Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Математика / Конспекты / Математический вечер, посвященный Софье Ковалевской” (“Софья Ковалевскаяга багышланган математик кичә”) на татарском языке

Математический вечер, посвященный Софье Ковалевской” (“Софья Ковалевскаяга багышланган математик кичә”) на татарском языке

  • Математика

Поделитесь материалом с коллегами:





Софья Ковалевскаяга багышланган математик кичә.

(атналыкта үткәрелгән чара)

Шакирова Г. Г.

Максат:

балаларда математика фәненә карата мәхәббәт тудыру;

аларны бу фән белән тагын да кызыксындыру;

аларда фикерләү тизлеген, җитезлекне, уйлап табучанлыкны арттыру;

сыйныф коллективының ныгуына һәм үсүенә ярдәм итү;

укучыларның бер-берсенә карата ихтирам итү, дуслык хисләре тәрбияләү.

План:

I. Әдәби бүлек. С.В. Ковалевская турында диафильм һәм докладлар.

II. Математик эстафета.

III. Фокус “Шаккатыргыч сәгать”

IV. Командаларга мәсьәлә.

V. Күңелле исәпләү.

VI. Командаларга мәсьәлә.

VII. Уен “Коробкага тидерү”.

VIII. Уңыш теләүчеләргә мәсьәләләр.

IX. Уен “Балык тоту станциясе”.

X. Фокус “Кайсы кулда? ”


Кичә барышы.

Алып баручы(укучы): Математик кичәне башлыйбыз. Без анда беренче хатын-кыз математик турында белербез, мәсьәләләр эшләрбез, уеннар уйнарбыз, фокуслар карарбыз.

Әдәби бүлек.

Софья Ковалевская турында диафильм күрсәтелеп барыла, шул вакытта укучылар аның турында кечкенә генә доклад сөйлиләр.

  1. Софья Ковалевская 1850 нче елның 15 нче гыйнварендә Мәскәүдә менә шушы йортта туа. Бу йорт шушы килеш әледә саклана. Софьяның әтисе полковник Василий Васильевич Крюковский Мәскәүдә артиллерия командиры булып хезмәт иткән. Ул белемле, йомык кырыс кеше булган. Аның әтисе галимнәр, рәссамнәр һәм язучылар белән аралашкан. (1-3 кадрлар)

  2. Әнисе Елезавета Федоровна Ковалевская да белемле, музыкага бик сәләтле хатын була. 1858 нче елда Софьяның әтисе отставкага чыга һәм үзенең гаиләсе белән Полибино имениесенә күчеп китәләр. Полибинода алар шушы йортта торганнар. (4-5 кадрлар)

  3. Софья кечкенә вакыттан ук бик хәрәкәтчән, хезмәт сөючән бала булган. Аңа беренче дәресләрне өйдә укытучысы Иосиф Игнатьевич биргән. Иосиф Игнатьевич беренче дәресләрдә үк Софьяның белемгә омтылышын күрә. Софья һәрвакытта да бирелгән дәресләрне төгәл үти, әйбәт укый. Геометрия дәресләрендә ул теореманы үзенчә яңа юллар белән исбат итә. Софья 14 яшендә үк геометриядән үзлегеннән формула чыгарган.

  4. Софьяның олы апасы Анюта шагыйрә булырга хыялланган. Аның ике повесте “Эпоха” журналында басылып чыккан.

  5. Софья әнисе һәм апасы белән кышны Петербургта үткәрергә яраткан. Ул андагы алдынгы карашлы яшьләр белән танышкан. Софья математика һәм физика фәннәре өстендә эшләргә уйлаган, ләкин бу вакытта Россиядә хатын-кызларны университетка укырга алмаганнар. Шуңа күрә алар чит илгә чыгып китәргә мәҗбүр булганнар. Софья тормышка чыга һәм иптәше белән Германиягә китәләр.

  6. Германиядә ул Берлин унивкрситеты профессорының математикадан лекцияләренә йөрергә уйлый, ләкин аңа рөхсәт итмиләр. Шуннан соң Софья профессорның өенә барып дәресләр ала. Дүрт ел эчендә Софья Ковалевская үзлегеннән 3 гыйльми эш яза. Шушы эшләре өчен аңа 1874 нче елда философия фәннәре докторы дигән дәрәҗә бирелә.

  7. 1874 нче елда Ковалевская Россиягә кайта. Ләкин патша Россиясе үзенең талантлы кызын шатланып каршы алмый. Үзенең илендә талантлы галимгә эш табылмый. Үзенең белемнәрен куллана алмаганлыктан, Ковалевская журналистка булып эшкә урнаша. Ул хатын-кызның белем алуга хокукы өчен көрәшә.

  8. Россиядә үзенә яраклы эш таба алмаганлыктан, ул Стокгольмга китә һәм анда университетка укырга керә. Ул шул ук вакытта гыйльми эшләр белән дә шөгыльләнә. Чит илдә аңа эшләргә шартлар тудырылган булса да ул һәрвакыттада Россиягә омтыла. 1891 нче елда, 10 февральдә Ковалевская үлә. Аның үлемен бөтен ил авыр кичерә. Россия кешеләре үзләренең талантлы кызлары белән горурланалар.


Математик эстафета.

Бу мисаллар командалар өчен бирелә. Һәр командадан 4 укучы чыга.

1) 597·38+118=

1) 728·12+110=

2) 27+19+13=

2) 31·12+19=

3) 56·2-17=

3) 17·3-5=

4) Егерме бер бөтен уннан берне унарлы вакланма белән язарга.

4) Егерме җиде бөтен уннан җидене унарлы вакланма белән язарга.

(4 очко)

Фокус “Шаккаттыргыч сәгать» .

Уңыш теләүчеләр белән үткәрелә.

Бhello_html_m2de55156.pngу фокусны күрсәтү өчен катыргыдан түгәрәк сәгать ясала.

Фокус күрсәтүче уйланган санны табарга тиеш. Ул болай эшләнелә: укучы бер сан уйлый ( аны әйтми). Фокус күрсәтүче сәгатьтәге саннарга сугып барырга тиеш. Шул вакытта укучы үзе уйлаган санга 1 не кушып барырга тиеш. 20 гә җиткәч, ул фокус күрсәтүчегә әйтә. Бу вакытта фокус күрсәтүче таягы шул уйланылган(1-12 гә кадәр) сан өстендә тора.


Командаларга мәсьәләләр.

  1. Ике кесәдә акчалар тигез. Әгәр сул як кесәдән уң як кесәгә 1 сум күчерсәң, уң як кесәдә күпме акча булыр? (Җавап: 2 сум)

  2. Әтисенең 5 кызы бар. Һәр кызның 1 абыйсы бар. Әнисенең ничә баласы бар? (Җавап: 6)

  3. Казлар төркеме очып бара. Бер каз алда, ә икесе артта. 1 каз мке каз уртасында, алар 1 рәт булып очалар. Ничә каз булган? (Җавап: 3 каз)

  4. Груша алмадан 2 тапкыр кыйммәтрәк. Кайсы кыйммәтрәк, 8 алмамы яки 4 грушамы? (Җавап: икесе дә тигез)

Күңелле исәпләү.

Уңыш теләүчеләр белән үздырыла.

Күңелле исәпләү” эстафета формасында үткәрелә. Һәр командадан да 4 кеше чыгарыла һәм алар бу таблицадагы саннарны рәтләп укырга тиешләр. Кем алдан дөрес итеп укып бетерә, шул команда җиңүче була.


Командага мәсьәләләр.

  1. Vhello_html_340c7ea5.pngI–IV=IX . Бер шырпыны алып икенче урынга күчерү юлы белән хатаны төзәтегез.

  2. Алма белән груша икесе бергә 300 г.

Бер алма күпме авырлыкта?


(Җавап: 175 г)


  1. Ребусны чишегез.

а) + 3**4* б) ***0* Җавап: а)37745+74352=112097

*43*2 43*1 б) 15003-4321= 10682

________ _________

112097 10682

  1. Бер йомырка чиле-пешле 3 минут пешә. 5 йомырка чиле-пешле ничә минут пешә? (Җавап: 3 минут)

  2. 3 шырпы алыгыз. Тагын 2 шырпы бирәм. Шулардан 8 не яса. (Җавап: VIII)


Коробкага тидерү” уены уңыш теләүчеләр белән оештырыла.

Бу уенны уйнау өчен коробка кирәк. Ул урындыкка куела һәм күзләре бәйләнгән укучылар 5-8 адымнан килеп, шушы тартмага сугарга тиешләр. Кем суга, эчендәге “хәзинә” шуңа була. Уенны берничә тапкыр кабатларга була.

Уңыш теләүчеләргә мәсьәләләр.

  1. Тиз генә 10 нан алып 50 гә кадәр 7 гә бүленә торган саннарны әйтергә. (Җавап: 14, 21, 28, 35, 42, 49)

  2. Нинди саннар кирегә әйләндереп укыганда бер ярымга арталар?(Җавап: 6, 66)

  3. Нинди сан кирегә әйләндереп укыганда үзгәрми?

(Җавап: 8)

  1. 3 карандаштан ничек итеп 6 лы ясарга? (Җавап:VI)


Уен “Балык тоту станциясе

Кем күбрәк балык тота һәм ул балыкларны “эшкәртә” (биремнәрне дөрес башкара), шул Казан– Мәскәү поездына билет алып Мәскәүгә китә.

Мәсьәләне чишкән укучы кассага килә, кассир мәсьәләне тикшерә, әгәр дөрес булса билетлар бирә. Әгәр бөтен мәсьәләсе дә дөрес булса, “плацкартный” урынга билет бирелә, әгәр берсе дөрес булмаса 2 нче урынга бирелә.

Катыргыдан кисеп балыклар эшләнә һәм аның артына мәсьәләләр язып ябыштырыла. Балыкны эләктерү өчен тимер чыбыктан эләктергеч ясала. Балык кармак белән тотыла.

15 минуттан Казан – Мәскәү поезды кузгалырга тиеш. 15 минутта укучылар мәсьәләләрне чишсәләр поездга утырып китәләр, чишмәсәләр калалар. Поезд урындыклардан ясала. Укучыларга күңелле булсын өчен, урындык артына Казан– Мәскәү дип язылган.


Цифралар хәрефләр белән алмаштырылган язманы чишәргә.

Корова+трава= молоко


Уенга нәтиҗә ясау. Җиңүчеләрне бүләкләү.

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 17.10.2016
Раздел Математика
Подраздел Конспекты
Просмотров26
Номер материала ДБ-267295
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх