Әни
– иң изге кеше.
Әни! Нинди бөек исем!
Дөньяда әниләрдән дә газизрәк зат, аларның мәхәббәтеннән дә олырак, тугрырак
бернәрсә дә юктыр. Сабыеның дөньяга туып аваз салган минутларыннан ук, бала
әнисенең яшәү мәгьнәсенә әйләнә. Ул бала күңеленә буыннан-буынга килгән ана
телен, халкының фикер-карашын, аң-белем һәм тоемлау хисен дә сеңдерә.
Күренекле педагог
В.Сухомлинский үзенең әсәрләрендә ана кешене ана казга охшата. Ана каз,
сап-сары, йомшак бәбкәләрен ияртеп, яшел аланга чыга да аларны үлән чүпләргә
өйрәтә, үзе, тилгән очып килмиме дип, әледән-әле күккә карый… Ә инде берәр
куркыныч янаса, ысылдап, дошманына ташлана яки җәһәт кенә бәбкәләрен канат
астына җыя.
Әниләр дә шулай бит:
үз баласын яклый, саклый.
Иң беренче хатын-кыз
космонавт Валентина Терешкова әнисе турында: «Мин галәмне гиздем, космонавт
булдым, аяк басмаган илем юк, дус-ишләрем дә бихисап. Үзем дә әни булдым,
кызыма әниемнең исемен куштым. Шулай да минем өчен кадерле әнием һаман да буй
җитмәс биеклек, тиңдәшсез акыл иясе булып кала», - дип яза. Космоска очканнан
соң, Терешковадан: «Җирдә сезнең өчен иң кадерле кешегезне әйтегез», - дип
сорагач, ул: «Иң кадерле кешем – ул минем әнием», - дип җавап биргән.
Әниләрнең изгелеге,
күркәмлеге, олы кадере шунда: алар хәсрәтне йота белә, күтәрә ала. Алар
шатлыкның кадерен белә, аны саклый ала. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык, теләсә кем
үрелә алмас горурлык бар аларда.
Шагыйрь Мостай
Кәримнең түбәндәге юллары газиз әнкәйләргә багышланган:
Искән чакта җилләр аңа исә зәһәррәк,
Кыяларны онытып яшен уйный хәтәррәк!
Замананың авырлыгы аңа килеп суга.
Ә
шулай да кояш башта алар өчен чыга.
Алар
зарланмый, горурлык башларыннан ашкан...
Чыннан да, беренче
давылны ана тоя һәм балаларын ачы җил-давылдан ышыклый.
М.Горький: “Кешедә
булган барлык гүзәллек кояш нурыннан һәм ана сөтеннән килә... Кояшсыз гөлләр
чәчәк атмый, мәхәббәтсез бәхет юк, хатын-кызсыз мәхәббәт юк. Анасыз шагыйрь дә,
батыр да юк”, - дип яза.
Л.Толстойны искә
төшерик әле. 1906 нчы елның 10 нчы мартында ул үзенең куен дәфтәренә түбәндәге
сүзләрне яза: “Көне буе күңелем төшенке, сагышлы булды бүген. Ә кичен кемнеңдер
мине назлавын теләдем: балачактагы кебек, мине яраткан кешенең куенына сыенып
елыйсым һәм аның үгетен ишетәсем килде. Әмма кем ул мин сыенырга теләгән кешем?
Үзем яраткан барлык кешеләрне күз алдыма китердем, берсе дә ярамый. Кемгә
сыенырга соң? Әллә сабыйга әйләнеп әниемә сыеныргамы? Әйе, әйе, әниемә, “Әни”
дип дәшә алмаган әниемә. (Лев Николаевичның әнисе ул сабый чакта ук үлгән
була.)
Әйе, әнием, син мине
назла, мин бик талчыктым. Бу - булмаслык гамәл, әмма мин бик теләр идем аны,
әнием”.
Бүген дә бик күп
сабый ана назыннан мәхрүм. Аларның да гаилә җылысын татыйсы, бәхетле буласы
килә. Шундый балаларны үз кочагына сыендырып, җылылык һәм наз бирә алган
әниләр аеруча олы ихтирам һәм хөрмәткә лаек. Язучы Р. Фәизов “Ике әни”
әсәрендә шул хакта яза. “Гадәттә һәркемнең әнисе берәү генә була.Тик тормыш
дигән катлаулы күренештә кагыйдәдән тайпылу бар икән. Кайберәүләрнең әнисе
икәү, сирәк очракларда аннан да күбрәк булырга мөмкин икән. Минем үземнең ике
әнием булды”, - дип яза ул. Әниләренә карата иң изге теләкләрен дә әйтә: “И
минем газиз әниләрем! Берегез безне бу якты дөньяга китерде, икенчегез үстерде,
олы юлга чыгарды, һәркайсыгызның урыны оҗмахта булсын”.
Дөньяда әниләр төрле
телләрдә сөйләшсә дә, аларның йөрәкләре бер телдә, баланы сөю телендә сөйләшә.
Язучы Яковлев үзенең
әсәрендә әниләр турында болай дип яза: “...Мин арбада, печән өстендә ятканда
аңыма килдем. Авыртуымны да сизми идем, минем бары тик эчәсем килә иде.
Иреннәремә, башыма, күкрәгемә су кирәк. Сусыз яна идем, һәм шул мизгелдә кинәт
уйга килдем, мине бары тик бер генә кеше – әни газаплардан коткара алачагын
белдем. Миндә балалык хисе уянды: авыр чакта әнием янәшәдә булырга тиеш бит. Ул
гына сусаганымны, авыртуымны киметер, тынычландырыр, коткарыр кебек тоелды, мин
әниемне чакыра башладым.
Арба шыгырдавы минем
тавышны баса иде. Иреннәр кибеп ябышса да, мин бөтен көчемне җыеп: “Әни!”, -
дип кычкырдым, аны чакырдым. Мин белә идем. Әнием барыбер ишетер, килер... һәм
ул килде...
Арба тавышы да
кимеде; тәнгә, авызга салкын су коелды, су ияк астыннан муеныма кереп китте.
Әнием авырттырмыйча башымны күтәреп торды. Ул миңа салкын чишмәдән су эчерде,
миннән үлемне ерагайтты. Мин якында гына ягымлы тавыш ишеттем: “Улым! Улым!
Бәгырем минем!...” Күземне ача алмасам да мин әниемне күрдем, аның кулларын,
тавышын таныдым. Аңыма килеп терелеп киткәндәй булдым, иреннәремне селкетеп:
“Әни, әнием!” дидем, ул чакта әнием исән түгел, мәрхүм булса да...”
Шагыйрь Рәсүл
Гамзатов “Ана” поэмасында ананы “Йорт һәм дөнья җаны”, - дип белдерә. Батыр яуда
беленсә, ана кемнәрне үстергән, дөньяны кемнәр белән бизәгән – ул шуның белән
таныла.
Риза Фәхреддиннең
нәсихәтләрендә мондый юллар бар: “Дөньяда вакытта шатлыкларны һәм кайгыларны
уртаклашыр өчен якын һәм ышанычлы кешеләр кирәк була. Балалар өчен
әти-әнисеннән дә ышанычлырак кеше һич булмас. Алар баланың шатлыгы өчен үзеннән
дә артыграк сөенәләр. ә кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтү өчен кулларыннан килгән
чараларның бөтенесен эшләргә тырышалар. Шуның өчен серләрегезне аларга гына
сөйләгез, серләрегез хәзинәләре һәрвакыт ата-аналарыгыз күңелендә булсын”.
Һичбер нәрсә алыштыра алмый,
Һәр
нәрсәдән ана олырак.
Нәрсә бар соң җирдә кадерлерәк,
Әнкәй сөюеннән җылырак.
Бер хәдистә “Анаң,
аннары анаң, аннары анаң, соңыннан гына атаң”, диелә. Бу сүзләрнең олуг
мәгънәсе бүген дә үзенең әһәмиятен югалтмаган. Әниләр көнен зурлап билгеләп
үтәбез икән, - димәк, ул чыннан да изге зат. Чөнки ул – җир йөзенә тормыш бүләк
итүче, аны яшәтүче, буыннар чылбырын өзмичә саклаучы.
Ана – бөек исем!
Нәрсә җитә ана
булуга.
Аналарның бөтен
матурлыгы,
Бөтен күрке ана
булуда!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.