Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Математик кичәгә конспект " Математика- фәннәр патшасы"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

Математик кичәгә конспект " Математика- фәннәр патшасы"

библиотека
материалов

hello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m77549fca.gifhello_html_m3362d2ab.gifhello_html_m3362d2ab.gifhello_html_m78881c2f.gifhello_html_m78881c2f.gifhello_html_m3362d2ab.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m78881c2f.gifhello_html_m78881c2f.gif











Математик кичә


«Математика –фәннәр патшасы»




























Тәрбияче: Ильясова Зилә Рудис кызы

Алып баручы.

Ни өчен тирә - якта тантана?

Сизәсезме, сөйләм бик тиз бетте.

Һәр фәннең патшасы бүген

Безгә кунакка килде.


Алып баручы.

Бу очрашу шатлыгын

Истә калдырыйк дуслар.

Тормышта математиканың кирәклеген

Аңласын иде һәр бала.


Математика патшасы керә.

(“Математика- фәннәр патшасы” диеп язылган тасма кигән).


Математика патшасы

Математика турында халык

Бик зирәк фикер әйткән.

Ул зиһенне арттыра,

Акылны тәртипкә китерә”- дигән.


1 укучы

Җиңү өчен тапкырлыкны

Зирәклекне бирә математика

Яшьләр синнән өйрәнә

Үстерергә сәләтне.


2 укучы.

Авыр чакларда җиңәргә

Ярдәм итәсең безгә.

Һәр фәннең патшасына

Багышлыйбыз кичәне.


Математика патшасы.

Рәхмәт укучылар. Күрәм сез бүген “ Математика- фәннәр патшасы” кичәсенә җыелгансыз. Математика патшалыгы –ул борынгы дәүләт. Күп гасырлардан килгән тарихы бар. Безгә кунакка борынгы грек галиме Пифагор һәм борынгы грек философы Платон Афинский килде. Әйдәгез каршы алыйк.

Пифагор .Исәнмесез Математика патшасы, кунаклар, укучылар.

Укучы. Мин синең тормышка карашыңны аңлыйм, синең кагыйдәң белән дә килешәм. “Һәр хәйләкәрлектән кач, авыртуны теләсә нәрсә белән гәүдәдән алып ташла, җаныңнан – әшәкелекне, йөрәгеңнән - байлыкны, гаиләңнән - талашны, һәр нәрсәдән - начарлыкны.”


Пифагор. Мин бик шатмын.


Укучы. Һәр нәрсәнең башлангычы нәрсә?


Пифагор. Һәр нәрсәнең башлангычы сан. Минем мәктәбемдә 3 кую очрагы исәпләп чыгарылды. Менә кара. Яссылыкның бер ноктасыннан тыгыз итеп 3 төзек алтыпочмаклыкны, 4 квадратны яки 6 төзек өчпочмакны куеп була.









Шулай итеп , без тагын саннар белән очраштык.


Әйдәгез без хәзер һәркайсыбызга нинди сан туры килүен ачыклыйк.

Үзеңнең исем фамилияңне яз. Һәр хәрефне цифр белән алыштырып яз , килеп чыккан саннарны куш. Әгәрдә 9 дан зуррак сан чыкса , шул санның цифрларын куш.


А - 1 Е - 5 Л - 2 Р - 2 Х – 5 Ы - 1

Б – 2 Ж – 2 М – 4 С – 3 Ц – 3 Ь - 1

В – 6 З – 7 Н – 5 Т – 4 Ч – 7 Э - 6

Г – 3 И – 1 О – 7 У – 6 Ш – 2 Ю - 7

Д – 4 К – 2 П – 8 Ф – 8 Щ – 9 Я - 2

Мәсәлән.

Лейсан Сабирова

2 + 5+1+3+1+5+3+ 1+2+1+2+7+ 6+ 1=40=4+0=4


1 – божественное число Әүлия сан

2 - духочувственное, храброе число Кыю сан

3 – символ совершенства Камиллек символы

4 – символ силы Көч символы

5 – символ правосудия Дөреслек символы

6 - символ течения времени Вакыт агышы символы

7 - священное число Изге сан

8 - символ удачи Уңыш символы

9 - число премудрости, постоянства Акыллылык, даимилек саны


Пифагор. Ә ни өчен саннарны без шундый символлар белән атадык? Кайсыгыз әйтә ала?


1 саны булып

1) Мин 1 санын иң төп сан дип саныйм.

1не ун цифр ярдәмендә язып була, мәсәлән:


148 35

----- + ------ = 1

296 70

2) 1 не теләсә нинди дәрәҗәгә күтәргәндә ул үзгәрми, мәсәлән:

12 = 1 13 = 1 14 = 1 110 = 1

3) Теләсә нинди натураль санны үзеннән алда торган сан һәм 1санының суммасы рәвешендә язып була.

2 = 1+1, 3 = 2 + 1 , 4 = 3 + 1

Нәтиҗә ясыйбыз.. Бердән башка бернинди дә сан төзелә алмый. Борынгы галимнәр берне саннарның башлангычы һәм ахыры дигәннәр, ә 1нең башы да ахыры да юк дип санаганнар.


2 саны

Мин 2 санын иң төп сан дип саныйм.

Мәсәлән 5 икеле һәм гамәлләр ярдәмендә 1дән 9 га кадәрге саннарны яза алам.

1 = 2 + 2 – 2 – 2 : 2 6 = 2 + 2 + 2 + 2 - 2


2 = 2 + 2 + 2 – 2 – 2 7 = 2 ∙ 2 + 2 + 2 : 2


3 = 2 + 2 – 2 + 2 : 2 8 = 2 ∙ 2 ∙ 2 + 2 - 2


4 = 2 ∙ 2 ∙ 2 – 2 * 2 9 = 2 ∙ 2 ∙ 2 + 2 : 2


5 = 2 + 2 + 2 – 2 : 2


3 саны

Мин сезгә 3 санының иң төп сан икәнен исбатлыйм. Бу санны борынгыдан камил сан дип санаганнар. Чөнки ул натураль саннар рәтендә бердәнбер сан, үзеннән алда торган саннар суммасына тигез.

1 + 2 = 3.

Дүрт 3 ле ярдәмендә 1 дән алып 10 га кадәр саннарны язарга мөмкин.

33 3 3 3 + 3 + 3 3 ∙ 3 + 3

1 = ---- 2 = --- + ---- 3 =------------ 4 =--------------

33 3 3 3 3

5 = 3 + 3 – 3 : 3 6 = 3 + 3 + 3 – 3

7 = 3 + 3 + 3 : 3 8 = 3 ∙ 3 – 3 : 3

9 = 3 ∙ 3 ∙ 3 : 3 10 = 3 : 3 + 3 ∙ 3

Күп кенә кызык сыйфатларын математик галимнәр Леонардо Эйлер (XVIII г.) һәм И.М.Виноградов ( XIX г.) тапканнар.

Өчпочмакның 3 ягы, 3 почмагы бар. Аны геометриядә төп фигура дип атыйлар.


4 саны.

Болар бар да кызык, ләкин иң мөһиме көч. 4 не көч символы дигәннәр, чөнки 1, 2, 3, 4 саннары суммасыннан беренче ун санны язып була. 4 + 1 = 5, 2 + 4 = 6 , 3 + 4 = 7 , 1 + 3 + 4 = 8, 2 + 3 + 4 = 9, 1 + 2 + 3 + 4 = 10. Дүрт 4ледән һәм гамәлләр ярдәмендә дә 1 дән алып 10 га кадәр саннарны язарга була.

44 4 4 4 + 4 + 4

1 = ----- , 2 = --- + --- , 3 = -------------- 4 = 4 + 4 ∙ ( 4 – 4 )

44 4 4 4

4 ∙ 4 + 4 4 + 4 4

5 = -------------- , 6 = -------- + 4 7 = 4 + 4 - ----

4 4 4

4 44 - 4 8 = 4 ∙ 4 – 4 – 4 , 9 = 4 + 4 + ----, 10 = --------------

4 4


5 саны.

5 һәм 6 саннарының үзлекләре бер төрлерәк. 5 ле чыннан да төп сан дип аталыр иде. Әгәрдә 5не үз үзенә тапкырлансаң соңгы цифры 5 чыга. 5∙ 5 = 25 , 25 ∙ 5 = 125 һ.б.

Борынгылар аны түгәрәк сан , дөреслек символы дип атадылар.

  1. шулай ук җөп сан һәм так сан ясаучы.

Мисырлылар 5 ленең тагын бер үзлеген таптылар, ягъни 52 = 32 + 42 . Шуңа күрә 5 санын изге сан дип санадылар.


6 саны.

Минем үзлекләрем нәкъ 5 неке кебек. Әгәрдә 6 ны үз үзенә тапкырласаң соңгы урында 6 килеп чыга. 6 ∙ 6 = 36, 36 ∙ 6 = 216 һ.б.

Борынгылар шуңа күрә 6 санын түгәрәк сан һәм вакыт агымы символы дигәннәр.

Әгәрдә 6 санын 9 га тапкырлап килеп чыккан санны 123456789 га тапкырласаң 666 666 666 = 6 ∙ 111 111 111 килеп чыгар.


7саны

Мәсәлән мин 5 һәм 6 белән килешмим. 7 саны борынгыдан ук изгелелек сүрүе белән чорналган. Элегрәк ачылган күк җисемнәре Кояш, Ай, Венера дан соң Марс, Меркурий, Юпитер, Сатурн ачыла. Әдәбиятькә күз салыйк. Грекларда илнең 7 могҗизасы, иң күренекле 7 акыл иясе. Легенда буенча Нил елгасының 7 җиңе (7 рукавов) бар. Римлыларның Римны 7 калкулыкка төзүе билгеле. Бәхетле кеше үзен 7нче кат күктә хис итә. 7 саны белән рус телендә мәкальләр, әйтемнәр бик күп.

Семь раз отмерь”- один раз отрежь”

Семеро одного не ждут”

Семь бед – один ответ”

Семь пятниц на неделе”

Татар телендә дә мәкальләр , әйтемнәр күп.

Җидесендә ни булса, җитмешендә шул булыр.”

Җиде кат үлчә, бер кат кис”

Җиде кат җир астына керсә дә, эзләп табу”

Җиде якка ут чәчү”

Җитешкән җиде җилән кияр”

Чабата җиде юкәдән үрелә ди”.

8 саны.

Сез саннар турында бик кызык итеп сөйлисез, менә 8 санын үлем символы дигәннәр . Әгәрдә 8 санын 1дән 5 кә кадәрге саннарга тапкырласаң, килеп чыккан тапкырчыгышларның цифрлары суммасы кими бара.

8 * 1 = 8 8 + 0 = 8

8 * 2 = 15 1 + 6 = 7

8 * 3 = 24 2 + 4 = 6

8 * 4 = 32 3 + 2 = 5

8 * 5 = 40 4 + 0 = 4


1000 санын сигез сигезле ярдәмендә язып була:

( 1000 = 888 + 88 + 8 + 8 + 8 )


9 саны

Мин сезгә 1 дән алып 10 га хәтле саннарны 9га тапкырларга тәкъдим итәм.

Карагыз әле, тапкырчыгыштагы цифрлар суммасы гел 9га тигез.

9 * 1 = 9 9 + 0 = 9 9 * 5 = 45 4 + 5 = 9

9 * 2 = 18 1 + 8 = 9 9 * 6 = 54 5 + 4 = 9

9 * 3 = 27 2 + 7 = 9 9 * 7 = 63 6 + 3 = 9

9 * 4 = 36 3 + 6 = 9 9 * 8 = 72 7 + 2 = 9


Пифагор. Шуңа күрә саннар галәм белән идарә итә. Ә син кем? Ничек математика патшалыгына эләктең?


Мин - Өтер булам. Мин рус теле дәреслегеннән качмадым. Сез үзегез дә беләсез, мин математикада да кирәк. Цифрлар арасында торырга яратам һәм саннарны унарлы вакланмаларга әверелдерәм. Бөтен кисәкне аеру өчен, өтер яки ноктадан 17 гасырдан башлап файдалана башлыйлар. Россиядә унарлы вакланмаларны өйрәнүне 1703 елда Леонтий Филиппович Магницкий үзенең “Арифметика, ягъни Саннар фәне” дип исемләнгән беренче математика дәреслегенә кертә.


Пифагор. Күрдегезме, җиһанның матурлыгы саннарга нигезләнгән.


Патша.

Минем патшалыгымда саннар , геометрик фигуралар да бар. Алар минем ярдәмчеләрем. Бүген барсы да монда юк.

Өчпочмак.

Әйе, мин бит өчпочмак.

Өч ягым бар, өч түбәм.

Мин дә бик бай ул яктан.

Күп үзлегем, күп төрем.

Мин җәенкепочмаклы (күрсәтә),

Мин кысынкыпочмаклы.

Туры почмагым булса,

Булам турыпочмаклы.

Якларыма да рәхмәт,

Кушкан исемнәре дә

Почмак туганга бәйле.

Төрле исем бирәләр.

Төрле яклы, тигезьяклы,

Тигезьянлы дияләр.


  1. Турыпочмаклы өчпочмак.

Мин тагы да данлырак.

Бер үземдә бер закон!(Горур)

Пифагор бабаң тапкан

Якларыма яңа исем-

Катет, Гепотенуза дип

Матур итеп ататкан.

Минем сезгә бер серем:

Иң-иң кирәк үзлегем-

Катетларымның квадратлары суммасы

Гипотенузамның квадратына тигез.

Барыгыз да шуны белегез!


Квадрат.

Әй, турыпочмаклы өчпочмак!

Сезгә бәлки билгеледер

Якларым тигезлеге.

Почмакларым да тигез,

Тигез диагональләр,

Алар почмакларымны

Тигез итеп бүләләр.

Минем эшем бик тыгыз,

Үлчим мәйдан зурлыгын.


Турыпочмаклык.

Минем дә диагональләрем тигез. Минем туганнарым дүртпочмаклар да күп төрле, һәрберсенең исеме матур. Параллелограмм, Ромб,Трапеция. Трапеция дә тигезьянлы, турыпочмаклы була ала.




Күзең белән кара син,

Күңелең белән уйла син,

Уен уйлап язуыңны

Ялгыш язып куйма син

Кат-кат уйла хисапны,

Дөрес чыгар шул чакны.

Уйла җитез уйла тиз,

Биш кат үлчә, бер кат кис!

(Киңәш. Шәйхи Маннур)


Хушлашырга вакыт җитте ,

Тәмамланды бу кичә.

Сезгә барыгызга да

Бәхет, шатлык телибез.





Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 27.11.2015
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров197
Номер материала ДВ-202574
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх