Инфоурок Другое Другие методич. материалыМастер-класс по теме"Использование игровых технологий в обучении татарскому языку и литературе"

Мастер-класс по теме"Использование игровых технологий в обучении татарскому языку и литературе"

Скачать материал

Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле коллегалар!

Мин сезне «Татар теле һәм әдәбиятын өйрәтүдә уен технологиясен  куллану» дигән темага уздырылачак мастер-класс эшендә катнашырга чакырам.

Мастер-классның максаты: укытучыларның һөнәри үсешенә шартлар булдыру; татар теле һәм әдәбият дәресләрендә уен технологиясен куллану алымнары белән таныштыру, әлеге алымнарны практик кулланырга өйрәтү. 

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда уеннарның әһәмияте зур. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә һәм иҗади халәт булдыра. Уеннар вакытында фән нигезләрен үзләштерү белән бергә укучы үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре дә ала.
Шулай итеп, уеннар бала тормышында әһәмиятле урын алып торалар, белем һәм тәрбия бирүдә мөһим чыганак булалар.. Тәрбия чарасы буларак, ул балаларның камилләшүенә, шәхес буларак формалашуына, үзгәрүенә этәргеч булып тора. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы яхшырак бирелә. Ул уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала. Уен формасында оештырылган дәресләр фән белән кызыксынуны көчәйтә, баланың мөстәкыйльлеген үстерә.

Хәзерге көндә мәктәпләрдә уку-укыту процессын активлаштыру һәм интенсивлаштыру максатыннан уен эшчәнлеге түбәндәге очракларда файдаланыла:

1) фәнне өйрәнүдә мөстәкыйль технология;

2) нинди дә булса технологиянең бер состав өлеше;

3) дәрес яки аның бер этабы (кереш өлеше, яңа теманы аңлату яки ныгыту, күнегүләр эшләү яки контроль эш һ.б.);

4) дәрестән тыш эшләр технологиясе.

Башлангыч сыйныфларда укучылар предметлы уеннарны, әкият геройларына бәйле булган рольле уеннарны теләп башкаралар. Ә төп һәм урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тарафыннан тормыш-көнкүреш темаларына аралашуга багышланган рольле уеннар, хезмәт эшчәнлеген чагылдыра торган һөнәри (эшлекле) рольле уеннар уңышлы башкарыла.

Уенны оештырганда, түбәндәге максатларны күз алдында тоту мөһим:

1) укучыларның аралашу (коммуникатив) эшчәнлеген активлаштыру;

2) сөйләм эшчәнлеге дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, рольләрне дөрес бүлү;

3) тормышта укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрдән файдалану;

4) үзара ярдәмләшү, телдән дөрес актив аралашу мохиты булдыру.

 

Мәсәлән, дәрестә түбәндәге уен төрләрен кулланырга мөмкин:

“Күренекле шәхесләр” уены.

Һәрбер укучы бер күренекле кешене сайлап ала һәм беренче заттан аның турында сөйләргә тиеш була. “Күренекле шәхес” укытучы өстәле янына чыга, ә калган укучылар аңа сораулар бирәләр. Ролен тиз танытмас өчен, бу уенчы сорауларга турыдан-туры ачык итеп җавап бирми. Әгәр төркемдәге укучылар бу шәхесне танысалар, фамилиясен кәгазьгә язып, укытучыга бирәләр. Берничә дөрес җавап табылганнан соң, укытучы уенны туктата һәм җиңүчене билгели.

“Күршеләр” уены.

1. Иң башта укучылар үзләренең күршеләре турында сөйлиләр. Укытучы укучылардан күршеләре белән ничек яшәүләрен сораштыра: күршеләре аларны борчымыймы, бигрәк тә нәрсә аларга комачаулый (кирәкле-кирәксез шакылдау, көчле тавыш белән телевизор карау, музыка тыңлау һ.б.). Күршеләрдән канәгатьсезлек сәбәпләре тактага язылып куела. Шуннан соң төркем парларга бүленә, биремнәр таратыла. Һәрбер пар күрсәтелгән сәбәпләрнең берсен сайлап ала, диалог төзеп, аны уйнап күрсәтә. Аннан соң парлар яңадан төркемнәргә берләшәләр һәм күршеләр белән яхшы яшәү кагыйдәләрен төзиләр.

2. Бу уен мәгълүмат җыюга нигезләнеп төзелә. Уенда катнашучылар бәйрәм табыны янына чакырыла. Табын янында күрше утыручалар арасында әңгәмә оештырыла, алар кайчандыр бер-берсен күргән кебек, ләкин кайчан, ничек очрашулары турында хәтерли алмыйлар. Уенчыларның төп максаты – шул очрашуны ачыклау. Сөйләшү барышында кунаклар бер-берсе белән танышалар, кайда яшәүләре, кайда укулары турында һ.б. сорашалар.

“Парыңны тап” уены.

1. Уен башланыр алдыннан һәр укучы нинди дә булса мәгълүматның бер өлеше язылган карточкалар ала һәм икенче өлешен (ягъни үзенең парын) табарга тиеш була. Мондый уеннарны җөмләләр, диалоглар, хикәяләр төзегәндә актив кулланырга мөмкин.

2. Төркемдә һәр укучының пары бар, ләкин парлар билгеле түгел. Һәр укучы бер-берсенә сораулар биреп парын табарга тиеш. Укытучы уенда катнашучыларга, билгеле бер вакытта сәяхәткә җыенырга тәкъдим итә. Моның өчен билгеле бер шартларны үтәргә кирәк. Катнашучыларның бурычы – үзеңә юлдаш табу. Шул максаттан чыгып, укучылар бер-берсе янына киләләр һәм бергә сәяхәткә чыгарга тәкъдим ясыйлар, аларның планнарын сораштыралар, үзләренең сәяхәт шартлары белән таныштыралар. Уенчылар үзләренең парларын тапканчы, шулай бер-берсе белән аралашалар.

3. Уенга катнашучылар икешәр карточка алалар. Беренче карточкага кызыксыну өлкәсе, гадәтләр, ә икенчесенә – тапшыраласы бүләк исеме языла. Бүләк дөрес тапшырылсын өчен, бер-береңнең гадәтен, нәрсә белән кызыксынуын яхшырак белергә кирәк. Моны үзара аралашу вакытында гына ачыкларга мөмкин.

Белем бирүдә федераль дәүләт стандарты заманча дәрес оештыруга үзенең таләпләрен куя. Бүгенге дәрес төзелеше, эчтәлеге, оештырылуы зур үзгәрешләр кичерә. Без бүген дәреснең, беренче чиратта, коммуникатив юнәлешен көчәйтергә тиешбез: дәрестә хезмәттәшлек мохите булдыру, эшлекле партнерлар аралашуы, үзара контроль, үзбәя, төркемдә үзара ярдәмләшү кебек гамәлләр формалаштыруга игътибар бирергә кирәк. Укучы мәгълүматны утырып, тыңлап кабул итүчедән бу мәгълүматны табу, үзләштерүдә актив катнашучыга, партнерга әйләнергә тиеш. Уку мәсьәләләрен чишүдә төрле ысулларда ориентлашырга, уку эшчәнлеген оештыруның башка формаларын булдыруга ирешергә кирәк. Яңа алымнар куллану укытучының оештыру сәләтен үстерүне дә таләп итә: бүген укытучы төркемдә кулланылучы коллектив эш формалары белән идарә итә белергә тиеш. Укытучының роле дә үзгәрә: ул – белем бирүче түгел, ә белемне үзләштерүдә укучылар эшчәнлеген оештыручы.   Белем бирү системасын уен формалары, яңа эш алымнары белән баету максатыннан, мин дәресләрендә Сингапур алымнарыннан да еш файдаланам. Бу очракта укытучы тренер, партнер роленә керә. Укучылар кечкенә яки зур төркемнәрдә, материалны кабатлап, һәр 15 минут саен алга омтылалар. Дөрес фикер бергәләп табыла. Аларның укыту алымнарын бер төрле калыпка кертмичә үзләштермәкче булабыз.

Әзерләгән шушы хезмәтемне минем Сингапур алымнарын үз эченә алган дәресемнең бер өлешен сезгә тәкъдим итәсем килә.

“Куиз-куиз-трэйд”(слайд)

“Эй-ар-гайд”

Тест сораулары бирелә.

 

Дәрес башы

Сораулар

Дәрес ахыры

 

Кушымчасы булмаган исемнәр баш килештәге исемнәр була.

 

 

Иялек килешендәге исемнәргә һәрвакыт -ның/-нең кушымчасы ялгана.

 

 

Төшем килешендәге исемнәр һәрвакыт -ны/-не кушымчалары ялганып ясала.

 

 

Исемнәр җөмләдә ия, тәмамлык, хәл булып киләләр.

 

 

 

 

  -Беренче баганада сорауларга җавап бирү.

Йомгаклау өлешендә

-     Тест сорауларына икенче баганада җавап бирү.

-     Дәрес башындагы җаваплар белән чагыштыру.

-     Ни өчен дәрес башындагы фикерләрегез  дәрес ахырында үзгәрде? Фикерләрне тыңлау.Үзбәя.

 

 

 

“Микс фриз груп”

1.     Г.Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыренә ясалган татарча мультфильм  карау

2.     Музыка астында бию, ял итү

3.     Сорауларга җавап бирү:

      Малайны уенга иң беренче булып нәрсә чакырды?

      Малай турындагы фикерләрең? Һ.б.ш.

 

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Мастер-класс по теме"Использование игровых технологий в обучении татарскому языку и литературе""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Садовод-декоратор

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 169 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 24.12.2016 862
    • DOCX 24.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Потапова Гульгена Раисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Потапова Гульгена Раисовна
    Потапова Гульгена Раисовна
    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 38581
    • Всего материалов: 23

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Мини-курс

Психоаналитический подход: изучение определенных аспектов психологии личности

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Инвестиционные проекты: оценка, эффективность и стратегии

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Копирайтинг: от пресс-портрета до коммуникаций

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе