Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Мастер-класс: Г.Афзал шигъри теленең күркәм бизәкләре

Мастер-класс: Г.Афзал шигъри теленең күркәм бизәкләре

Международный конкурс по математике «Поверь в себя»

для учеников 1-11 классов и дошкольников с ЛЮБЫМ уровнем знаний

Задания конкурса по математике «Поверь в себя» разработаны таким образом, чтобы каждый ученик вне зависимости от уровня подготовки смог проявить себя.

К ОПЛАТЕ ЗА ОДНОГО УЧЕНИКА: ВСЕГО 28 РУБ.

Конкурс проходит полностью дистанционно. Это значит, что ребенок сам решает задания, сидя за своим домашним компьютером (по желанию учителя дети могут решать задания и организованно в компьютерном классе).

Подробнее о конкурсе - https://urokimatematiki.ru/


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:







Гамил Афзал шигъри теленең күркәм бизәкләре

(Мәктәптә укучыларның фәнни-эзләнү эшен оештыру буенча мастер-класс)

Автор: Мөслим муниципаль районы “Мөслим гимназиясе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тимергалиева Эльмира Васил кызы.

Эзләнү-тикшеренүләрнең төп объекты: Гамил Афзал шигырьләре.

Фәнни эшнең төп максаты: Катлаулы җәмгыятьтә каршылыклы чорда яшәгән татар интеллигенциясенең күренекле вәкиле Гамил Афзалның шигъри осталыгына бәя бирү.

Бурычлар:

а) Гамил Афзал шигырьләрендә мәктәп курсында өйрәнелә торган тел чараларын барлау;

б) Гамил Афзал шигырьләрендә кулланылган тел чараларын тикшерү;

в) Гамил Афзал шигырьләренә автор позициясеннән чыгып бәя бирү;

г) сайланган тема буенча булган хезмәтләр белән якыннан танышу һәм, шуларны кулланып, үз фикереңне формалаштыру.

Фәнни эшнең яңалыгы: төрле чорларда иҗат ителгән шигырьләрдә автор консепциясенең эмоциональ чагылышын тел чараларын барлау аша яктырту.

Фәнни эшнең структурасы: кереш өлеш, төп дүрт бүлек (без аларны адым дип атадык), йомгак.

Мастер-классның максатлары:

  1. Коммуникатив максат. Укучыларны фәнни-эзләнү эшенә җәлеп итүнең әһәмиятен ачыклау һәм заман таләбе булуын аңлату.

  2. Фәнни максат. Татар әдәбияты дәресләрендә фәнни-эзләнү эшләре оештыруның кайбер юнәлешләре турында мәгълүмат бирү.

  3. Тәрбияви максат. Бу эш төрләренең укучыларның акыл сәләтен, зиһенен үстерүен, игътибарлылык тәрбияләвен ассызыклау.

Мастер-классның бурычлары:

  1. Мастер-класста катнашучыларның үзләрендә дә фәнни эш белән шөгыльләнү теләге уяту;

  2. Тел чараларын өйрәнү ихтыяҗы тудыру.

Метод һәм алымнар:

  • Тикшеренү, эвристик

  • Ми штурмы

  • Проект методы

  • Интерактив

Проект

Тикшерелә торган адымнар:

1 адым. Шигырьләр - автор консепциясенең эмоциональ чагылышы.

2 адым. Гамил Афзал шигырьләрендә кулланылган халык авыз иҗаты элементлары.

3 адым. Гамил Афзал шигырьләрендә кулланылган троплар.

4 адым. Гамил Афзал шигырьләрендә кулланылган лексик чаралар.

К е р е ш ө л е ш.

Гамил Афзал - кырыс дөньяның үзеннән ачы сабак алган, әмма нинди шартларда гына яшәсә дә, Кеше булып, Татар булып, Шагыйрь булып калган шәхес. “Гамил Афзал шигъри теленең күркәм бизәкләре” дип аталган әлеге хезмәтебезнең төп өйрәнү предметы булып, авторның төрле чорларда иҗат ителгән шигырьләре тора.

Фәнни хезмәтебезнең темасы бик актуаль. Эшнең гамәли кыйммәте зур. Тел белгечләре тел чараларын өйрәнүгә үзләреннән зур өлеш кертсәләр дә, аерым язучыларның әсәрләрендә алар әле тиешенчә өйрәнелмәгән. Бу хәл Гамил Афзал иҗатына да кагыла.

Т ө п ө л е ш.

Хөрмәтле коллегеалар, Сезне үземнең остаханәгә чакырам.

Сораулар:

  • Тема сезне кызыксындырамы?

  • Нәрсә алырга исәплисез?

1 адым.

Шигырьләр - автор консепциясенең эмоциональ чагылышы.

Әңгәмә өчен сораулар:

- Шигырь кем тарафыннан языла?

- Шигырь язу өчен нәрсәләр белү кирәк?

- Теләсә кем шигырь яза аламы?

- Шигырь нинди халәттә туа? Шигырь укып, авторның халәтен аңлап буламы?

- Шагыйрь һәм лирик герой турында нинди фикерләрегез бар?

- Әйтелгәннәрдән чыгып, нинди нәтиҗә ясап була?

Нәтиҗә: Шигырьләр - автор консепциясенең эмоциональ чагылышы. Аларда шагыйрьнең рухи дөньясы, тормышка карашы, акылы, халкына мөнәсәбәте чагылыш таба, тел байлыгы күренә.





2 адым.

Гамил Афзал шигырьләрендә кулланылган халык авыз иҗаты элементлары.

Лингвистика – тел чараларын тикшерә торган тармак. Лингвистик поэтика - шигъри телнең байлыгы, әдәби традицияләрнең дәвамчанлыгы күрсәткече. Алга таба без бергәләп Гамил Афзал шигырьләрендә кулланылган халык авыз иҗаты элементларын барлап үтәрбез.

Хикмәтле сүз әйтү традициясе төрки поэзиягә хас. Гамил Афзал мәкаль һәм әйтемнәрне органик рәвештә үз әсәрләренә кертеп җибәрә, кайвакыт эпиграф итеп куя. “Торгынлык заманында” шигырьләрендә кулланылган кайберләрен күзәтеп үтик:

-Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белер, халык белмәсә, балык белер.

-Иле юкның җире юк.

-Илле бул да җирле бул, атлы бул да затлы бул.

-Ат аунаган җирдә төк кала.

-Чүбек чәйнәп май чыкмый.

-Кемнең кулында, шуның авызында һ.б.

Болар, бер яктан караганда, Гамил Афзалның заманга мөнәсәбәтен күрсәтә алырлык мисаллар булса, икенче яктан, авторны халыкка якынайтучы чаралар да. Халык үз лексиконындагы хикмәтле сүзләрне шагыйрь иҗатында күргәч, автор укучыларның фикерен ачып салган кебек кабул итә.

Әшәке кешеләр була,

Әшәке халык булмый;

Әшәке тарихчы була,

Әшәке тарих булмый.

Әлеге юллар авторның үз халкына мөнәсәбәтен күрсәтәләр.

Хикмәтле сүзләр - афоризмнар - Г.Афзал иҗатының иң югары ноктасы. “Тамчылар” циклына кергән дүртьюллыкларда андый табышларны күпләп очратырга була.

Фәлсәфәне ничек кенә боргалама,

Берәр генә өч нәрсә бар бу дөньяда,

Иң кадерле, иң мөкатдәс, иң изге зат:

Туган илең, Туган телең, Туган анаң.

(Мисалларны карагыз: Гамил Афзал “Сайланма әсәрләр”, 3 том, 270-277 битләр)

Фразеологизмнар - телебезнең алтын фонды. Аларны урынлы итеп, оста куллану шагыйрьнең сәләтен күрсәтә. Гамил Афзалның “Рекорд”, “Тактика”, “Патша белән табиб турында әкият”ләре гел фразеологик әйтелмәләрдән генә тора.

Халык иҗатында, язма әдәбиятның төрле стильләрендә яңа фразеологизмнар ясала һәм кулланылышка керә тора. Иҗат кешеләре - язучылар, шагыйрьләр үзләренең әсәрләрен фразеологик әйтелмәләр белән баеталар. Бу аларның индивидуаль язу үзенчәлекләре белән дә бәйләнгән. Гамил Афзал сүз уйнату өчен махсус рәвештә фразеологик әйтелмәләрнең урыннарын алмаштыра яки кайбер компонентларын үзгәртеп, иронияне көчәйтүгә ирешә. “Усал елмаеп сөйләшү” циклына кергән шигырьләрдән мисал карыйк:

Бер юләргә күктән бәхет төште,

Башы белән күк гөмбәзен тиште.

Ут йоту”, “йолдыз тоту”, “керсез күңел, “күңел карасы”, “күкрәк ут сулады”, “җан буйсынмый”, “күзләр тала”, “бәгырьне өткән”, һ.б. бик күп мисалларны табарга була.

Халык җырлары шагыйрь тарафыннан бик оста файдаланыла. “Халык җырларына тәкълитләр” циклына кергән шигырьләрдә халык җырының бер я ике юлы алынган. (Мисалларны карагыз: Гамил Афзал “Сайланма әсәрләр”, 3 том, 120-121 битләр)

Нәтиҗә: Гамил Афзал – шигырьләрендә халык авыз иҗаты традицияләрен һәм аларның яңа вариантларын оста кулланучы шагыйрь.

3 адым.

Гамил Афзал шигырьләрендә кулланылган троплар.

Гамил Афзалның теле үткен, бай. Хөрмәтле коллегалар, мин сезгә группаларда эш тәкъдим итәм. Үзегезгә бүлеп бирелгән мисаллардан тропларны табыгыз, шулар буенча нәтиҗәләр ясагыз, ахырдан һәр төркем үз проектын яклап чыгыш ясаячак. Укучылар эшчәнлеген оештыру эшенең бу төрен дәреснең бер этабы итеп кулланырга була. (Практик эш оештыру)

Хезмәтемдә Гамил Афзалның кайбер шигырьләренән алган варианларны мисалга китерәм.

Гади эпитетлар: зәңгәр төн, ак болыт, караңгы төн, ягымлы кара күз, һ.б.

Метафорик эпитетлар: кара көчләр, кара кайгы, кайнар йөрәк, һ.б. катлаулы тропларның Гамил Афзалчалары: “йөрәк ул – сандугачлы урман”, “тимер җилле еллар”, “яшәү дөреслеге – вөҗдан дөреслеге” һ.б.

Метафоралар: тимер кул, алтын ай, алтын тояк, көмеш ял, тәмле төш, ачы җил, ачы язмыш, бөдрә тал, серле көч, серле тойгы, тимер пәрдә, таш күңелләр, йөрәк ярасы. Авторның үз метафоралары: “туң тел”, “сүз сугышы”, “канатсыз лачын”, һ.б.

И.Гете, А.Блок, Г.Тукай төсләрнең кешеләргә тәэсирен аңлап эш иткәннәр. Г.Афзал да төсләр символикасына игътибар итә, төсләр спектрын күрсәтә, ләкин төсләрнең бай палитрасын үлчәп кенә куллана ( “Көн яктысы кырыкка сына”, Гамь төсмерләре”). Төсләр мәгънә җиткерү чарасы буларак кулланылган: кара каш, ал тасма, зәңгәр күл. Табигать төсләрен кеше күңеленә аваздаш итү — поэтик алымнарның берсе. Мәсәлән, ал кояш, сары көзләр, соры болыт, соры офык, соры дала, кара көз, шәмәхә болыт, һ.б.

Бөтен халыклар да ярата, аерым бер мәгънә сала торган төсләр бар. Әйтик, аклык ул — сафлык, пакьлек, чисталык билгесе. Әдәби әсәрләргә дә ул нәкъ менә шул рәвешле килеп керә. Г.Афзал да, башка язучылар кебек, кара төскә үлем мәгънәсен белдерүне йөкли, ә сарылык сагыш билгесе булып килә.

Чагыштырулар: күбәләктәй очкан яшь йөрәкләр, арысландай ирләр, син оҗмахтан чыккан һава сыман, каеннар, сабантуйга чыккан кызлар кебек, ташкын сулар ярына кайткан кебек, оҗмах түре кебек яланнар, әкият кебек айлы кичләр, һ.б.

Символлар: Дәрдемәнд, Г.Тукайда “кораб” милләт язмышын чагылдыручы символ буларак күп кулланыла, ә Г.Афзал “җил” символын аеруча яратып кулланган. “Фирүзә җил”, “саба җиле”, “назлы” да ул, “ирекле” дә, “регламентсыз” да, хәтта “агулы” да.

Литоталар Гамил Афзал иҗатында үткен сатирик чарага әверелә: “син – ярма” (бөртек – вак нәрсә), “Җир әйләнә штык очында” (ХХ гасырда илдәге политик хәлне шулай аңлата).

Гипербола: “елга булып җиргә сеңгән күз яше”, “Бакый абзый басып куйса бакыр өзә”

Нәтиҗә: Троплар - Гамил Афзал теленең сыгылмалыгын күрсәтүче чаралар.

4 адым.

Гамил Афзал шигырьләрендә кулланылган лексик чаралар.

Гамил Афзал геройлары - халык арасыннан. Гади сөйләм сүзләрен кертеп җибәреп, автор үз героенең менталитетын, культура дәрәҗәсен, психикасын күрсәтә. Шигырьләрдә Актаныш якларында кулланылган җирле сөйләм сүзләре саналган “малакаем”, “апаем”, “абзыкаем”, “җиңгәчәй”, “Мәүҗидәттәй”, “Флүрәттәй”, “мөгәрич”, һ.б., “сатаем” кебек фигыль формаларын очратабыз. Алар шул ук вакытта шигырьләрнең сатирик көчен арттыруга да хезмәт итәләр.

Үзе уйлап тапкан исем-характеристикаларны Н.В.Гоголь, А.Н.Островский еш кулланганнар. Шундый исемнәр Г.Афзал геройларында да очрый: Шәләй Вәләевич, “Әйдә ярар” колхозы, Шурочка-Мурочка, Гыйльман Гыйльметдинский, Бәкер Бетчи, Гали Кәли, Латыйп Үсми, Фәсил Күрми, Шомакойрык, Сарытырнак.

Г.Тукайның сатирик әсәрләрендә рус сүзләрен куллану күзәтелә. Г.Афзал да сатирик шигырьләрендә “закун”, “нәчәлник”, “пыртакул”, “собрание”, “мужыт”, “кәнишне”, “муды”, “әбижәйт итә”, “пырлитар” һ.б. сүзләрне махсус рәвештә куллана.

Неологизмнарның да автор үзе уйлап тапканнары очрый. “Әллә нәрсизм”, “шаккатризм”, “үзенсөяр”, “ирексөяр”, “кушбугаз” вариантларын күрергә мөмкин.

Нәтиҗә: Гамил Афзал шигырьләрендә кулланылган лексик чаралар – күпсанлы укучыларны җәлеп итүнең иң яхшы чарасы.

Й о м г а к л а у:

Һәр чор телгә зур таләпләр куя. Телдән һәр кеше үзенчә файдалана, аны үз сөйләменә яраклаштыра. Күреп үткәнебезчә, Гамил Афзал поэтикасы лингвистик яктан үтә дә үзенчәлекле. Бу фәнни эшне башкару дәверендә без мәктәп курсында өйрәнелә торган тел чараларын барладык, шактый мисаллар тикшердек, шигырьләренә автор позициясеннән чыгып бәя бирергә тырыштык. Гомумән алганда, Гамил Афзал поэзиясе – татар теленең бөтен байлыгын, борынгыдан килгән әдәби традицияләрен күрсәтерлек бай чыганак.

Сораулар:

  • Мастер-классның бурычлары үтәлдеме?

  • Катлаулы җәмгыятьтә каршылыклы чорда яшәгән татар интеллигенциясенең күренекле вәкиле Гамил Афзалның шигъри осталыгына бәя бирергә тырыштык. Теманы ача алдыкмы?

  • Мастер-класста катнашканнан соң үзегездә дә фәнни эш белән шөгыльләнү теләге уяндымы?

Әлеге эшебез мәктәп-гимназияләрдәге татар теле укытучыларына да файдалы хезмәт булыр дип саныйм. Хезмәтегез өчен рәхмәт.


Файдаланылган әдәбият:

  1. Әдипләребез. – Казан, 2009.

  2. Гамил Афзал. Гомер кичүләре. – Казан, 2000.

  3. Гамил Афзал. Рәхмәт! – Казан, 2009.

  4. Гамил Афзал. Сайланма әсәрләр. 3 томда. - Казан, 2004.

  5. Гамил Афзал. Сайланма әсәрләр. - Казан, 2004.

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy



Автор
Дата добавления 13.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров29
Номер материала ДБ-347775
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх