Табигать… Бу сүзне без еш ишетәбез, ул бездә төрле
ассоциацияләр, образлар тудыра.
Әле генә мин шигырь укыган вакытта Сез дә
нинди образлар, ассоциацияләр туды микән?
Мин дә Сезгә 1 мин дәвамында табигатьне ничек
итеп күзаллавыгызны сүрәтләргә тәкъдим итәм. (Катнашучылар табигатьне ничек
күзаллаулары турында рәсем ясыйлар)
« Ассоциации» алымы, кош тавышы яңгырый. (Слайд 2).
Укытучы: бирелгән вакытыз үтеп тә китте, кайсы команда кыюрак
, үзегезнең осталыгыгызны күрсәтегез. (Эшләр күсәтелә, аңлатыла.)
Гаҗәп түгел, сезнең рәсемнәрегез берсе икенчесен кабатламаган, нәкъ табигатьтәге
кебек, безнең табигатебез дә күптөрле һәм кабатланмас бит ул. (Слайдлар
буенча сорала.) Кем өчендер ул чәчәкләрнең гәҗәеп дөньясы яки дулкыннар
йөгерүе, икенче берәүләр өчен – сихри урман,ә өченчеләр өчен – уникаль планета.
(Параллель рәвештә 3-8 слайдлар күрсәтелә).
Ә ни өчен безнең планетабыз кабатланмас? Үз
фикерләрегезне тәкъдим итеп карагыз әле.
(Катнашучыларның фикерләре тыңланыла.) Әйе, безнең планетабыз бик бай, матур, бары
тик безнең планетабызда гына тереклекнең күптөрлелеге күзәтелә.
Нәрсә соң ул табигать-природа? Зур Энциклопедик
Сүзлектә язылган билгеләмә белән танышыйк әле. (Слайд 9). (Слайд
ачылган вакытта Зур Энциклопедик Сүзлектән билгеләмәсен үзем укып күрсәтәм).[736 б., Большой энциклопедический словарь]
Природа –
n в широком смысле — все сущее, весь мир в
многообразии его форм; употребляется в одном ряду с понятиями: материя,
универсум, Вселенная.
n Объект естествознания.
Укытучы: Алга таба киттек. Менә хәзер барыгыз да үзегезне
көзгедән күргән кебек хис итегез. Сез анда табигать күзлегеннән кемне күрәсез.
«Көзге» алымы.
Һәрбер кеше үз фикерен әйтсен әле. (Фикерләр
тыңланыла) Әйе, көзгедә Сез үзегезне - Кешене күрдегез. Кеше дә бит
табигатнең бер аерылгысыз өлеше. Без Кешеләр үзебез яшәгән планетабыз,
табигатебез белән тыгыз мөнәсәбәттә яшәргә, сакларга, якларга, кадерләп тотарга
тиешбез.
Җир шарында тереклекнең яшәешенә без барыбыз
да җаваплы Әле бит үтеп киткән 2013 нче ел - Татарстанда экологик
культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы да булып торды. (Слайд 10).
Әйләнә-тирә табигатьне саклау өчен мин нәрсә эшли алам? Мин сезне “живой
микрофонга” чакырам. Төркемнәрдә фикерләшеп алыгыз. (Фикерләр тыңланыла)
Борын-борынгылардан ук кеше табигатьнең
серләрен, аның байлыкларын, төрлелеген өйрәнә килгән. Кая гына, кайсы гына
илгә барсак та табигать белән сокланмый калмыйбыз. Ә табигатьтә яшәүче тере
организмнар төрле тылсымнар иҗат итәләр. Һәм менә аларның кайберләре:
“Иң-иң” алымы
- иң зур корылма – Австралиянең төньяк-көнчыгыш
яр буйларында тере организмнар тарафыннан төзелгән Квинслендагы Зур барьер
рифы. Ул 2027 км га сузылган, ә киңлеге 72 км. (Слайд 11)
- иң зур чәчәк – Арнольда раффлезиясе. Ул Сумата, Ява һәм Калимантан утрауларында
үсә. Диаметры бер метрга җитә. (Слайд 12)
- иң зур хайван – зәңгәр кит, размеры 33 метр,
авырлыгы 140 т, йөрәгенең авырлыгы 600-700 кг. (Слайд 13 )
- үзенең табышы артыннан иң тиз йөгерүче коры
җирдә яшәүче имезүче хайван – гепард. Ул сәгатенә 120 км тизлек белән чаба. (Слайд
14 )
- иң юан агач – баобаб агачы. 20 м
биеклектәге һәм кәүсәсенең әйләнәсе 20 м булган агач үзендә 120 мең л су
туплый ала. (Слайд 15 )
- иң озын елан булып анаконда еланы
теркәлгән, озынлыгы 11м 43 см. (Слайд 16)
Укытучы: Бу исемлекне тагын да дәвам итәр идек, ләкин безне эш
көтә. Безнең максат хәзерге вакытта, безнең үзебезгә биологияне танып-белү
максаты куелган. Һәр фәндәге кебек үк аның үз объектлары бар. Мин Сегә шушы
объектларны танып-белү максатыннан бирем әзерләдем. Терек һәм терек булмаган
табигать объектлары арасында кайсысы артык. (4 группа эшли).
“Дүртенче – артык”
Таш – гөмбә –
су - болыт
Гладиолус – тал – бодай - крокодил
Бактерия – су – һава – кар
Энә - китап –
каен - шкаф.
Әйдәгез, фикерләребез туры киләме, тикшереп
карыйк әле.
1 группа – беренче юл, 2 группа - ... .
Һәрбер юлдан артык чыккан объектларны бер юлга туплагыз әле (гөмбә,
крокодил, бактерия, каен). (Слайд 17-18 )
Исемлектә Сез кемнәрне күрәсез? (Фикерләр
тыңланыла). Сез терек табигать объектларын дөрес таба белдегез. Ә алар
фәнни телдә патшалыклар булып торалар. (Слайд 19)
Ә алар безнең 5. Монда Сез дүртесен генә
күрәсез. 20 нче һәм 21 нче гасырның чире булып саналган, СПИД авыруын
кузгатучы - терек организмнарда гына яшәүче паразитлар – тереклекнең
күзәнәксез формалары – вируслар патшалыгы турында белергә тиешбез. 1 нче
декабрь юкка гына Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне итеп билгеләп үтелми. (Слайд
20 )
Балык биремнәрне эшләгәннән соң безнең алда
иң зур проблема килеп туды. Бергәләп чишик әле. Ә чынында биология фәне нәрсәне
өйрәнә? Минем Сезнең фикерләрегезне тыңлыйсым килә. Зур Энциклопедик Сүзлектә
язылган билгеләмә белән танышыйк әле. ). (Сүзлекләр таратыла) [337 б.,
Большой энциклопедический словарь; 68 б., Биологический русско-татарский
толковый словарь; 664 б., Большой справочник школьника 5-11 классы]
•
Биология - (от греч.bios-жизнь
и logos- учение)
наука о живых организмах.
Биологи исследуют строение живого организма, процессы жизнедеятельности, поведения,
взаимодействие с окружающей средой и другими
организмами, законы индивидуального и исторического развития. (Слайд 21)
“Ә Сез Беләсезме?” алымы
Биология төшенчәсен иң беренчеләрдән булып Ж.Б.Ламарк
тәкъдим итә. Әйе, биология фәне безнең алда табышмаклар, серләр китереп тудыра.
Без боларны ачарга, табарга тиешбез. Мин дә Сезгә “Ә Сез Беләсезме?” дигән
максаттан бер бирем бирәм. Сезгә аның берничә вәкилен тәкъдим итәм, танышып
карыйк әле. (Слайдлар 22-25)
22
- абага
23- лишайник
24
- таякчык
25 – финик
пальмасының җимешләре.
Ә монысын Сез танымадыгыз. Бу экзотик бимеш.
Аның җимешләре белән Сезне таныштыр дип уйлыйм. Мин Сезгә әлеге агачның
җимешләрен тәкъдим итәм. Таныдыгызмы, бу нәрсә җимеше? Сез әле генә финик
пальмасының җимешләрен татып карадыгыз. Сез бу вакытта тереклекнең нинди төп
билгеләрен чагылдырдыгыз? Әйдәгез, бергәләп алдагы биремне эшлик, тереклеккә
хас булган билгеләрне санап чыгыйк! Кайсы команда тереклекнең төп билгеләрен
яхшы белә? (Кәгазь битләрендә язалар) Тереклекнең төп билгеләре:
(Слайд 26)
Тереклекнең төп билгеләрен танып белергә
Биология ярдәмгә килә. Чарабызның иң мавыктыргыч, иң күңелле өлешенә килеп
җиттек. Мин Сезгә берничә уен тәкъдим итәм.
«Аукцион” уены
Беренчесе аның аукцион. Биологиядәге белемнәрне кайларда кулланып
була? Үзегезнең фикерләрегезне языгыз. Иң соңгы фикерне әйтүче - җиңүче
команда була.
2 нче уеныбыз – “Фантастик гипотеза” дип атала. Ул берничә биремнән торачак.
«Идеяләр чылбыры» алымы
1 нче бирем – бер җөмлә үзегезчә биология
фәненә аңлатма бирегез:
Биология – ул ...
«Шигырь язу» алымы
2 нче бирем – бирелгән сүзтезмәләрдән шигырь
языгыз.
Сабый төсле, Җир-ана, шатлана, күренде,
үрелде.
Яңа гына туган сабый төсле,
Аваз салды илгә Җир-ана.
Яз авазы, тереклек авазы.
Бар тере җан сөенә, шатлана.
Иң беренче нәни керфекләре
Яшел чирәм шытып күренде.
Бөредән ачылды чәчәк-күзләр,
Гөлләр-куллар күккә үрелде.
«Мозаика» алымы
3 нче бирем – минем конвертта табигать күренешләренә кагылган мозаика салынган. Сез шул картинканы дөрес итеп
табарга тиеш.
«Сүзләрдән мозаика» алымы
4 нче бирем - бирелгән сүзтезмәләрдән дөрес
итеп танылган рус һәм татар язучыларының әйтемен китереп чыгарыгыз.
Бәхет ул – табигать белән бергә булу, аны
күрү, аның белән сөйләшү. Л.Н.Толстой.
Кешеләрне нечкә күңелле, тугры итеп тәрбияли
торган иң яхшы китап – туган җир. С.Хәким
Табигать кешегә каршы килми, әгәр дә кеше аңа
каршы килмәсә. А.И.Герцен.
Туып-үскән шушы җирнең ямен
Алыштырмый икән һичнәрсә. С.Хәким
Менә финал өлешенә дә килеп җиттек. Алда үткәрелгән
4 бирем буенча Сез хәзер шушы ватманнарда биологик коллаж төзергә тиеш.
Әйдәгез: “Алга, алга, җиңүгә таба!” Бу биремне эшләр өчен 2-3 мин вакыт
бирелә. Коллаж беркетелә.
Менә без чарабызның ахырына килеп җиттек.
Һәрбер командага бүгенге мастер-класска нәтиҗә ясар өчен соңгы биремне тәкъдим
итәм. Бүгенге чараның максатларын язып карагыз әле. Сезнең язган
максатларыгыз мин куйган максатлар белән туры килә микән? Сүз һәрбер
командага бирелә. (Слайд 27 )
Дәреснең максаты:
n
Тере организмнарны
өйрәнүче, кеше тормышында әһәмияте булган биология фәне турында белемнәрне
гомумиләштерү.
n
Логик фикерләү, иҗади
танып-белү алымнарын, коммуникатив күнекмәләр үстерү.
n
Биология фәнен өйрәнүдә кызыксыну
тәрбияләү максатыннан яңа
технологик алымнардан файдалану.
n
Әйләнә-тирә табигатькә,
биология фәненә мәхәббәт тәрбияләү.
Мин мастер-классны тәмамлар алдыннан
коллегаларга рәхмәт әйтәсем килә. Сез үзегезнең табигатьне яратуыгызны
дәлилләдегез. Җир шарында тереклекнең яшәешенә без барыбыз да җаваплы. (Слайд
28 )
Мин уйлыйм бүгенге мастер-класста кулланылган
технологик алымнар – практикада киң кулланылыш табар дип. Бүгенге
мастер-класста алган кичерешләрегезне смайликлар ярдәменәдә күрсәтсәгез иде. Игътибарыгыз
өчен зур рәхмәт. (Слайд 29)
Кулланылган әдәбият:
1.
Биологический
русско-татарский толковый словарь,
под ред. доктора биол. Наук Ф.Г.Ситдикова, канд. биол. наук Р.К.Закиева,
издательство «Магариф», 1998.
2.
Большой справочник
школьника 5-11 классы, 5-е издание, стереотипное, издательство «Дрофа», 2002.
3.
Большой энциклопедический
словарь, издательство « Большая Российская энциклопедия», 2000 г. / Ред. А. М. Прохоров . – 2-е изд., перераб. и доп .
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.