Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Материал для кл.часа " Герои Советского Союза-наши выпускники " (на тат.языке)

Материал для кл.часа " Герои Советского Союза-наши выпускники " (на тат.языке)


  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Россия тарихында минем якташларым.

Яз. Бөтен җиһанны нурга, яктылыкка, яшеллеккә күмеп яз атлый.Яшәгән саен яшисе, уйныйсы, көләсе килә.Мин мәктәп коридоры буйлап әкрен генә атлап барам.Кинәт күзләрем стендтагы фоторәсемнәргә төште. Аннан миңа япь- яшь егетләр карап торалар, әйтерсең лә мине сәламләп елмаялар. Алар- мәктәбебезнең горурлыгы булган укучылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар-Советлар Союзы Геройлары.Алар да бу мәктәптә белем алганнар , коридорлар буйлап йөгергәннәр, көлгәннәр, шаярганнар.Сыйныф бүлмәләре, мәктәп стеналары әле дә аларны сагыналар шикелле. Чыннан да, мин укый торган 4 нче мәктәпнең үткәне бай тарихлы, истәлекле, данлы. Минем мәктәбем- Россия Федерациясендә алты Советлар Союзы Герое тәрбияләп үстергән бердәнбер мәктәп бит ул! Ничек инде аның белән горурланмыйсың?!

Хәзерге вакытта яшьләрне, укучыларны чын патриотлар итеп тәрбияләү бурычы бик мөһим. Укучылар милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булырга тиешле, шунда гына алар Ватанның лаек уллары һәм кызлары була алалар.Безнең мәктәпнең якты тарихы- Ватанга мәхәббәт хисе,аның тарихы, мәдәнияте, казанышлары белән кызыксыну; милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән карау,җәмгыятъкә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булу хисләре тәрбияли. Рәвил Фәйзуллин шигырендә бу фикер бик ачык чагыла:

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт белән караган халыкның гына киләчәге бар. Шуңа күрә без олы шәхесләребез, күркәм затларыбыз, халкыбыз үткән олы тарихыбыз, гүзәл туган җиребез белән горурланырга, алар рухы белән яшәргә һәм лаеклы шәхесләр булып үсәргә тиеш.

Туган якны өйрәнү музее - мәктәбебез горурлыгы.Күптән түгел ул Республика статусындагы музейга әйләнде. Монда Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган стендлар, аларның шәхси әйберләре, фоторәсемнәр, борынгы көнкүреш кирәк-яраклары, китаплар,шәһәребезнең үткәнен һәм киләчәген яктырткан экспонатлар тупланган.

Менә мин Геройларга багышланган экспозиция каршында басып торам.Яшь егетләрнең якты һәм сөйкемле йөзләреннән күзләремне ала алмыйм, үземне алар белән чагыштырам.Минем күңелемдә горурлык хисләре уяна, буыннар чылбырының дәвам итүенә сөенәм. Бу мәктәптә минем бабам, әбием, әтием, әтиемнең абыйлары укыганнар, ә хәзер мин , энем Алик, сеңелләрем Кристина һәм Ксения, ә киләчәктә энем Адел һәм Абел, сеңлем Ангелина, һәм Аня укырлар дип ышанып калам.

Көннәр, еллар үтә тора.20нче гасырның ишекләрен ябып, яңа гасырда яши башлавыбызга да дистәдән артык ел үтеп китткән.Башкалабыз Казанның 10 гасырлык юбилее, Казан Университетының 200 еллыгы кебек зур вакыйгаларны билгеләп үттек, алда Бөек Җиңүнең 69 еллыгы...

Бәйрәмнәрнең иң олысы, иң кадерлесе- әлбәттә, Җиңү бәйрәме.Күп корбаннар хакына, зур югалтулар бәрабәренә яуланган җиңү ул!Тарих бу кадәр булган афәтне башка хәтерләми.Рәсми мәгълүматларга караганда илебез бу сугышта 27 млн. кешесен югалткан, 17000 шәһәр хәрабәгә әйләнгән,10 мең авыл җир белән тигезләнгән.Димәк, анда яшәүчеләрнең ачы язмышын күзалларга була.

Үткән гомер –аккан су, искән җил диләр.Ә менә Бөек Ватан сугышының данлы үткәне, аның үлемсез каһарманнары искән җил генә булып калмасмы? Һади Такташның “Киләчәккә хатлар “әсәрен күпләрегез хәтерлидер: анда түбәндәге юллар бар:

Сез бу хатны минем укыганда,

Мин бик күптән үлгән булырмын,

Еллар бер-бер артлы үткән булыр,

Исемем сезгә җитмәс- онытылыр...

Әйе, “Исемем сезгә җитмәс- онытылыр,”-ди шагыйрь.Сезнеңчә,1418 көн,1418төн буена барган сугыш кайтавазы,җиңелүләр, җиңүләр, югалтулар, батырлар онытылырга тиешме?Киләчәк буыннарга бу көннәр, вакыйгалар турында җиткерә алырбызмы соң? Юк, онытмабыз, мәңге күңелләребездә сакларбыз!

Менә алар- мәктәбем стеналарына алтын хәрефләр белән язылган Советлар Союзы Геройлары:Белоусов Василий Игнат улы, Бурмистров Вилен Иван улы,Пискунов Василий Григорий улы, Суднишников Михаил Владимир улы,Софронов Петр Сергей улы,Фомин Михаил Сергей улы.

В.И.Белоусов 1919нчы елда Бондюг (хәзер Менделеев шәһәре)поселогында туган.1939 нчы елда хәрби хезмәткә алынган, 1948 нче елда җиңү яулап туган якларына әйләнеп кайткан.

7 нче сыйныфны тәмамлагач, Василий Л.Я.Карпов исемендәге химия заводына эшкә керә. 1939 нчы елда армиягә китә.Сугышка якташыбыз Смоленск шәһәре янында сугышка керә. Ике ай барган каты сугышта сержант Белоусов яралана.Озак гына хәрби госпитальда ята, терелгәч Мәскәү өчен барган сугышта катнаша.

1943нче елның сентябрь ае.Днепр елгасы өчен каты сугыш бара.Василий - взвод командиры.Ул понтон күперләр өчен җаваплы.27 нче сентябрьдә Днепрны кичү башлана.Зур һәм көчле елганы күз күреме үлчи алмый, төнлә аны кичеп, уң як ярны фашистлардан тартып алырга кирәк.Немец солдатлары көн дими, төн дими пушкалардан аталар, елга өстен ракеталар белән яктырталар.Шуңа карамастан, Василий һәм аның иптәшләре таңга кадәр сугышчыларны, коралларны ярга ташый да, ташый. Белоусов взводы ике атна буе икенче ярга 3 мең сугышчы, 15 орудияне,1575 ящик патронны һәм башка коралларны күчерә.Днепр суы кеше каныннан кып-кызыл була.

1944нче елың 10 январенда батыр солдат Советлар Союзы Герое исеменә лаек була .Ә Василийга бары 25яшь.

Днепрдан Эльбага кадәр барып җитә герой.Туган җирен генә түгел, Полша,

Чехословакия, Болгария, Румыния илләрен дә азат итә ул.

1945 нче елның 24нче июнькөне.Василий Игнат улы Мәскәүдә Җиңү парадында ышынычлы, ныклы адымнар белән Кызыл мәйдан буйлап атлый.Ул-җиңүче, ул- Герой,тик күз алдында һаман да шул- кеше каныннан кып- кызыл булган Днепр елгасы.

Ул туган шәһәренә исән-сау әйләнеп кайта, җаваплы эшләрдә эшли, орден, медальләр белән бүләкләнә. 1980 нче елда каты авырудан вафат була.

Икенче батырыбыз Бурмистров Вилен Иван улы 1925 нче елда эшче гаиләсендә туа.1 нче мәктәптә укый, әтисенең гражданнар сугышы турындагы истәлекләрен бик яратып тыңлый.Үзе дә аның кебек батыр, көчле булырга хыяллана.

22 нче июнь төне.Бөтен кеше татлы йокыда, тик фашист итекләре изге җирләребезне таптыйлар инде.Иртән Вилен райкомга бара һәм тизрәк фронтка алуларын үтенә.Аңа бары 16 гына яшь була әле. 1943 нче елның гыйнварында Вилен сугышка китә.Әтисенә язган хатында :”Әтием, ант итәм, синең улың йөзеңә кызыллык китермәс, данлы фамилиябезгә тап төшермәс”,- дип яза.Сентябрь аенда 3нче батальонның 22 нче гвардия бригадасында отделение командиры булып, “Ой,Днепро, Днепро, ты широк, могуч” дип җырларда җырланган Днепр ярларына килеп җитә.Төнлә көймәләрдә, бүрәнә һәм такта кисәкләренә ябышып, беренчеләрдән булып Днепрның уң ярына йөзеп чыга, беренчеләрдән булып котырган фашистларның атакасын кире кайтара.Григоровка дигән авыл янында каты сугыш бара. Курку белмәс командирның 209,7 дип аталган биеклекне аласы килә, чөнки аннан немецларны юк итү өчен кулай позиция ачыла һәм төп көчләр килеп җиткәнче, сугышны дәвам итәргә була.Кыю командир үзенең солдатлары белән дошман траншеясенә бәреп керә, 18 немецны атып үтерә.Вилен һәм дүрт содат калкулыкны бирмәс өчен көрәшәләр.Фашистларның 11 атакасы кире кайтарыла.Кыю комадирның гомерен дошман пулясы өзә,ләкин калкулыкны алар саклап калалар...Шушы батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.Туган шәһәренә аның ордены гына әйләнеп кайта. Аңа хәзер дә 18 яшь ...

Өченче батырыбыз Пискунов Василий Григорий улы 1919 нчы елда туа, 7 еллык мәктәпне тәмамлап, тимерче, хисапчы булып эшли. 1938 нче елда авиация училищесына укырга керә. Советлар Союзы Герое исеме аңа 1944 елның 13нче апрелендә бирелә. Сугыш башланганда Василий Воронеж шәһәрендә очучы- инструктор булып хезмәт итә.Фронтка җибәрүләрен сорап рапорт артыннан рапорт яза . Тиздән аны 232нче штурм полкына билгелиләр.Ул “Ил -2” сомолетында оча башлый, Новгород шәһәрен дошманнан саклый.Өченче очуында аңа ике “Мессершмитт” белән сугышырга туры килә.Аларның берсен бәреп төшерә. Шулай итеп, Василий фашист очкычларын юк итү исәбен ачып җибәрә.

Алтынчы очыш.Һавада ул өч немец самолеты белән очраша.Хәрби бурычын барыбер үти ул, тик аның да самолетына снаряд тия. Ул самолетын Ловать елгасының сай җиренә утырта.Үзенең кыю һәм тәҗрибәле очучы икәнлеген тагын бер тапкыр исбат итә .

1942 нче елның августында Сталинград өчен барган сугышта каташа, 2 немец самолетын бәреп төшерә. Лачын егет Ростов, Астрахань, Мелитополь, Никополь өчен барган аяусыз һава сугышларында катнаша.Василий инде һавада үзе артыннан алты “Ил”не ияртеп сугыша, русча әйтсәк, “ведущий“ була.

Герой исеме биргәндә тутырыла торган документта аның батырлыгы биш биттә тасвирлана. Мәсәлән: ”21.10-43ел. Пискунов группасы белән өч тапкыр күккә күтәрелде.Бомбалар ташлап, 12 орудие, 10 миномет, 4 склад, 2 батарея, 250 солдат һәм офицерны юк итте”. Сугыш барышында Василий Григорий улы 58 танк,39 бронемашина,2 күпер, 12 самолет,17 батарея, 3 тимер юл эшелоны, 112 мотоцикл, 9 склад, 2 штаб, 13 дзот, 2113 фашистны юк итә.

1945 нче елның гыйнвырында Василий каты яралана .Терелгәч ,аны югары авиамәктәпкә укырга җибәрәләр. Соңгы елларда Астрхань шәһәрендә яши, “Баку – Мәскәү”рейсында очучы булып эшли. Туган шәһәренә еш кайта, укучылар белән очраша.174 тапкыр , үлем белән көрәшеп, самолетын күккә күтәрә, бөек җиңүяулау өчен көрәшә.

Дүртенче батырыбыз- Софронов Петр Сергей улы. Ул 1925 нче елда туган, рус.1943нче елның гыйнвар аенда сугышка китә.1944нче елның 15 нче гыйнварында Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Сугыш башланыр алдыннан әти-әнисе белән безнең шәһәргә күчеп килә, безнең мәктәпне тәмамлый.Армиягә киткәнче химзаводта эшли. Курск тирәсендә барган сугышта катнаша.

1943 нче елның 28 нче сентябре.Днепр ярларында бик көчле яңгыр ява башлый. Безнең разведчикларга шул гына кирәк тә инде. 9 кешелек десант составында безнең Петр да бар.Алар әкрен генә уң як ярга таба йөзеп китәләр.Днепр елгасының теге ягында, 2 сәгать эчендә, кечкенә генә группа 150 фашистны тоткарлап тора. Командир һәлак булгач, Софронов аның урынына баса һәм көрәш дәвам итә.Шушы батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое дигән исем бирәләр. Петр бу хәбәрне хәрби госпитальдә ишетә.Ул сугыш юллары буйлап Берлинга кадәр барып җитә.

1948 нче елда исән-сау туган ягына әйләнеп кайта. Алабуга педагогия училищесын тәмамлап, безнең мәктәптә укытучы булып эшли башлый.Минем уйлавымча, Петр Сергеевич дөньяга алты Советлар Союзы биргән мәктәптә эшләве белән горурлана, мәктәп стеналары, сыйныф бүлмәләре аңа сугыш кырларында үлгән иптәшләрен хәтерләтә.Шуңа күрә ул бар көчен куеп эшли, укучыларны патриотик рухта тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирә.Музейны оештырып җибәрә.Фронтовик шагыйрь Шәрәф Мөдәрриснең шигъри юллары искә төшә.

Дусларымның барсын , йолдыз итеп,

Күкрәгемә тагып кайтуым...

Тик һаман да шушы Кызыл Йолдыз

Күкрәгемне тора пешереп,

Яшьли сүнеп, яуда ятып калган

Дусларымны искә төшереп...

Бишенче батырыбыз- Суднишников Михаил Владимир улы.Ул 1919 елда Бондюг поселыгында туа.Мәктәптә бик яхшы укый,җырлый, бии, музыка белән кызыксына.

1938 нче елда мәктәпне тәмамлап,Ленинградтагы зенит-артиллерия училищесына укырга керә.Сугыш башлангач, яшь лейтенант Суднишников взвод командиры булып , Брянск, Елец шәһәрләре тирәсендәге сугышларда катнаша. 1 елдан ул батальон командиры булып җитә.Михаилга Берлинга кадәр барып җитү өчен бик озын һәм авыр юл үтәргә туры килә.

Алман җирендә ул әнисеннән хат ала.Кадерле әнисе хатында абыйлары Борис һәм Леонидның һәлак булуы турында яза. Ә сугышның соңгы көннәрендә энесе Владимир да үлеп кала.Кайгылы хәбәрләрдән соң да Михаил сыгылып төшми, куркып калмый, яңа көч һәм нәфрәт белән яуга , җиңүгә омтыла.

1945 нче елның 27 апрелендә аның сугышчылары Арсендорф дигән торак пунктын алалар.40 солдат һәм офицер, 6 танк пулеметы, 10 кул пулеметы тар-мар ителә, 50 фашист , 10 автомашина пленга алына.Шушы батырлыклары өчен ул 1945нче елның 31нче маенда Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Сугыштан соң да ул хәрби сафта кала.Михаил Владимирович Мәскәүдә яши, еш кына туган ягына кайтып йөри, укучылар белән очраша.

Фомин Максим Сергей улы 1923 нче елда эшче-химик гаиләсендә туа.Монда мәктәпне бетерә һәм 1942 нче елда армиягә алына.1943 нче елның 7 нче августында Михаилга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Һәр елның 25 нче сентябрьдә без аның туган көнен билгеләп үтәбез.Безнең күңелләрдә ул һаман да 20 яшьлек Миша .

Миша укырга бик яраткан, шигырьләр дә язып караган, язучы булырга хыялланган.

Мишаның абыйсының мылтыгы булган.Өлкән сыйныфларда ул бик төз итеп атарга өйрәнгән.Костюм якасында “Ворошиловский стрелок”значогын да йөрткән.

Чыгарылыш кичәсендә ул сугыш башлану турындагы хәбәрне ишетә һәм дуслары белән военкоматка бара, ләкин аларны кире борып кайтаралар.

Миша башта заводта , аннан соң янгын сүндерүче булып эшли. 1942 нче елның гыйнварында аңа повестка китерәләр, ул артиллерист булып сугышка кереп китә.

1943 нче елның июнь аенда Курск дугасында сугышырга туры килә аңа.

...Менә инде берничә көн шундый тынлык, әйтерсең лә сугыш беткән.Күңелне өздереп, елыйсыларны китереп Курск сандугачлары сайрый.

Миша әнисенә хат яза: “Мин бу тынлыкның тизрәк бетүен телим.Тизрәк дошманны җиңеп өйгә кайтасы , яңа тормыш башлыйсы килә.”

5 нче июльдә тарихка кереп калган танклар сугышы башлана. Михаил- наводчик. Сугышчылар атака артыннан атаканы кире кайтаралар, кешеләр генә түгел, чуен пушкалар да сафтан чыга монда.Шулай итеп өченче көн дә җитә.Иртән позицияне немец самолетлары бомбага тота.Михаил яралана һәм ярасын бәйләп, һәлак булган командир урынына баса.Дошман танклары бер – бер артлы атакага киләләр, батыр сугышчылар аларны юк итә баралар . 12 нче атаканы кире кайтарганда, безнең геройның гомере өзелә.” Бу көрәштә ул 12 атаканы кире кайтарды. Туры наводка белән 5 җиңел , 2 авыр танкны , 2 пулемет һәм ротадан артык солдатны юк итте” ,- дип язылган мактау кәгазендә.Михаил Фоминга күрсәткән батырлыклары өчен 1943 нче елның 7 августында Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Без аларны онытмыйбыз.Шәһәребезнең урамнары Герой исемнәрен йөртә, мәктәп стенасын алтын хәрефләр белән язылган мемориаль такта бизи, “Геройлар аллеясында”мәрмәр сыннары безнең тынычлыгыбызны саклый, ерак та түгел мәңгелек ут яна. Гүя алар безне Ватанны сакларга чакыралар, киләчәккә имин барыр өчен, үткәннәрне онытмаска кушалар.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Исеңдә тот аларның син

Сугышларда кан түккәнен,

Туган җирнең иреге өчен

Зинданнарда интеккәнен...

Һәр карыш җир сугарылган

Шәһит җаннар каннарында.

Үткән яулар шәүләсе бар

Туган якның таңнарында.

(Р.Фәйзуллин)


































Автор
Дата добавления 10.10.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров114
Номер материала ДВ-047429
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх