Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Мастер-класс по родному (татарскому) языку на тему "Формы и методы работы над текстом"

Мастер-класс по родному (татарскому) языку на тему "Формы и методы работы над текстом"


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

hello_html_m344e2802.gif


Текст 0стенд2 эш формалары 32м т0рл2ре

Рус телендә сөйләшүче балалар белән текст укыганнан соң, текстагы сөйләм үрнәкләрен укучылар хәтеренә сеңдерү, текстның сюжетын истә калдыру буенча төрле күнегүләр системасын оештыру- текстны укыганнан соң эшләнергә тиешле күнегүләрнең төп максаты булып тора рус телле м2кт2пл2рд2 укучы татар балалары алдында. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту максатларының берсе- аларны язма сөйләм аша аралаштырырга өйрәтү. Шуңа күрә уку һәм татар әдәбияты дәресләрендә төрле характердагы язма эшләр дә эшләү максатка ярашлы эш төре булып тора. Татар теле д2ресл2ренд2 текст 0стенд2 эшл2г2нд2 мин т1б2нд2ге эш т0рл2ре кулланам, 32м 2йтерг2 кир2к, яхшы гына н2ти52л2рг2 иреш2м:

  1. Текстны укы, т2р5ем2 ит 32м исем куй:

Алма бакчасына ябалак ияләште. Ул тычканнарны аулый башлады. Төннәр буе тычкан тоткан ябалак көндез дә бакчада кала. Кышкы салкыннарда Кәрим аны төрле тәм-том белән сыйлый. Җәй көне ябалак каядыр китеп югала. Яңгырлы көз җиткәч, ябалак тагын бакчага килә, тычканнарга көн күрсәтми.

  1. Текстны8 башы бирел2, эчт2леген д2вам итеп язырга:

Алма бакчасына ябалак ияләште. Ул тычканнарны аулый башлады. Төннәр буе тычкан тоткан ябалак көндез дә бакчада кала………….



  1. Текстны8 башы 32м азагы бирел2, т0п эчт2леген язырга:

Алма бакчасына ябалак ияләште. Ул тычканнарны аулый башлады…………….

Яңгырлы көз җиткәч, ябалак тагын бакчага килә, тычканнарга көн күрсәтми.

4.Текстка диалог репликалары кертеп язырга:

Мәктәп бакчасы.

Безнең мәктәп бакчасы зур. Анда озын түтәлләр ясадык. Түтәлләрдә төрле яшелчәләр үсә. Җимеш агачлары кызыл алма, татлы чия җимешләре бирә. Бакчаны укучылар карыйлар. Алар аллы-гөлле матур чәчәкләр үстерәләр.

- --------------------------------------

- ------------------------------------------

- -----------------------------------------

- -----------------------------------------

Бакчада күңелле. Балалар көз көне мул уңыш җыйганнарына шатланып, 0йг2 таралдылар.

5.Текстны8 «чикл2рен» билгел2рг2, тиешле тыныш билгел2рен куярга:

Бүген көн әйбәт кояш та артыгын кыздырмый көтүлек янында гына бер елга бар барып җитмичә елга икәнен белмисең теге як ярына өрәңгеләр таллар, өянкеләр үскән аларның ботаклары тар елганың өстен каплап торган төсле ботаклар яшел яфраклар җилдә тирбәлеп су коеналар елганың киңлеге сикереп чыгарлык кына булса да суы алай сай түгел киңәеп ярга уелып кергән урыннарда балыклар сикерешә

сыерлар агач күләгәсенә ял итәргә яткач без шунда балык каптырырга ияләнеп киттек кайбер көннәрдә уха да пешерәбез хәмит абый шул уемнарда балык үстерергә кызыга хәмит абый сыерга нинди үлән кирәген дә балыкның нәрсә яратканын да бел 3әр үләннең үзлеген хикәя сөйләгән төсле итеп сөйли.

6.Текста т0шеп калган орфограммаларны куярга:

Кычытканның файдасы.

Кычытканда витамин бик күп. Кешеләр кычытканнан шулпа пешерәләр. Кычытка.ны, кар эремәсен өч.н, кар өст.нә җәяләр. Кычытка.ны тавыкларга турап ашатсаң, алар йом.рканы күбрәк сала. Кычытканны чапкач, без аны учмаларга бәйләдек. Ул учмаларны ферманың чормасына киптерергә элд.к. Алар анда җилләп киптеләр. Кипкән кычытканны кыш к.не хайва.нарга ашаттык. Кычыткан ул шундый файдалы үсемлек.

Җиләк җыйганда.

Без урманга бардык. Урманда җиләкләр пешкән. Аларны күргәч үк, а.ыздан сулар килә. Мин җиләк җыя башлагач ук ашарга тот.нд.м. Тәзкирә дә капкалый. Әбинең җиләк капканы бер дә күренми. Ул җыя да җыя. Мин аларның са.ытлары җиләк белән тулуын күрдем. Шуннан соң мин дә ашаудан туктадым. Башны да күтәрмичә, са.ытка гына җыя башладым

7.Текстка т0шеп калган фигыльл2рне язырга:

Яшенле яңгыр.

Без күрше малайлар белән урманг _______. Кичтән үк _______.Иртән торып чәй _____, безнең йорт янына ______. Кояшлы матур көн иде. Без юлга _________. Күп тә үтмәде урманга ________. Камиль юлны белми иде, адашып _____. Ләкин, озак та үтмәде без таныш аланга ________. Шул арада кара болыт _______һәм коеп яңгыр _______. Ялт-йолт яшен яшьни, күк күкри. Без малайлар белән кире ________. Озак та үтмәде, яңгыр ________. Ялт итеп кояш ______. Урман өстендә салават күпере _________.

8.Текстагы 50мл2л2рне 52енкел2ндереп язырга:

Игеннәр.

Карлар эреде. Тамчылар тамды. Сулар акты. Күкне болыты каплады. Яңгырлар яуды. Тамчылар җирнең битен юдылар. Җир кипте. Колхозчылар язгы чәчүгә чыктылар. Кырда машина тавышлары ишетел2. Җирне кояш җылыта. Ашлыклар тишелде. Җылы яңгырлар явып узды. Өлгер тамчылар яшь ашлыкларны су белән туендырды. Кояш белән яңгыр ашлыкларга тизрәк үсәргә булыштылар. Көзен колхозчылар мул уңыш алыр.

9.Текстагы 50мл2л2рне тиешле т2ртипт2 куеп язырга:

Балык тоту.

Әтисе белән бергәләп, Таҗи балык тотарга барды. Кояш та юк, ә шулай да якты. Калкавычны су төбенә алып төшеп китәләр Су өсте тып-тын.. Балык бик шәп эләгә. Билгеле, мондый вакытта балыклар яхшы чиртәләр, кармакны бер дә тик тотмыйлар.. Таҗинең әтисе балыкларны сөйри дә чыгара. Таҗи аларның барысын да чиләккә җыя бара. Көн әле бик иртә. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Өф иткән җил дә юк Таҗи аны сизмәде дә Шуңа күрә вакытның үтүе дә тоелмый. Әнә инде кояш та күтпән күтәрелеп килә.

Тикшер1 0чен д0рес варианты :

Балык тоту.

Әтисе белән бергәләп, Таҗи балык тотарга барды.Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Су өсте тып-тын. Өф иткән җил дә юк. Билгеле, мондый вакытта балыклар яхшы чиртәләр, кармакны бер дә тик тотмыйлар. Калкавычны су төбенә алып төшеп китәләр. Таҗинең әтисе балыкларны сөйри дә чыгара. Таҗи аларның барысын да чиләккә җыя бара. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Балык бик шәп эләгә. Шуңа күрә вакытның үтүе дә тоелмый. Әнә инде кояш та күтпән күтәрелеп килә. Таҗи аны сизмәде дә.

10 . Текстагы «5имерек» 50мл2л2рне д0ресл2п язырга :

Кышны каршылау.

Күчмә инде җылы юл якларга кошлар күптән тотканнар. Яфраклы йокыга агачлар да талган кышкы. Карт наратларның яшел ябалдашларына кар йомарламнары сырышкан. Алар табигать йоласына буйсынмаган, тын гына черем итәләр. Тик яшь чыршылар гына әле табигатьтән ачы сабак алып өлгермәгән. Алар, горур башларын югары чөеп, кар дәрьясына карап шаккаткан.

Җәнлекләр кышны каршы ала төрлечә. Азык тиеннәр үзләренә кышлык туплаганнар. Хәзер агач куышларында бер кайгысыз кыш чыгарга исәп тоталар.

Тикшер1 0чен д0рес варианты :

Кышны каршылау.

Күчмә кошлар күптән инде җылы якларга юл тотканнар. Яфраклы агачлар да кышкы йокыга талган. Карт наратларның яшел ябалдашларына кар йомарламнары сырышкан. Алар табигать йоласына буйсынмаган, тын гына черем итәләр. Тик яшь чыршылар гына әле табигатьтән ачы сабак алып өлгермәгән. Алар, горур башларын югары чөеп, кар дәрьясына карап шаккаткан.

Җәнлекләр кышны төрлечә каршы ала. Тиеннәр үзләренә кышлык азык туплаганнар. Хәзер агач куышларында бер кайгысыз кыш чыгарга исәп тоталар.



11.Нокталар урынына тиешле сыйфатларны куеп языгыз.

Урман … . … җәй уртасы булганга, кошлар да җаңфәрманга сайрамыйлар. Агач башларындагы яфракларны шыбырдаткан … җил генә бу тынлыкны бозып куя. Ә чишмә тавышына … урман күнеккәндер. Туктаусыз челтери бит ул, гүя … җыр суза. Беләсе иде: бу … җырын кемгә багышлый икән? Кош-кортларын, җәнлекләрен җыр белән үзенә чакыра микән урман кизләве? … суда, мамык-каурыйларын кабартып, песнәк коенды. Чишмә ерганагында, … суга канатлары белән бәргәләп, кызылтүш рәхәтләнде.































































Көзге матурлык.

Кайбер кешеләр көзне яратып бетерми. Әле яңгыр ява, әле кояш чыга. Өстеңә нәрсә киеп чыгарга да белмисең. Кырау төшә, кошлар китә, яфраклар коела. Бик моңсу була.  Мин көзне бик яратам!  Көз бик матур ул. Бакчаларда алмалар, помидорлар кызарып пешә.

Бирем:

  1. Сузык авазларны парлап язарга.

  2. Җөмләләрне татарчага тәрҗемә итегез.

Некоторые люди не любят осень. Не знаешь что одеть.

Көзге күл.

Кулнең тирә-ягы җэй буенча шулай жанлы, куңелле булып торса да, көз якынлашып, салкын җилләр исә башлау белән, күл  бу җанлылыгын югалта, әллә  нинди моңсу бер хәлгә керә.  Кыр үрдәкләре hәм башка кошлар, өер-өер булып, җылы якка китәләр. Кояш нуры астында ялтырап, күл өстен боҗраландырып уйный торган  балыклар да , сикерүләреннән туктап, аска төшәләр.

Бирем:

                                            I т.

1. Сүзне ясалышы ягыннан тикщерегез.

    Җанлылык.

2. Сүзнең транскрипциясен ясагыз.

    Йокылары  

3. ь хәрефе кергән сүзләргә мисал языгыз.


Ярдәм.

        Безнең бу эшебез кар яуганчы шулай барды. Кар яугач, мал өендә кунагым өчен аерым, үзе генә торырлык урын ясадым. Иртән сабакка киткәнче, төштән соң сабактан кайткач, анын алдына солы, тары кебек азыклар салып, су биреп, кунак итә торган идем. Мин аны шулай кыш буена тәрбия кылдым, кунак иттем.

Яңгырдан соң.

        Сәгатьтән артык барган  яңгыр туктады. Күк ачылды. Болытлар таралды. Тагын, ялтырап, кояш чыкты. Малайлар шаулашып, кычкырышып, урамга ташландылар. Яңгыр суларында чабышып, сибешеп, уйнарга тотындылар. Әйтерсең, дөнья янадан туды. Маллар, адәмнәр, үләннәр, чәчәкләр – hәммәсе жанланды. Шул бер сәгатьтә яңадан яшәреп, гөрләп киткән чәчәкләр, үләннәр, яфраклар өстендә якты кояшның нурлары яңгыр тамчыларын алмаз кебек, бриллиант кебек итеп ялтыратып уйнадылар. Бөтен халык шат йөз, рәхәт йөрәк белән урамга агылды.

Бирем.

1. Җөмәләрне тәрҗемә итегез.

                                                        I т.

                                              I I т.

2. Күп нокталар урынына мәгънәсенә туры килгән исемнәр hәм тартым кушымчаларын куеп языгыз.

                                                      I т.

  1. нең фатир тәрәзэ….

  2. нең бакча агач….

  3. нең республика елга….

  4. нең шәhәр бәйрәмнәрә.

                                                I I т.

 

  1. гызның тавышы.

  2. гезнең бәйрәмнәре.

  3. нең киңәше.

  4. гызның мунчасы.

                                                                         

             Н.В. Максимов, С.М.Трофимова, М.З. Хәмидуллина, Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 кл. «Мәгариф» нәшрияты, 2005.


        Озын куңелсез кыш утте. Карлар эреп, сулар ага башлады. Жир йөзе кояш нурына манчылды. Җылы якка киткән кошлар безнеңилгәкиләбашладылар.

        Бирем.

                                                        I т.

  1. Озын  сыйфатын төрле дәрәҗәләргә куегыз.

  2. Текстан рәвешләрне язып алыгыз.



Диктант.

      Алма бакчасына ябалак ияләләште. Ул тычканнарны аулый башлады. Төннәр буе тычкан тоткан ябалак көндез дә бакчада кала. Кышкы салкыннарда Кәрим анны төрле тәм-том белән сыйлый. Җәй көне ябалак каядыр китеп югала. Яңгырлы көз җиткәч, ябалак тагын бакчага килә, тычканнарга көн күрсәтми.(41 с.)

     Бирем №1. Җөмләләрне татарчага тәрҗемә итегез.

     I т.  Возле дома растет большое дерево.

            Моему дедушке нужен отдых.

            В ее саду много цветов.

     II т. Возле школы есть маленький стадион.

             Моей сестренке нужна красивая кукла.

             В ее доме много книг.

     Бирем № 2. Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп языгыз.

      Я . гыр, кү . елле, ди . гез, тә . әфес, кө . ,  . омшак, җи . ел,  . ир,

.ил, а . ыл.

   

    V- XI сыйныфлар өчен язма эшләр. ( Гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма). Казан, 2003. 102 б.


6нчы «а» сыйныфында (татар төркеме) татар теленнән

I чирек ахырына контроль язма эше (диктант).

Диктант.

Торналар төшкән җирдә.

    Күз алларымнан әллә нинди мамык боҗралар очты, тынным кысылды, чөнки миннән дүрт-биш адым ераклыкта гына биек аяклы дүрт торна басып тора иде. Тавык белән каздан башканы күрмәгән күзгә мондый күк гөмбәзе кунагын күрү көтелмәгән хәл булып чыкты. Күзләрем яшьләнде, тамак төбе җыерылды, йөрәк типкәнне ишетеп тордым.

   Торналар озын биек аяклы , күк йөзендәге болвт кебек зәңгәр каурыйлы, хәтәр озын томшыклы кошлар икән.

   

     Бирем №1. Бирелгән сүзләрдән яңа сүзләр (исемнәр) ясагыз.

        I т. Бас, ышан, сөйлә, көрә, балык.

     II т. Яшь, бүл, курс, кис,тара.

     Бирем №2. Бирелгән сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга аерып языгыз.

       Iт. Тирә-юнемдә, көрәгеңне, алкаларын, юлыгыз, тормышыбызда.

     II т. Күзенә, апасының, авылымны, колагына, өстәлегездә.

    V- XI сыйныфлар өчен язма эшләр. ( Гомуми белем мәктәпләре укытучыларына кулланма). Казан, 2003.


 Диктант.

    Кояшлы урманның үз нәфислеге бар. Кояшлы иртәләрдә ул аеруча матур , аеруча гүзәл. Чуклы ак шәл ябынган зифа каеннар бигрәк сылу. Алар мәңге яшел наратлар янәшәсендә горур кыяфәт белән басып торалар.

    Җилсез аяз көннәрдә урман бигрәк тә тын. Җитез песнәкнең берөзлексез сызгыруы, тырыш тукранның тукылдавы гына тынлыкны боза.

    Яңа гына явып киткән ап – ак кар күзләрне чагылдыра. Аксыл -зәңгәр күктәкояш елмая.

    Бирем №1. Хәл фигыльләрне табып асларына сызарга.

         I т.  1) Сине һәрчак , һәр почмакта

                 Бәхет елмаеп көтсен. ( И. Юзеев).

             2) Күп эшләде иренмичә, бара-бара ;

                 Чыгарды ул матур-матур балалар да. ( Г. Тукай).

      II т. 1) Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә. (Г.Тукай).

            2) Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый.                              

                                                                                               (Г.Тукай).

    Бирем №2.     Сүзләрне урыннарына куеп, җөмлә төзергә.

         Iт . 1) Күп , китапханәдә, татарча, китаплар;

             2) Безгә, өйрәнү, өчен, кирәк, татарча , алар;

             3) Татарча ,өйрәнәбез, фикерләргә, без;

      II т. 1) Бик, китаплар, китапханәдә, күп;

             2) Анда, бик, йөрибез теләп, без;

             3)  Укыйбыз, китаплар, залында, уку;

             Н.В. Максимов, С.М.Трофимова, М.З. Хәмидуллина, Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 кл. «Мәгариф» нәшрияты, 2005.




57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 16.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров203
Номер материала ДВ-263458
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх