Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Материал для внеклассного мероприятия "Туфан"

Материал для внеклассного мероприятия "Туфан"

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Муниципаль бюджет белеем бирү учреждениесе «» Чистай муниципаль районы













Туфан Миңнуллин драматургиясендә милләт проблемасының бирелеше









татар теле һәм әдәбияты

укытучысы

Җиһаншина Гүзәл Зәкиулла кызы












Эчтәлек

1. Кереш өлеш

2. Төп өлеш

1. Милләтнең рухы һәм аның төп кыйбласы.

2. Катнаш никах – татар яшәешен җимерүче көч.

3.Татар халкының киләчәге –авылда.

4. Үрнәк гаилә - милләт тоткасы.

5. Милли гореф - гадәтләр тәрбия нигезе.

3. Йомгаклау.

4. Кулланылган әдәбият.























Фәнни эшемне беренче президентыбыз М.Ш Шәймиев сүзләре белән башлыйсы килә: “Туфан Миңнуллин - гаҗәеп талант иясе. Берсеннән берсе оста, талантлы сәхнә әсәрләрен коеп кына куя, коеп кына тора. “Заманыбызның, тормышның кайсы ягына гына кагылмасын, Туфан Миңнуллин аны үзенчә күрә, үзенчә бәяли һәм халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп сурәтли. Аның геройлары күп сөйләшми, монологлары кыска, диалоглары җанлы, һәм мавыктыргыч. Ул геройларын көчләп сөйләштерми, алар үзләре сөйләшә, үзләре мөстәкыйль тормыш белән яши, уйный-көлә, шаяра. Олпат Ил агасы, милләт язмышы өчен кайгырып, ил борчуы белән борчылып яшәүче һәм иҗат итүче олуг зат, фидакарь шәхес ул.

Туфан Миңнуллин әсәрләрендә халкыбызның милли йөзе, үзенә генә хас матур сыйфатлары, рухи кыйммәтләребезнең язмышы өчен җан атып торган кеше образлары һәркемне сокландыра, уйландыра, борчый. Татар халкының милли традицияләренең бөтен нечкәлекләрен беләсе килгәндә, кешеләр аның драмаларын укып, сәхнәдән карап, үзләренә гыйбрәт алалар , киләчәккә ышаныч белән карыйлар. Туфан Миңнуллин әсәрләре гаҗәеп бай һәм мавыктыргыч, сихри һәм үзенчәлекле тормышчан бер дөньяга алып керәләр. Алар рухи яктан баеталар, саф әхлак, әйбәт зәвык булдыруга ярдәм итәләр, яхшыны яманнан аерырга өйрәтәләр. Драматург үзенең әсәрләрендә милләт алдында торган проблемаларны яктыртмый калмый.












Туфан Миңнуллинның милләтнең рухын һәм аның төп кыйбласын билгеләүне кискен чагылдырган пьесалары татар театрының урынын бүгенге көн югарылыгында саклап калды. Татар кешесенең рухи ныклыгы турында сүзне язучы “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясендә алып бара. Гап-гади кеше. Ләкин гомере буе яшәүнең кадерен, тәмен белеп яшәгән кеше. Иң авыр чакларда да тормыштан ямь таба белгән, күңел көрлеген югалтмаган Кеше.

Ул – авылның шатлыгы, өмете. Аны күреп сөйләшкән кеше кайгысын оныта.

Спектакльнең башыннан ахырына кадәр Әлмәндәр гел сәхнәдә. Әлмәндәр тормыш фәлсәфәсе, тормышны яратуы, кояш кебек нур чәчеп торуы белән бөтен татар халкына да, бүтән халыкларга да якын. Һәм иң мөһиме – халык Әлмәндәрне үз итте. Авыл картларының барысына да уртак бер сыйфат бар. Күпне күргәннәр, күпне беләләр. Бу картлар кайвакыт үлемнәрен көтеп яшиләр кебек тоела. Бу алай түгел. Алар – халкыбызның үткән язмышы, тарихы, акыл һәм тәҗрибә мәктәбе.Әлмәндәр шундыйлардан. Ул - үткәнне бүгенге белән тоташтыручы буын кебек. Тормышның ачысын-төчесен, нужасын, бәхетен ил белән бергә татый Әлмәндәр. Тик авыр язмыш кичерсә дә, Әлмәндәр тормышка мәхәббәтен югалтмый, ул һаман-һаман яшәргә омтыла. Үзенең яшәү дәртен башкаларга да бирә. Шат күңелле, “кеше мине күргәч елмая икән, мин дөньяга кирәк әле” дип яшәүче карт нигә әле үләргә тиеш? Буыннар эстафетасын саклап калу өчен ил агасы буларак кирәк әле ул. Улы Искәндәр өчен дә, Мансур белән Гөлфирә өчен дә, кечкенә малай Илсур өчен дә кирәк әле ул. Әлмәндәрнең шаян, елмаеп торган күзләре, үзенең картлыгына, хәлсезлегенә юмор белән генә карый кебек. Әлмәндәр — чын халыкчан характер. Иң беренче, үлемгә реаль мөнәсәбәте белән. Ул җор телле, әле дә тапкыр акыллы. Күп хәлләрне башыннан кичергән, ил һәм халык язмышы өчен иң җаваплы чорларда вакыйгаларның үзәгендә кайнаган, шулар аны халык менбәре дәрәҗәсенә күтәрә. Бер караганда, инде бу картка фани дөнья мәшәкатьләреннән читтә яшәргә дә мөмкин, ул лаеклы ялда. Ләкин характеры андый түгел, ул әле дә авыл тормышының үзәгендә булырга тырыша. Карт зур тормыш тәҗрибәсенә ия, хезмәт иясе халыкның уңай әхлак-тәрбия сыйфатларын үзендә туплаган. Шуның белән ул әле дә бүтәннәрнең яшәешенә уңай тәэсир ясый. Авылның өлкәннәре дә, Илсур кебек кечкенәләр дә аңар тартыла. Әлмәндәр бүгенге яшьләрнең омтылышларын да, дөньяга карашларын һәм үз-үзләрен тотышларын да аңлап кабул итә, аларга теләктәшлек белдерә. Тормыштагы уңайны күрү белән бергә, ул кимчелекләрне дә дөрес тоеп-аңлап яши. Аларны фаш итәргә тырыша, аларга каршы үзенчә көрәшә дә, яисә үз тирәсендәгеләрне көрәшкә рухландыра. Шулай итеп, халыкның алдынгы сыйфатларын, иң күркәм гореф-гадәтләрен үзендә җыйган бу аксакалны драматург заман рухын сизгер тоеп яшәүче кеше итеп гәүдәләндерә. Халкыбызның матур әхлак сыйфатларын үзндә туплаган Әлмәндәрнең иң мөһим ягы – янәшәсендәгеләргә, бигрәк тә яшьләргә, уңай тәэсир итә алуында, башкаларны да үзенә тартып торуында. Спектакльне карагач, татар халкында Әлмәндәр кебек картлар булганда яшьләр үз телләрен онытмас дигән ышаныч туа. Туфан Миңнуллин үлемсез әсәр иҗат итте. Әлмәндәрләр үлемсез. Аның тормышка, кешеләргә булган мөнәсәбәте, тормышны яратуы үлемсез.

Илгизәр + Вера” драматик хикәясендә татар милләтенең гореф – гадәтләре, туй йолалары, балага исем кушу сыман, гаиләдәге олы кешеләргә хөрмәт белән карау , киленнәрнең олы кешеләргә ярдәме кебек гасырлар буе сакланып килгән изге төшенчәләрнең бер гаилә мисалында ничек җимерелүе күрсәтелә. Туфан Миңнуллин "Илгизәр + Вера" пьесасында милләт мәсьәләсен ачыктан-ачык күтәрә. Сүз Җикән авылы турында бара. Авылның яртысында татарлар яши, яртысында- руслар. Татарлар һәм руслар арасында беркайчан да бәхәсләр булмый бу авылда, руслар - татарча, ә татарлар - русча бик яхшы аңлыйлар. Әмма авылда татар егете рус кызын, я рус егете татар кызын кияүгә алганы булмый. Әмма Нурхәмәт исемле геройның нәселе шушы чикне боза һәм күршеләр арасында ыгы-зыгы башлана.

Әсәрдәге Ислам исемле ярдәмче герой аша драматург, минемчә, пьесаның төп темасын, проблемасын туры сүзләр белән Нурхәмәткә эндәшеп әйтеп бирә: "Мин күп йөрдем, күпне күрдем, татарны яратмый урыс, белдеңме? Наданнар сез. Без урыс белән кушыла алмыйбыз. Урыс белән янәшә генә яши алабыз. Син марҗага өйләнгән бер татарның баласына татар исемен кушканын ишеткәнең бармы? Урыска кияүгә чыккан татар хатынының баласы әнисенә әни дип әйтәме? Урыс татар белән татарны йотар өчен генә туганлаша, белдеңме? Наданнар сез." ( Миңнуллин.Т Сайланма әсәрләр,2008: 348)

Драматург бу пьесасы аша татар милләтенә кисәтү ясый: катнаш никахлар милләтнең асылын бетерүгә илтә. Туфан Миңнуллинның «Илгизәр + Вера» әсәре милләт язмышы, нәселенең киләчәге өчен борчылган һәр кешене дә битараф калдыра алмый. «Илгизәр + Вера» әсәре үзенең киң эчтәлеклелеге, мәгънәлелеге, гыйбрәтлелеге белән аерылып тора. Бу әсәр тормышка аек карарга, кешелек дөньясының асылын танырга, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңларга, милләтне, гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә өйрәтте.

Татар халкының киләчәге – авылда . Туган нигез Туфан Миңнуллин өчен бик изге , шактый нык борчый торган мәсьәлә. “Без бит авыл малае” комедиясендәге бер урамлы Алпамыш авылының бер өйле урамында яши торган Иртуган үзенең туган нигезен таркатмас өчен җан тартыша. Җиде баласына да туган илгә һәм нигезгә мәхәббәт тәрбияли алган герой – остаз итеп җанландыра драматург бу персонажны. Авыл бетүгә мәктәпнең ябылуы сәбәп икәнен Иртуган төшенә һәм гаиләнең яшь буынны тәрбияләүдә роле зур икәнен аңлата. Кайчандыр шаулап-гөрләп торган авылдан бер генә хуҗалык калып, шул йортта син үзең яшәсәң, нәрсә турында хыялланыр идең икән? Айлы кичләре, сандугачлы таңнары белән элеккесеннән дә матуррак, тазарак авыл, җырлап-гөрләп яшәп ятучы авылдашлар турында түгелмени? Спетакль каһарманнары да юкка чыгып баручы авылларын саклап калу һәм яңадан торгызу өчен барын да эшлиләр, хәтта кыз урлауга кадәр барып җитәләр. Тик урлаган кызлары гына качып китә. Нәрсә булыр алар белән? Авылның киләчәге бармы? Ә мәхәббәт?

Адәм баласын тәрбияләүдә гаилә беренчел роль уйный. Әгәр гаиләдә тиешле тәрбия алмаса, бөтен мәктәпләр, хөкүмәтләр, президентлар көчәнеп тә бернәрсә эшләтә алмый, милицияне полициягә алыштырып та бернәрсә эшләтеп булмый. Шуңа күрә төп тәрбияне, нигезне адәм баласы гаиләдә ала. Милләтне иң әүвәл аның теле билгели. Гаиләдә телебезне сакларга телибез икән, иң элек без балаларны түгел, әти-әниләрне тәрбияләргә тиеш. Әгәр ата-ана гаиләдә татар теле укытырга, татарча тәрбия бирергә теләми икән, монда дәүләт тә берни эшли алмый. Дәүләтнең роле юк диеп әйтеп булмый. Бүген төп игътибар гаиләгә булырга, калганнары аңа ярдәм итәргә тиеш. Милли оешмалар да, дәүләт оешмалары да татарча тәрбия алган, бөтен гореф-гадәтләрне белгән балаларга шушы мохиттә яшәр өчен ярдәм итәргә тиеш. Милләтнең үзаңы булырга тиеш. Президент указы белән, син татар бул, дип тә әйтеп булмый. Милләтнең үзаңы булса, без үзебезне саклап кала алачакбыз. Безнең бөтен эш – милли үзаң тәрбияләү. Без тырышабыз тырышуын, ләкин эш бик авырлык белән бара. Әхлаклы, намуслы, белемле, татар халкының рухи байлыгын белүче баланың бары тик тәртипле гаиләдә генә тәрбияләнә алуына ышана. Үрнәк наилә - милләт тоткасы. Татар милләтенең сакланып калуы өчен гаиләнең тәртипле булуы кирәклеген Туфан Миңнуллин “Күрше кызы” пьесасында аңлата. Татар милләтенең сакланып калуы өчен гаиләнең тәртипле булуы кирәклеген Туфан Миңнуллин «Күрше кызы» пьесасында, мәсәлән, гаилә тәрбиясеннән мәхрүм булган бала булуы белән аңлата. Малай әбисе белән генә тора, әти-әнисе аерылышкан.

Ятим балалар язмышы да Туфан Миңнуллинның башка драмаларында яктыртыла. «Әниләр һәм бәбиләр» драмасында ялгыз ана тәрбиясендә үскән Дилемма хәтта үз баласыннан баш тарта. Бу образ аша драматург бер фаҗига һәм аңа карата булган битарафлык икенче фаҗига тууына сәбәп булырга мөмкин икәнен аңлата. Бәхетсезлекнең төп сәбәбе- гасырлар буе буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр, милли традицияләр какшауда. Дилемма Айзарәгә үзенә бишек җырларын өйрәтмәүләрен әйтә.Җиде ел үз баласы булуны көткән Валентина да, үзен бик тә ямьсез дип санаган Алтынчәч тә,беренче баласын табарга теләмәгән, шуның аркасында гомерлек газапларга дучар булган Исемсез хатын да турыдан-турымы, читләтепме , Дилемманы гаеплиләр. Ләкин драмада үрнәк алу хисе уятучы образ- ул Гөлфинә. Бу авторның зур казанышы.Гөлфинәнең-бераз гына беркатлы, күп сөйләргә яратучы, кыбырсыграк та хатынның- җанлы холык- гадәте әсәрдә бик оста бирелгән.Бу хатынның иң яхшы ягы- ул балаларын, ирен ярата, ярдәмчел, миһербанлы.

Милли гореф-гадәтләр – тәрбия нигезе. Туфан Миңнуллинның ихлас күңел белән яратып, бер төрле кадерләп, олылап иҗат ителгән образлары- ерак Сахалинда яшәп тә, үз туган телләрен, милли традицияләрен саклаучы һәм яшь буынга тапшыручы Хатирә карчык һәм аның оныгы Данияр. “Кулъяулык” пьесасында татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләре, ышанулары, риваятьләре турында сөйләнелә. Туфан Миңнуллинның драматургиясенең нәфис-ягымлы юлдашы-моң.

Драматург укучыга һәм тамашачыга җиткерергә теләгән күңел дулкыннары мөстәкыйль бер көйгә, я булмаса җырга әверелә. «Ай булмаса» йолдыз бар драмасында «Мәдинә-гөлкәем», «Моңлы бер җыр» трагедиясендә «Сибелә чәчәк» кебек халык яратып җырлый торган җырлар әсәрдәге лиризмны тагы да көчәйтеп, үстереп җибәрә.

Милләт югалмасын,бетмәсен дисәң, балага бишек җырлары җырларга кирәк, бишек җыры кешелекнең дәвамы, яшәүнең мәңгелегенә ышанычы һәм өмете булып ишетелә. Автор үзе үк: “Бишек җырларын онытмаган милләт кенә милләт булып яшәячәк”,-ди сыман.

Туфан Миңнуллинның башка пьесаларында да бишек җыры теге яки бу дәрәҗәдә актив яңгырап тора. «Сөяркә» дәге Хәбир: “Җырла әле берәр бишек җыры,” -дип, Әнисәгә мөрәҗәгать итә. Бишек җырын ишетсә, үзен изеп торган уйлардан арынып китәр кебек тоела.

Драматург өчен күңел сафлыгы, рухи байлык һәрвакыт өстен тора. Ана дигән исемнең бөеклеген, сафлыгын раслауда «Әниләр һәм бәбиләр» драматик хикәясендә төп урын алып тора. Бу – ата-ананың үз балаларына булган тирән хисен тулы һәм тирән итеп чагылдырган чын мәгънәсендәге гүзәл әсәр. Бу хис башка кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, миһербанлы күңел кебек сыйфатлар белән тулыландырып, халкыбызның дәвамлылыгын тәэмин иткән гореф- гадәтләр нигезендә гәүдәләнә.

Соңгы елларда татар авылларына үтеп кергән эчкечелек, наркоманлык күренешенең татар милләтенең яшәешенә куркыныч яный.

Туфан Миңнуллин, бала табып, үстереп, ана бәхетен, тигез гаилә ләззәтен татып яшәргә чакыра, исерек хатыннарны кешечә яшәргә өнди.

Автор «Гөргери кияүләре», «Йөрәк маем» комедияләрендә керәшен татарларының, Сергач мишәрләренең гореф- гадәтләрен күрсәтә.

Г. Камал исемендәге театр сәхнәсендә барган «Шәҗәрә» спектаклендә кеше язмышын җәмгыять һәм милләт язмышы белән тыгыз элемтәдә сурәтләве, халкыбызның милли йөзен саклавын тасвирлавы белән Т. Миңнуллин үзен халкыбызның ялыкмас улы булуын тагын бер раслады.

Т. Миңнуллинның әсәрләренең тематикасы төрле һәм бай, аларның һәрберсендә драматург нинди дә булса әхлак мәсьәләсенә кагыла: Ватанга тугры булу, туган җирне, туган телне ярату; Хезмәт сөю, намуслы булу, ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне хөрмәтләү, дин – иманны саклау һәм башкалар.




















Йомгаклау.

Туфан Миңнуллинның кешеләрне, тормышны, табигатьне, бар дөньяны яратуыннан киләдер.Аның әсәрләрендәге яман затлар да бөтенләе белән яман түгел, ә бәлки ялгышкан, адашкан бичаралар. Хәтта адәмнәрнең җанын алырга килгән Газраил дә Туфан Миңнуллин кодрәте белән әкренләп яхшы якка үзгәрә.

Туфан Миңнуллинның һәр әсәрендә, әсәрнең үзәгендә ихласлык һәм халык язмышы өчен борчылу ята. Ул һәр сүзне кайда һәм ничек итеп әйтергә кирәклеген яхшы белә.

Туфан Миңнуллин әсәрләрен укыгач, пьесаларын карагач, арыган күңелләргә дәрт өстәлә, озак кына аның геройларыннан аерыласы килми, тагын-тагын шул образлар белән очрашасы килә. Туфан Миңнуллинның милләтнең рухын һәм аның төп кыйбласын билгеләүне кискен чагылдырган пьесалары татар театрының урынын бүгенге көн югарылыгында саклап калды. Язучы Мөсәгыйт Хәбибуллин: “Димәк, үз-үзеңне табу өчен, ким дигәндә милләтеңнең меңьеллык әдәби мирасы белән таныш булырга, һич югы театрга барып, Туфан Миңнуллинның пьесаларын карарга кирәктер,”- дип дөрес әйтә. Йомгаклап шуны әйтәсем килә: укучыларда милли үзаң тәрбияләү өлкәсендә педагоглар һәм ата-аналар, дәүләт бергәләп максатчан эш алып барса, алдагы көннәребездә көчле дәүләтебез дә, яшәргә сәләтле милләтебез дә, якты киләчәгебез дә булыр.

Мин Татар халкының башка милләт халкына игелек кенә кылып яшәве, тигез хокуклар биреп, үз кочагында яшәтүе, диннәрен, йолаларын хөрмәт итүе белән чиксез горурланам. Милләтемнең киләчәгенә зур өметләр баглыйм.

Татарстан дигән Ватаным бар,

Татар дигән халкым бар минем.

Узганнардан түгел, мин халкыма

Киләчәктән урын барлыймын.







Әдәбият

1. Әхмәдуллин А.Г. Офыклар киңәйгәндә / А.Г. Әхмәдуллин – Казан: Тат. кит. нәшр., 2002-239Б.

2. Вилкеев Җ. Милли үзаң / Җ Вилкеев // Мәгариф-2004-№1-62Б.

3. Закирҗанов Ә.М. Заман белән бергә: әдәби тәңкыйть мәкаләләре / Ә.М. Закирҗанов // -Казан: Тат. кит.нәшр.,2004-175Б.

4. Зарипов Р. Пегас кашына микән?:Дискуссия: Безнең заман герое / Р.Зарипов // Казан Утлары-2004-№9-155-158Б.

5. Миңнуллин Т. Бетте көч,сынды кылыч... СССР халык депутаты истәлекләре / Т. Миңнуллин-Казан Утлары-2000-№11 - 106 Б.

6. Миңнуллин Т. Эшен коеп куя иде...Парча / Т. Миңнуллин // Мәгърифәт-2007-24 ноябрь-5Б.

Т.Миңнуллин. Сайланма әсәрләр. - Казан: Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты, 2008. - 479 б.



Автор
Дата добавления 02.10.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров222
Номер материала ДВ-025717
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх