Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыМатематика дәресләрендә башлангыч сыйныф укучыларының логик фикерләү сәләтен үстерү.

Математика дәресләрендә башлангыч сыйныф укучыларының логик фикерләү сәләтен үстерү.

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Чыгышның темасы:

 

 

 

 

“Математика дәресләрендә
башлангыч сыйныф укучыларының 
логик фикерләү сәләтләрен үстерү”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                     

 

 

 

                                                        

 

                                                                    

 

                                                                             

 

 

 

 

 

          

 

      

  Логик  фикерләүне формалаштыру укыту эшчәнлегенең мөһим өлеше.

Логик фикерләү күнекмәсе ул  «акыл белән уйлап эш итү сәләте» дигән сүз.

           Бу – бик озак һәм катлаулы процесс. Ул баладан зур акыл эшчәнлеге, предметлар һәм күренешләрнең гомуми һәм аермалы билгеләрен белүне таләп итә. Баланың логик фикерләвен кече яшьтән үк үстерергә кирәк. Кечкенә балага логик фикерләү нигә кирәк соң? Эш шунда, балада һәрбер яшь этабында, этажлап йорт салган кебек, алдагы яшь этабы өчен кирәк булган психик функцияләр үсеш ала. Бала кече  яшьтә үзләштергән белемнәр, күнекмәләр алга таба да  белем алуы һәм сәләтләре үсеше өчен нигез булып тора. Кече  яшьтә логик фикерләү ысулларын үзләштермәгән балага мәктәптә уку авыррак биреләчәк, ахыр чиктә баланың укуга теләге югалырга мөмкин.

           Баланың логик фикерләвен үстерү – ул баланы чагыштыру, анализлау, синтезлау, классификацияләү, гомумиләштерү, конкретлаштыру кебек логик операцияләрне башкарырга өйрәтү дигән сүз. Боларга өйрәнгән бала тиешле әйбергә карата игътибарын туплый ала, төгәл, ачык фикер йөртергә өйрәнә, проблеманың төбенә төшенә, үзенең хаклыгына башкаларны ышандыра белә. Димәк, бу балага мәктәптә уку да җиңелрәк булачак.

          Логик фикерләү сәләте үз-үзеннән формалаша алмый. Аның өчен педагогларның, ата-аналарның һәм балаларның максатлы һәм системалы эш алып баруы кирәк. Уеннар һәм кызыклы биремнәр аша никадәр  эшне иртәрәк башласак, шулкадәр  бала киләчәктә зур уңышларга ирешә алыр. Укучының фикерләү дәрәҗәсе, аның математик сәләтләренең үсешенә генә түгел, үзләштерелгән белемнәрне яңа ситуацияләрдә кулланырга, үзенең мөмкинлекләрен аңларга, үз-үзенә ышаныч тудырырга да ярдәм итәр.

Димәк, укытучының төп бурычы- укучыны логик фикерләргә өйрәтү,  

төрле уеннар, күнегүләр, проблемалы ситуацияләр тудыру аша баланың логик фикерләвенә ирешү. Бала информация алырга, синтезларга, анлизларга, тирә-юньдәге предметларны, күренешләрне чагыштырырга, нәтиҗәләр чыгарырга һәм закончалыкларны ачыкларга, гомумиләштерә һәм конкретлаштыра, төшенчәләр һәм күзаллауларны классификацияли белергә тиеш

        Логик фикерләүне үстерүдә математика фәне реаль мөмкинлекләр тудыра. Мәсәлән, дәреснең темасын хәбәр итү дә укучыларны уйларга мәҗбүр итәргә мөмкин:

1.     Бу цифр шимбә алдыннан килгән атна көненә яшеренгән. Бу нинди цифр? Дәреснең темасы нинди? (5 цифры һәм саны)

2.     Язылган саннарга игътибар белән карагыз һәм артык санын табыгыз:

1, 3, 9, 11, 7, 5. Дәреснең темасын билгеләгез. (Икеурынлы саннар)

Математика дәресләрендә  укучыларга  беренче минутларда ук телдән исәпләү өчен логик күнегүләр һәм сораулар тәкъдим ителә. Математика дәресенең шулай тиз башлануы таркау һәм әкрен фикерләүче укучыны "уянырга" һәм эшкә керешергә мәҗбүр итә. Мәсәлән: түбәндәге сорауларга “эйе” яки “юк” дип тиз генә җавап бирергә кирәк:

  1. 28 саны – җөп сан. (Әйе.)

2. 1 тәүлектә 24 сәгать. (Әйе.)

3. 3 м – ул 300 см. (Әйе.)

4. Кояш Җир тирәли әйләнә.(Юк.)

5. 100дән 50не алгач, 50 кала. (Әйе.)

6. 3не 7гә тапкырлагач, 27 була. (Юк.)

7. 30 – ул так сан. (Юк.)

8. Умырзая җәй көне чәчәк ата. (Юк.)

9. Кышның беренче ае – декабрь. (Әйе.)

10. Бер атнада 7 көн. (Әйе.)

11. Җәйнең беренче ае – июль. (Юк.) һ.б.

       Телдән күнегүләр эшләүне уен формасында оештыру аеруча нәтиҗәле була.

Чөнки бала тормышында уеннын әһәмияте бик зур. Өлкән кешенен тормышында эшчәнлек, хезмәт нинди урын алып торса, баланың да уены хезмәткә әзерлек булып тора. Уен барышында балалар узләре дә сизмәстән яна материалны җиңел узләштерәләр, үзара аралашалар, логик фикерләү дәрәҗәләре дә үсә. Математика дәресләрендә дидактик уеннарның түбәндәге төрләрен куллану отышлы дип саныйм:

1. Саннар белән уеннар

2. Вакытта ориентлашу уеннары

3. Пространствода ориентлаша белә торган уеннар

4. Геометрик фигуралар белән уеннар.

1. Саннар белән уеннарга:   “Буталчык”,  “Нинди цифр юк?”, “Цифрны алып куй”, “Дөрес итеп әйт”, “Санлы өйләр”не  кертергә була.

2. Геометрик фигуралар  белән уеннарга килгәндә  “Бирелгән рәтне дәвам ит”, “Тылсымлы капчык”,  “Кем күбрәк истә калдыра”,  “Геометрик мозайка”, “Артык фигураны тап”, "Тылсымлы түгәрәк” уеннарын;

3. Вакытта ориентлашу уеннарына  “Атна көннәре”, “Тиз әйт”, “12 ай”, “Ел фасылы һәм айлар” , “Нәрсә артыннан нәрсә” кебек уеннарны еш кулланам. Лото, кроссворд, ребус, логик квадратлар куллану да математика дәресләрен җанландырып җибәрә.

1-2 нче сыйныф укучылары белән математика дәресләрендә логик күнегүләр чишкәндә материалны авыр үзләштерүче укучылар да мавыгып китә, кызыксынулары арта.

1.       Ике бер төрле рәсемнәрдә аерымлыклар табу.

2.       Ике бер төрле предметлар табу.

3.       Бирелгән рәсемнәрдә артык предметны табу.

4.       Лабиринт уеннары.

5.       Бирелгән рәтне дәвам итү.

6.       Бирелгән закончалык  буенча буш шакмакны тутыру.

Ә 3-4 сыйныфларда төрле катлаулылыктагы зирәклеккә мәсьәләләр чишү дә уңай нәтиҗәләр бирә:

1.     Айдар белән Марат мисаллар чишкәннәр. Берсе такта янында, икенчесе- дәфтәрдә. Әгәр дә Айдар такта янында чишмәгән булса, Марат мисалны кайда чишкән?

2.     Камил, Ирек һәм Азат тапкырлау таблицасын өйрәнгәннәр. Берсе- 5некен, икенчесе- 6ныкын, өченчесе-9ныкын. Әгәр дә Камил 6ныкын һәм 9ныкын, ә Ирек 9ныкын белсә, кем кайсы таблицаны өйрәнгән?

3.     Айнур, Ленар, Рөстәм, Фаил төрле биремнәр үтәгәннәр: мәсьәлә чишү,

мисаллар чишү, тигезләмә чишү һәм фигураның мәйданын табу. Әгәр дә Фаил мәсьәлә чишмәсә, Рөстәм мисал белән мәсьәлә чишмәсә, Айнур мисал, тигезләмә һәм мәсьәлә чишмәсә, кем кайсы биремне үтәгән?
              
Логик фикерләүне игътибарлылык һәм хәтердән башка күз алдына китереп булмый. Боларны үстерү өчен, шахмат тактасыннан 1 фишка белән хәрәкәт итү кызыклы. Укучыларда 16 шакмактан торган шахмат кыры. Укучылар укытучы әйткән  буенча фишканы күңелдән хәрәкәтләндерәләр һәм кайсы шакмакка тукталганын билгелиләр. Мәсәлән, “2 шакмак өскә,1 шакмак аска, 1 шакмак уңга, 1 шакмак сулга.” Җаваплар дөрес булмаса, укучылар фишканы практик рәвештә күчерәләр. Биремне төрле предмет исемнәре әйтеп катлауландырырга да була:  “2 шакмак өстә самолет, 1 шакмак уңда өй һ.б.”  Бу эшне акрынлап график диктант белән алыштырам.  Дөрес, баштарак хата ясаучы укучыларның саны күп була. Ләкин эшнең тәртибен белеп, кызыксынып эшли башлагач хата ясаучы укучылар сизелерлек кими. Сыйныф югарыга барган саен бирем тагын да катлаулана бара. 4 нче сыйныф укучылары исә үзләре кызыклы график диктантлар уйлап табарга мөмкин.

           Логик бәйлелеккә бирем һәр укучыга дөрес җавапны сайлап алу формасында бирелергә мөмкин. Укучылар җавапны сыйлыйлар һәм түгәрәк эченә алалар.

 Санау таякчыклары  ярдәмендә бер фигураны икенче фигурага төрләндерүгә юнәлдерелгән башваткычлар чишү дә санау күнекмәләре, яссылыкта ориентлашу, логик фикер сәләтен үстерә.

 Таякчыклар белән башваткычны 3 төркемгә бүлеп була.

1.       Бирелгән сан таякчыгы белән мәсьәләләр чишү: 7 таякчыктан 2 тигез шакмаклар ясау; 5 таякчыктан 2 тигез өчпочмак ясау.

2.       Бирелгән сан таякчыгын алып куеп, фигураны үзгәртүгә мәсьәләләр: 5 шакмактан торган фигурыдан 4 таякчык алып, бер турыпочмак калдыру; 6 тигез шакмактан торган фигурыдан, 2 таякчык алып 4 шакмак калдыру.

3.        Бирелгән сан таякчыкларын күчереп, фигураның кыяфәтен үзгәртү: 1 таякчыкны күчереп, өйне кирегә бору; 6 таякчыктан торган фигурыдан, 2 таякчыкны күчереп куеп флажок ясау. 

      Иҗади эшләүче укытучы беркайчан да дәреслектәге күнегүләр белән генә чикләнми, ул үз укучыларының сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры килә торган биремнәрне, методик алымнарны башка дәреслек һәм кулланмалардан да сайлап ала. Кемнеңдер эш системасын яки тулы бер технологияне кабатлау мөмкин эш түгел. Һәр педагог үзенең мөмкинлегенә, иҗади карашларына, укчыларның ихтыяҗына карап, үз эш алымнарын булдыра. Иң мөһиме- белем сыйфаты, эшнең нәтиҗәлелеге. Шул очракта гына укчының фән белән кызыксынуы арта, ул дәрестә алган белемне төрле ситуацияләрдә кулланырга өйрәнә, кыскасы, логик  фикер йортүче  шәхес формалаша.

 

 

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Математика дәресләрендә башлангыч сыйныф укучыларының логик фикерләү сәләтен үстерү."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Социальный работник

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Башлангыч сыйныф укытучыларының берләшмә утырышында ясаган чыгыш

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 275 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 24.09.2022 248
    • DOCX 60.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Басирова Фания Тагировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Басирова Фания Тагировна
    Басирова Фания Тагировна
    • На сайте: 10 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4490
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Инклюзивное образование в начальной школе

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 50 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 158 человек

Курс повышения квалификации

Теория, методика и практика обучения младших школьников основам шахматной игры в условиях реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 49 человек из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 187 человек
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Особенности реализации ФГОС НОО для слепых и слабовидящих детей

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 27 человек

Мини-курс

Интеллектуальная собственность: медиа и фотографии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 43 человека из 25 регионов

Мини-курс

Управление спортивными событиями и организация деятельности в спортивной сфере

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 15 человек

Мини-курс

Общая химия

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе