Инфоурок / Математика / Другие методич. материалы / Математика дәресләрендә Microsoft Excel программасын куллану

Математика дәресләрендә Microsoft Excel программасын куллану

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов

Microsoft Excel программасы белән танышу, тигезләмәләр чишкәндә куллану

Microsoft Excel программасы белән танышуны иң гади , кызыклы һәм кызыктыргыч биремнән башларга кирәк . Мисал өчен , тапкырлау таблицасын төзү. Балык укучылар да тапкырлау таблицасын яттан белә, шуңа күрә компьютерның дөреслеген тикшерү дә ансат. Тапкырлау таблицасы төзү өчен Microsoft Excel битен ачабыз.

hello_html_mf43a8a9.png






















А1 күзәнәгенә "Тапкырлау таблицасы" дип язып куябыз. А3 күзәнәгенә -1ле, А4- 2 ле санын язабыз да, бу ике санны аерып алып( выделить), уң якта астагы почмакта + тамгасы чыккач, 10 га кадәр тартып тәшерәбез. В2 күзәнәгенә 1, С2 күзәнәгенә 2 ле язгач та нәкъ шулай ук 10 га кадәр арттырабыз. (Саннарны тапкырлау өчен 10нан артык та алырга була). Хәзер формула төзеп карыйк. Формула һәрвакыт тигезлек билгесеннән башланганын искә төшерәбез һәм түбәндәге күзәнәкләргә формулалар урнаштырабыз:

В3— =В2 Enter

В4— =B3+B$2 Enter

В4 күзәнәген аерып алып (выделить), аска тартып төшерәбез, шулай итеп , 1 не тапкырлау баганасы әзер. Таблицаны тутыру өчен В3 – В12 күзәнәкләрен аерып алып, таблица ахырына кадәр тартып китерәбез— тапкырлау таблицасы әзер. Хәзер таблицаның исемен уртага куеп, бизисе генә кала. hello_html_26a2de13.png


Квадрат тигезләмәләр чишү

В4, В5, В6 күзәнәкләренә a, b, c коэффициентларын язабыз.

В8 күзәнәгенә дискриминант исәпләү өчен формула язабыз: =B5^2-4*B4*B6 (Рәсемдә В8 күзәнәге аерып алынган , формула юлында язылган формула ярдәмендә Д кыйммәте исәпләнгән)



Тамыры бармы дигән сорауга җавап язу өчен С7 күзәнәгенә формула язарга кирәк: =ЕСЛИ(B8>=0;"Тамыры бар";"тамыры юк") (= "вставка", функция, ЕСЛИ функциясен алгач, яңа тәрәзә ачыла, аны тутыру үрнәге:

Лог выражение— В8hello_html_18e1313.png

Значение если истина — тамыры бар

Значение если ложь— тамыры юк

ОК

Тамырлар исәпләү өчен түбәндәге формулаларны язарга кирәк: =(-B5-КОРЕНЬ(B8))/(2*B4) һәм =(-B5+КОРЕНЬ(B8))/(2*B4)

Теләсә нинди квадрат тигезләмә чишү өчен В4, В5, В6 күзәнәкләрендәге коэффициентларны гына үзгәртергә кирәк


График ярдәмендә тигезләмә чишү

у=х4-4х3-10х2+37х-14 тигезләмәсен чишәбез [-4; 6] саннар аралыгында h=0,5 адымы белән х кыйммәтләрен тезеп төшәбез. Моның өчен А3 күзәнәгенә -4 санын , А4 күзәнәгенә -3,5 санын язып , шуларны аерып алырга(выделить) һәм уң якта астагы + тамгасыннан тартып төшерергә кирәк. В3 күзәнәгенә у кыйммәтен исәпләү өчен формула язабыз:

=A3^4-4*A3^3-10*A3^2+37*A3-14 Enter

Шул ук формуланы В4- В24 күзәнәкләре өчен кулланабыз (Моның өчен В3 күзәнәген аерып алып, В24 кә кадәр тартып төшерергә кирәк)

График төзү өчен барлык у кыйммәтләрен аерып алабыз (выделить), вставка—диаграмма— нестандартные— гладкие графики— далее

Яңа тәрәзә ачылгач, ряд бүлегендә Подписи оси Х күзәнәгенә курсорны куеп, А3— А23 күзәнәкләрен аерып алырга кирәк. Далее— далее— готово кнопкаларына басып график чыгарабыз.Графикның х лар күчәре белән кисешү нокталары — тигезләмәнең чишелеше булачак.



Хәзер бу кыйммәтләрне төгәл итеп исәпләп карыйк. Графиктан күренгәнчә, х1€ [-3,5;-3]hello_html_849f29d.png

х= -3,5 булгандагы у кыйммәтен аерып алабыз : 55,5625— сервис— подбор параметра— "значение" юлын 0 санын "изменяя значение ячейки" юлына курсорны куеп А4 күзәнәгенә басабыз, ОК. Результат подбора параметра тәрәзәсе чыккач, ОК кнопкасына басмыйча гына таблицадагы А4 күзәнәгенә карасак, андагы кыйммәт -3,192582 санына үзгәргән— бу х1нең төгәл кыйммәте була . Графикны үзгәртмәс өчен, бу кыйммәтне язып алып, отмена кнопкасына басарга кирәк. Калган тамырлар да шул ук ысул белән табыла: х2= 0,438448, х3= 2,192577, х3= 4,561553

hello_html_39ed9dc5.png



Краткое описание документа:

Microsoft Excel  программасы белән танышу, тигезләмәләр чишкәндә куллану

Microsoft Excel программасы белән танышуны  иң гади , кызыклы һәм кызыктыргыч  биремнән башларга кирәк . Мисал өчен , тапкырлау таблицасын төзү. Барлык укучылар да тапкырлау таблицасын яттан белә, шуңа күрә компьютерның дөреслеген тикшерү дә ансат. Тапкырлау таблицасы  төзү өчен Microsoft Excel битен ачабыз...

Шулай ук программаны квадрат тигезләмәләр чишәргә дә өйрәтеп була...

Аналитик ысул белән чишү авыр булган тигезләмәләрне чишү өчен дә график кулланырга була. Мисалга у=х4-4х3-10х2+37х-14  тигезләмәсенең графигын төзү үрнәге күрсәтелгән

 

 

 

Общая информация

Номер материала: 348064

Похожие материалы