Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Воспитательная работа / Статьи / Материал для научно-практической конференции "Мухаммет Магдеев"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Воспитательная работа

Материал для научно-практической конференции "Мухаммет Магдеев"

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

МБГБУ “Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе”










Масалимова Н.Д., 11 нче сыйныф укучысы




Укытучы: Гыйбадуллина Г.М., татар теле укытучысы









Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында туган як темасы” юнәлешенә


"Без - кырык беренче ел балалары" әсәренең әһәмияте



















Эчтәлек



  1. Кереш.

  2. Төп өлеш.

  1. "Без - кырык беренче ел балалары" әсәренең язылу тарихы.

  2. Әсәре турында автор.

  3. Әлеге повестьның төп үзенчәлеге.

  4. "Без - кырык беренче ел балалары" әсәре турында кайбер фикерләр.

  5. Әсәр - сәхнәдә

  1. Йомгак.



































Кереш

Гаҗәп хәл: кешенең иң тирән кичерешләрен, тормыш турындагы уйлануларын бөтен тулылыгы белән, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп тасвирлый алучы язучылар күп очракта авылда туып, чишмә челтерәвен, кошлар тавышын тыңлап үсәләр. Ни өчендер, нәкъ менә авыл баласы хисчәнрәк була. Табигать белән кешенең бербөтен булып яшәвеннәндер ул, мөгаен. Табигать баласын кояш назлы нурлары белән иркәли, иртәнге җил тәненә сафлык иңдерә, ә кичләрен меңләгән кошның моңлы тавышы аңа бишек җыры көйли. Шуңа да авылдан чыккан язучылар гади халыкның тормышын да, хис-кичерешләрен дә зур осталык белән сурәтлиләр.
Шундый язучылар арасында М. Мәһдиев тә бар. Мин, һич икеләнмичә, аны үземнең иң яраткан язучым дип атый алам. Бу язучының әсәрләре укучыны җәлеп итә, сүз сөреше ялыктырмый, киресенчә, һаман саен уйны әсәр вакыйгасына юнәлтә. Мөхәммәт ага Мәһдиевнең кайсы гына әсәрен алып карама, анда тормыш кыенлыклары, тәрбияви, әхлакый мәсьләләр авыл һәм мәктәп белән тыгыз бәйләнгән. Гади халык тормышын сурәтләүдә ул үз ишләрен узып китте дип әйтергә батырчылыгыбыз җитмәсә дә, аның иҗаты үзгә булуын танымыйча булдыра алмыйбыз. Авыл хезмәтчәннәренең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрен дә юмор аша бирә, хәтта иң кыен чакларда да яшәүдән ямь табарга мөмкин булуны аңлата, бу фикерне тормышчан күренешләр, гади вакыйгалар аша уздыра.
«Без — кырык беренче ел балалары» повестенда, мәсәлән, бу бик нык күзгә ташлана.





















Төп өлеш

Әсәрнең тарихы кызыклы гына. Аны язарга авторга тәнкыйтьче Ф. Миңнуллин тәкъдим итә. Башта ул хикәя буларак уйланыла. Исеме: ”Мәскәү татары”. Ләкин язу процессында исеме дә, күләме дә үзгәрә. “Казан утлары” журналының баш редакторы Р. Мостафин аны эчке рецензиягә редколлегия әгъзасы И. Газига бирә. И. Гази бер сүзен дә үзгәртмичә авторга нибары бер җөмлә өстәтә. Әсәр журналның 1969 елның 5нче санында, аннан өч тапкыр җыентыкларда, ике тапкыр рус телендә (Казанда һәм Мәскәүдә) дөнья күрә. Авторның бер сүзе дә редакторлар тарафыннан төзәтелмәгән бердәнбер әсәре. Шушы әсәре белән Мөхәммәт Мәһдиевне (“Атадан бала яшь кала”, Казан, 1969) СССР Язучылар Союзына әгъза итеп алганнар . Ә чәчмә әсәрләр язучы буларак 60 нчы елларда гына ачылып китә. "Без - кырык беренче ел балалары" повесте дөньяга зур язучы килгәнен хәбәр итүче әсәр булган дисәк, ялгыш булмастыр.

Мөхәммәт ага Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары” повестеның  кереш өлешендә болай дип яза: ”Безнең балачак еллары дәһшәтле Ватан сугышынатуры килде. Ватан язмышы дигән олы хис безнең күңелләргә әнә шул елларда кереп урнашты. Без балалык чорыбызда таякны ат итеп уйный алмадык, бәлки чын атлар җигеп колхоз басуында эшләдек... Атлар азайгач, үгез җиктек, сыер җиктек. Ни эшләсәк, эшләсәк тә: мәктәптә пионер сборы уздырабызмы, җилкәгә сәнәк салып иген басуына чыгып китәбезме – без моны явыз дошманны җиңү сәгатен якынайту өчен чын күңелдән ышанып эшли идек. Еллар үтте, безне инде хәзер “урта буын” кешеләре дип атыйлар. Үткән гомерне искә төшерү, аны анализлау әнә шул “урта буын”га җиткәч башлана, күрәсең. Бу китапны язар алдыннан мин үземнең бала чагымны,үсмер елларымны тагын бер кат күңелдән кичердем. Безнең шул елларыбызны билгели торган бер нәрсә булган икән: ул – сугыш, изге сугышның дәһшәте, Бөек җиңү көнен якынайту теләге, фашизмга нәфрәт, героик Армиябезгә чиксез мәхәббәт. Безнең дөньяга карашыбызны әнә шул хисләр формалаштырган икән. Шулай булгач, безгә бүген ничә генә яшь булмасын, кешеләр безне бүген кайсы буынга гына кертеп сөйләмәсен, мин яшьтәшләрем исеменнән бер дә шикләнмичә әйтә алам: без — кырык беренче ел балалары. Әсәрнең исеме әнә шулай туды.

Яшьтәшләрем белән мин горурлана алам: минем сабакташларым бүген Ватаныбызның төрле  почмакларында зур, мактаулы эш башкара. Алар арасында алдынгы педагоглар, мәктәп директорлары, колхоз председательләре, галимнәр, офицерлар, агрономнар, шоферлар бар — ләкин эшлексезләр, җилкуарлар юк. Чөнки алар яшьтән Ватан язмышы белән суладылар, Ватан язмышы өчен кайгырырга, шатланырга бала вакыттан ияләнделәр. Әнә шул сабакташларыма, бүгенге урта буын кешеләренә багышлыйм бу әсәремне.[1:11 бит].

"Без - кырык беренче ел балалары" әсәре, әйткәнебезчә, язучының беренче әсәрләреннән. Шуңа күрәдерме язучы анда үз тормышы тәҗрибәсен аеруча киң файдаланган. Повестьның күп кенә прототипларын авторның үз чыганакларыннан ук табарга мөмкин. Кайбер чакта прототиплар көтелмәгән җирдән дә табылып куялар. Хөрмәтле язучыбыз Гариф Ахунов “Йолдызлар калка” исемле автобиографик повестенда безгә менә нәрсәләр сөйли: “Мөхәммәт Мәһдиев, үзе язучы булгач, башта “Без – кырык беренче ел балалары” дигән талантлы, гаять үзенчәлекле повесть язды... Повестьта мин Әлтафи исемле тотнаксызрак бер персонаж булып керсәм,...” [2:11 бит].

Повестьта Бөек Ватан сугышы чорында педагогия училищесында укучы яшүсмерләрнең көндәлек тормышы сурәтләнгән. Сугыш елларында балалар педагогия училищесына укырга, белем алырга киләләр, һәм бик күп авырлыкларга дучар булалар. Әсәр күләме буенча әллә ни зур булмаса да, йотлыгып укыла. Безне, ул вакыйгаларда катнашмаган, күз алдына китерә алмаган кешеләрне, педагогия училищесында укучы яшьләрнең чыдамлыгы, тырышлыгы сокландыра. Ул Әлтафиләр, Гыйззәтуллиннар үзләре генә дә ни тора! Араларында шуклары, тәртипсезрәкләре булса да, алар белем алу өчен теше-тырнагы белән тырышалар. Авыр сугыш еллары да максатларына ирешү юлында киртә була алмый. Алар белемнең киләчәктә үзләренә бик кирәк булачагын бөтен тулылыгы белән аңлыйлар. М. Мәһдиев повесте бу яктан хәзерге заман яшьләренә яхшы үрнәк булып тора.
Әсәрдә укуга мөнәсәбәт кенә түгел, укучыларның тырышлыгы, фидакарьлеге дә тасвирлана. Бу яшьләр — сугыш елларында күрше-тирә авылларның беренче ярдәмчеләре дә. Алар бердәм, һәр эштә алда, нәрсәгә генә тотынсалар да, җиренә җиткереп башкаралар. Шул ук вакытта кешеләрнең төшенке күңелләрен күтәрүне дә онытып бетермиләр. Алар куйган концертлар авыл халкы тарафыннан бик яратып кабул ителә, кешеләр өйләренә ял итеп, тынычланып кайтып китәләр.
Менә безнең районның Мәтәскә авылы клубында концерт бара. Клуб тәрәзәләренең күбесе томаланган. Адәм авызыннан пар чыга, халыкның олысы—кечесе клубта. Чөнки сугыш вакытында халыкның бөтен рухи тормышы клубта.
Барлык вакыйгаларның юморга төрелеп бирелүе әсәрнең җәлеп итү көчен тагын да арттыра. Повестьны кат-кат алып укыйсы, язучының җанлы итеп биргән образлары белән бер утырып сөйләшәсе, алар арасында кайнашасы килә. Безнең мәктәптә дә повестьтагы хәлләр еш була бит, Мөхәммәт ага, бәлки, шулар турында язгандыр? Менә шундый тормышчан булганга, бу әсәр мавыктыргычтыр,
минемчә.

Арча районы Сеҗе авылында яшәүче 45 ел балаларга белем һәм тәрбия биргән ветеран укытучы Нәкыя апа Абдуллина үзенең “Мәһдиев командирыбыз булды” мәкаләсендә училище белән авыл арасында булган вакыйгаларны бәян итә. Әлеге мәкаләне укыгыч, “Без – кырык беренче ел балалары” әсәре тагын да тулылынып китә, әсәр эчтәлегенә яңа вакыйгалар өстәлгән кебек була. Шуңа тагын бер кат инанасың: әсәр, чыннан да, реаль вакыйгаларга нигезләнгән. “Без училищеда карточкага бирелгән ипине яшерешәбез, югыйсә, нәфесебезгә бирешеп, ашап бетерүебез бар... Укыганда куу еш була иде. Билгең түбәнәйсә дә, дәресләргә соңа калсаң да, гомумән, аз гына гаебең булса да...” [3:3 бит].

Әлеге гүзәл әсәрне бәяләп, галим Т. Галиуллин түбәндәгечә язган иде: “Әсәрнең уңышын сугыш чоры кыенлыкларын, шәхес культының халыкны зыялы улларын зәһәр кыруы, татар милләтенең һәрьяктан кысылуын реалистик сурәтләве генә билгеләмәде. ...Язучы ... тормышны үзе ничек күргән, аңлаган, таныган кыяфәтендә, бизәмичә, сипләмичә күрсәтә. Үсмерләрне эзәрлекләгән ачлыкны ул “тәрбияви” чара итеп бәяли, һәркемгә киләчәк үлемне бер төрдән икенче рәвешкә, мәңгелеккә күчү итеп кабул итә” [4:44 бит].

Әсәрнең актуаль һәм мавыктыргыч булуы режессерларны да үзенә тарта. 2012 нче елның май аенда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча куелган “Без – кырык беренче ел балалары” спектакленең премьерасын күрсәтә. Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин куйды. Рәссамы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роман Моров. Спектакльдә Лия Вилданова, Резедә Сәләхова, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Булат Зиннәтуллин, Тимур Баһаветдинов катнаша










Йомгак.

Безнең туган ягыбыз – Арча ягы – әдәбиятка бик күп танылган әдипләр биргән як. Туган туфрагыбызда туып, туган җиребезнең матур табигать кочагында, аның гади, тырыш, намуслы халкы арасында үскән бу якташларыбыз белән без чын күңелдән горурланабыз. Шулар арасында әдәбият галиме, таланлы язучы М. Мәһдиев исеме безгә аеруча якын, аеруча кадерле. М. Мәһдиев – үз халкы, якташлары белән эчкерсез горурланып яшәде һәм иҗат итте.Татар авылының җырчысы безнең арадан бик иртә китеп барды. Ләкин бездә аның кабатланмас рухи мирасы калды. Татар халкы, бигрәк тә якташлары, үз улын онытмас, аны һәрчак сагынып, олылап искә алыр. Чөнки М. Мәһдиевнең барлык әсәрләре дә халык җырлары белән сугарылган, китапларында тасвирланган гади авыл кешеләре безгә таныш кешеләр, аның әсәрләрендә чагылган һәр авыл тарихы, һәр елга, һәр урман – болар барысы да безнең туган җиребез – данлы Казан арты!





























Чыганак.

1.    Сайланма әсәрләр: 5 томда /Мөхәммәт Мәһдиев; төз. Г.Хәсәнова; кереш сүз авт. Р.Зәйдулла. – Казан: Татар. Кит. Нәшр., 2009.  – 480 б. (11 нче бит).

2. Г. Ахунов “Йолдызлар калка”

3. “Мәгърифәт” газетасы, №..., 19... ел, 3 бит

3. Галиуллин Т. Кояшлы иҗат. Китапта/ Кеше китә – җыры кала. тудыра.- Казан: Татар китабы, 1996. – 288 б.: фоторәс. белән (44 нче бит).






8


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 04.10.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Статьи
Просмотров62
Номер материала ДБ-236559
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх