Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Материал для участия в XII Межрегиональных юношеских научно-исследовательских чтених им. Каюма Насыри

Материал для участия в XII Межрегиональных юношеских научно-исследовательских чтених им. Каюма Насыри


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең

дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбе”











Без тарихта эзлебез.....

(Тукай районы Үзәк җирле үзидарә авыллары тарихы)







Башкарды: Ногманов Алмаз

11а сыйныф укучысы

Җитәкче: Ногманова М.Ш.

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Яр Чаллы, 2015

Эчтәлек

  1. Кереш...............................................................................................3

  2. Төп өлеш. Үзәк җирле үзидарә авыллары тарихы:

  1. Югары Суык-Су авылы; .................................................................5

  2. Куады авылы; .................................................................................9

  3. Маҗын авылы; ..................................................................................10

  4. Түбән Суык- Су авылы; ...................................................................11

  1. Йомгаклау.........................................................................................14

Кулланылган әдәбият..................................................................................15

  1. Кушымта............................................................................................16






















  1. Кереш

Бабамнар җиренең хакын хаклыйм,

Матурлыгын күңелемдә саклыйм.

Мине бу бәйгегә катнашырга этәргән көч тә нәкъ менә шушы шигырь юлларында күренә.Туган илеңне ярату иң әүвәле үз гаиләңнән, үз авылыңнан башлана. Үзен хөрмәт иткән һәр кеше гаиләсенең тарихын, нәсел җепләрен белергә, һәм киләчәк буынга сөйләп калдырырга тиеш. Ата-бабаңнар узган юл – ул халыкның тарихы, илебез тарихы. Минем гаилә тарихы – халкым тарихының бер бите ич!

Мин, Алмаз, 82нче кадет мәктәбенең 11нче А сыйныфында укыйм. Буш вакытларымны мәктәбебездә эшләп килүче “Туган як“ музеенда, мәктәп һәм шәһәр китапханәләрендә уздырырга яратам, тарих битләрен актарам, төрле сәхифәләр белән танышам. Бигрәк тә мине безнең гаиләгә катнашы булган Тукай районы авылларының тарихы кызыксындыра. Чынбарлыкны танып белүдә туган якны өйрәнүнең әһәмияте бик зур,чөнки тарих авылдан башлана. Ә без үз авылыбызның тарихын тирәнтен беләбезме?

Шушы кызыксынуым кулыма каләм алырга этәрде. Эшемнең төп максаты: минем өчен иң изге кешеләрем әби-бабаларымның туган ягы тарихын тирәнтен өйрәнү, авыллар тарихын яшьтәшләремә һәм киләчәк буынга сөйләп калдыру.

Максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычларны хәл итүне үз алдыма куйдым.

1) Тукай районы Үзәк җирле үзидарә составына кергән Югары Суык-Су, Куады, Маҗын, Түбән Суык-Су авыллары тарихы белән таныштырырга.

2) Туган якка, аның табигатенә карата мәхәббәт хисе, туган җир тарихына хөрмәт тәрбияләргә.

3) Яшьтәшләремдә югары рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә булышырга.

Һәркемнең тормышы туган йорттан, гаиләдән башлана. Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан! Болар – җанга иң якын сүзләр. Минем дә сезгә үз гаиләм турында, туган җирем – туган авылым тарихы турында сөйләп китәсем килә.

Минем әбием Яр-Чаллы шәһәреннән ерак түгел Түбән Суык-Су дигән авылда яши. Әниемнең балачагы да шушы авылда үткән. Әнием дә, әбием дә үз гомерләрен балаларга тәрбия, белем бирү юлларын сайлаганнар.

Әбием Әнисә Түбән Суык-Су мәктәбендә күп еллар буе башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Әнием –Миләүшә Шамил кызы 82 нче кадет мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ул үзенең дәресләрендә кадетларда туган телебезгә, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияли. Әдәбият дәресләреннән күренгәнчә, татар шигъриятендә әлеге темага күпме җырлар, шигырьләр язылган. Минем яраткан шагыйремР. Фәйзуллин да туган җире, бала чагы, туган якның чишмәләре турында күп яза. Мәсәлән, «Туган ягым» дигән шигырендә ул болай ди:

Минем дә бар үзем өчен

шундый як – Туган ягым:

Дога иңгән һәр төшеннән

чишмәләр чыга аның!

Чишмәләр... Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар?! Чишмә, тау астыннан көмеш күзе белән җирне тишеп, бик зур кыенлыклар белән саркып чыга, бөдрә дулкыннар ясап, әкрен генә ага. Аның көмеш сыман тамчылары кояш нурлары астында энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр.

Әйе, әниемнең туган авылында да чишмәләр күп булган. Шуңа күрә авылның исеме дә бит Суык-Су дип атала. Бу турыда алдарак язып үтәрмен.

Ә мин үземнең эзләнүләремне әбием яшьлек хатирәләрен сөйләгәннән соң язарга булдым.

Әбием үзе Тукай районының Биклән авылында туып үскән, ә килен булып Шамил бабамнарның зур гаиләсе яшәгән Югары Суык-Су авылына төшкән. Эшемнедә мин шушы авыл тарихы турында язудан башлыйм.



II. Төп өлеш

        1. Югары Суык-Су авылы

Якынча 1768 нче елдан башлап, хәзерге Югары Суык-Су авылы урынында берничә хуҗалык барлыкка килә. Мәскәүдән полковник дәрәҗәсендәге Максим Ильич (аны Мәксүт дип йөрткәннәр) Югары Суык-Су авылы булачак урында тора башлый. Максим Ильичның 2 хатыны,12 улы булган. (Нәбиулла, Кәлимулла, Зәйнулла, Хәмидулла һ.б.). Максим Ильич 110 яшендә вафат була. Кабере Югары Суык-Су зиратында. Ата кеше 6 улын Оренбург каласына җибәргән. Алар өчен хөкүмәткә акча түләп торырга кирәк булган. Максим Ильич үлгәч, түләүче булмый һәм уллары мещан булып калалар. Калган уллары Югары Суык-Су авылында яшиләр.

Максим Ильич үзе янына шушы тирәдәге татарларны чакырып китергән, авыл зурайган.

Авылда игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Бодай, арпа, арыш, карабодай чәчкәннәр. Ат, сыер, сарык, кәҗә асраганнар. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе төрле булган. Байлар 3-4, урта хәллеләр 1-2 ат тоткан. Ярлыларның аты булмаган.

Югары Суык-Су еллар үткән саен зурая, үсә. Тирә-яктан күчеп килеп урнашалар. Мәсәлән, Мамадыш өязе Тәкәнеш авылыннан Насрый улы Гаптелкәрим килә. Ул муллалык итә. Җир үзләштерү күләме арта төшә.

1897 нче елда Рәсәйдә беренче тапкыр халыксанын алу (перепись) үткәрелә.

Кешеләр арасында ризасызлык куба. Сан алганда кайсы авыл, кайда укыган, кәсебе, элек кайда торган, бу авылга килеп күпме яшәгән кебек сорауларына җавап биргәндә,бу урыслаштыру өчен эшләнә икән дип уйлап,халык санын алырга килүче вәкилләрне дошман күрәләр, кыйныйлар. Заманасы өчен укымышлы кеше –Шиһап хәзрәт авылдашларына халык санын алуның кирәкле чара икәнлеген аңлата. Бу фикергә үрәтник Галиулла да кушыла. Халык аңлатулардан канәгать кала, тынычлана.

Хәсәншин фамилияле кеше Минзәлә шәһәрендә офицер булып хезмәт итә. Ул авыл картлары исеменә хат язып җибәрә. Хатта түбәндәге юллар бар: “Сөекле картлар, һәрберавылга гаскәр куелачак. Сез аларны хөрмәт итегез. Һичбер зарар булмас, әгәр кертмәсәгез, харап булырсыз”.

Халык аңлый. Югары Суык-Су авылында халык санын алу тыныч кына үтә. Гаскәр авылда куна, бер нәрсә дә булмый.

1898 нче елда 30 елга якын муллалык иткән Шиһап хәзрәт вафат була. Мулла хезмәтен башкаруны Тәкмәк волосте Шепкәбаш авылыннан килгән Нәбиулла улы Хәйрулла дәвам итә. Ул балалар укыта. Халык аны ярата. Мәктәп булдыру буенча күп эш башкара, һәм авыл кешеләренең актив ярдәме белән максатына ирешә. 1890 нчы елда Югары Суык-Суда120ләп хуҗалык, 400 кеше була. 1905 нче елгы урыс-япон сугышында авылдан бик күп кеше катнаша. Исән әйләнеп кайткан солдатларга җир бирелә. Алар бер урам булып урнашалар.Ул урамны хәзер дә Маньчжур урамы дип йөртәләр. Урыс-япон сугышыннан исән-имин туган авылга кайтучыларның исемнәре билгеле. Алар – Хәмәтдин Газизов, Хәмидулла Сафиуллин, Арслангали Тимергалин-Гыйбадуллин, Мостафа Мөстәкыймов, Гайфетдин Гыйбадуллин, Гата Мөстәкыймовлар.

1913 нче елда Романовлар династиясенең патшалык итүенә 300 ел тулу уңаеннан, авыллар бәйрәм төсен ала. Мөгаллим Хәйрулла белән Фәхрулла хәзрәт шушы көннәрдә Алабуга шәһәрен күрергә баралар. Шәһәр бизәлгән, ашау-эчү, сый-хөрмәт мулдан, бүләкләр өләшенә.

1914 нче елда хөкүмәт тарафыннан мөселманнарга мәктәпләр салырга, китаплар, каләмнәр булдырырга рөхсәт бирелә. Хәйрулла мөгаллим дә авылга күп китап алып кайта.

1914 нче елгы беренче Бөтендөнья сугышына да авылдан күп кеше алына. Империалистик сугышта катнашучылар: Асылгәрәй Гарифуллин, Гата Мөстәкыймов, Гайфетдиновлар гаиләсеннән Вәлиәхмәт, Нуриәхмәт, Шәмсәт, ә Дәүләтовлар гаиләсеннән Әсәдулла, Гайнулла, Солтан, Хәмәди Гыйльфанов, Зәки Шәрәфиев һәм башкалар. Барысы 14 сугыш ветераны.

Авылда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешенә килгәндә, крестьяннарның күбесе, халык сүзе белән әйткәндә, “иңе –җиде чабата, буе –туксан чабата” зурлыктагы җирдә иген игеп көн күрә.Үстерелгән уңышның байтагы бурычларны түләргә китә. Ул бурычларга гомер сәдакасе килеп өстәлә (ун арба көлтәнең берсе муллага тиеш була). Агач сука, агач тырма белән эшкәртелгән җирдә уңыш гектарыннан уртача 5-5,5 центнердан артмый.

1917 нче ел. Илне таркатып, авыл-шәһәрләрне пыран-заран китергән Октябрь революциясе була. Озак та үтми, гражданнар сугышы башлана. Сугышка Фатих Мөхәммәтшин, Арслангали Муллагалиев, Ямалетдин Җәләлетдинов, Әхмәтгали Мостафин, Шәмсәт Гайфетдинов үз теләкләре белән китәләр.

Авылга фронт якынлаша. Инде туп аткан тавышлар ишетелә. Аклар армиясе авылга бәреп керә, ләкин алар халыкка зыян салмыйлар. Чөнки Югары Суык-Су авылында туып үскән, акларда прапорщик булып хезмәт иткән Гайнелмөхәммәт Шиһабиевның уңай тәэсире булгандыр дип уйланыла. Ул шулай ук акларга әсир булып төшкән авылдашы Арслангали Муллагалиевны коткаруда да булыша.

Минзәлә өязен аклар басып ала. Авылларга җәза отрядлары җибәрелә. Ул отрядлар совет власте яклыларны, большевикларны эзәрлеклиләр. 1918 нче елның ноябрь аенда җәза отряды Чаллыга китә. Штабы сәүдәгәр Зәйнетдинов өенә урнаша. Чаллы волосте башкарма комитеты рәисе Пётр Алексеевич Судаков отряд килүнең беренче көнендә үк атып үтерелә. Икмәк хәзерләү буенча агент В.М. Базин да шушы язмышка дучар була.

1917 нче елда авылда партия ячейкасы оеша. Аның секретаре Ярулла Алекин була. Авылның беренче коммунистлары – Миңнегәрәй Сәгыйдуллин, Йосыф Якупов, Хәмәтҗан Таһиров, Нурхәмәт Искәндәров (укытучы) һәм Шәйхетдин Мөфтиевләр (Түбән Суык-Судан).

1919 нчы елда авылда беренче комсомол ячейкасы төзелә. Аны волкомолдан килгән Зөфәр Кормашев оештыра. Заһит Вәлиуллин, Сәгыйрь Әхмәтшин, Хуҗи Шәрәфиев, Фәхразый Исмәгыйлов ячейканың беренче членнары булып торалар.

1941 нче елның 22 июнендә башланган дәһшәтле сугыш Югары Суык- Су авылы кешеләренә дә кагыла. Ир-егетләр туган җирләрен саклау өчен кулларына корал алалар. Бөек Ватан сугышына китүчеләр арасында минем дәү бабам Җәмил Шәйхетдинов та булган. Ул сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә һәм, сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татый.1942 нче елда Сталинград өчен барган каты сугышларда үпкәсенә снаряд кыйпылчыгы тия, каты яралана һәм госпитальгә эләгә. Озак дәваланып аякка баскач, дәү бабам яңадан фронтка җибәрүләрен үтенеп сораса да, аны яңадан җибәрмиләр. Дәү бабамны туган иленә, туган җиренә, гаиләсе янына кайтарып җибәрәләр. Сугыш җимерекләрен төзәтүдә, колхозны аякка бастыруда дәү бабам зур көч куя. Туган җирендә шатлана- шатлана иген үстерә. Гаилә корып җибәрә. Сугышта алган авыр яраларына карамастан, бабам 90 яшен тутырып, бу якты дөньядан китә.

Күптән көтелгән 45 нең язы килә. 9 нчы май. Җиңү көне. Бу көн дәү бабамнарның гаиләсе өчен икеләтә шатлыклы була. Дәү әбием – Мөнәздәһәнең беренче малае– Шамил бабам дөньяга аваз сала. Бабам тугач, күршеләрни өчендер аны “җир баласы” булуына юраганнар. Юрау туры килә, Шамил бабам гомере буе икмәк үстерә, үз һөнәренең остасы була. Авылның беренче данлыклы тракторчысы. Армиядә дә танкист булып хезмәт итә.Туган авылы Югары Суык-Суга кайткач,аңа өр-яңа ДТ тракторын ышанып тапшыралар. Менә шуннан башлана инде, бабамның басудан кайтып кермичә, тир түгеп, җанын-тәнен биреп эшләүләре. Бабам горурланып үз кызларына: “Кызларым, бу минем басуларым, монда минем татлы тирем тамган, бу җирләрнең һәр бөртеге, һәр карышы миңа таныш.Тукайча, “Монда тудым, монда үстем, мондадыр минем әҗәл”,– дип әйтергә ярата иде.

Шамил бабамның әйткәннәре рас килде. 2005 нче елның җәендә, басуда җир сөреп йөргән бабамның йөрәге тибүдән туктый. Кызганыч... Әле бит аңа балаларын, оныкларын сөендереп яшисе дә яшисе иде.

Бабам безнең өчен һәрвакыт үрнәк булды. Аның хезмәтен хөкүмәт югары бәяләде. Исән вакытта сурәте мактау тактасыннан төшмәде, күкрәген хезмәт медальләре бизәде. Минемчә, кешегә хезмәте бәхет өстәгән икән, димәк, аның гомере заяга узмаган. Игелекле, яхшылыкка табынган көчлеләр кешеләр хәтерендә яшәвен дәвам итә. Мин үземнең бабам белән горурланам! Аңа бик тә, бик тә охшыйсым, аның кебек җирнең чын хуҗасы буласым килә.

Шәһәр егете булсам да, Түбән Суык - Су мине үзенә тартып тора, ял көннәрен, каникул вакытларын гел авылда әби янында уздырырга тырышам. Әбиемә генә түгел, тирә – күршеләргә дә ярдәм итәм. Җир эшләрен аеруча яратам. Киләчәгемне Түбән Суык - Су авылы белән бәйләргә телим. Бу авыл белән янәшәдә генә Куады авылы урнашкан. Авылларны Маҗын елгасы гына аерып тора. Куады авылы да минем өчен бик якын, чөнки анда минем туганнан туган Мәликә апам яши. Мәликә апаларда еш кунакта булам. Мәликә апа ул үзе бер чын тарих. Кичләрен ул безгә туган авылы тарихын, үзенең башыннан үткәннәрне сөйләргә ярата. Мәликә апамның истәлекләрен сезгә дә тәкъдим итәм.

        1. Куады авылы

Казан татарлары хәзерге Бәтке авылы янына урыслар белән аралашып утырган булганнар. Беркадәр вакыт узгач, урыслар татарларны куып җибәргәннәр. Куады авылының исеме куылганнан килеп чыккан дип фарыз ителә. Мәшһүр галим-ономаст Гомәр Саттаров-Мулилле фикеренчә дә, авылның исеме “Куаланган-куылган” сүзеннән килеп чыккан.

Бу урыннар каен, усак, өрәңге, имән, зирек, карама агачларыннан торган катнаш урманнар белән капланган булган. Хәзер авыл уртасыннан ага торган елганың ярлары әле ясалмаган, су юлы уйсу тигезлек аша үткән. Авылның түбән очына сазлык килеп терәлгән. Ул урынга бер йорт та салынмаган. Кешеләр тора-бара сазлыкны киптергәннәр, өйләр төзегәннәр, хуҗалык булдырганнар.

Авылда байлар, урта хәлле һәм ярлы крестьяннар яшәгән. Ярлыларның хәле авыр булган. Авыл байлары Афзал, Шәрифулла, Мөхәммәтша аларны үзләренә эшләткәннәр. Байларның да төрлесе булган, кеше хезмәтеннән файдаланучылар, үз көчләре белән яшәүчеләр. Минем туганнан туган Мәликә апамның әтисе –Исмәгыйль абый Хәсән байда ялчы булып торган. Ә Мөхәммәтҗан бай үз гаиләсе белән тырышып эшләп баеган, бер ялчы да тотмаган.

1926 нчы елда Куады авылында укытучы Хөснехәммәт Сөләйманов беренче мәктәпкә нигез сала. Ул авылның барлык балаларын бер сыйныфка туплап белем бирә башлый.

1930 нчы елларда Куады авылы крестьяннары берләшеп “Кызыл Татарстан” дип аталган колхоз төзиләр. Колхозның беренче рәисе –Ибрай Нуриев,ә авыл советы рәисе -Кыям Мәүләвиев була. Колхозга беренче трактор кайта. Галимҗан Шәйхиев һәм Фәтих Хәмидуллин – шушы беренче “корыч айгырны”иярләүчеләр.

Илленче елларда вак хуҗалыкларны эреләндерү сәясәте башлана.1957 нче елда “Кызыл Татарстан”колхозын “Сталин” исемендәге колхозга кушалар.

Бүгенге көндә Куады авылы ВАМИН агрохуҗалыгы составына керә. Авыл эшчәннәре Яр Чаллы халкын авыл хуҗалыгы продуктлары тәэмин итүдә үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Элек аерым бер авыл булып яшәгән, хәзерге көндә Түбән Суык - Суның бер урамы булып саналган Маҗын авылы тарихы белән таныштырмасам, хезмәтем тулы булмас кебек тоела.

        1. Маҗын авылы

Маҗын авылы табигатьнең матур урынына урнашкан. Таулар, тау битләрендәге җимеш куаклары, җиләкләр, калын үләнле печәнлекләр, көмеш сулы чишмәләр.

Маҗын авылы моннан 150-200 еллар элек барлыкка килгән. Биредә элегрәк чирмешләр яшәгән. Алар акрынлап бу җирдән күчеп киткәннәр. Иделнең алгы ягыннан керәшен татарлары күчеп утырган.

Авылның исеме турында төрле фикерләр бар. Беренчесе – бирегә беренче килеп урнашкан кешенең исеме Маҗын булган. Икенчесе- бу сүз чирмешләрнең нинди дә булса атамалары булган, диләр. Кайберәүләр исә Бондюг ягында Маҗын-Мной авылы булган, диләр.

Авыл акрынлап зурая. Егерменче елларда Идел буенда көчле ачлык була. Ачлыктан качып, авылга кыргызлар күчеп килә. Хәзерге вакытта авылда яшәүче Аверьяновлар нәселен “кыргыз” дип йөртәләр. Бу кушамат шул еллардан ук килгән дигән фикер яши.

Авыл кешеләре беренче империалистик, гражданнар, Бөек Ватан сугышларында катнаша, күпләре шул яуларда ятып кала. Кузьма, Петр Федоровлар –беренче империалистик сугыш ветераннары. Петр Федоров патша армиясендә офицер булып хезмәт итә.

Авылның кечкенә генә булуына карамастан, Бөек Ватан сугышына 46 кеше китә, шуларның 18е генә әйләнеп кайта, 28 кеше яу кырларында мәңгегә ятып кала.

1972 нче елда Маҗын авылына зур бәхетсезлек килә. Янгын чыгып, 30 хуҗалык янып бетә. Район, колхоз, авыл кешеләре маҗынлыларга ярдәм кулын сузалар. Коточкыч фаҗигадән соң, Маҗын авылы кешеләре Түбән Суык-Суга күчеп киләләр. Нәтиҗәдә Яңа Маҗын урамы барлыкка килә. туган нигезләрен сагынып кире әйләнеп кайталар, үз нигезләрен тергезәләр. Яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләр шикелле барлыкка килгән заманча йортлар, коттеджлар - моның дәлиле.

Маҗынлылыр авыр вакытта ярдәм кулы сузган Түбән Суык-Су авыл халкына рәхмәтле. Төрле дин вәкилләре булуларына да карамастан дус, тату, бердәм гаилә булып тормыш итәләр.

Хәзер Түбән Суык-Су авылы тарихы белән якыннан танышыйк.

        1. Түбән Суык-Су авылы

Авыл уртасыннан ярлары инде шактый тирәнәйгән инеш ага. Аңа Югары Суык-Су, Куады, Маҗын авыллары аша килә торган кечкенә кушылдыклар тоташа.

Авыл тарихы вакыйгаларга шактый бай. Түбән Суык-Су барлыкка килгәнче, хәзерге Маҗын урамы урынында чирмешләр яши. Ләкин алар тормыш авырлыгына түзә алмыйча, башка җирләргә күчеп китә. Хәзерге Түбән Суык-Су урынына, су буендагы борылмага бер урыс йорт сала, шунда урыс авылы булуын тели. Милли дошманлык көчле булу сәбәпле, Югары Суык-Судан татарлар килеп, аның йортын яндыралар, хуҗасын куып җибәрәләр.

Кабаттан урыслар килеп төпләнүдән куркып, Югары Суык-Су авылы икегә бүленә. Суык сулы инешнең агым уңаеннан түбән өлешенә урнашканга күрә, авылның исемен Түбән Суык-Су дип атыйлар. Авылга беренче булып Мәксүт исемле кешенең уллары Солтан, Габидулла, Нәбиулла күчеп урнашалар. Авыл зурая, үсә, матурлана.

Түбән Суык-Суда колхоз 1929 нчы елда төзелә. Хуҗалыкка “Кызыл су” дип исем бирелә. Беренче рәис итеп,Барый Шәрәфетдиновны сайлыйлар. Күмәкләшкән хуҗалык беренче елны “Коммуна” дип йөртелә. Аның бер ургычы, бер ашлык сугу машинасы, 20 аты, 10 сабаны, 5 агач тырмасы була.

1930 нчы елда бөтен авыл күмәк хуҗалыкка берләшә. Колхоз үсә. Җир эшләрен башкару акрынлап “корыч ат”лар иңсәсенә күчерелә. Хуҗалыктагы яхшы сортлы бөртекле ашлык үстереп, 7 районны шул ашлык белән тәэмин иткән өчен колхозга Сталин исеме бирелә. Колхоз 1938-1954 нче елларда шушы исем белән йөртелә.

Бөек Ватан сугышы авылның үсешен тоткарлый. Сугышка 180 гә якын ир-ат китә. Аларның 80е генә авылга кире әйләнеп кайта. Бөек Җиңүнең 26 еллыгына сугыш кырларында ятып калган авылдашлар истәлеген мәңгеләштерү өчен һәйкәл төзелә (1971 нче ел).

Түбән Суык-Су авылында яшәүче хезмәт ветераны, укытучы Әсма апа сугыш еллары вакыйгалары турында тыныч кына сөйли алмый: “Сугыш елларында тылдагыларга да җиңел булмады. Бөтен эш хатын-кызларга, карт- корыларга, бала-чагаларга калды. Авылда сугышның беренче көннәреннән үк оборона фонды булдыру хәрәкәте җәелдерелде. Авыл халкы ул фондка акчаларын яки эш хакларының бер өлешен биреп барды. Сугышчылар өчен кыска тун, киез итек, бияләй, телогрейка җыелды. 1942-1944 нче елларда танк колонналары, авиаэскадрильяләр төзү өчен акча җыеп тапшырылды.Ул елларда көнне-төнгә ялгап фидакарь хезмәт куйган хатын-кызларны күпләп санарга мөмкин иде”

Еллар узган саен минем авылым да үсә, зурая, яңара, матурлана бара. Түбән Суык-Су халкы барлык уңайлыклары булган йортларда яши. Урам буйлап асфальт юл сузылган. Авылда ике катлы зур мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, кафе, кибетләр бар. Җирле үзидарә яшьләрнең ялын файдалы уздыру өчен барлык мөмкинлекләрне тудыра. Без, яшьләр өчен спорт сараенда сәламәтлекне ныгыту, организмны чыныктыруга юнәлдерелгән төрле секцияләр эшли. Шунлыктан авылымнан яшьләр китәргә ашыкмый, киресенчә башка җирләрдән яшь гаиләләр күченеп киләләр һәм төпләнеп калалар. Авылымның үсүенә Яр Чаллы шәһәренең бик якын булуы да уңай йогынты ясый.

Бүгенге көндә шушы күркәм авылда минем әбием – дәү әнием Әнисә Әхмәтхан кызы яши. Ул авылның хөрмәткә лаек кешесе. Гомерен изге эшкә – балаларга белем бирүгә багышлый. 40 ел укучылар күңеленә белем орлыклары сала.

Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең лә, ул үзенең  җанын телем- телем кисәкләргә телеп балаларга өләшә.Шатлык–көенечләр, уңышлар һәм уңышсызлыклар, җиңү һәм җиңелүләр тулы 40 ел! Кочак-кочак дәфтәрләр, дәрес планнары, укылган әдәби, фәнни, методик китаплар, квалификацияне күтәрү курслары, аттестацияләр...(Мин боларның бөтенесен дә күреп-белеп торам, әнием дә укытучы).

Аның укыткан балалары кайларга гына таралмый да, нинди генә һөнәр ияләре булмый! Илебезнең төрле почмакларында югары дәрәҗәләргә ирешеп, җәмгыятькә файда китерәләр. Алар арасында җырчы, табиб, төзүче һәм башкалар... Дистәләгән укучысы хөкүмәтебезнең югары постларын биләп тора, йөзләрчә укучылары – төрле тармакларның җитәкчеләре.

Әбием бик яхшы күңелле һәм кайгыртучан. Ул мине гел яхшылыкка гына өйрәтә, тәртипле булуымны тели. Әнием кебек үк, ул да мине кирәк вакытта мактый, ә кайчак ачулана да белә. Ләкин минаңа үпкәләмим, киресенчә, хатамны төзәтергә һәм ул әйткәнчә эшләргә тырышам. Ә инде киңәшләре миңа файда китерсә, ул бик нык сөенә.

Мин әбием, әти-әнием, бабайларым, туганнарым беләнгорурланам. Шундый тату, дус гаиләдә яшәвемә мин бик шат. Мин аларны бик яратам !!!




  1. Йомгак

Ата-бабаңнар узган юл – ул халыкның тарихы, илебез тарихы. Ватан тарихы. Бу сүзтезмәнең мәгънәсе бик тирән. Ватан дигәндә, минем күзалдыма туган җир, туган ил дигән төшенчәләр килә. Ә тарих дигәндә, мин бабаларым, нәселем, аларның тормышы, язмышы  турында уйланам. Әйе, минем туган җирем бар, аның тарихы бар. Мин горурланырлык бай тарихы булган Татарстан җөмһүриятендә яшим.Мин бәхетле.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәннәрне онытма син!

Бел син ерак бабаларның

Ничек итеп көн иткәнен.

Тарих –мәңгелек хатирә. Һәр буынның, һәр халыкның үзенә генә хас тарихы, байлыгы, үзенчәлеге була. Һәр буын аны үз тарихы белән тулыландыра. Әйе, мин үз эшемдә Тукай районы Түбән Суык-Су, Югары Суык-Су, Куады, Маҗын авылларының тарихы турында сөйләдем.Авыллар тарихын кешелеккә ишеттерәсем, дөньяга танытасым, атамаларын зурлыйсым килде. Чөнки Вакыт чаба... Яңадан-яңа буыннар җиргә килә тора. Үткәннәрне, бабаларыңны онытмас өчен үзеңнең тарихыңны белергә кирәк. Әгәр без борынгы бабаларыбызны онытсак, берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар.

Хәтер исән чакта истәлекләр исән. Түбән Суык-Су, Югары Суык-Су, Куады, Маҗын авыллар тарихының төсе булып минем язмам калсын. Ак кәгазьдә калган эз кебек, минем яшьтәшләрем дә Ватаным тарихына әнә шулай эз сала алсыннар иде. Әйе, бөек шагыйребезТукай язганча, “БЕЗ ТАРИХТА ЭЗЛЕБЕЗ...”











Кулланылган материаллар:

  1. Гарипова Ф.Г. “Исемнәрдә – ил тарихы” Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1994.

  2. ДәүләтшинГ.М. “Татарстан тарихыннан хикәяләр” Казан: “Мәгариф”нәшрияты, 2003.

  3. СабироваД.К. “Ватаныбыз тарихы” Казан: “Мәгариф”нәшрияты, 2001.

  4. Саттар-Мулилле Г.Ф. “Татар исемнәре ни сөйли?”Казан: Раннур, 1998.

  5. Туган якны өйрәнү” түгәрәге членнары җыйган материаллар.

  6. Түбән Суык-Су авылының ветеран укытучысы Әсма Шакир кызы истәлекләре.

  7. Түбән Суык-Су авылының укытучысы Әнисә Ахмәтхан кызы истәлекләре.


















Кушымта


F:\7706.JPG


Әбием Әнисә Ахмәтхан кызы, үзенең укучылары белән Түбән Суык- Су авылының Бөек Ватан сугышы ветераны Әнвәр бабайларда.

F:\298485.jpg




F:\298469.jpg



F:\298471.jpg

F:\298472.jpg


F:\298475.jpg


F:\298479.jpgF:\298480.jpg

19


Автор
Дата добавления 07.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров160
Номер материала ДВ-039392
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх