Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Математика / Другие методич. материалы / Математический вечер ( 5- 9 класс)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Математика

Математический вечер ( 5- 9 класс)

библиотека
материалов








hello_html_m7cfa4e83.gif








hello_html_25a6495e.gif









Математика фәнен яратучы

укучылар игътибарына!!!

hello_html_m6662933e.gif


кичәсе (2а + 5) нче декабрьдә 5 дәрестән соң була.


Күрсәтмә: а – иң зур берурынлы сан.


Кичәгә керәсең килсә, девизны бел!”

3 + 4 › 5 +... 2с + с = 15 7 ∙ 7 - 7∙6 =

2к – к = 4 (34 – 28) : 1 = 99 ∙ 0 + 3 =

х ∙ х = 4 к ∙ к = к + к х : 3 = 3

(в – с) + с = 3 (8 : 2) ∙ 2 =


Ачкыч: у =1, л =2, а =3, й =4, э =5, з =6, т =7, ә =8, п =9 Мисалларның җавабы сиңа девизны әйтер! Уен үткәрелә торган бүлмәнең алгы ягына зур хәрефләр белән девиз язып куела:

Безнең девиз: Уйла, эзлә, тап!


Кичәнең программасы


1 нче бүлек. “ Саннар иленә” сәяхәт.

2 нче бүлек. “ Сез беләсезме?”

3 нче бүлек. “ Кызыклы сораулар” математик викторина.

4 нче бүлек. Башваткычлар.


Кичә “ Елганы ничек кичәргә” дигән инсценировка белән башлана.


Ишектән бер солдат һәм ике малай килеп керә.(Солдат ролендә

9 нчы сыйныф укучысы, ә малайлар ролендә 5 нче сыйныф укучылары.)

Солдат.(сөйләнә-сөйләнә керә)...Ә ул сезнең үзегезнең көймәгезмени?

1 нче малай. Әйе, без аны үзебез ясадык, ләкин бераз кечкенәрәк килеп чыкты шул.

Солдат. Аңа ничә кешене утырта аласыз соң?

2 нче малай. Анда без икәү генә утыра алабыз шул.

Солдат. Безгә елганың аргы ягына чыгарга кирәк бит. Бәлки ничек булса да җаен табарбыз, ә?

2 нче малай. Без чыгарга каршы түгел, ләкин анда бит я без икәү генә утыра алабыз, я сезнең берегез генә утыра ала.

Солдат. Һем, ни эшләргә соң? Башка юл юк бит.

1 нче малай. Абый сез күбәүме соң?

Солдат. 5 әү генә.

1нче малай. Әйдәгез киттек. Тиздән сез елганың аргы ягында булырсыз. Теге як ярга 10 мәртәбә генә чыгып керергә туры килә.


Саннар иленә сәяхәт.


Дүртле саны да бик

Кызыклы сан икән.

Әйләндереп куйсаң,

Дүртле урындыкка

Утырырсың ипләп.


Бишле дигәненә

Урын һәрчак түрдән.

Тырыш, уңган бала

Аны көндә күргән.


Алтылысы бик шук –

Шаярган, сикергән.

Кызык өчен кайчак

Тугызга әйләнгән.


Җиде дигәннәре

Чалгыга охшаган.

Ә шулай да бер дә

Ул печән чапмаган.


3, 6, 8 һәм 9 саннары-

Бик кызыклы саннар-

Акробат, - дидек ич!

Ни өчен акробат?

Йә әле уйлап тап!


Иң олы туганы

Унлы дигән идек.

Өлкән булганга

Унлының эше күп:

Ул һич ирек бирми

Урынныр бутарга

Берсе сафтан чыкса,

Санарга тотына.

Әйдәгез, балалар,

Без булышыйк аңа.

Телисезме сез дә

Ун туганны табарга,

Аларны санарга?

Яшәгән ун туган.

Серле патшалыкта

Яшәгән 10 туган.

Иң кечесе – 1 ле,

Олысы 10 лы булган.


Алар гаҗәеп тату,

Бик тә дус яшәгән.

Ару-талу белми,

Тырышып эшләгән.


Туганнар шук булган,

Шаярган, сикергән.

Дәфтәр эчләренә,

Биштәрләргә кергән.


Мәсьәләләр чишкән,

Кушкан һәм дә алган

Ә кайчакта бүлгән,

Кайчак тапкырлаган.


Тик иң кечеләре

Сүлпән, ябык булган,

Башын күтәрмичә,

Уйланып утырган.


Ике дигәннәре

Шаян һәм шук булган.

Ялкау балаларның

Көндәлекләренә кергән.


Дәфтәр, биштәрләрнең

Эчләренә кергән.

Өчле дигәннәре

Мәтәлчек атынган.


Кайчак аягында,

Йә башында торган.

Ничек торса да ул

Һәрчак өчле булган.



Зәңгәр биеклекне

Гүзәл күк гөмбәзен

Рәхәтләнеп кочкан.

Хыял канатларын

Җилпеп икеле-кош

Көне буе очкан.


Өч саны

Елгадан елмаеп

Күккә баккан

Шат “ай”.

Айны күктән алып

Шәүләгә ялгасак,

Өчле була бугай.

Оста бик тырышып

Такталарны ышкый,

Кайнап тора көче.

Ышкысы артыннан

Чыж да – чыж сибелә

Йомычкасы - өчле.

Ялгышып аларны

Клиндер дип белеп

Авызыңа капма.

Өчлене онытсаң,

Шуларга карарсың,

Югалтмыйча сакла.


Дүрт саны

Урындык ясап дүрттән

Утырам дисәң әгәр,

Аптырама, тиз генә,

Башын аска әйләндер,

Әгәр теләсәң тагын

Бер-ике такта как та

Баскыч ясап күккә мен!

Башың эшләтә белсэң,

Әйләнә ул капкага,

Ишетәмсең кемдер кага

Бизәкле җил-капкага?


Биш саны

Биштәрнең эченнән

Сикереп чыкты бишле

Уракка охшаган икән

Нуль саны

Кайвакытта була сан –

Юк әйберләр санасаң.

Арбаны җитез йөгертә

Нуль – тәгәрмәч.

Шыгыр-шыгыр

Җырлый кебек

Тарткач.

Клиндер дип авызыңа

Ялгыш капма.

Клиндер түгел,

Кулыңда алтын алка.


Бер саны

Берле таяк иптәш була,

Кем урманда арый,

Энәләр югалган чакта

Бәйләргә дә ярый.

Элгеч тапмый аптырасаң

Берле ботакка эл.

Очкычка да әйләнә бер

Утыр да айга мен!

Нәни дуслар, бергәләшеп

Хыялланыйк тагы.

Берле – энә, берле – таяк

Тагын нигә ярый?


Ике саны

Башын алга сузып,

Койрыгын төзәткән.

Хәйләкәр төлкегә

Әйләнеп кинәттән,

Йомшак-йомшак басып,

Йореп тә күрсәткән.

Муенын өскә сузып,

Койрыкка утырган.

Горур кыяфәтле

Үрдәккә әйләнеп,

Елга-күл буйларын

- Бак-бак, бак-бак! -

дигән шау белән тутырган.

Йә “Чык-чырыйк” килеп

Нәни кошчык булып,

Биеклеккә очкан.

Тугыз саны

Саннар бертавышта:

- Тугыз – хәйләкәр сан

Дияргә дә була.

Авыз ачып торсаң

Алты булып куя.

Я тугыз була ул,

Кайвакытта – алты.

Кайсысы тугыз соң?

Аңлый алмыйм, кайсы?


Бишле, күрче!

Аягын сул якка,

Кулын уңга сузып

Биеп китте бишле

Гаҗәпкә калдырып,

Хәтта сокландырып,

Тамаша карарга

Җыелган дус-ишне.

Йә уңга баса ул

Сул аягын кинәт

Өскә чөеп ала.

Куркудан бөрешеп,

Шикләнеп күзәтә,

Икедән шүрләгән

Ялкау – үшән бала.


Алты саны

Алтыдан тугызга

Әйләнгән тиз генә.

Ничек шулай булган,

Йә кайсыгыз белә?


Сигез саны

Ике ыргак,

Ике боҗра.

Бергә кушсак,

Менә дигән

8 – күзлек килеп чыга.

8 саны – тәмле сан

Келиндер дип ашасаң,

Табылмас сигезгә тиң,

Акробат сан,

Яхшы бел!

Әле аякларына,

Әле башына баса.

Ничек кенә басса да,

Һаман сигез – тамаша

Ишек алды түрендә

Басып тора кар бабай.

Сигезле кар бабабыз

Нинди матур, ай-ай-ай!




Кызыклы сораулар


  1. Биш таякның ничә очы бар? Биш ярым таякның ничә очы бар?

  2. Өстәлнең дүрт почмагы бар. Бер почмагын кисеп алдылар. Өстәлнең ничә почмагы булды?

  3. Нинди ике бертөрле санның тапкырчыгышы аларның суммасыннын кечерәк?

  4. Нәрсәнең башын һәм ахырын табып булмый?

  5. Агачка 4 песнәк һәм 6 чыпчык кунган. 5 кош очып китте. Очып киткән кошлар арасында бер генә булса да чыпчык бармы?

  6. Әрҗәдә 10 кадак бар. Әрҗәдә 7 кадактан да ким калмаслык итеп, ничә кадак алырга мөмкин?

  7. Иң зур икеурынлы санны әйтегез.

  8. Укытучы кичен сәгать 9 да йокларга яткан, сәгатьне иртәнге 10 га шалтыратырга куйган. Ул ничә сәгать йоклаган?

  9. Кинотеатрда бу атнада 9 төрле фильм күрсәттеләр.

  10. 1 дән 100 гә кадәр саннарны язу өчен 9 цифры ничә тапкыр кулланылган?

  11. 6 санын гамәлләр кулланмыйча гына ничек зурайтып була?

  12. Бүлмәдә 4 почмакта да мәче утырган. Һәр мәчегә каршы тагын 3 әр мәче утырган. Бүлмәдә барлыгы ничә мәче бар?

  13. Нинди сәгать тәүлеккә 2 генә тапкыр дөрес вакытны күрсәтә?

  14. Унике туган, бер-берсен куып,

Күпме йәрсә дә, китә алмый узып?

  1. 1 дән 100 гә кадәр саннарны язу өчен ничә 1 цифры кирәк?

  2. Тактаны берничә кисәккә бүлү өчен оста 4 тамга ясады. Ул тактаны ничә кисәккә бүлде?

  3. Сәгать цифрблатында рәттән торучы нинди ике санның суммасы 9 га тигез?

  4. Ике малайның бергә 10 грушасы бар иде. Берсе – 1 не, икенчесе 3 не ашагач, алардагы грушалар бертигез калган. Һәрберсендәге баштан булган грушалар санын әйтегез.

  5. 15 басмалы баскычның уртадагы басмасы ничәнче?

  6. Озынлык үлчәве мин үзем.

Сузык аваз кушсаң син әгәр,

Минем белән хаклы мактаныр

Данлы Казан – матур башкалам.

  1. 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 0 саннары бирелгән. Бу саннарның суммасын һәм тапкырчыгышын чагыштырыгыз. Кайсысы зуррак?

  2. Өч шырпыдан 4 саны төзе.

  3. Чиләктәге сөт бидонга караганда 7 литрга ким, чүлмәктәгедән 6 литрга артык. Бидонда 18 литр булса, чиләктә һәм чүлмәктә бергә күпме сөт булган?

Сез беләсезме!



  • Иң якты йолдыз - Эта Карине, ул Кояштан 6,5 миллион тапкыр яктырак яна. Шулай булса да, күренми, чөнки 9000 мең яктылык елына ераграк урнашкан. Моннан 150 ел элек Эта Карине бүгенгедән 9 тапкырга яктырак янган.Олы эт йолдызлыгындагы Сириус йолдызын гади күз белән күрергә дә мөмкин.Ул ел ахырында көньякта күренә. Ераклыгы - 8,65 яктылык елы, көче Кояштан 26 мәртәбә артыграк.

  • Яктылык елны – нурның вакуумда 365,24 көн эчендә узган юлына, ягъни 9460528405000 (якынча (9460000000000) 9460 миллиард) км га тигезләргә мөмкин.

  • Андромеда томанлыгы – Җирдән иң ерак урнашкан күк җисеме. Аңа 2 миллирд яктылык елына тигез вакытта барырга кирәк булыр иде. Аяз төнну аны гади күз белән дә күреп була – кая урнашуын белсәң әлбәттә.

  • Иң якты йолдыз – Праксима Центавр Кояш системасыннан 4,3 яктылык елы ераклыгында урнашкан. Аны болай гына күреп булмый, чөнки ул көчсез яна.

  • Галактикада безнең иң якын күрше – Олы Магеллан Болыты. Ул бездән 160 мең яктылык елы ераклыгында урнашкан.

  • Җирнең Галәмдәге иң якын күршесе – ай. Аның диаметры – 3475 км, күләме Җирнең 1/80 өлешенә тигез. Ай 1912 нче елда Җиргә бик якын килгән булган – 356375 км, ә 1984 нче елның 2 нче мартында иң еракка (4067111 км) киткән. Башка күк җисемнәре белән чагыштырганда, ай безнең өчен кул сузымында гына. Тиз йөрешле поезд анда 3 ай эчендә барып җитә алыр иде!


Башваткычлар


  1. Барлык кисәкләрдә дә саннар суммасы тигез булырлык итеп, сәгать цифрблатын ничек итеп 6 кисәккә кисәргә?

  2. а) 11 шырпыдан, б) 10 шырпыдан өч тигез квадрат төзегез.

  3. Өч бишлектән һәм гамәлләрнең тамгаларыннан файдаланып языгыз: а) 1; б) 0; в) 2; г) 5.

  4. Кайсысы зуррак: а) 1020 яки 2010, б) 10020 яки 900010?

  5. 10 түгәрәкне 5 тигез кисемтәнең һәркайсында 4 әр түгәрәк ятарлык итеп, ничек урнаштырырга?

  6. тугыз цифр: 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9 языгыз. Бу цифрларның тәртибен үзгәртмичә, алар арасына плюслар һәм минуслар, барлыгы өч тамга куеп чыгыгыз. Нәтиҗәдә 100 килеп чыксын.

  7. 4 шырпыдан VII (җиде) саны төзелгән. 5 саны килеп чыксын өчен, ике шырпыны ничек үзгәртеп була? 1 саны килеп чыксын өчен бер шырпының урынын ничек үзгәртергә?

  8. Шырпылардан фигура төзелгән:
















  1. 5 квадрат калырлык итеп, 4 шырпыны алыгыз;

  2. 2 квадрат калырлык итеп, 8 шырпыны алыгыз;

  3. бары 3 квадрат калырлык итеп, 6 шырпыны алыгыз.



  1. Бер алманы да 4 кисәктән артыкка кисмичә, 7 алманы ничек итеп 12 малайга тигез итеп бүләргә?

  2. 3 цифрдан файдаланып, мөмкин булган иң зур санны языгыз.

  3. Натураль cан квадратының соңгы цифры нинди булуы мөмкин? Кубының, дүртенче дәрәҗәсенең?

  4. Гамәлләр нәтиҗәсе 8 гә тигез булырлык итеп, бер-бер артлы килгән сигез икелек арасына арифметик гамәлләрнең нинди тамгаларын куярга кирәк?

  5. 12 шырпыдан 4 тигез квадрат төзегез:

а) 3 тигез квадрат калырлык итеп, 3 шырпыны күчерегез.

б) бирелгән фигурадан 3, 2 квадрат килеп чыгарлык итеп, 2 шырпыны

алыгыз.

  1. Нинди ике натураль санның тапкырчыгышы аларның суммасына тигез.



























Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

Математика атналыгында һәм класстан тыш чараларда кызыклы һәм мавыктыргыч кичәләр оештыру укучыларда фәнгә кызыксыну уята , белемгә омтылыш тудыруга ярдәм итә.Шунлыктан бу төр эш өчен материал туплау укытучыдан гаять зур тырышлык сорый . Кичәне оештырганда шулай ук балаларның яшь үзенчәлекләрен һәм классның белем дәрәҗәсен исәпкә алу да кирәк .Әлеге кичәне оештыру : математик белемнәрне тирәнәйтү , фикерләү сәләтен үстерү кебек максатларны да үз эченә ала. Бала үз эшенә һәм иптәшләренә дөрес бәя биреп,дустанә мөнәсәбәтләрне саклаган хәлдә көч сынашырга өйрәнә.


Автор
Дата добавления 26.04.2015
Раздел Математика
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров280
Номер материала 255262
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх