Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Азнакай шәһәре 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәримова Роза Мөдәрис кызының мастер- классы.
Бит күрке – күз,
Тел күрке - сүз
2 слайд
9 нчы сыйныф укучылары Бердәм Республика тесты тапшыралар. Имтиханга әзерләгәндә, мин шуңа игътибар иттем. Укучылар тексттан фразеологик әйтелмәләрне авырлык белән табалар, аларның мәгънәләрен аңлап җиткермиләр. Шуңа күрә бүгенге мастер-классны мин шушы темага багышларга уйладым.
3 слайд
Проблема кую:
Өч яшьлек оныгыбызга без Яңа ел бәйрәменә роликлар бүләк иттек. “Җәй көне шуарсың”- дидек. “Ә җәйгә еракмы әле?”- дип сорады оныгыбыз. “Күз ачып йомганчы, әйләнеп карарга да өлгермәссең, җәй инде килеп тә җитәр.” Оныгыбыз, гаҗәпләнеп, як-ягына каранырга тотынды. “Карыйм, карыйм, ә җәй күренми...” – диде ул.
Ни өчен ул безне аңламады икән? Мин нәрсә әйтергә теләдем?
Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
4 слайд
Димәк, бүгенге дәресебезнең темасы:
Фразеологик әйтелмәләр.
5 слайд
Дәреснең максаты:
Фразелогизмнар белән танышу.
Аларны сөйләмебездә дөрес куллана белергә өйрәнү.
Тексттан фразеологик әйтелмәләрне таба белү.
6 слайд
Кагыйдә:
Ике яки берничә сүздән төзелгән, бер күчерелмә мәгънәне аңлата торган сүзтезмә фразеологизм, яки фразеологик әйтелмә дип атала. Фразеологизмнар сөйләмдә бер мәгънә аңлаталар, бер җөмлә кисәге булалар, аерым кисәкләргә таркалмыйлар.
7 слайд
Фразеологизмнарны бер сүз белән алыштырып була.
Күзгә-күз сөйләшү - икәү
Эт белән мәче кебек - ачуланышу
Акка кара белән – яхшылап кара
Тик утыру - эшләмәү
8 слайд
Бүгенге дәрестә без төркемнәргә бүленеп эшләрбез.
Беренче төркем – язучылар;
Икенче төркем – рәссамнар;
Өченче төркем - галимнәр
9 слайд
Язучылар төркеме әлеге фразеологик әйтелмәләрне кулланып, “Мәктәп тормышы” темасына хикәя төзерләр.
Баш вату;
Түбәсе күккә тию;
Сай йөзү;
Ярдәм кулы сузу;
Су кебек эчә;
Күз ачып йомганчы;
Җиң сызганып;
Бармакка бармак сукмау;
Ялт иттерү
10 слайд
Рәссамнар карточкада бирелгән фразеологизмнарны рәсемдә сурәтләп күрсәтергә тиешләр.
Борчак сибү;
Ук кебек атылу;
Җиңен сызганып эшләү;
Авызы колакта;
11 слайд
Галимнәр карточкада бирелгән фразеологизмнарның мәгънәсен, килеп чыгышын аңлатырга тиешләр. Интернет материалларыннан һәм энциклопедияләрдән файдаланырга мөмкин.
Табан ялтырату;
Кәкре каенга терәтү;
Агач атка атландыру;
Сул аяктан тору
Эшне башладык!
12 слайд
Һәр төркем чыгыш ясый. Эшкә нәтиҗәләр ясала.
Алдагы бирем: Бирелгән фразеологизмнарның татарча вариантын табарга.
Браться за ум;
Пальчики оближешь;
Кот наплакал;
Полтора Ивана;
Как две капли воды;
Повесил нос;
Бить баклуши
13 слайд
Җаваплар тикшерелә, нәтиҗә чыгарыла.
Браться за ум Акылга утыру
Пальчики оближешь Телеңне йотарлык
Как две капли воды Ике тамчы су кебек
Кот наплакал Энә очы кадәр генә
Полтора Ивана Алып кадәр
Повесил нос Борынын салындырган
Бить баклуши Трай тибү
14 слайд
.
.
Фразеологик әйтелмә белән күрсәтергә
15 слайд
16 слайд
.
.
ч
Җавапларны тикшерәбез.
Диңгез тубыктан
Ике тамчы су кебек
Чебенне дә рәнҗетми
17 слайд
Муенга менеп атлану
Чит кеше кубызына бию
Болытларда йөзү
18 слайд
Бер көнем
Бармакка бармак сукмадым, Тел очында торган җавап,
Ахры сул аяктан тордым. “Эһ” дигәнче, башка килде.
Урын-җирне дә җыймыйча, Сүзне сүзгә ялгый белдем
Мәктәбемә китеп бардым. Алдым шулай яхшы билге.
Борыным салынган иде, Башым күккә тия язды,
Очрады, ярый, җан дустым. Борын күтәрмәдем ләкин.
Күңел күтәрелде бераз, “5”ле алгач, кәеф яхшы,
“Исәнме!”, дип, кулын кыстым. Ал да гөлгә әйләнде көн.
Без икәүдән-икәү генә – Очып кына кайттым өйгә,
Яттан шигырь сөйләп бардык. Әниемнең мин уң кулы.
Көне буе баш күтәрми, Бөтен савыт-сабаларны
Җиң сызганып белем алдык. Ялт иттерде үскән улы!
Судан коры чыктым бүген: Шайтан аяк сындырырлык
Сорадылар – җавап бирдем. Иде йокы бүлмәсендә.
Сүзгә кесәгә кермичә, Трай тибеп эш чыкмас, дип,
Матур итеп сөйли белдем. Гөл иттердем һәммәсен дә
Шигырьне укыгыз. Кайсы төркем фразеологизмнарны күбрәк таба алыр икән?
19 слайд
Бер көнем
Бармакка бармак сукмадым, Тел очында торган җавап,
Ахры сул аяктан тордым. “Эһ” дигәнче, башка килде.
Урын-җирне дә җыймыйча, Сүзне сүзгә ялгый белдем
Мәктәбемә китеп бардым. Алдым шулай яхшы билге.
Борыным салынган иде, Башым күккә тия язды,
Очрады, ярый, җан дустым. Борын күтәрмәдем ләкин.
Күңел күтәрелде бераз, “5”ле алгач, кәеф яхшы,
“Исәнме!”, дип, кулын кыстым. Ал да гөлгә әйләнде көн.
Без икәүдән-икәү генә – Очып кына кайттым өйгә,
Яттан шигырь сөйләп бардык. Әниемнең мин уң кулы.
Көне буе баш күтәрми, Бөтен савыт-сабаларны
Җиң сызганып белем алдык. Ялт иттерде үскән улы!
Судан коры чыктым бүген: Шайтан аяк сындырырлык
Сорадылар – җавап бирдем. Иде йокы бүлмәсендә.
Сүзгә кесәгә кермичә, Трай тибеп эш чыкмас, дип,
Матур итеп сөйли белдем. Гөл иттердем һәммәсен дә.
20 слайд
Йомгаклау.
Димәк, фразеологик әйтелмәләр турында нәрсәләр белдек?
Бердәм, тотрыклы булалар.
Аларны бер сүз белән алыштырып була.
Фразеологик сүзтезмәдәге сүзләр арасына башка сүзләрне куеп булмый.
Ике яки берничә сүздән торалар.
Фразеологизмнарны тәрҗемә итеп яисә рус телендәге эквивалентларын табып була.
21 слайд
Дәрес өчен бик зур рәхмәт!
Без сезнең белән бүген вакытны бушка уздырмыйча, алны-ялны белмичә җиң сызганып эшләдек, баш ваттык. Бүген дәрестә авыз ерып утыручылар булмады. Барыгыз да татар телен су кебек эчәсез дигән фикер калды миндә.
Әфәрин дияргә генә кала!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 661 432 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Каримова Роза Мударисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
2 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.