Инфоурок Классному руководителю КонспектыМастер-класс на августовскую конференцию (на татарском языке)

Мастер-класс на августовскую конференцию (на татарском языке)

Скачать материал

РТ Лаеш муниципаль районы

Пәрәү урта гомуми белем мәктәбе

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы

Бәдретдинова Гөлүсә Габдулла кызы

“Укучыларга әхәкый-эстетик тәрбия бирудә этнопедагогик форма буларак халык бәйрәмнэре”

Мастер-класс

Мастер-классның максаты:  этнопедагогика аша халкыбызның кыйммәтләрен  һәм традицияләрен куллану буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Бурычлар:

1.     Конференциядә катнашучыларның укучылар белән тәрбия эшен оештырганда   этнопедагогика өлкәсендәге     белемнәрен актуальләштерү

2.     Тәрбия һәм ял программаларын төзегәндә педагогларның традицион милли мәдәният нигезләрен куллануларына ярдэмлек күрсәтү.

Җиһазлау:

1.     Түбәтәйләр (4 шт),  чигелгән кулъяулык

2.     Мультимедиапрезентация

 

Чараның барышы

Кереш өлеш.

- Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Мин, Бәдретдинова Гөлүсә Габдулла кызы, “Укучыларга әхәкый-эстетик тәрбия бирудә этнопедагогик форма буларак халык бәйрәмнәре” дигән мастер-класста сезне күрүемә бик шат.

Төп өлеш.

Балага рухи-әхлакый үсеш һәм тәрбия бирүнең төп документаль нигезен Россия Федерациясенең “Белем бирү” турындагы Законы, Стандарт, Россия гражданинына рухи-әхлакый үсеш һәм тәрбия бирү Концепциясе тәшкил итә. Стандартта мондый юллар бар: “Гомуми белем бирүнең һәр баскычында рухи-әхлакый яктан үстерү һәм тәрбия бирүнең төп максаты булып Ватан язмышын үз язмышы итеп кабул итүче, үз иленең бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылыгын аңлаучы, күпмилләтле Россия Федерациясе халыкларының рухи һәм мәдәни гореф-гадәтләре үрнәгендә тәрбияләнгән югары әхлаклы, иҗади, белемле Россия гражданины тәрбияләү тора.”

Үз халкыңның улы яки кызы булу өчен аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, әкият-дастаннарын, күп гасырлы тарихын, әхлак, тәрбия тәртипләрен кече яшьтән сеңдереп үсү кирәк.

19 ел педагог булып эшләү дәверендә яшусмерлэрдэ Ватанга, халыкка, туган телгэ мэхэббэт, олыларга, кечелэргэ һэм, гомумэн, кешегэ ихтирам, мэрхэмэтлелек, шэфкатьлелек тәрбияләүдә, шулай ук хезмэт тэрбиясе һэм эстетик тэрбия бирудә  халкыбызның  мәдәниятын  уңышлы гына кулланып киләм. Укучылар татар халкының  традицияләре, уеннары, гореф-гадәтләре, туган ягыбызның йолалары һәм бәйрәмнәре белән танышалар. Халык мәдәнияты – ул татар халкының мәдәнияты гына түгел, ә бәлки Татарстанда, районыбызда яшәүче барлык төр милләтләрнең мәдәнияты икәнлегенә игътибар ителә. Укучылар традицияләрнең мәдәни нигезенә төшенәләр, үзләрендә гомумкультура компетенциясен үстерү мөмкинлеге алалар.

Һәрбер эшнең авырлыгы булган кебек, бу эштә  дә кыенлыклар очрый. Хәзерге замана балаларында  халкыбыз мәдәнияты турында  белемнәр  җитәрлек түгел. Шунлыктан без аларның  тормыш тәҗрибәләренә генә таянып эш итә алабыз. Бу укытучы һәм укучы арасында бәйләүче җеп булып тора.

Халкыбыз йолаларын, мирасын өйрәнүне гамәлгә ашыруның  беренче адымы  - катнашучыларны кызыксындыру.

1 адым. “Кызыксындыру”

Укучыларның  тормыш тәҗрибәләренә таянып, халкыбызның традицияләрен,  үткәнне бүгенге белән бәйләп  өйрәнү фикере белән  кызыксынуларын уятабыз. Балалар уйнарга бик ярата, шунлыктан өйрәнү процессына уен формасы бирү отышлы була.  Мәсәлән, түбәндәге уеннарны кулланып була:

1.     Иптәшләрең арасыннан түбәндәге сүзләргә туры килгән кешене тап.

Эрәфле – матур, сөйкемле

Өннө – зирәк, үткен

Балабан – юан

Баштак – шаян, шук

Илемле – ачык йөзле

Ирәбе – эре, зур

Йадау – ябык

2.     Узган гасыр кәләше костюмы белән хәзерге заман  кәләшенең күлмәген чагыштыр.

3.     Бирелгән сүзләр астында нинди өс киеме  яки ризык яшеренгән.

Ризыклар:

Тура – корт, кызыл эремчек

Табикмәк – көлчә, зур коймак

Өтү – кабартма

Өчмөгеш – өчпочмак

Йакмыш -  кыстыбый

Өс  киеме:

Кәпәч – түбәтәй

Әлчүпрәк – алъяпкыч

Билдәмә – билбау

Бишмәт – костюм

Бәлүңкә – киез  ката

Пима – резин  итек

Шундый  эчтәлекле уеннар уйнаганда,  укучылар үзләренең булган белемнәре җитәрлек түгел икәненә төшенәләр, аларда халкыбызның фольклорын тагын да тирәнтенрәк өйрәнү теләге уяна.

Шулвакытта икенче адым ясар вакыт җитә. Ул – “Узган гасыр мөхитенә чуму”

Үткәннәргә үзебезне үзгәртеп кире кайту этабы башлана. Монда  бүлмәне бизәү, халкыбызның җырлы-биюле уеннарын куллану ярдәм итә.

1.     Татар халык уены.

"Түбәтәйле”. Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда , уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба берурындык калдыралар.   Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.

Ачык йөзле булу, мәрхәмәтлелек Рәсәйдә, шулай ук Татарстаныбызда яшәүче күп халыкларның үзенчәлеге.Шундый уеннар кулланып без хәзерге заман балаларында күпмилләтле Россия Федерациясе халыкларының рухи һәм мәдәни гореф-гадәтләре үрнәгендә тәрбияләнгән югары әхлаклы, иҗади сыйфатлар булдырырга булышабыз.

Бүгенге очрашуга әзерләнгәндә,  мин халкыбызның йола һәм бәйрәмнәре календарен ачып карадым. Тиздән халкыбызның онытылып бара торган бәйрәме “Сөмбелә”  җиткәне ачыкланды..

“Сөмбелә” бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә, дөресерәге 22 сентәберьдә бәйрәм ителгән. Ул вакытта инде бөтен урып –жыю эшлэре тәмамлана, көзге чәчү дә  ахырына якынлаша. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткәч   бәйрәм килә.  Ул көнгә алдан ул мул итеп ризык әзерләнә. Камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп күңел ачалар. Бәйрәмнең  хуҗабикәсе “Сөмбелә”  алтын  сары толымлы булган. Кызлар аңа алтын сары башаклардан такия үреп кидерткәннэр. Ил агалары  “Сөмбелә” не көлтәләр белән бизәлгән тәхеткә  утыртканнар. Кыскасы халык мәгънәле,  матур итеп күңел ачкан. Бәйрәм иткән.

Укучыларны бәйрәм  мөхитенә  алып керүдә  яраткан алымым булып бүлмәне, төп геройны  бизәү тора. “Теләк телә – Сөмбеләне киендер” уенын отышлы дип саныйм. (Мастер класста катнашучылар Сөмбеләгә таҗ бизәп, теләк теләп башына кигерәләр)

Шулай ук бу этапта халык киемнәрен яки элементларын укучылар үзләре дә киеп карыйлар.  Бу халәттә укучыларга аралашу киртәсен узу өчен   хисле   мөнәсәбәт булдыруга юнәлтелгән уеннар тәкъдим ителә. Инде хәзер балалар барысы да катнашучы ролендә булалар.

Укучылар халкыбыз мәдәнияты мөхитенә әкренләп керәләр. Алар инде аралашуның кыйммәтен аңлауга әзер булалар.

Шулвакытта өченче адымны атларга кирәк икәнлеге билгеләнә.

Ул – “Мине ишет” дип атала.

Бу этапта халкыбызның җыр –моңы һәм халык авыз иҗаты белән танышу башлана. Хәзерге заман уеннары халкыбыз уеннары белән чагыштырыла, уеннарның максаты билгеләнә.

Халык мәкальләре, әйтемнәре, тизәйткечләре, табышмаклары  кергән уеннар кулланыла. Инде укучылар алдына тагын бер проблема – барлык сүзләрнең дә аңлаешлы булмавы килеп баса. Уен аша  балаларга сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла, күзаллаулары киңәйтелә, сүзлек запаслары тулыландырыла.

Бу этапта түбәндәге уеннарны тәкдим итәм:

1.     Яулык уены (Мәкаль әйтеш )

2.     Әйтемнәрне аңлат (татар халык әйтемнәренә охшаш  башка милләт әйтемнәрен табарга)

Инде дүртенче этабыбыз - “Бәйрәмнәр, йолалар үткәрү”

 Тел белү , өс киемнәре һәм  авыз иҗатының  ярашуы халкыбызның йолаларын һәм бәйрәмнәрен үткәрергә мөмкинчелек бирә.Укучылар белән  Нәүрүз, Сабантуй, Каз өмәсе, Сөмбелә һәм башка бәйрәмнәрне үткәрергә була. Укучылар үзлектән тәкъдим ителгән бәйрәмгә  өс киемнәрен, рольләрен, үз-үзеңне тоту юлын сайлыйлар. Бу исә шәхси мөмкинчелекне истә тотып, барлык бәйрәм персонажларының уңышлы аралашуын булдыра.

 

Йомгаклау.

Халкыбыз безнең буынга кабатланмас асыл традицияләр, уен, бию һәм җыр фольклоры байлыгы калдырган. Халкыбызның җәүһәрләре күп гасырлар аша үтеп хәзерге җәмгыятебездә гомумкешелек, гаилә кыйммәтләрен формалаштыру нигезе булып торалар.

«Укытучының шундые булыр, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырыр. Укытучының тагын шундые да булыр, туфрак булачак бер баланы алтын итә белер, » -дип язып калдырган Риза Фәхретдин.

Педагогик хезмәтебездә халкыбызның бетмәс-төкәнмәс байлыгын осталарча кулланып һәр баланы  алтын итсәк иде дигән теләктә калам.

Игътибарыгыз  өчен рәхмәт!

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Мастер-класс на августовскую конференцию (на татарском языке)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Менеджер образования

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 264 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.01.2017 601
    • DOCX 21.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Бадрутдинова Гелюся Габдулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 12
    • Всего просмотров: 27069
    • Всего материалов: 22

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Медиаграмотность как форма работы с современным родителем

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 37 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 126 человек

Курс повышения квалификации

Актуальные вопросы профориентационной работы в деятельности педагога

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 98 человек из 36 регионов
  • Этот курс уже прошли 121 человек

Курс повышения квалификации

Организация работы с молодежью

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 77 человек из 33 регионов
  • Этот курс уже прошли 171 человек

Мини-курс

Самоповреждающее поведение у подростков: профилактика и методы работы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 15 регионов

Мини-курс

Современные направления в архитектуре: архитектурные решения гениальных изобретателей

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Индустриальный туризм

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе