Инфоурок Начальные классы КонспектыМатематикадан технологик карта(1 сыйныф)

Математикадан технологик карта(1 сыйныф)

Скачать материал

                       

Тема: “ 1 саны,1цифрасы” 

 

 

Проект авторы:

 Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

Олы Шыңар урта гомумбелем бирү

мәктәбенең Оет башлангыч мәктәбе

 филиалының башлангыч сыйныфлар

укытучысы Гәрәева Зимфира Мәгърүфовна

      

       Фәнни  җитәкчесе: Җамалетдинова Зәлфирә  Исхаковна,                   мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү бүлегенең өлкән

                                      укытучысы,

                                                          «Казан (Идел буе) федераль университеты»

                            Федераль дәүләт автономияле югары һөнәри белем

                                     бирү мәгариф учреждениесе

                  Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең

                         квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге

 

 

 

Казан, 2014

 

 

 

 

 

Аннотация

      Тәкъдим ителгән технологик  карта татар телендә белем бирүче мәктәпләрнең 1 сыйныфында математика дәресе өчен төзелгән. Әлеге тема “Нумерация” бүлегендә беренче дәрес итеп планлаштырылган.Теманы өйрәнүгә эш  программасында бер сәгать вакыт каралган.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Тема

"1 саны,1 цифры"             

Максаты

укучыларны 1 саны,1 цифры белән таныштыру.

Көтелгән нәтиҗә

Шәхескә юнәлтелгән УУГ.

§ Уку эшчәнлегенә үзбәя куя белү

§ Математиканы әйләнә-тирә дөнья белән бәйли белү

§ Уку эшчәнлегендә үз урыныңны таба белү

§ Уку эшчәнлегенең максатын һәм нәтиҗәсен бәйли белү

Регулятив УУГ.

§  Әлегечә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү

§  Конфликтны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү.

Танып-белү  УУГ.

  • Сорауларга тулы җавап бирә белү
  • предметара бәйләнешләрне кулланып,кирәкле информация  туплау
  • эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль таба белү
  • 1 санын 1 цифры белән күрсәтелүен хәтерләп калу

Коммуникатив  УУГ.

§ информация табу

§ иптәшләре белән бергә эшли белү

§ тикшерү

§ үз фикереңне тулы әйтә белү

 

Төп төшенчәләр

Цифра, сан, күплекләр

Предметара бәйләнеш

әйләнә-тирә дөнья

Ресурслар

 Математика дәреслеге 1 класс, 1 кисәк «Математика» Г.В. Дорофеев,  Т.Н. Миракова, Казан,”Мәгариф”нәшрияты,2013

 Эш дәфтәре 1 класс, 1 кисәк,  Г.В. Дорофеев, Т.Н. Миракова ,Т.Б.Бука, Москва.”Просвещение»,2013.

Презентация «1 саны,1 цифры»

Дидактик материаллар

Класс белән эш

Фронталь эш, индивидуаль эш, парлап эш

 

Шартлы билгеләр

Шәхес буларак универсаль уку гамәлләре - ШУУГ

Танып белү универсаль уку гамәлләре – ТУУГ

Регулятив универсаль уку гамәлләре – РУУГ

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре - КУУГ

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

Дәрес этаплары

Ресурслар

Уку эшчәнлеге төрләре

Уку эшчәнлеген оештыру формасы

Уку материалының эчтәлеге

Формалаштырылучы универсаль уку эшчәнлегe

1.

Оештыру өлеше.Эшчәнлеккә үзбилгеләм.

Максат: укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру

 

Презентация

Слайд 2.

Әңгәмә

Фронталь

Сәламләү, дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

ШУУГ,

РУУГ

2.

Белемнәрне актуальләштерү

Максат: укучылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү

 

Презентация

Слайд 3

 

Охшашлык һәм аермалыкларны аеру,чагыштыру, дәлилләү

,фикерләү,

исбатлау ,телдән исәпләү, анализлау

Фронталь

 

Слайдта геометрик фигуралар.

-Сез  слайдта ниләр күрәсез?

-Барлыгы ничә геометрик фигура бирелгән?

-Сулдан уңга санаганда зур яшел өчпочмак ничәнче тора?

-Нинди фигура иң соңгы?

-Өченче урында нинди фигура тора?

-Алтынчы урында нинди фигура тора?

-Сары түгәрәк белән  зәңгәр өчпочмак арасында нинди фигура?

-Шәмәхә түгәрәктән уңда нинди фигура тора?

-Зәңгәр квадраттан сулда нинди фигура тора?

-Шәмәхә түгәрәк алдыннан нинди фигура тора?

-Яшел квадрат артыннан нинди фигура?

Бу геометрик фигураларны зурлыклары буенча күплекләргә бүлегез.

Беренче күплектә ничә фигура бар? Икенче күплектә ничә фигура бар?

Ике күплек турында ни әйтә аласыз?

Ничек белеп була?

Нинди фигуралар күбрәк һәм ничәгә?

Беренче күплектәге фигураның санын күрсәтү өчен ничә нокта куелган карточка алырбыз?

Ни өчен ул карточканы сайладыгыз?

Ә икенче күплектәге фигураны күрсәтү өчен кайсы карточканы алырсыз?

 

ТУУГ

3.

Проблема кую һәм аны чишү юлларын эзләү

Максат: проблема кую һәм чишү

Презентация

Слайд 3

Дәреслек.46 бит,рәсемле карточкалар

Фаразлау,

коррекцияләү,

тикшерү, уку максатын кую

Фронталь

Ни өчен ул карточканы сайладыгыз?

Ә икенче күплектәге фигураны күрсәтү өчен кайсы карточканы алырсыз?

Ә хәзер дәреслекнең 46 битен карыйк. Тавык белән аның чебие турында ни әйтә аласыз? Ә сәгать турында кем нинди фикер әйтә ала? Аларның санын күрсәтү өчен безгә ничә нокта куелган карточка алырга кирәк? Ни өчен?

Ә кем дәрес темасы турында белде?

1 саны.1цифры.

 Ә ул санны без ничек язарбыз икән?

 

РУУГ

4.

Проблеманы чишү

Максат:1 цифрасын язарга өйрәнү

 

Презентация

Слайд 4,5

Дәреслек ,47 бит

Дәреслек һәм слайдтагы үрнәк буенча биремнәр үтәү, коррекцияләү,

тикшерү, фикерләү,

бәяләү

Индивидуаль,

парларда

1 саны махсус тамга – 1 цифры белән языла.

Слайд 4.

Әйдәгез хәзер дәреслекнең 47 битенә  һәм слайдка  күз салыйк. 1 цифрын ничек язарга кирәклекне ачыклыйк.

Слайд 5.

Дәфтәрләрдә үзебез дә аны язып карыйк. Иң матур язылган 1 ле цифрын табыгыз, аның астына сызып куегыз. Бер – берегезгә күрсәтегез.

 Нәтиҗә ясыйк: димәк бер саны махсус тамга- 1 цифры белән күрсәтелә.

ТУУГ,ШУУГ,РУУГ

5.

Беренчел ныгыту.

Максат:биремнәрне үтәү өчен шартлар тудыру  

Дәреслек 46-47 битләр, эш дәфтәре 34-35 битләр

Үз фикереңне тулы , төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү,  дәлилләү,  фикерләү,

исбатлау ,анализлау, классификацияләү

Индивидуаль,

фронталь

Дәреслек

46-47 битләр.

№ 1. Бер цифрын кайларда күреп була?

№ 2, 3, 4. Күплекләр турында белемнәрне кабатлау.

№ 5. Рәсемнәрне чагыштыру.

Эш дәфтәре

   34-35 битләр

  -1 цифрын язып карау

   -эзлеклелекне урнаштыру,

1 цифрын тану,уку

 

КУУГ,ТУУГ

6.

Үзләштерү дәрәҗәсен мөстәкыйль  тикшерү

Максат :үзләштерү дәрәҗәсен мөстәкыйль  тикшерүне оештыру

 

 

Сыйныф бүлмәсендәге  җиһазлар

Үз фикереңне тулы , төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү,  дәлилләү,  фикерләү,

исбатлау , анализлау, классификацияләү

Парларда

1.Практик эш.

Сыйныф бүлмәләрендәге әйберләрне файдаланып төрле күплекләр төзү, күплекләргә исемнәр кушу.

 2.Гомумән бер генә булган әйберләрне атагыз (әни, әти, кояш, ай, авыз, борын...)

 

РУУГ,ТУУГ

7.

Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре

Максат:

өйрәнгәннәрне кабатлау һәм ныгытуны оештыру

Кәгазь А4, фломастерлар

Үз фикереңне тулы , төгәл һәм ачык,аңлаешлы итеп әйтү,  дәлилләү,  фикерләү,

исбатлау ,анализлау

индивидуаль

Иҗади эш

Һәр укучыга  А4 форматында 1 цифры язылган бит бирелә. Укучылар төсле карандашлар, фломастерлар кулланып аны фантастик, әкияти, гадәти булмаган цифрга әйләндерәләр.

(барышня,крокодил, кеше...)

 

ТУУГ,КУУГ

8.

Рефлексия

Максат:яңа белемнәрне гомумиләштерү, үзбәя бирүне оештыру

Презентация Слайд 6, конверт,

түгәрәкләр

Үз фикереңне тулы , төгәл һәм ачык,аңлаешлы итеп әйтү,  дәлилләү,  фикерләү,

исбатлау , анализлау, белемнәрне структуралау

фронталь

Әйдәгез, хәзер дәрескә нәтиҗә ясыйк.

Без бүген дәрестә нәрсәләр турында өйрәндек?

Тирә – ягыбызда 1 цифры белән күрсәтелгән нинди әйберләр күрден, аны тормышта ничек кулланабыз икән?

Сез нинди сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирдегез? Ә кайсы сораулар авырлык тудырды?

Хәзер алдыгызда яткан конверттан түгәрәкләр алыгыз һәм бүгенге дәрестәге үзегезнең эшегезне  бәяләгез.

Яшел түгәрәк – дәрес ошады, мин барысын да аңладым.

Сары – дәрес ошады, ләкин бераз аңлап бетермәдем.

Кызыл – мин дәрестә бернәрсә дә аңламадым.Слайд 6

ШУУГ,КУУГ,

ТУУГ

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Математикадан технологик карта(1 сыйныф)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Маркетолог

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Татар телендә белем бирүче укытучылар өчен ярдәмлекләр аз булу сәбәпле дәресләргә әзерләнү авырлык тудыра.Шушы авырлыкны бераз гына җиңеләйтү максатыннан 1 сыйныфлар өчен технологик карта тәкъдим итәм.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 993 материала в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.01.2015 1639
    • DOCX 29.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гараева Зимфира Магруфовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гараева Зимфира Магруфовна
    Гараева Зимфира Магруфовна
    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 24626
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Мотивационное сопровождение учебного процесса младших школьников «группы риска» в общеобразовательном учреждении

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 284 человека

Курс профессиональной переподготовки

Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании

Учитель начальных классов

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 2688 человек из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 482 человека

Курс повышения квалификации

Каллиграфия. Искусство красивого почерка

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1472 человека из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 794 человека

Мини-курс

Основы русского языка: морфология, синтаксис, лексика

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 12 регионов
  • Этот курс уже прошли 14 человек

Мини-курс

Основы психологии личности: от нарциссизма к творчеству

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 40 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Путь к внутреннему спокойствию: освобождение от тревоги, злости и стыда

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 626 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 203 человека