Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыМатериал для внеклассной работы

Материал для внеклассной работы

Скачать материал

Барлык  һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр кирәк.

 

Максат: укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, алар белән кызыксыну уяту; төрле һөнәрләрне чагыштыру, файдалы якларын ачыклау, хезмәт тәрбиясе бирү.

 

Материал, җиһаз: һөнәрләр турында слайдлар, шигырь һәм табышмаклар, алфавит хәрефләре язылган карточкалар.

 

                                    Эш барышы.

I.      Оештыру өлеше.

Ал кояш күгебездә,

Нур балкый йөзебездә.

Сәлам бирик- күпме кунак килгән

Бүген мәктәбебезгә.

 

Укучылар,  кунакларга карап елмаю белән генә сәламлик тә дәресебезне башлыйбыз.

 

II.               Уңай психологик халәт тудыру.

1.     Кереш әңгәмә.

Укучылыр мине тыңлагаз әле:

-          «На златом крыльце сидели царь, царевич, король, королевич, сапожник, портной, — кто ты будешь такой?»    Моны берәрегез беләме? Бу нәрсә?

-          Әйе, бу санамаш. Уенны башлап җибәрер өчен гади бер җөмлә. Эчтәлегенә игътибар итеп уйлап карагыз әле, Үскәч сез кем булырсыз? Сынамыштагыча: Царь? Король? — Барыбыз да теләр иде – юк шул!.. Ә бәлки итекче (сапожник) булырга? Яки тегүче (портной)?

-          Сез кемнәр булыр идегез?

-          Укучылар, аңлагансыздыр инде, бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (Җаваплар)  Тактадагы (слайд) язманы укыгыз:

Барлык һөнәрләр дә яхшы,

Барлык һөнәрләрләр кирәк.

 

-          Нәрсә соң ул һөнәр?

Халыкта мондый мәкаль бар:       Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс”

Һөнәр – ул нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык, күнекмә һәм махсус белем таләп итә торган эш, шөгыль.

 Һөнәр – ул белгечлек, профессия.

 

Һөнәрләр безнең бик күп.  Илебездә 40 меңләп һөнәр барлыгы билгелә. Бу санны сез әле күз алдына да кирә алмыйсыз.

- Нинди генә һөнәрне сайласак та, белемле булырга, ә моның өчен иң элек, тырышып укырга кирәк. Алтын куллы табибларга да, батыр йөрәкле космонавтларга да, яңа ачышлар ясаучы профессорларга да .... белемне УКЫТУЧЫ  бирә.

-Укытучы  һөнәре – нинди һөнәр соң ул? Укытучы балаларны язарга, укырга, сөйләргә, мисаллар  чишәргә, җырларга, биергә, әти-әниләрне, олыларны һәм дусларны хөрмәт итәргә, әдәпле  тыйнак, ягымлы булырга өйрәтә. Укытучы кебек тагын бер һөнәр иясе бар. Кем соң ул?   Тәрбияче. Ул  мәктәпкәчә яшьтәге, яки кечерәк балаларны тәрбияли. Аның эш урыны - балалар бакчасында. Кызганычка каршы, безнең авылыбызда балалар бакчасы ябылды. Ләкин Рәс авылында балалар бакчасы бар.

   - Ә бу кем?  Табиб иң кирәкле һөнәрләрнең берсе.   Без  авырган чакта гел табиб янына барабыз. Табиблар төрле була: күз табибы, теш табибы, колак-тамак-борын табибы, эчке авырулар табибы.   Балалар өчен дә аерым табиб бар.   Ул- “педиатр” дип атала. Табиб кеше авырган кешегә һәрвакыт һәм һәр җирдә булышырга тиеш.   Бу һөнәр иясе булырга теләгән кешегә математика фәнен яхшы үзләштерергә кирәк. Ул акча белән эш итә.  Сатучы тиз һәм дөрес итеп исәпләп , сатып алучыларга тиешле  акча һәм продуктны тапшыра. Сатучы булып эшләгән кеше дөрес итеп аралаша да белергә тиеш.

-  Бу һөнәр белән   технология дәресләрендә танышабыз. Тегүче булыр өчен  үлчи, кисә, тегә, тукымаларны төрләргә аера, аларның үзлекләрен белергә, төрле  эш кораллары белән эш итә белергә өйрәнергә кирәк. Алар төрле  һөнәр ияләренә дә костюмнар  әзерлиләр. Милиционерларга менә мондый эш формасы тегәләр(рәсемнәр күрсәтелә: милиционер, космонавт, табиб, кибетче, артист һ.б.). Күргәнегезчә, тегүченең эше бик җаваплы.

 

2.         Әйдәгез һөнәрләрне искә төшерик әле. Мин сезгә хәреф күрсәтәм, ә сез шул хәрефтән башланган һөнәр исемен әйтегез:

 

-          А – артист, агроном, архитектор, адвокат

-          Б – бригадир, баянчы, бетонщик

-          В – врач

-          Г – геолог, галим

-          Д – доктор,дережёр

-          Т – тегүче, теш табибе,төзүче, тракторчы

-          У – укытучы, умартачы, урманчы

-          Ш – шофёр, шахтёр

-          С – сатучы, сварщик, слесарь, сыер савучы

-          К – китапханәче, комбайнчы.

-           

-          Укытучы: Менә никадәр һөнәр бар икән! Бу әле җирдәге һөнәрләрнең бик аз өлеше генә. Барлык һөнәрне санап бетерү мөмкин дә түгел.

 

3.                  Уен «Һәр һөнәр иясенең үз эш коралы»

(Слайд буенча рәсемнәрдән кайсы һөнәр икәнен билгеләү)

 

4.                   Әйдәгез, һөнәрләр турында табышмаклар чишик.

 

 Пыяла күзен көйли дә

 Бер генә йомып ала –

 Сезне истә калдыра.

 Аңлатыгыз, бу һөнәрне кем бик оста башкара?

           Фотограф

 

Әйтегезче, кем соң шулай

Тәмле ашлар,

Хуш исле котлетлар,

Салат, венегретлар

Әзерләп, безне сыйлый?

         Повар (пешекче).

 

Без ут белән көрәшергә тиеш, -

Без көчле һәм кыюлар.

Бар кешегә кирәк һөнәр -

Әйтегезче, без кемнәр?

        Янгын сүндерүчеләр (пожарниклар).

 

Без иртә торабыз.

Безнең бурыч –

Сезне эшкә өлгертү.

      Шофер (автобус йөртүче).

 

Хат , газета – журналларны

Ул бар өйгә тарата.

Пенсия биргәнгә күрә,

Бар өлкәннәр ярата.

      Почтальон.

 

 

Ул шәһәрләр төзи

Кәгазьдә еллар буе.

Хыялы һәм оста кулы

Бүләк итә өй туе.

       Архитектор.

 

 

5.                  Физкультминутка.  “Миңлебай”  көенә.  (Магнитофон кабызыла)

         Күрсәт  әле,  үскәнем

Ничек  сыер  савалар?

Менә шулай,  менә  шүлай

Шулай  сыер  савалар.  (ничек печән  чабалар,  ничек  машина  йөртәләр, ничек утын яралар?)

 

III. Төп өлеш.                                                                                                               

 Без укучылар авылда яшибез. Авыл кырыенда дулкын кебек тирбәлеп утыручы иген басулары, көтүлек җирләр җәелеп ята. Без бүген авылыбызның нигезләрен нык тотучы, бөтен көчләрен, вакытларын кызганмыйча, көнне төнгә ялгап эшләүче җиргә береккән “Җир кешеләре” турында да сөйләшербез

-         Сез ничек уйлыйсыз, кемнәр икән ул “Җир кешеләре”? (Хезмәтләре җир белән бәйләнгән кешеләр.)

-  Хезмәтләре җир белән бәйләнгән нинди һөнәрләр беләсез?  (Комбайнчы, тракторчы, шофер, терлекче һ.б.)

Тракторчылар, комбайнчылар, шоферлар -  авыл  хуҗалыгы  эшчеләре. Тырышып эшләгән  кешене  зурлыйлар,  хөрмәтлиләр.  Безнең  хуҗалыкта  да  тырыш,  уңан  кешеләр  бик  күп.  Менә  шуларның  кайберләре:

(Слайд буенча эш  Авылның алдынгы комбайнчысы, тракторчысы, шоферлары  турында сөйләнелә.)

-          Укучылар, бу абыйны таныйсызмы?

-          Әйе, бу Сафин Дамир. Ул безнең хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы. Күп еллар инде комбайнда эшли. Кырларда мул булып үскән игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга тырыша. Менә шундый тырыш икән ул Дамир абыегыз.

Мул уңышыбыз
Чиста җыйналсын!
Бер генә башак та
Җирдә калмасын!.
Җый, комбайнчы, җый
Иген уңышын!
Уңышлар бизи
Илнең тормышын.

 
Комбайнчы

Җый, комбайнер, җый
Иген уңышын!
Чәчәккә бизә
Илнең тормышын.
Арыш башлары
Түбән иелгән.
Дулкынла
на ул
Җәйге җил белән.

 

-  Мул уңыш җыеп алу өчен җирне эшкәртергә,  ашларга кирәк. Ә ул эшләрне кем башкара?

-  Тракторчылар әлбәттә.  Менә безнең алдынгы тракторчыларыбыз: Сайфуллин Илсур абый һәм Шәйхетдинов Серинад. Игеннәр мул булсын өчен алар тырышып җирләрне эшкәртәләр, вакытында орлыкларны чәчәләр.

          Тракторчылар

Илсур  абый  тракторчы.

Эшен ул ярата.

Яңа сөргән җирнең исе

Аңкый һәр тарафта.

Орлык чәчә Серинад абый

Йомшак туфракка.

-Күкрәп үссен кырларда, -ди,

Арыш, бодай, арпа.

Тракторчы һөнәре

Эшнең катлаулы төре.

Тырышлык, тәҗрибә сорый

Мул уңышның сере.

 

-          Мул булып үскән игеннәрне кырдан ындыр табагына кемнәр ташый?

-       

 

Тизрәк үсеп шофёр булсам,   

Нишләргә белер идем:

Урамдагы бар баланы

Утыртып йөрер идем

 

 
Машина йөртүчеләр, шоферлар.  Менә хуҗалыкның алдынгы шоферы Гыйльфанов Марсель. Ул КАМаз машинасында игеннәрне кырдан ындыр табагына, элеваторга ташыды.

                                                                         Шофёр булам

Мин дә, әтием шикелле,

Шофёр булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машинам белән уйныйм.

     

Җыр “Шофер буласым килә” Луиза Батыр – Болгари көе, Эльмира Шәрифуллина сүз

 

-   Әйе, игенче хезмәте – бик кирәкле, мактаулы, җаваплы хезмәт. Хәзер илебездә ашау – эчү кытлыгы юк. Мул яшибез. Шулай да байлыкны әрәм – шәрәм итәргә, ипине аяк астында типкәләп йөртергә, аны чүп савытына салырга, ипине кадерсезләргә юл куярга беребезнең дә хакы юк!

                                           Икмәк.

                           Гәрәбәдәй булып үсте иген,

                        Түгелгән тир бушка китмәде.

                        Игенченең батыр хезмәте бу-

                        Күпереп пешкән арыш икмәге.

                         Икмәк – игенченең җан җылысы,

                         Җир анарга кадер-хөрмәте.

                         Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең

                         Шуңа кадерлибез икмәкне.

 

 

-         Тагын хезмәтләре җир белән бәйле нинди һөнәр ияләре беләсез? (Терлекчеләр, савымчылар, көтүчеләр һ.б.)

 

-          Менә безнең алдынгы сыер савучыбыз  Тахауова Вәсилә. Ул күп еллар буе фермада сыер сава. Үз эшен яратып, тырышып башкара, шуңа да сыерларыннан күп сөт сава. терлекчеләребез.

Ул аларны ашата, Тәмле сөт сава безгә

Сөт күп булса илебездә

Тук була һәммәбез дә.

 

 

 
 


Күрше Зөлфирә апа

Фермада  сыер сава.

Беркөн барып  карадык,

Сыерларын санадык. 

 

-   Ә монысы кем? Таныйсызмы?   Бу Каримов Тәлгать. Ул кышын фермада терлекләрне ашата, асларын җыештыра, ә җәен сыерларны болыннарга – көтүлеккә  алып чыга. Кем була инде ул? (Көтүче) Сыерларның күп итеп сөт бирүе көтүченең тырышлыгыннан, тәҗрибәсеннән тора.

      Көтүче.

Алды кулга чыбыркысын,

Көтүче иртән иртүк.

Куып китте мал- туарны

Чарт та чорт, әйдүк.

 Әйдә, сыер, чык болынга,

Хәтфә төсле кырларга,

Тик кайтырсың кич белән,

Кич белән, күп сөт белән.

 

-Терлекчелек тармагында эшләүчеләрнең хезмәте бик авыр. Шуңа күрә аларны да хөрмәт итәргә, җитештерелгән ризыклардан сакчыл файдаланырга кирәк. Сез дә үзегезнең кулыгыздан килгәнчә, өйдә әти –әниләрегезгә йорт эшләрендә ярдәм итегез. 

“Ашамый тамак туймый, эшләми ризык булмый”дигән мәкаль барлыгын онытмагыз.

 

- Укучылар, Һөнәр белән бәйләнешле тагын  күп кенә мәкальләр, әйтемнәр беләсез? Мин мәкальнең башын әйтәм, сез тәмамлагыз.

 Егет кешегә (җитмеш төрле һөнәр дә аз.)
Һөнәрле үлмәс, (һөнәрсез көн күрмәс.) 
Һөнәр утта янмый,( суда батмый торган хәзинә.)

Һөнәр ашарга сорамый, (үзе ашата)
Һөнәрле үргә (йөзәр).
Оста кулда (һөнәр бар.)

Һөнәр – кулдагы (алтын беләзек).

-          Һөнәрләр күп, бик күп алар. Күңелең теләгәнен сайлап алып, тормышта үз урыныңны табып, намуслы хезмәт белән куанып, башка­ларны да куандырып яши белергә генә кирәк.

 1 НЧЕ УКУЧЫ:

 Илгә кирәкле булу,

 Яхшы теләкле булу,

 Илдә һөнәрле булу —

Ак бәхетләр түгелме?

 2 НЧЕ УКУЧЫ:

 һөнәрләрнең барысы да

 Тигез кеше каршында.

 Күңел тарткан бер һөнәр

 Сайла, сине кешеләр

 "Алтын куллы", - дисеннәр.

 

IV. Йомгак ясау.

- Укучылар, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

- Төрле һөнәрләр, җир кешеләре турында сөйләштек. Авылыбызның алдынгыларын атадык. Озакламый сез дә зур үсәрсез. Хәзердән үк кемдер булырга хыялланасыздыр. Хыяллану бик яхшы, балалар. Хыял канатлары сезне киләчәктәге чынбарлыкка илтсен! Кеше теләсә кем булырга мөмкин: белемле яхшы табиб, умартачы, язучы, йөк төяүче… Ләкин сез ялкау яки көнче булсагыз, үзегезне генә яратсагыз, беркемгә дә файдагыз тимәс. Шуңа күрә изге күңелле, ярдәмчел, тырыш, хезмәт сөючән булыгыз.

 

 (Кулына сөлге белән күпереп пешкән түгәрәк икмәк тотып)

Яшәү чыганагы – Кояш нурын,

 Җир җылысын саклап үзендә,

 Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

 Һәр табынның торсын түрендә.

 

Укучылар, эш сөйсәгез, тырыш булсагыз, табыныгыз һәрчак мул булыр.  Шушы түгәрәк ипидән дә килеп торыр бал тәме, килеп торыр май тәме.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Материал для внеклассной работы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по кредитованию

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 833 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 12.10.2015 617
    • DOCX 80.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мингазова Резеда Мунировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мингазова Резеда Мунировна
    Мингазова Резеда Мунировна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 816
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания предмета «Родной (русский) язык» с учетом реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 234 человека из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 167 человек

Курс повышения квалификации

Методика преподавания курса «Шахматы» в общеобразовательных организациях в рамках ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 273 человека из 56 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 593 человека

Курс повышения квалификации

Особенности развития критического мышления обучающихся в начальной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 45 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 257 человек

Мини-курс

Продвижение экспертной деятельности: от личного сайта до личного помощника

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психологическая зрелость и стрессоустойчивость: основы развития личности и поддержки

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 214 человек из 57 регионов
  • Этот курс уже прошли 67 человек

Мини-курс

Психологические механизмы и стратегии: сохранения психологического равновесия

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек