннан да шулай. Иҗаты турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Укытучылар: Ф.Яруллин – күп кырлы иҗат кешесе. Ул – шагыйрь, прозаик, драматург, журналист. 1964 елда авторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга.
      Җитмешенче еллар башында Ф.Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында (анда ул «Җилкәнне җилләр еккач» дип атала, 1972, № 3) һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач (1973), аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу повесте
Ф.Яруллинның русчага, казакъчага тәрҗемә ителә.
      Ф.Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы
. «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Татарстан АССРның М. Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды. Ф. Яруллин сәхнә әсәрләре дә яза. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Республика драма һәм комедия театры сәхнәләренә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды.
    Соңгы елларда Ф.Яруллин хикәя жанрында уңышлы гына эшли. Аның үзенчәлекле юмор белән сугарылган, тормышчан, заманча, оптимистик хикәяләре «һәркемнең үз сукмагы» дигән чираттагы җыентыгына (1982) тупланган. Әдипнең поэтик иҗатыннан аерым үрнәкләр рус теленә тәрҗемә ителеп, «Современник», «Аврора», «Волга», «Байкал» кебек союзкүләм журналларда һәм «Литературная Россия», «Комсомольская правда» кебек үзәк газеталарда да урын ала килә.

Менә иҗатына да күзәтү ясадык. Бу әңгәмәне Ф.Яруллинның “Шуны белдем” шигыреннән өзек белән тәмамлыйсы килә.


Яши-яши шуны белдем,-

Тормыш мәңге сыный икән.

Намусына тугры кеше

Сынауларда сынмый икән.

Яши-яши шуны белдем,-

Бәхет күктән яумый икән.

Эшне дусты иткән кеше

Кайгыларда аумый икән.


Ә хәзер, хөрмәтле коллегалар, Ф.Яруллинның тормышы һәм иҗаты буенча тест эшләп карыйк (тест эшләү).

(Кушымта 5)

Хөрмәтле коллегалар, сезнең алдыгызда тест сорауларына дөрес җаваплар ачылды, сез үзегезне тикшереп карый аласыз.

Бу күзәтү, мөстәкыйль рәвештә анализ ясау, үз фикерләрен раслый алу өчен этәргеч булып тора. Эзләнү эшләре белән шөгыльләнергә нигез булып торган бик күп төрле дәресләр бар: иҗади отчет дәресе, эзләнү проектларын яклау дәресе, галимнәр турында сөйләү дәресе һ.б. Ә инде эзләнү характерындагы өй эше үз эченә вакыт буенча бик күп нәрсәне кертергә мөмкин.

Фәнни эшкә тотыныр алдыннан, гадәттә, шундый сораулар туа:

1.Теманы ничек сайларга?

2.Теманың актуальлеген ничек нигезләргә?

3.Ничек итеп материал тупларга?

4.Нинди әдәбият өйрәнергә?

5.Эшнең структурасы нинди булырга тиеш?

6.Фәнни эшнең текстын ничек язарга, аны ничек формалаштырырга?

7.Эшне яклау ничек булыр?

Хәзер hәр этапка якыннанрак тукталыйк.



Фәнни-эзләнү эшенә тема сайлау.


Тема сайлау – фәнни эшнең җитди, җаваплы өлеше. Нинди генә тема алынса да, ул озак һәм киеренке эшләүне, бөтен көч, белем, сәләтеңне бирүне таләп итә. Фәнни эшнең исеме эшләгән эшне төгәл һәм анык итеп атарга тиеш. Тикшеренү эшенең темасын тәкъдим иткән җитәкче бик яхшы күз алдына китерергә тиеш: бу эшнең юнәлешен, нинди проблемалар чишелергә тиешлеген. Гомуми характердагы темаларны алмаска, конкретрак темалар алынырга тиеш дип карыйлар жюри әгъзалары. Мин моның белә килешәм дә, килешмим дә. Килешәм, чөнки тема киңрәк булган саен аны ачу күп көч таләп итә. Бөтенләй үк ачылып бетмәгән эш тиешле бәя ала алмый. Килешмим, чөнки күп әдәбият актарган очракта гына чагыштыру мөмкинлеге туа, тиешле нәтиҗә ясарга мөмкин. Һәр фәнни эш яңа күренешләрне өйрәнү процессында килеп туган кайбер кыенлыкларны җиңүгә максат итеп куела. Шулай ук әлегә кадәр билгеле булмаган фактларны аңлату да фәнни эшнең актуальлеген билгели.

Җирле сөйләм, тарих, халык авыз ижаты, онамастика - күңелгә якын темалар. Татар әдәбиятын рус әдәбияты белән чагыштырмача өйрәнү, татар телен рус теле, төрки телләр белән чагыштырып карау, халык авыз иҗаты әсәрләрен чагыштырма карау да матур гына нәтиҗәләр бирә, дип уйлыйм мин. Аерым гына бер әсәр өстендә эшләп, аны төрле яктан тикшерү кечерәк яшьтәге балалар өчен уңышлырак булыр. Кыскасы, дәреслектәге темалар турыдан-туры ук булмаса да фәнни эзләнү эшенә менә дигән тема була ала, дип әйтә алам. Ә теманы дөрес сайлау – эшләгән эшегезнең уңышының яртысын тәшкил итә.

Без сезнең белән Фәнис Яруллинның авыр язмышка дучар булуын күрдек. Ул - гадәти язучы гына түгел, ә гомерен урын өстендә яисә инвалид коляскасында үткәрүче шәхес. Ул көчле рухлы кеше, чөнки шундый хәлдә дә үзендә яшәүгә көч тапкан, алай гына да түгел, үзенең иҗади мөмкинлекләрен эшкә җигә алган. Ул безне үзенең көчле рухлы булуы, яшәргә һәм тагын бер тапкыр яшәргә омтылуы, җәмгыятькә файдалы булырга теләп, тормыш өчен көрәшүе белән безне шаккаттыра. Ә менә сез шундый язмышка дучар булган нинди иҗат кешеләрен атый аласыз?

Укытучылар: Фатих Әмирхан – татар әдәбиятының классигы. 21 яшендә аны паралич суга, аяк-куллары йөрми, күзләре начарлана. Ләкин бу фаҗига аның ихтыяр көчен, рухын һәм холкын сындырмый. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Ф.Әмирхан оптимист, тормыш сөючән, тапкыр сүзле, сәламәт акыллы булып кала.

Рәхмәт. Без сезнең белән Шәриф Еникеев турында әйтеп үттек инде. Тагын кемнәрне атый аласыз?

Укытучылар: Гакыйль Сәгыйров. 17 яшендә аңа операция ясыйлар, ул уңышсыз тәмамлана. Аның кул-аяклары йөрмәс булып кала. Шуннан бирле ул урын өстендә. Ләкин ул бирешергә теләми, яшәргә омтыла, үзендә көч табып, күңел төшенкелекләрен җиңеп чыга. Әдип шигырьләрен һәм гаҗәеп рәсемнәрен каләмне тешенә кыстырып яза.

Яхшы. Башка милләт вәкилләрен дә атарга була. Мәсәлән, Ольга Ивановна Скороходова. Аның тормышын күз алдына да китереп булмый: сукыр, ишетми һәм сөйләшә алмый торган ханым ничек итеп тормышта үзенең лаеклы урынын таба алган? Ул шагыйрә генә түгел, китаплар яза һәм шул ук вакытта психология фәннәре кондидаты, дефектология Институтының өлкән хезмәткәре. Искиткеч, шулай бит. Тагын кемнәрне өсти аласыз?

Укытучылар: Рәссам – Герман Соколов. Ул да фаҗигале язмыш иясе. Тумыштан параличланган. Аның яраткан темасы – пейзаж. Ул рәсемнәрен чак кына кыймылдаган сул аягының бармакларына кыстырып ясаган.

Без бу кешеләргә сокланабыз, чөнки алар үзләренең авыр тормышларында да Кеше дигән бөек исемне горур йөртәләр. Хөрмәтле коллегалар, без сезнең белән кайбер шәхесләрне атадык, шулай бит. Хәзер үзебезнең төбәккә кайтып, безнең янәшәбездә яшәп, иҗат итүче шәхесләрне барлыйк әле. Алар арасында да авыр язмышлы иҗат кешеләре юкмы икән?

Укытучылар: Язучы, шагыйрә Мария Логинова.

Әйе, Мария Логинова да инвалид коляскасында булуына карамастан, тормышта үз урынын таба алган. Ә сезнең арада аның трагедияле язмышы белән кызыксынучылар юкмы? (җаваплар)

Күренгәнчә, кемнәрдер исемен генә ишеткән, кемнәрдер бөтенләй белми икән. Мин сезгә аның кыска гына биографиясен таратып чыгам, сез аның белән танышырсыз. Таныш булганнарыгыз кабатлап чыгар.

(Кушымта 6)

Мария Логинова турында бик күп сөйләргә була, ләкин, минемчә, аның үзен очрашуга чакырсак, отышлырак булыр иде. Ул минем якташым һәм без аны күп тапкырлар инде балалар белән очрашуга, ачык дәресләргә, сыйныфтан тыш чараларга чакырдык. Ул бик теләп килә, тирән эчтәлекле чыгышларын ясый, сорауларга җавап бирә. Хәзер сезгә шундый бирем. Күз алдына китерегез, бүген без кунакка Мария Логинованы чакырдык, ди. Ул үзе турында азрак сөйләде дә аңа сораулар бирергә мөмкин икәнлеген әйтте. Бирем: сез шагыйрәдән интервью алыр өчен сораулар әзерлисез. Ләкин сорауларыгыз сез укыган материалны кабатламаска тиеш. Ә мин балаларның аннан алган интервьюларыннан сезнең сорауларыгызга җаваплар табарга тырышырмын.

Хөрмәтле коллегалар, һәркемнең яшәү дәверендә бәхетле буласы килә һәм моңа хакы да бар. Ләкин тормыш без дигәнчә генә бармый. Язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин. Без сезнең белән авыр язмышка дучар булган кешеләр турында сөйләштек. Аларның икесенә – Фәнис Яруллинга һәм Мария Логиновага тулырак тукталдык. Хәзер без фәнни-эзләнү эшебезнең темасын конкретлаштырырга тиешбез. Шушы шәхесләрне күздә тотып, аларның язмышларын гомумиләштереп, аларның төшенкелеккә бирелмәгәнлекләрен, тормышта үз урыннарын таба алганнарын искә төшереп, аларны нинди кешеләр дип атый алабыз?

Укытучылар: Тыныч тормыш геройлары, авыр язмышлы шәхесләр, көчле рухлылар.

Яхшы, теманы сайлаганда, аның кыска һәм конкрет булырга тиешлеген истән чыгармыйбыз. Уйлап карагыз әле, сез атаган сыйфатларның кайсы аларга якынрак һәм конкретрак?

Укытучылар: Көчле рухлылар.

Рәхмәт, мин сезнең белән килешәм. Димәк фәнни-эзләнү эшебезнең темасы- “Көчле рухлылар”. Алдагы эшебезне фәнни эшкә материал туплауга багышлыйбыз.


Фәнни эшкә материал туплау.

Фәнни эшне язу тема сайлауданмы, әллә материал җыюдан башланамы? Ике якны яклаучылар да бар: материал туплагач кына тема конкретлаша, яисә ачык тема булмый торып, нинди материал җыя башлау ул диючеләр дә күп.

Тема ачыклангач, фәнни эш язу материал җыюдан башлана. Иң беренче чиратта темага караган фәнни әдәбиятны барларга кирәк.

Җыелган материалны үзләштерү, теманы яктырту өчен мәгълүмат туплау – тема өстендә эшләүнең иң беренче мөһим этабы. Укучы башта тикшерелә торган чыганакны җентекләп өйрәнергә тиеш (әдәбият буенча фәнни эш язганда, ул авторның әсәрләре белән танышу).

Кирәкле мәкалә һәм китапларны эзләп табуда китапханәләрнең тематик картотекалары да ярдәм итә. Иң беренче чиратта нинди чыганакларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген фәнни җитәкче күрсәтә. Хәзерге Интернет заманында китапханәләрнең роле кимеде диючеләр дә булыр. Башка предметка караган фәнни эшләрдә шулайдыр ул, ләкин татар теле һәм әдәбияты буенча эшләнә торганнарда түгел. Әлеге өлкәләр буенча Интернетта кирәкле материал юк диярлек. Әгәр дә ул булса да, кем әле 100% гарантия бирә булган материалның дөрес мәгълүмат булуы турында. Ноутбуклар алган укытучылар минем белән килешер: тел һәм әдәбият укытучылары Интернетта сообществоларын ачалар да, әзер материал көтеп утыралар.

Фәнни-теоретик әдәбиятны, шулай ук әдәби текстларны һәм тел фактларын өйрәнгәндә язмалар булдыру кирәк. Цитаталар, өзекләр, уку дәверендә үзеңдә туган фикерләрне язу өчен аерым кәгазьләр, карточкалар файдалану мөһим. Һәр биттә яисә карточкада бер генә язма булырга тиеш. Мондый тәртиптә эшләү җыелган материалны төркемләү өчен уңайлы.

Кайбер укучылар язмалар өчен дәфтәр кулланалар. Алай эшләгәндә, дәфтәр битенең бер ягына гына язып, битләре номерлансын. Цитаталар, өзекләр төгәл алынырга, шунда ук чыганаклар күрсәтелергә тиеш. Җыелган

материалның кайбер өлеше файдаланмыйча да калырга мөмкин, чөнки материалны анализлаганда һәм гомумиләштерүләр ясаганда, иң кирәкле, кыйммәтле мәгълүматлар сайлап алына. Җыелган материал җитәрлек дип табылганнан соң, аны системага салу башлана.

Материал туплау, аны системага салу һәм анализлау барышында тикшерүнең төп бурычлары ачыклана, яктыртылырга тиешле проблемалар билгеләнә, шул нигездә эшнең планы төзелә.

План, гадәттә, темага караган әдәбият белән танышканда ук күзаллана. Баштарак ул якынча булып, материал туплау барышында еш кына тулыландырыла, конкретлаштырыла һәм соңыннан фәнни эшнең эчтәлеге итеп куела.

План төзү. Без сезнең белән якынча планны күз алдына китерәбез инде шулай бит. Димәк,

1. Кереш өлеше.

2. Фәнис Яруллин турында.

3. Мария Логинова тормышы һәм иҗаты.

4. Йомгаклау өлеше.

Ә хәзер әйдәгез безнең нинди материаллырыбыз бар?

Укытучылар: Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗаты.

Яхшы, тагын?

Укытучылар: Мария Логинованың биографиясе.

Әйе, хәзер шул материалга сезнең әзерләгән сорауларыгызны җаваплары белән өстибез. Беренче сорауны тыңлыйбыз.

Укытучылар: 1996 нчы ел сезнең өчен календарьда кара датадыр, мөгаен?

Җавап болайрак яңгырый: “Утыз яшемә тикле минем тормышым меңләгән хатын-кыз тормышыннан берние белән дә аерылып тормый иде. Балалар, эш, гаилә... Ә менә 1996 нчы елда травма алып урын өстенә калгач, минем язмышым сынып, кабат ялганды. Әйе, чынлап та, утыз яшемдә минем язмышым кара хәрефләр белән языла”, - ди Мария ханым.

Алга таба сорау тыңлыйбыз.

Укытучылар: Травма алганнан соң нәрсәләр булды тормышыгызда?

Җавап: “Мин үлем белән яшәү арасында кыл кебек нечкә генә гомер сиздем. Операция артыннан операция, алай да төшенкелеккә бирелмәдем”.

Укытучылар: Авыр вакытларыгызда иң зур ярдәмчеләрегез кемнәр булды?

Җавап: “Туганнарымның түземлеге, балаларымның өмете генә алып калгандыр ул вакытта мине үлемнең очлы тырнагыннан”.

Укытучылар: Шул күз алдына да китерергә куркыныч халәттән чыгар өчен каян көч таптыгыз?

Җавап: “Кешеләргә кирәкле буласым килде. Хәрәкәтсез урын өстендә, бер кирәксез әйбер кебек ятуым белән һич тә килешәсем килмәде минем. Шуның өчен бер талант бир, дип Ходаема ялвардым. Һәм инде 15 ел буе югалып торган илһам миңа кире кайтты. Мин яңа көч белән яңадан-яңа шигырьләр яза башладым”.

Укытучылар: Сез авылда туып үскәнсез. Шуңа карамастан шәһәрдә яшисез. Туган авылыгыз үзенә тартамы?

Җавап: “Туган авылым минем йөрәк түремдә. Чөнки туган як, туган авыл безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниебез белән бәйле. Һәм минем өчен иң изге урын – туган йортым. Ул хәзер, кызганычка каршы, инде буш. Чөнки минем әти-әнием бүгенге көндә гүр ияләре. Шулай булуга карамастан, мине туган авылым, туган йортым һәрвакыт үзенә тартып тора”.

Укытучылар: Балаларыгыз турында да берничә сүз әйтсәгез иде.

Җавап: “Мин балаларымны, аллага шөкер, туганнарым ярдәме белән кешедән ким булмасыннар дия-дия үстердем. Бөтен тырышлыгымны куйдым, балаларым да минем ышанычымны акладылар. Улым Роман үз теләге белән китеп, Армия сафларында хезмәт итеп кайтып, гаилә корды. Мин аның белән горурланам, чөнки хәзерге вакытта бик күпләр акча төртә-төртә армиядән читтә калу ягын карый, ә минем авыруым аркасында улымны армиягә алырга тиеш түгелләр иде. “Һәр ир егет армия хезмәтен үтәргә тиеш”, - диде минем Романым. Ә мин каршы килмәдем, чөнки минем авыруым балаларымның тормышында чагылырга тиеш түгел иде. Кызым Катя да минем шикелле китаплар яза, тиздән бастырабыз инде”.

Укытучылар: Мария ханым, шундый хәлдән соң сез ничек үзегездә ике баланы ялгыз тәрбияләрлек, иҗат итәрлек көч таба алдыгыз?

Җавап: “Әгәр шундый вакыйга килеп чыкмаган булса, кем белә, бәлки, үземнең көчле рухлы икәнлегемне белмәгән дә булыр идем. Юкка гына халыкта, ходай үзенең яраткан бәндәләренә сынаулар җибәрә, димиләр бит. Уңышларым өчен туганнарыма рәхмәтлемен, алар – минем төп терәгем. Балаларым – куанычларым, киләчәккә өметем, алар өчен яшим мин”.

Укытучылар: Хәзерге көндә вакытны ничек үткәрәсез?

Җавап: “2002 нче елда мин Евгенийга кияүгә чыктым. Ул инвалид булуына карамастан, бик яхшы программист. Мин китаплар язам, рәсем ясыйм, бисер белән шөгыльләнәм. Шулай ук җыр һәм бию конкурсларында да катнашам. Минем буш вакытым юк та диярлек, шуңа канәгатьләнеп, тормышның тәмен тоеп яшим”.

Менә безнең эшебез өчен яхшы гына интервью-материал килеп чыкты. Хәзер мин сезгә Ф.Яруллинның һәм М.Логинованың китапларын таратам. Сез төркемнәрдә эшлисез. 1 нче төркем Ф.Яруллин шигырьләрен укый һәм алардагы нинди проблемалар күтәрелүе турында мәгълүмат әзерли. 2 нче төркем М.Логинова шигырьләрен анализлый. Кыскача дәфтәрләрегезгә язып барасыз.

Сезгә азрак вакыт бирелә, бер-берегез белән киңәшләшеп эшлисез.

Ә хәзер әйдәгез 1 нче төркемне тыңлап карыйк.

Укытучылар: Ф.Яруллинның иҗатында “Туган як” темасы төп урынны алып тора. Бу аңлашыла да. Чөнки ул үзенә иҗат дәрте, яшәү көче биргән туган җире, туган авылы, аның кешеләре белән рухланып яши. Шагыйрь үзе дә ел саен туган якларына кайта. Анда ул авылдашларының җылы карашыннан дәрт, яшәү көче ала. Болар исә, аңа иҗатка канат куеп җибәргән кебек була.

Күгем, җирем, эчкән суым,

Зур байлыгым, хәзинәм сез.

Мин бәхетле булсын өчен

Мәңгелеккә бирелгәнсез.

Читтә йөргән чакта, сагындырып,

Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

Шагыйрь иҗатында яшәүнең мәгънәсе, гадилек һәм гаделлек, кешелеклелек, намус һәм батырлык идеяләре кызыл җеп булып сузылып бара.

Алтыннан кече түгел мин,

Ипидән олы түгел.

Үлемнән көчле түгел мин,

Тик язмыш колы түгел.

Дөньяда һичбер җиңү дә

Бирелми җиңел, ансат.

Акны ак дип әйтергә дә

Батырлык кирәк кайчак.

Беркемгә дә яшәү җиңел түгел,

Хакыйкать ул бик тирәндә ята.

Яшәү мәгънәсенә төшеник без,

Узганнарга урап кайта-кайта.

Ялгышларны бәреп вата-вата,

Кешене ышаныч яшәртә.

Сиңа да, миңа да ул кирәк.

Күңелдә ышаныч булганда

Иң авыр юллар да җиңелрәк.

Фәнис Яруллин үзенең фаҗигале язмышында кичергән бәхетле көннәре өчен иҗаты аша олы җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә. Шундый кешеләрнең беренчесе - аның әнисе. Ана балага килгән авырлыкларны үзе дә күтәрешә, кайгысын бүлешә, аның күргән газапларын үз йөрәге аша үткәрә. Шагыйрь әнисенә багышлап шигырьләр яза.

(“Әнкәй тибрәтә бишек” шигыре)

Шагыйрь шулай ук үзен яңадан тормышка кайтарган табибларга да күңелендә тирән рәхмәтен саклый. Алай гына да түгел, аларга атап “Ак халатлы шәфкать ияләре” дигән шигырен дә юллый.

Казан хастаханәсендә ятканда Ф.Яруллин урта мәктәпне тәмамлый, университетка укырга керә. Студентлык елларында аның шигъри таланты ачыла. Бу үрләрне яулауда аңа укытучыларның ярдәме зур була. Шуларга багышлап ул: “Иң гузәл кеше икәнсез” дигән шигырен иҗат итә. Аңа композитор Әхмәт Хәйретдинов көй яза.

Тормышым авыр арба

Йөгем гел артып бара,

Арбам күптән туктар иде

Мәхәббәт тартып бара.

Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге Фәнис абыйны бәхетле итә, аның иҗатына дәрт өстәп тора. Нурсия апа шагыйрьнең гомерлек тормыш иптәше, ярдәмчесе. Фәнис абый үзе: “Минем секретарь-машинисткам да, шоферым да, шәфкать туташым да, сөйгән ярым да – Нурсия,” – ди бу турыда.

Шагыйрьнең лирикасында мәхәббәт темасы зур урын алып тора. Монда, һичшиксез Нурсия апаның да өлеше зур. Чөнки шагыйрь аңа үзенең иң матур җырларын багышлаган.

Аның шулай ук юмор белән сугарылган шигырьләре дә бар.

Бер әнгәмә вакытында И.Юзеев “Син нинди жанрны яратасың” – дип сорагач, Ф.Яруллин: “Комедия,” – дип җавап бирә.

Ни өчен алай?”, дигәч, “Иҗатта гына, хыялда гына булса да комедиядә яшәп карыйсы килә,” - дигән җавапны бирә.

Аның бик популяр комедияләреннән берсе “Әнә килә автомобиль” дигән комедиясе. Ул татар сәхнәләрендә 300 ләп тапкыр уйналган.

Рәхмәт, бик яхшы күзәтү булды бу. Әйдәгез, хөрмәтле коллегалар, 2 нче төркемне дә тыңлап узыйк инде.

Укытучылар:

Аның бер шигырендә

Каен кәүсәсен

Кисмәгез, дуслар,

Ярасы белән

Ул ничек кышлар?” – дигән юллар бар. Димәк, Мария Логинова кечкенә вакытта ук табигатьне яратып үсә. Авыл баласы табигатькә якын һәм шуңа күрә яңа өлгелгергән игеннең хуш исенә, меңләгән энҗедәй җемелдәүче кар бөртекләренә тирән мәхәббәте, өзелеп яратуы чагыла аның.

Мин үзем көзләрне яратам,

Чәчәкле язларны сагынам,

Җәй җитсә, җәйләргә сөенеп,

Кыш җитсә, кышларга табынам.

Бу юллар шагыйрәнең “Мин табигать баласы” шигыреннән. Шулай ук авторның шигырь юлларында үзенең туган авылы Югары Чаллыга багышланып язылган шигырьләре дә бик күп.

Мария Логинованың күп кенә геройлары, әле бик бәләкәй булсалар да, кешеләргә җылылык өләшәләр. Автор игътибарыннан хәзерге чор яшьләре өчен аеруча куркыныч заман чире – наркомания проблемасы да читтә калмый.
Гомумән, язучының әсәрләрендә вакыт тарафыннан җуелмый торган мәңгелек кыйммәтләр: мәхәббәт тә, кешелеклелек тә, мәрхәмәтлелек тә, сагыш аша елмайта торган юмор да бар. Кайсы гына шигырен алсаң да, һәркайсында тормыш китереп чыгарган проблема күтәрелә: намуссызлык, кешелексезлек. 
М. Логинова әкиятләрендәге һәр вакыйга баланың үсү процессын күз алдында тотып язылган. Ул үз иҗатында халкыбызның бүгенге проблемаларын яктырту белән бергә, аның ышанычлы киләчәге өчен дә борчыла. 

М. Логинованың шигъри әсәрләре аерым игътибарга лаек. Чөнки аларның һәрберсендә шагыйрәнең күңел авазы. Аларның кайсы шаян, кайсы күзләрдән яшьләр килер дәрәҗәдә моңсу: 
Урынга бәйләгән авыру 
Җырны моң итәргә этәрде. 
Күңелне борчыган уйларым 
Көй булып юлларга сибелде. 
Кояшны күрмәгәч көн саен, 
Яшәүгә өметем сүрелде. 
Сагышлы елларның һәр ае 
Көмештәй чәчемә үрелде. 
(“Болытлар агышын күзәтәм”) 
Бу юлларда без шагыйрәнең күңелендәге тирән яраны үзебез тойгандай булабыз. Шагыйрә әлеге шигырен иң авыр минутларында язган күрәсең. 
Ә түбәндәге юлларда без аның авырлыкларга каршы көрәшерлек рухи көче барлыгын күрәбез: 
Тау-таш арасыннан бәреп чыккан 
Саф чишмәнең көче куәтле. 
Кайгы-хәсрәт явын басар өчен 
Күңел көче кирәк нихәтле. 
Көчсезлекне барыбер җиңәрмен! 
Үзем йөреп салган сукмагымны 
Киек каз юлына тиңләрмен. 

Язучының тормышында иң кадерле кешеләре бар – улы Рома һәм кызы Катя, алар аның тормыш маягы, яшәү, иҗат итү өчен көч бирүчеләр, әниләренең ныклы терәкләре һәм ярдәмчеләре: 
Мин бәхетле үзем – улым, кызым 
“Әни” диеп өзелеп торганда, 
Аксыл башын кызым, ярдәм көтеп, 
Иркәләнеп учка салганда. 
(“Аңлый алсам икән”) 

Мин ялгызым түгел әле, 
Алга таба юл алам. 
Ике яктан терәк булып 
Сарылган ике балам. 
(“Якыннарыма”) 
Нечкә күңелле, шигъри җанлы булгангамы, шагыйрә табигатьнең гүзәллеген дә үзенчә күрә, аңа үзенчә соклана: 
Яратам мин көзге яфракларның 
Йокымсырап җиргә ятканын; 
Көтеп алам туган якларыма 
Пәрәвезле көзләр кайтканын. 
Сокландыргыч көзен миләшләрнең 
Тәлгәш–тәлгәш кызыл якканы; 
Иртәләрен җиргә көмеш кырау 
Тоташтан ак яулык япканы. 
(“Көзләр елый”) 

Яхшы, рәхмәт. М.Логинованың шигырьләренә дә күзәтү ясадык. Хәзер инде булган барлык материалны бергә туплыйк.


Фәнни эшнең төзелеше белән таныштыру.

Фәнни-эзләнү эше грамоталы язылырга һәм дөрес итеп формалаштырылырга тиеш. Ул компьютерда түбәндәгечә җыела:

1,5 юлара интревалы белән, «Times New Roman»ның 14 шрифты белән А4 кәгазенең бер генә ягында эшләнә. Кызыл юл 5 билгедән соң ясала. Битләргә номер сугыла, ә титул бит барлык битләр санына кертелсә дә, аңа номер куелмый. Аерым биттә китерелгән иллюстрацияләр, таблицалар гомуми номерлаштыруга кертелә. Текстны компьютерда җыйганда сул яктан - 30мм, уңнан – 10мм, астан һәм өстән 20мм калдырыла. Фәнни-эзләнү эшенең күләме 15-25 бит. Титул бите түбәндәгечә эшләнә:

Титул бите фәнни эшнең беренче бите булып тора һәм ул катгый кагыйдәләргә буйсынып языла.

Битнең югары өлешендә мәктәпнең исеме языла. Титул битенең уртасында фәнни эшнең темасы языла.

Теманың исеме астында - битнең беренче өлешендә авторның фамилиясе, исеме, атасының исеме, фәнни җитәкчесенең фамилиясе, исеме, атасының исеме, квалификация категориясе языла.

Битнең сул ягында фәнни эшне яклауга рөхсәт ителү билгесе язылырга тиеш.

Битнең түбән өлешендә шәһәр исеме, эшне башкару елы күрсәтелә .

Титул битен язу кагыйдәләре:

- Титул бите рамкасыз булырга тиеш.

- Елын язганда “ел” сүзе язылмый.

- Фәнни эшнең исеме битнең уртасына языла, нокта куелмый, куштырнакларга алына.

- Фәнни эшнең исеме мөмкин кадәр кыска һәм эшнең эчтәлегенә туры килергә тиеш.

- Эшнең исеме элегрәк бастырылган фәнни тикшеренүләрне кабатламаска тиеш.

(Кушымта 1)

Титул битеннә соң эчтәлек урнаштырыла. Анда фәнни-эзләнү эшенең һәрбер бүлегенең исеме, бит номеры күрсәтелә. Бүлекләрнең исемнәре тексттагы исемнәр белән туры килергә тиеш. Эчтәлекнең тутырылышы.

(Кушымта 2)

Фәнни-эзләнү эшендә бүлекләрнең исемнәре һәм шулай ук “Кереш өлеше”, “Йомгаклау” сүзләре юл уртасына языла, алардан соң нокта куелмый. Һәрбер бүлек, кереш өлеше, йомгаклау, эчтәлек, әдәбият исемлеге яңа биттән башлана.


Тезислар:

Бер биттән артмаган, бастырылган һәм түбәндәге мәгълүматтан тора торган текст. Ул А4 кәгазендә «Times New Roman»ның 12 нче шрифты белән 1,5 юлара интервалы калдырып языла. Өске уң почмакта авторның исеме, фамилиясе, әтисенең исеме күрсәтелә. Тезисларның исеме битнең уртасына калын шрифт белән языла. Тезисларның нигезе булып план тора. Ләкин планнан аермалы буларак, караласы сорауларны санап кына чыкмый, ә кыскача гына булса да аларның төп эчтәлеген ачып бирәләр. Тезислар фәннни-эзләнү эшенең төп күрсәткече булып торалар, шуңа күрә иң мөһим сүзләрне һәм фикерләрне дөрес җиткерү зур әһәмияткә ия.

Тезислар үз эченә түбәндәге пунктларны кертергә тиеш:

  • Эшнең максатыннан чыгып кыскача куелган бурычлар.

  • Бурычларның актуальлеге һәм аның кулланылышы (эшкә куелган бурычларның ни өчен сайлануы, аның фәнни-практик әһәмияте).

  • Бурычларның методик чишелешен язу (тикшеренүдә нинди методлар кулланылган, нинди эксперимент үткәрелгән).

  • Алынган нәтиҗәләрне анализлау: эшне башкаруда алынган төп нәтиҗәләр, аның фәнни-практик кыйммәтен ачыклау, ирешелгән нәтиҗәләрнең моңа кадәр ачыкланганнарыннан нәрсәсе белән яхшырак булуын күрсәтү.

  • Файдаланылган әдәбият.

Фәнни-эзләнү эшләренең тезислары, гадәттә, җыентыклар булып бастырылалар.

(Кушымта 3)

Фәнни эшнең планын төзү тәртибе:

  1. Кереш өлеш

  2. 1 нче бүлек ( теория)

§1, §2 ...

  1. 2 нче бүлек (практик эш)

§1, §2 ...

  1. Йомгаклау өлеше

  2. Кулланылган әдәбият

  3. Кушымта

Хәзер җыелган материал буенча тезислар язып карыйбыз. Мин аларны җыеп алам һәм иң яхшысын яңадан бергәләп карап чыгачакбыз.

(тезислар язалар һәм тапшыралар).


Фәнни эшнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешләре.

Фәнни хезмәт, гадәттә, 3 төп өлештән тора: кереш, төп өлеш hәм йомгаклау өлешләре.

Кереш өлештә укучы үз хезмәтенең максатын куя, шул максатны тормышка ашыруның бурычларын билгели, теманың фәнни hәм практик яктан актуальлеген, әhәмиятен күрсәтә. Биредә үк мөсьәләнең өйрәнелү тарихы яктыртыла. Әгәр экспериментлар үткәрелгән булса (методика буенча), аларга аңлатма бирелә. Керешнең күләме 3-5 биттән артмаска тиеш.

Кереш өлештә түбәндәгеләр ачыклына:

  • теманың актуальлеге;

  • эшнең ни дәрәҗәдә өйрәнелүе;

  • эшнең максаты hәм бурычлары;

  • өйрәнү объекты hәм предметы;

  • гипотезалар (гыйбарәләр)

  • эзләнү-тикшеренү методлары;

  • эшнең (хезмәтнең) фәнни hәм практик яктан бүленеше;

  • эшнең структурасы;

Безнең эшебезнең төп өлеше бар, шулай бит. Хәзер барыбыз бергәләп кереш өлешен язып карыйк әле. Нинди тәкъдимнәрегез бар?

Укытучылар: Без үзебезнең эшебезне Фәнис абый Яруллинның тормышында девиз булып әверелгән сүзләр белән башлыйсыбыз килә:

"... Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешәләр. Түземлеләр генә бәхеткә лаек". 

Бик яхшы, рәхмәт. Хәзер инде алда күтәреләсе проблемалар турында азрак өстәргә кирәк булыр, ягез әле, уйлап карыйк. Без кемнәрне көчле рухлылар дип атый алабыз һәм ни өчен?

Укытучылар: Һәркемнең яшәү дәверендә бәхетле буласы килә һәм моңа хакы да бар. Ләкин тормыш без дигәнчә генә бармый. Язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин. Бүген без сезнең белән кайбер авыр язмышка дучар булган кешеләр турында сөләшербез. Алар гадәти генә шагыйрьләр, гадәти генә язучылар һәм рәссамнар түгел, ә гомерләрен урын өстендә яисә инвалид коляскасында үткәрүче шәхесләр. Шуңа карамастан без аларны “көчле рухлылар” дибез. Чөнки шундый хәлдә дә үзләрендә яшәүгә көч тапкан алар, алай гына да түгел, үзләренең иҗади мөмкинлекләрен эшкә җигә алганнар. Кеше үзенең авыруы турында уйламый, ул соңгы моментка кадәр авыруы үтәр дип өметләнә, ул авырту аның бөтен тәненә, психикасына үтеп керүе белән, аның физик торышын инде беркемнең дә төзәтә алмавы белән ризалаша алмый. Әгәр дә индә бу үзгәртеп булмый торган хәл булган икән, ничек алга таба яшәргә, тормышта үз урыныңны ничек табарга, авыруыңны җиңеп ничек җәмгыятькә файдалы булырга?

Бу кешеләр безне үзләренең көчле рухлы булулары, яшәргә һәм тагын бер тапкыр яшәргә омтылулары, җәмгыятькә файдалы булырга теләп, тормыш өчен көрәшүләре белән шаккатыралар. Без бу кешеләргә сокланабыз, чөнки алар үзләренең бик авыр тормышларында да Кеше дигән бөек исемне горур йөртәләр.

Шундый язмышка дучар булган берничә иҗат кешесен атап үтәсем килә:

  • Татар әдәбиятының классигы – Фатих Әмирхан. 21 яшендә аны паралич суга, аяк –куллары йөрми, күзләре начарлана. Ләкин бу фаҗига аның ихтыяр көчен, рухын һәм холкын сындырмый. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Ф.Әмирхан оптимист, тормыш сөючән, тапкыр сүзле, сәламәт акыллы булып кала.

  • Ольга Ивановна Скороходова. Аның тормышын күз алдына да китереп булмый: сукыр, ишетми һәм сөләшә алмый торган хатын ничек итеп тормышта үзенең лаеклы урынын таба алган?! Ул шагыйрә генә түгел, китаплар яза һәм шул ук вакытта психология фәннәре кандидаты, дефектология Институтының өлкән хезмәткәре.

  • Ильгиз Кәлимуллин 50 яшендә әдәбиятка килә. Шуннан бирле күңелендә туган хисләрне зур газаплар белән кәгазьгә төшерә бара.

  • Антонина Баева менә инде берничә ел буена урын өстендә булуына карамастан, бертуктаусыз әдәбиятка хезмәт итә.

  • Рәссам – Герман Соколов. Ул да фаҗигале язмыш иясе. Тумыштан параличланган. Аның яраткан темасы – пейзаж. Ул рәсемнәрен чак кына кыймылдаган сул аягының бармакларына кыстырып ясаган.

  • Бәлки, берәрегезнең “Человек, увидевший мир” дигән документаль повесть укыганыгыз бардыр. Бу документаль повестьта сукыр язучы һәм шагыйрь Василий Яковлевич Ерошенконың тормышы, сәяхәтләре һәм хезмәтләре турында язылган. Ул бөтен дөнья буйлап сәяхәт иткән, Англиядә, Германиядә, Финляндиядә, аннары – Япониядә, Таиландта, Бирмада, Һиндстанда, Кытайда булган, Чукоткага һәм Урта Азиягә барган.

Һәркем җиргә үз бәхете белән туа. Зурмы ул, кечкенәме – анысы башка эш. Кеше, туып, әзме-күпме акыл туплау белән, үз бәхет хәзинәсен эзләргә чыга. Кемдер аны җайлы һәм иртә таба. Икенчеләре исә, кулында коралы теткәләнеп беткәнче, җир казый. Кораллары сынса, җиргә куллары белән ябыша, куллары эштән чыкса, тешләрен корал итә. Үз бәхетен әнә шулай кыенлык белән табучы кеше – Гакыйль Сәгыйров. Ул Ульян өлкәсенең Дмитровград шәһәрендә яшәүче, шигырьләрен һәм гаҗәеп рәсемнәрен каләмне тешенә кыстырып язучы шагыйрь. Ул кешеләрне һәрчак иҗаты белән дә, рәхимсез авыру-авырлыкларны җиңүе белән дә сокландыра. Аның шигырьләрендә яшәүгә омтылыш, тормыш вакыйгаларының барысында да катнашырга теләү. 17 яшьлек Гакыйльгә операция ясыйлар. Ул уңышсыз тәмамлана. Аның кул-аяклары йөрмәс булып кала. Шуннан бирле ул урын өстендә. Ләкин ул бирешергә теләми, яшәргә омтыла, үзендә көч табып, күңел төшенкелекләрен җиңеп чыга.

Николай Островскийның “Корыч ничек чыныкты” романы, югарыда әйтеп үтелгән кешеләрнең генә түгел, бәлки бик күпләрнең өстәл китабы булгандыр, аларга көч һәм рух өстәгәндәр...

Бик яхшы, безнең кереш өлеше шушының белән тәмамлана.


Төп өлеш теоретик hәм практик өлешләргә бүленә. Аларның һәрберсе параграфларга бүленгән берничә бүлектән торырга мөмкин. Төп өлештә укучы үзе җыйган фактик материалга фәнни анализ ясый hәм hәр бүлек саен тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен күрсәтеп бара. Теоретик өлештә укучы төрле фәнни чыганакларга нигезләнеп өйрәнелгән мәсьәләләргә карата үз позициясен белдерә.

Практик өлеш исә аналитик характерда була. Биредә укучы тарафыннан өйрәнелгән тикшеренү мәсьәләренә тирән анализ ясала. Монда ук автор әлеге мәсьәләләргә карата үзенең конкрет тәкъдимнәрен күрсәтә.

Төп өлеш берничә бүлеккә, ә бүлекләр бүлекчәләргә (параграфларга) бүленергә мөмкин. Һәр бүлек 2-3 бүлекчәне үз эченә ала. Бүлекчәләр күләме ягыннан бер-берсеннән нык аерылмаска тиеш. Бүлек hәм бүлекчәләрнең исемнәре төп проблеманың аерым тармаклары рәвәшендә бирелә. Гадәттә, hәр бүлек ахырында кыскача нәтиҗә ясала. hәр бүлек яңа биттән башланып китә. Бүлекчәләр текст буенча дәвам иттереләләр, алдагы бүлекчәдән соң hәм яңа бүлекчә алдыннан юлара интервал гына калдырыла.

Төп өлешкә безнең тупланган материалыбызның кайсыларын урнаштырабыз инде?

Укытучылар: Тулысы белән Фәнис Яруллинның һәм Мария Логинованың тормышлары һәм иҗатлары турындагы өзекне.

Бик дөрес. (Алда әйтеп үтелгән мәгълүматны искә алып системага салу).

Йомгакта укучы тикшеренү барышында алынган теоретик hәм практик нәтиҗәләрне яза, тик ул hәр бүлекнең нәтиҗәләрен санап чыгу гына түгел, ә эшнең гомумиләштерелгән нәтиҗәләре булырга тиеш. Шул ук вакытта аларның кыска hәм төгәл булулары зарури. Димәк, төп өлешне укымыйча да, йомгак аркылы эшнең асылы аңлаешлы булуы шарт. Аның күләме 2-5 бит тирәсе булырга мөмкин.

Йомгак өлеше өйрәнелгән теманың тагы да киңрәк өлкә белән бәйләнешен ачыкларга тиеш, ягъни теманың актуальлеген һәм алга таба өйрәнү перспективасын күз алдында тотып эш ителә.

Йомгак түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • фәнни эшнең төп өлеш бүлекләре буенча кыска нәтиҗәләр чыгару;

  • кереш өлештә куелган максат һәм бурычларның тулы ачылышы;

  • хезмәтнең киләчәктә өйрәнү перспективасы

Йомгакта нәтиҗәләр чыгарудан тыш, тикшеренү дәвамында өйрәнелми калган мәсьәләләр һәм эзләнү – тикшеренү барышында барлыкка килгән яңа өйрәнеләсе мәсьәләләр һәм аларны алга таба кайсы юнәлештә өйрәнергә кирәклеге турында әйтеп үтәргә кирәк.

Ә йомгакны ничегрәк формалаштырырбыз?

Укытучылар: Мария Логинова әйтүе буенча, Ф.Яруллин кебек каләм ияләренең батырлыгы иҗатка, яшәргә рухландыра аны. Безнеңчә, мондый бөек шәхесләребез авыру булмаган, барлык эшләрне дә башкарып чыга алырдай кешеләрдән дә көчлерәк. Алар кызгануга мохтаҗ түгел, ләкин без аларны хөрмәт итәргә, искиткеч иҗатлары белән кызыксынырга тиешбез. Бер-беребезгә мәрхәмәтле булганда гына бәхетле була алырбыз, рәхәт яшәрбез. Авыр сүзләрне кулланмасак иде. Фәнис абый әйтмешли, башкаларның да кеше булуларын онытмасак иде.

Бик яхшы.

Кушымталарда ярдәмчел материал урнаштырыла: таблицалар, методик материал, иллюстрацияләр, отчет формалары һ.б. Ул фәнни-эзләнү эшенең ахырында, кулланылган әдәбият исемлегеннән соң аерым битләрдә китерелә. Ул битләр дә нумерациягә керә.

Рәсемнәрне (сызымнар, графиклар, схемалар, диаграммалар) алар турында язылган тексттан соң куярга кирәк, әгәр дә инде сыймаса икенче биткә урнаштырыла. Булган барлык иллюстрацияләргә дә эштә сылтамалар булырга тиеш. Иллюстрациянең астына исеме языла.

Таблица саннар күп кергән материалны урнаштыру өчен кирәк. Аны да аның турында әйтелгән тексттан соң урнаштырырга кирәк. Шулай ук таблицаларга да сылтамалар булырга тиеш. Аларны билгеле бер тәртиптә номерлаштырырга кирәк. Әгәр дә фәнни эштә бер генә таблица булса, аңа номер кирәкми, шулай ук таблица дип тә язылмый. Аны текстны башка якка әйләндермичә укырлык итеп урнаштырырга кирәк. Алай урнаштыру мөмкин булмаса, сәгать угы юнәлешендә әйләндереп укырлык итеп куярга кирәк. Таблица бер биткә сыймаса, икенче биттә аның өске өлешен кабатларга һәм “таблицаның дәвамы” дип язарга. Текстта китерелгән саннар аз булса, аларны таблицага урнаштыру уңай булмаячак, шуңа күрә аларны текстта гына күрсәтергә һәм бер баганага тезеп төшәргә.

Таблицаларга, рәсемнәргә, кушымталарга бирелгән сылтамалар түгәрәк җәяләр эченә алына. Мәсәлән, (кушымта1).

Сылтамалар берничә төрле була:

  • текст эчендәге сылтамалар. Бу цитаталардан соң чыганаклар күрсәтелгән очракта була.

  • Тексттан соңгы сылтама. Бу чыганаклар шул ук битнең иң аскы өлешендә китерелгәндә була.

Һәр сылтаманың формалаштыру кагыйдәләре бар һәм аларны үтәргә кирәк, чөнки текстны аңлау өчен авырлыклар туарга мөмкин.

Фәнни-эзләнү эшен язганда укучыга төрле авторлардан цитаталар алырга туры килә. Бу очракта теге яисә бу чыганакка сылтама язу мөһим.

Бит ахырында китерелгән сылтама ничек ясала? Цитата ахырында сан куела. Ул бу биттәге цитатаның тәртип буенча ничәнче цитата икәнен күрсәтә. Битнең аскы өлешендә сызыктан соң шул ук сан кабатлана, аннан соң цитата алынган чыганакның исеме, ничәнче биттән алынганы күрсәтелә.

Мәсәлән,

________________

¹ Виноградов П.К. Очерки по теории права/ П.К.Виноградов. – М.: Юристь, 1996. – С.31


Әгәр дә бер үк биттә шул ук чыганак кабатлана икән, аның исемен икенче тапкыр язмаска да мөмкин. Мәсәлән,

_______________

² Шунда ук. – 119 бит.


Текст эчендәге сылтамаларны кулланганда квадрат җәяләр эчендә цитата алынган чыганакның кулланылган әдәбият исемлегендәге номеры күрсәтелә, аннан соң өтер куелып, бит номеры китерелә. Мәсәлән, [8, 31 бит].

Кулланылган әдәбиятны дөрес итеп формалаштыру да бик мөһим. Ул йомгаклау өлешеннән соң урнаштырыла. Әдәбият исемлеге түбәндәгечә тутырыла:

авторның фамилиясе, инициаллары; чыганакның тулы исеме, ике нокта, нәшрият исеме, сызык, китап чыгарылган шәһәрнең исеме, өтер, бастырылган елы, нокта, сызык, бит саны.


Мәсәлән, 1. Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. Казан, 1995. – 135б.


Фәнни-эзләнү эшен укучы төгәлләгәч, җитәкчесе бу эшкә рецензия (бәяләмә) яза. Бәяләмәдә ачыкланган теманы өйрәнүнең әһәмияте, аның актуальлеге, укучының ни дәрәҗәдә теоретик һәм практик мәсьәләләрне чишә алуы күрсәтелергә тиеш. Аннан соң фәнни эшнең һәр бүлегенә, уңай якларын һәм җитешсезлекләрен күрсәтеп, характеристика бирелә. Ахырда җитәкче бу эшкә карата үзенең фикерен җиткерә, шулай ук укучының эшен бәяли. Аннан соң дата һәм имза куела. Бәяләмәнең күләме 1 бит булырга тиеш. Бәяләмәне ирекле формада язарга була, ләкин түбәндәге пунктларны карарга һәм бәяләргә киңәш ителә:

  • Проблема куя һәм аның актуальлеген дәлилли белү;

  • Материал туплый һәм аны эзлекле рәвештә урнаштыра белү;

  • Чыганакларны һәм башка эзләнү эшләрен белеп куллана алу;

  • Эшнең мөстәкыйль рәвештә эшләнүе, материалны аңлап куллануы;

  • Эшнең сурәтләү теле һәм стиле;

  • Цитаталарның дөрес һәм урынлы кулланылуы, эшнең оформлениесе, кулланылган әдәбиятның дөрес урнаштырылуы.


(кушымта 4)


Фәнни эшне яклау.

Фәнгә беренче адымнар ясауга, әлбәттә, мәктәптә үткәрелә торган конференцияләр ярдәм итә. Бу конференцияләрдә укучылар ораторлык осталыгы, үз фикерен дәлилли белү, дискуссия алып бару күнекмәләре ала.

Фәнни эшне яклау вакытында һәр укучы 6-8 минут чыгыш ясый. Чыгыш автореферат рәвешендә алдан әзерләнә. Бу чыгышта ни өчен шушы тема сайлап алынуы, аның актуальлеге, әһәмияте күрсәтелә, төп чыганаклар белән таныштырыла, тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтелә. Чыгыш төгәл, конкрет булырга тиеш.

Чыгыш ясаганда күрсәтмә материалны дөрес куллану зарур. Күрсәтмә материал укучының фикерләрен дәлилләү өчен мөһим булса, шул ук вакытта аның чыгышын да җиңеләйтә. Шуны истән чыгармаска кирәк: фәнни эшне яклаганда күрсәтмә материал жюри әгъзаларына түгел, ә укучыга кирәк. Тикшеренү эшен тәкъдим итүнең классик һәм иҗади моделе бар. Классик модель: теманың актуальлеге һәм яңалыгы, проблеманы чишү юлларына характеристика; эшнең эчтәлеге буенча характеристика язу.

Иҗади модель: стендка документлар, иллюстратив материаллар кую, видеоязма һәм аудиоязмалардан файдалану, презентация, тикшеренүнең төп өлешен оригиналь рәвештә тәкъдим итү, хезмәт буенча нәтиҗә.

Укучы жюри әгъзалары, секциядә катнашкан башка укучыларның сорауларына җавап бирә. Аларга кыска һәм төгәл җаваплар бирелергә тиеш. Һәм секциядә эш тәмамланганннан соң, жюриның ябык утырышында урыннар билгеләнә.

Безнең фәнни-эзләнү эшебез әзер, аудитория алдында чыгыш ясау өчен 6-7 минутлык чыгыш яисә автореферат кирәк.

(Автореферат язу.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: фәнни эш белән шөгыльләнү укучыны күп нәрсәгә өйрәтә: уйлау мөмкинлекләре киң ачыла, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эшләргә, төрле чыгышлар ясарга өйрәтә. Ә иң кыйммәте – аларда үз нәтиҗәләрен күргәннән соң иҗат дәрте кабынуы.




























Кушымта 1


Түбән Кама муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

19 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”




Республикакүләм яшүсмерләр фәнни-гамәли конференциясе

«Жить, помня о корнях своих…»


Түбән Кама шәһәре

19 нчы урта мәктәбе

10 а сыйныфы


Юнәлеш татар әдәбияты


Фәнни-эзләнү эше


Тема: “Көчле рухлылар”







Эшне башкарды: Александрова Светлана


Фәнни җитәкчесе: Куряева Л.П.

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы







Түбән Кама, 2015

Кушымта 2





C:\Users\Админ\Pictures\2015-05-29 3\3 001.jpg





Кушымта 3

C:\Users\Админ\Pictures\2015-05-29 2\2 001.jpg



Кушымта 4

C:\Users\Админ\Pictures\2015-05-29 4\4 001.jpg




Кушымта 5


Тест


1. Фәнис Яруллинның туган елы, ае...

а) 1933 нче ел, 3 нче гыйнвар.

ә) 1938 нче ел, 9 нчы февраль.

б) 1928 нче ел, 17 нче гыйнвар.


2. Фәнис Яруллин туган ягы...

а) Баулы районы, Кызылъяр  авылы;

ә) Сарман районы, Чукмарлы авылы;

б) Баулы районы,  Исергән авылы;


3. Фәнис Яруллин ничәнче елда армия сафларына алына?

а) 1954 нче елда;

ә) 1957 нче елда;

б) 1958 нче елда; 


4. Ничәнче елда КДУны тәмамлый?

а) 1970 нче елда.

ә) 1964 нче елда.

б) 1958 нче елда.


5. Автобиографик повесте ничек дип атала?

а) “ Мин тормышка гашыйк”

ә) “Җилкәннәр җилдә сынала”


6. Ф.Яруллинның мактаулы исемнәре...

а) Татарстанның халык шагыйре;

ә) Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

б) Габдулла Тукай  исемендәге премия


7. Нинди китаплары өчен Фәнис Яруллинга Муса Җәлил исемендәге премия бирелә?

а) “Аерылмас дус”, “Сулыш”

ә) “Җан авазы”

б) “Җилкәннәр җилдә сынала”.







Кушымта 6


Мария Логинова – шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрә, язучы. Ул 1966 нчы елның 24 нче августында Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында ишле гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә. Туган авылында сигезъеллык мәктәптә укый, беренче шигырьләрен 5 нче сыйныфта укыганда ук яза башлый. Аны тәмамлагач, Кызыл Чапчак урта мәктәбенә күчә. 1984 нче елда аны уңышлы бетергәч, Түбән Каманың 66 нчы һөнәр училищесына укырга керә. 1985 елда кияүгә чыга, аларның бер улы һәм бер кызы туа. Аның тормышы башка хатын-кызларныкыннан берни белән дә аерылмый диярлек. 1996 нчы елда авыр травма алып (ул керләренә уралып, балконнан егылып төшә), урын өстенә кала. Менә шушы санап бетергесез авырлыклар Мария өстенә ауган вакытта, аны ире ташлап китә. 2 баланы үзенә генә аякка бастырырга туры килә. Ул өр-яңадан яшәргә, ашарга, утырып торырга, сөйләшергә өйрәнә. Мәктәп елларында калган илһам аңа яңадан кайта, ул шигырьләр һәм әсәрләр яза башлый. “Нәниләргә бүләгем”, “Адашкан җан”, “Гашыйк чишмә” һ.б. китаплары басылып чыга.
















Кушымта 7

Автореферат

Мин, Каракулева Венера Алексей кызы, Түбән Кама шәһәренең 19 нчы урта мәктәбенең 8А сыйныфында укыйм. Эшебезнең темасы: “Көчле рухлылар”.

Без үзебезнең эшебезне Фәнис абый Яруллинның тормышында девиз булып әверелгән сүзләр белән башлыйсыбыз килә: "... Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешәләр. Түземлеләр генә бәхеткә лаек". 

Һәркемнең яшәү дәверендә бәхетле буласы килә һәм моңа хакы да бар. Ләкин тормыш без дигәнчә генә бармый. Язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин. Бүген без сезнең белән кайбер авыр язмышка дучар булган кешеләр турында сөләшербез. Алар гадәти генә шагыйрьләр, гадәти генә язучылар һәм рәссамнар түгел, ә гомерләрен урын өстендә яисә инвалид коляскасында үткәрүче шәхесләр. Шуңа карамастан без аларны “көчле рухлылар” дибез. Чөнки шундый хәлдә дә үзләрендә яшәүгә көч тапкан алар, алай гына да түгел, үзләренең иҗади мөмкинлекләрен эшкә җигә алганнар. Кеше үзенең авыруы турында уйламый, ул соңгы моментка кадәр авыруы үтәр дип өметләнә, ул авырту аның бөтен тәненә, психикасына үтеп керүе белән, аның физик торышын инде беркемнең дә төзәтә алмавы белән ризалаша алмый. Әгәр дә индә бу үзгәртеп булмый торган хәл булган икән, ничек алга таба яшәргә, тормышта үз урыныңны ничек табарга, авыруыңны җиңеп ничек җәмгыятькә файдалы булырга?

Бу кешеләр безне үзләренең көчле рухлы булулары, яшәргә һәм тагын бер тапкыр яшәргә омтылулары, җәмгыятькә файдалы булырга теләп, тормыш өчен көрәшүләре белән шаккатыралар. Без бу кешеләргә сокланабыз, чөнки алар үзләренең бик авыр тормышларында да Кеше дигән бөек исемне горур йөртәләр.

Безнең Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинга тукталасы килә. Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче классны Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала. Бер-бер артлы операцияләр, хастаханәләр... Шәфкать туташларының, әнисенең, туганнары һәм дусларының тирән кайгыртуы яшь егеткә кыенлыкларны, авырту-газапларны җиңәргә көч, түземлек бирә. Аның яшәү теләге дә үлемнән көчлерәк була. Аяклары хәрәкәтсез, куллары хәлсез. Ләкин башы эшли, зиһене ачык.

Шуннан ярым-тере хәлдә генә яшәү, бер-бер артлы операцияләр. Ф.Яруллин – күп кырлы иҗат кешесе. Ул – шагыйрь, прозаик, драматург, журналист. 1964 елда авторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга.

Үзенең иҗатында әдип зур урынны аңа авыр вакытта терәк булган әнисенә, шәфкать туташларына, Нурсөягә, укытучыларга, туган ягына бирә.

Үзебезнең Түбән Камада да бар андый фаҗигага юлыккан көчле рухлы кешеләр. Шуларның берсе – Мария Логинова. Ул – шәһәребездә яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрә. Мария Логинова – шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрә, язучы. Ул 1966 нчы елның 24 нче августында Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында ишле гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә. Туган авылында сигезъеллык мәктәптә укый, беренче шигырьләрен 5 нче сыйныфта укыганда ук яза башлый. Аны тәмамлагач, Кызыл Чапчак урта мәктәбенә күчә. 1984 нче елда аны уңышлы бетергәч, Түбән Каманың 66 нчы һөнәр училищесына укырга керә. 1985 елда кияүгә чыга, аларның бер улы һәм бер кызы туа. Аның тормышы башка хатын-кызларныкыннан берни белән дә аерылмый диярлек. 1996 нчы елда авыр травма алып (ул керләренә уралып, балконнан егылып төшә), урын өстенә кала. Менә шушы санап бетергесез авырлыклар Мария өстенә ауган вакытта, аны ире ташлап китә. 2 баланы үзенә генә аякка бастырырга туры килә. Ул өр-яңадан яшәргә, ашарга, утырып торырга, сөйләшергә өйрәнә. Мәктәп елларында калган илһам аңа яңадан кайта, ул шигырьләр һәм әсәрләр яза башлый. “Нәниләргә бүләгем”, “Адашкан җан”, “Гашыйк чишмә” һ.б. китаплары басылып чыга.

Мария Логинованың күп кенә геройлары, әле бик бәләкәй булсалар да, кешеләргә җылылык өләшәләр. Автор игътибарыннан хәзерге чор яшьләре өчен аеруча куркыныч заман чире – наркомания проблемасы да читтә калмый.
Гомумән, язучының әсәрләрендә вакыт тарафыннан җуелмый торган мәңгелек кыйммәтләр: мәхәббәт тә, кешелеклелек тә, мәрхәмәтлелек тә, сагыш аша елмайта торган юмор да бар. Кайсы гына шигырен алсаң да, һәркайсында тормыш китереп чыгарган проблема күтәрелә: намуссызлык, кешелексезлек. 
М. Логинова әкиятләрендәге һәр вакыйга баланың үсү процессын күз алдында тотып язылган. Ул үз иҗатында халкыбызның бүгенге проблемаларын яктырту белән бергә, аның ышанычлы киләчәге өчен дә борчыла. 

Мария Логинова әйтүе буенча, Ф.Яруллин кебек каләм ияләренең батырлыгы иҗатка, яшәргә рухландыра аны. Безнеңчә, мондый бөек шәхесләребез авыру булмаган, барлык эшләрне дә башкарып чыга алырдай кешеләрдән дә көчлерәк. Алар кызгануга мохтаҗ түгел, ләкин без аларны хөрмәт итәргә, искиткеч иҗатлары белән кызыксынырга тиешбез. Бер-беребезгә мәрхәмәтле булганда гына бәхетле була алырбыз, рәхәт яшәрбез. Авыр сүзләрне кулланмасак иде. Фәнис абый әйтмешли, башкаларның да кеше булуларын онытмасак иде.



                                   




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 25.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров825
Номер материала ДВ-191164
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх