Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Математика / Конспекты / Математический вечер “Умный победит 1000” (“Беләге юан –берне егар, Белеме булган меңне егар”) на татарском языке

Математический вечер “Умный победит 1000” (“Беләге юан –берне егар, Белеме булган меңне егар”) на татарском языке

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Математика

Поделитесь материалом с коллегами:












Беләге юан – берне егар,

Белеме булган меңне егар.



(район семинарында үткәрелгән математик кичә)








Шакирова Г.Г.

Максат : 1. Укучыларга математиканың "коры" фән генә тү­гел, ә кызыклы фән

икәнен күрсәтү, математика белән кызыксынуларын арттыру.

2.Укучыларның иҗади сәләтләрен, логик фикерләвен үстерү.

3.Математика белән шөгыльләнүче кешеләргә, белемле, акыллы кешеләргә

хөрмәт тәрбияләү,

Плакатлар:"Беләге юан - берне егар, белеме булган меңне егар."

" Кешенең бөеклеге - аның фикерләү сәләтендә," (Б.Паскаль)

"Акылны җил дә алмый, карак та урламый."

"Акыллы ярты сүздән аңлый."

"Акыл яшьтә түгел - башта."

Кичә барышы:

Алып баручы: Хәерле көн! Хөрмәтле кунаклар! Кадерле уку­чылар ! Без "Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар" дип аталган математик кичәгә җыйналдык.

"Кешенең бөеклеге - аның фикерләү сәләтендә,"- дигән француз математигы һәм физигы Блез Паскаль. Ә кешене уйларга, фикер йөртергә математика фәне өйрәтә. Бүген без математикадан зиһеннәребезне сынап карарбыз, көч сынашырбыз.

Безнең кичәбезгә йолдыз санаучы да килде. Сорауга дөрес җавап биргән укучыларга ул йолдыз биреп барачак. Шулай итеп без иң зирәк укучының кем икәнлеген белербез.

Безгә кунакка әкият геройлары да килде. Әкиятләрдә һәрва­кыт яхшылык белән яманлык, гаделлек белән ялган, тапкырлык бе­лән наданлык янәшә яши. Әкиятләрне карап, без кемнең яхшы -кемнең начар, кемнең гадел - кемнең ялганчы булуын белербез. Моның өчен сезгә ручка һәм дәфтәр кирәк булыр . Ә иң мөһиме игътибар! Кичәбезне башлыйбыз.

Сәхнәгә Бүре белән Төлке чыга. Төлке:

  • Әй, Бүре дус! Әйдә, табышны тигез итеп бүлик инде,- ди боргалана - боргалана.

Мин риза. Әмма мин математикадан сайрак йөзәм. Син үзең бүл инде,- ди Бүре.

Төлке исә Бүрегә бер балык бирә, ә үзенә икене ала:

Менә сиңа бер. миңа ике,- ди.

Бик аз була түгелме соң бу?- ди Бүре.

Хәзер, тынлап тор!- ди Төлке, хәйләкәр елмаеп. -Менә сиңа өч балык.

Алай булса ярый!

  • Миңа-4, сиңа-5, миңа-6, сиңа-7, миңа-8,-дип
    дәвам итә Төлке.

Алып баручы: Соңгы талкыр Төлке үзенә 20 балык ала, шуның белән капчыкта балык та бетә. Бүре бик канәгать. Ул аларның икесенә дә балык тигез тиде дип, уйлый. (Төлке елмая, балаларга күз кысып ала, сәхнәдән бергәләп чыгып китәләр. )

Я, укучылар, әйтегез әле, Төлке балыкны -тигез бүлдеме? Ул үзенә ничә балыкны күбрәк алган?

Җавап: 10 балыкны үзенә күбрәк алган

Төлке белән Бүре яңадан чыгалар. Төлке:

Әй, Бүре, без бүлгән балыклар гади балыклар түгел икән бит әле. Боларга мәсьәләләр язылган икән. Мәсьәләләрне чишмичә бу балыкларны ашарга да ярамыйдыр әле.

Бүре: Ә бәлки безгә укучылар булышырлар.

Балыклардагы мәсьәләләр.

  1. Алсу дүшәмбе көнне мәктәпкә 80 мин бара. Ә шимбә көнне 1 сәг 20 мин бара. Ни өчен бу шулай?

(80 мин= 1 сәг 20 мин)

2. Әкәм-төкәм сабакка менә. Сабакның озынлыгы 12 см. Әкәм-төкәм көн буена 4 см менә, төн буена 2 см төшә. Әкәм-төкәм сабакка ничә көндә менеп җитә? (5 көн)

3. Ике шырпыдан ничек 10 ясарга була? (Х)

  1. Син, машинист, паровоз йөртәсең. Паровозга 80 вагон тагылган, Һәр вагонда 4 тәгәрмәч. Машинистка ничә яшь?

  2. Зөһрә поездда барганда борылышта тәрәзәдән карады. Аннан алда 9, ә аннан соң 7 вагон бар икәнен күрде. Зөһрә барган
    поездда
    ничә вагон? (17)

  3. Көндезге сәгать 2 дә Казанда яңгыр яуды. 34 сәгатьтән соң көн кояшлы булыр дип әйтергә мөмкинме?

(Юк, чөнки төнге сәгать 12 була)

7. Бу нәрсә булырга мөмкин: 2 башы, 2 кулы, 6 аягы. Йөр­гән вакытта 4 аяк. (Атка атланган кеше)

  1. Нинди 3 натураль санның тапкырчыгышы аларның суммасына тигез? (1,2,3)

Укучылар мәсьәләләрне чишәләр.

Сәхнәгә Чикерткә чыга. Ул җырлый, бии.

Алып баручы: (Чикерткә биегән вакытта.) Чикерткә җәен һәр тәүлекнең яртысын йоклаган, 1/3 ен биеп, 1/6 ен җырлап үткәр­гән, ә калган вакытында кышка әзерләнгән. Ул тәүлекнең ничә сәгатендә кышка әзерләнгән?

Җавап:-Ул кышка әзерләнмәгән.

Сәхнәгә Төлке чыга. Ул кулына көзге тоткан, Төлке: "Мин убырлы карчыктан бер көзге алдым әле. Бу гади генә көзге түгел, ә тылсымлы көзге. Бу көзгегә карасаң теләсә нинди гасырны күрергә мөмкин. Карагыз әле, карагыз: безнең эрага кадәр булган 3 нче гасыр күренә бит монда. Ә болар кем­нәр соң?

Сәхнәгә Архимед һәм Гиерон патша чыга.

Архимед: Галиҗәнәп патша хәзрәтләре! Гиерон патша, минем гади генә өемә килер дип уйламаган да идем. Ничек мондый хөр­мәткә лаек булдым соң мин?

Гиерон: Архимед, минем кадерле дустым, бүген кич минем сараемда безнең кечкенә генә шәһәребез Сиракузның куәтле Римны җиңүе хөрмәтенә мәҗлес булды. Мин сине чакырдым, ләкин синең урының буш иде. Ник килмәдең соң син? Җиңүебез белән без сиңа бурычлы бит. Синең гыйлемең ярдәмендә без римлыларның 20 ко­рабларының 10 ысын яндырдык. Сиңа рәхмәт әйтмичә мин йоклап китә алмадым. Сиңа менә бу бүләкне тапшырырга рөхсәт ит! (поднос бирә)

Архимед: Нинди гүзәл сәнгать әсәре!

Гиерон: Бу поднос чиста алтыннан эшләнгән!

Архимед: 0! Монда Одиссей маҗаралары сурәтләнгән икән. Уртада шәһәрләренә гаять зур атны тартып баручы троянлыларны күрәм. Менә мин шуны уйлыйм, алар берәр төрле блоклар куллан­дылармы икән?

Гиерон: Кадерле Архимед, Зевс хакына, бер генә минутка булса да, үзеңнең блокларыңны онытып, тор инде, ә! Минем Птолемей патшага бүләк итеп биргән корабымны блоклар ярдәмендә җиңел генә суга төшерүеңне күреп, мин бик гаҗәпләнгән идем.

Архимед: - Рәхмәт, падишаһым!

Гиерон: Мин бу подносны аның матур һәм кыйммәтле булганы өчен генә сайламадым, синең Сиракуз өчен эшләгән эшләреңне Одиссей батырлыгына гына тиңләргә мөмкин. (Архимед, оялып кы­на, рәхмәт йөзеннән баш ия) Ә хәзер, Архимед, мин сиңа берничә сорау бирергә телим.

Архимед: Ярый, сезнең сорауларга җавап биреп карыйм.

Гиерон: Син ни өчен математиканы шулай файдалы дип саный­сың?

Архимед:Мин Грециянең киләчәге өчен бик борчылам һәм ма­тематика ярдәмендә үзебезнең яшәү рәвешебезне саклап калырбыз дип уйлыйм.

Гиерон: Римлылар Сиракузны басып алсалар да, грек мәдәнияты юкка чыкмас, Рим патшасы Марцелл синең математикаң белән кызыксыныр.

Архимед: Римлылар математиканы аңлый алмаслар, чөнки алар бик тормышчан халык.

Гиерон: Алар аны тормышта кулланырлар.

Архимед: Математик булу өчен хыялый кеше булу кирәк.

Гиерон: Ә синең машиналарың нәрсәгә нигезләнгән соң?

Архимед: Римлыларның флотын юкка чыгарган көзгеләрне мин парабола үзлекләренә нигезләнеп ясадым.

Гиерон: Моңа ышануы да кыен. Минем тагын бер соравым бар әле. Геометрия өйрәнүче бер укучы Евклидтан: "Бу әйберләрне өйрәнүдән мин нәрсә отармын соң?"-дип сораган, Евклид үзенең колын чакырып китергән дә, әйткән: "Бу укучыга акча бир әле, ул укуыннан табыш алырга тели,"-ди. Кадерле Архимед, математикларга файда, табыш турында уйларга ярамыймы?

Архимед: Мин Евклид белән килешәм. Математика үзен чын күңелдән яраткан кешегә генә үзенең серләрен ача. Әгәр инде һәр адымда: "Моннан миңа нинди файда соң?"-дип сорап торсаң, беркайчан да уңышка ирешеп булмый.

Гиерон: Әйе, син дөрес әйтәсең, римлылар математикада уңышка ирешә алмаслар, чөнки алар табыш турында гына уйлыйлар.

Ярый, мин китим инде. Бераз йоклап алырга кирәк. Марцелл яңадан Сиракузга һөҗүм итәргә җыена.

Архимед: Тыныч йокы, падишаһым. Мин әле йокларга җыен­мыйм. Миңа соңгы ачышларымны язып бетерергә кирәк, чөнки бу төн - соңгы төн булуы мөмкин.

Алып баручы: Укучылар, сез Архимед һәм Сиракуз патшасы Гиеронның сөйләшкәнен тыңладыгыз. Ә сез Архимед тормышын белә­сезме соң? Мин сезгә Архимед турында сораулар бирим әле.

  1. Риваятьләргә караганда нәрсә Архимед өчен аның тормышыннан да кадерлерәк? Ни өчен? (Сызымнары)

  2. Архимед Гиерон патшаның таҗында күпме алтын һәм күпме
    көмеш икәнен белер өчен озак баш ваткан һәм бервакыт... Дәвам
    итәргә.

  3. 2 һәм 3 саннары белән сез кечкенәдән таныш. Ә 2:3 дигән чагыштырма кемнең кабер ташында искә алына? (Архимедның кабер ташына шар һәм аны камаучы цилиндр ясалган. Архимед бу җисемнәрнең күләмнәре 2:3 чагыштырмасында икәнен исбатлаган. Архимедка үзенең бу ачышы бик ошый торган була.)

  4. "Миңа таяну ноктасын бирегез һәм..." Архимедның бу
    сүзләрен дәвам итәргә.(...
    мин Җирне күчерермен.)

Бер укучы Архимед турында шигырь укый:

Уйларына чумып утыра ул

Түгәрәк серен белергә теләпме?

Шул вакытта бер сугышчы килеп

Зур кылычы белән селтәнде.

Илһамланып сызса да ул сызымнарын

Тынгы бирми авыр сорау йөрәгенә:

-Минем иҗат иткән ачышларым

Әйләнерләрме икән соң кара көлгә?

Циркуль алып үзенең нык кулына

Үткәрде ул соңгы дуганы.

-Үтерсәгез мине үтерегез,

Тик бозмагыз гына сызымны,

Күп гасырлар, еллар үтсә дә

Бу батырлык һаман онытылмый.

Үтерүче исемен беркем белми,

Архимедны һәркем хәтерли.

Сәхнәгә эштән кайтып килүче 3 балта остасы керә. Аркаларында биштәр, үзләре болай дип сөйләнәләр:

-Бу юлы күп акча эшләп булмады, 400 мең сум гына алдык. Инде кайтып та җиттек, ә шул акчаны һаман өчебезгә тигез итеп бүлә алмадык әле, (Берсенең кулында 100 әр меңлек 4 акча)

Шул вакыт сәхнәгә ишәккә атланган, Хуҗа Насретдин килеп керә. Осталар Хуҗаны акча бүлешергә ярдәмгә чакыралар.

Бүлеп бир, зинһар!

-Була ул,-ди Хуҗа,-Менә сиңа 200 мең, менә сиңа 200 мең,-дип ике кешегә акча бирә,

Ә өченчебезгә?-дип гаҗәпләнәләр осталар.

-Ә өченчегезгә сез һәрберегез 100 әр мең сум акча бире­гез. Аңа да 200 мең сум тияр,-дип елмая Хуҗа һәм китеп ба­ра. Осталар акчаларының 100 әр меңен иптәшләренә бирәләр.

Алып баручы: Укучылар, сез осталарның кайсысы булыр идегез? (Җавапны укучылар бирә)

Алып баручы: Укучылар, безнең кичәбезгә Тылсымчы да кил­де. Әйдәгез, аны тынлап карыйк әле.

Тылсымчы: 1 дән 63 кә кадәр сан уйлагыз. Әгәр сез аның менә бу таблицада ничәнче баганаларда икәнен әйтсәгез, мин сезнең нинди сан уйлавыгызны әйтермен. (Гершензонның “Головоломки профессора Головоломки китабыннан)

Сәхнәгә "Үги кыз" әкиятендәге Убырлы карчык һәм хуҗәбикәнең үз кызы булып киенгән укучылар чыга.

Карчык: Ярый, кызым, алай бик теләгәч, өеңә кайтырсың. Шулай да башта бер биеп күрсәт әле. (Кыз бии башлый, аннан ал­тыннар коела.)

Ярый, кызым, җитәр, хәзер китәргә дә мөмкин инде. Менә сиңа бүләкләр, үзең сайлап ал. (Кыз алдына 3 тартма:кызыл, яшел, зәңгәр – китереп куя. Яшеленә - "Монда елан", кызылына -"Монда алтыннар" , зәңгәренә - "Яшел тартма буш" дип язылган)

Карчык әлеге язуларны кычкырып укый да:

-Монда чынлап та бер тартмада алтын бар. Әмма бу язулар берсе дә үз тартмаларына ябыштырылмаган, алтынлысын үзен, белеп ал, -ди.

( Кыз, уйлап тормый,кызыл тарттманы ала һәм өенә йөгерә).

Алып баручы: Укучылар, кызга чынлап та алтын салынган тартма эләккәнме? (Җавап бергәләп табыла).

Аннан соң сүз Йолдыз санаучыга бирелә. Ул “ Иң зирәк укучы”ны игълан итә, бүләкләр тапшыра.

Алып баручы: Укучылар , безнең бүгенге кичәбез ахырына якынлашты. Без "Беләге юан - берне егар, белеме булган меңне егар" дигән мәкальнең дөреслегенә тагын бер кат ышандык. Чын­нан да, авырлыкларны җиңү, начарлыклардан өстен чыгу өчен бе­лемле булу кирәк икән. Математиканы белмәгән кешене без белем­ле дип әйтә алмыйбыз. Димәк, безгә тырышып математиканы өйрә­нергә кирәк!

Кичә математиклар гимны белән тәмамлана.


Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

Автор
Дата добавления 17.10.2016
Раздел Математика
Подраздел Конспекты
Просмотров36
Номер материала ДБ-267304
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх