Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Материал по татарскому языку
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Материал по татарскому языку

библиотека
материалов

Эчтәлек: 

  1. Кереш ...............................................................................2

  • Максат һәм бурычлар................................................3

  • Фәнни –эзләнү эшенең башлану сәбәпләре ...........3

II.     Төп  өлеш. Авылым – Түбән Сон тарихы..............4

        • Авылның бай кешеләре .............................10

        • Авылдагы зур янгыннар.............................13

        • Бөек Ватан сугышы.....................................14

        • Колхоз тарихы ............................................15

        • Авылымның хәзерге хәле. (2015 ел)..........17

III.         Йомгаклау.................................................................22

IV.        Кулланылган чыганаклар......................................23

                        





Кереш

Үз халкыңның үткәнен, телен, гореф - гадәтләрен белмәгән буынның киләчәге дә юк дип фаразлыйлар. Бу фикер белән мин тулысынча килешәм. Чыннан да, үз нәселеңнең килеп чыгышын, туган ягыңның тарихын,  йолаларын, авыз иҗатын белү  кеше өчен изге бурыч. Боларны өйрәнгәч, кешедә үз нәселе, халкы, теле, иле белән горурлык хисе арта. Мин дә үз авылыбызның тарихын өйрәнергә, эзләнергә булдым.

       Авылыбызның исеме ни аңлата, кайчан кушылган, кем кушкан, ни өчен шулай кушкан, атама нинди үзгәрешләр кичергән – барысы да кызык бит, шул ук вакытта күпме сорау,  күпме сер! Авылның чал тарихы белән кызыксыну табигый бер хәлдер, бу – авылыңа, төбәгеңә, ватаныңа гамьсез булмау, биредә тамырларыңның тирән береккәнлеге билгеседер.

                                                                  Хәтерләүдән курыкма син!

                                                                   Үткәннәрне онытма син!

                                                                   Бел син ерак бабайларның

                                                                   Ничек итеп көн иткәнен

                                                                   Ни иккәнен, ни чәчкәнен,

                                                                   Нинди уйлар, нинди моңнар

                                                                   Безгә калдырып киткәнен

     Туган авылдан китеп, кайларда гына гомер сөрсәк тә, нинди генә дан-дәрәҗәгә ирешсәк тә, без барыбер шул авыл баласы булып калабыз. Эзләребез калган авыл туфрагы безне барыбер шунда тартып кайтара.  «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк! » - ди халык.

    Әйе, туган җиребез, туган илебез Татарстан күз карасыдай кадерле һәм газиз безгә. Аларда безнең нигезебез, тамырларыбыз, өметебез. Авыл – безнең тарихыбыз, бүгенгебез һәм киләчәгебез. Авыл  - безгә кендек ул, әти-әни ул. Үзебезнең нәселебезнең тарихы, язмышы, исеме авылыбызныкы белән үрелеп бара. Элек-электән шулай килгән.

     Тарихи төбәкне  өйрәнү һәм аның материалларын куллану тарих фәнен тулыландырырга, өстәмә белем алырга бик нык ярдәм итүен беләбез. Һәм без  бергәләп материаллар туплап, эзләнү эшебезне башлап җибәрдек.  

Минем эзләнү эшчәнлегемнең максаты:

тарихи төбәкне өйрәнү, аның тарихи үткәне турында материаллар туплау,

   Шулардан чыгып, мин үземә түбәндәге бурычларны куйдым:

- авыл тарихын өйрәнү;

- авылым эчендәге географик объектларның атамаларын өйрәнү;

      Әлеге теманы тирәнрәк ачу өчен үземә түбәндәге сорауларны куйдым:

1. Авыл исеме кайдан килеп чыккан ?

2. Аңа кем нигез салган ?

3. Авылның тарихи үткәне нинди ?

    Фәнни –эзләнү  эшчәнлегемне башлауның сәбәпләре: мәгълүмат алу өчен өлкән буын кешеләренең авылда азая баруы, киләчәк өчен төбәкнең, авылым тарихы буенча материаллар  аз булуы тарихның онытылып баруына китерә.     Бу сорауларга җавап бирү өчен мин өлкән буын авылдашларым сөйләгәннәргә, архив материалларына, энциклопедияләргә,  музей материалларына, эзләнү эшләренә мөрәҗәгать иттем.

Төп өлеш

Авылым – Түбән Сон тарихы

Чулман аръягындагы Болгар тирәсеннән бер хатын өч улы белән бу ягына күчеп чыккан. Аның малайлары берсе - Түбән Сонга, икенчесе – Кече Сонга, өченчесе – Югары Сонга килеп урнашкан дигән риваять яши. Ләкин Түбән Сон авылына нигез салыну турында әлегә кадәр төгәл исбатлаулар юк.

1927 нче елда туган Әхмәтҗанов Әхмәтхан бабай, әтисе сөйләгәннәрдән, Түбән Сон авылына нигез салучы Габдрахман исемле кеше Сон суының сул кушылдыгы – “Бөгелде” инеше килеп кушылган урынның уң ягына, Василов Вәкилләр пуҗымына каршы урынга йорт салуы һәм шуннан авыл үсеп китүе турында искә төшерде. Елганың исеме инде билгеле була һәм аның түбәнге агымында урнашкан безнең авылга Түбән Сон дип исем бирәләр.

Авыл башта “Бөгелде” инешенең уң ягында “Тәкәрлек” сазлыгына таба үсә, чөнки ул якта чишмәләр бик күп була.

1980 нче елларда колхоз җирләрен ашлау өчен торф алганда бик яхшы сакланган ауган нарат агачы табылу, элек бу җирләрдә катнаш нарат урманы булуын раслый. Авыл халкы иген чәчү, йортлар салу өчен урманнарны кисәләр һәм авыл әкренләп үсә, зурая бара.

Җырлап ага торган чал Чулманга уң яктан килеп кушыла торган борынгы Бүрсет суының сул кушылдыгы Сон суы буена Яңа Сон, Югары Сон, Кече Сон, Урта Сон һәм безнең туган авылыбыз Түбән Сон авыллары урнашкан.

Сон, Сөн, Шөн, Өсән атамалары Һун (Сон) этнонимы белән бәйләп аңлатыла. Бөек күчешләр вакытында алар төрле урыннарга таралып урнашалар.

Безнең авыл тирәсендә агып ятучы елга буйларында Сон кабиләләре яшәп китәләр һәм елгага да Сон исеме кушыла. Әлеге кабиләләрнең яшәгән урыннары, авыллары хәзергә кадәр ачыкланып бетмәгән. Шулай да, Сон авылларында тарих турында олы кешеләр белән сөйләшкәндә, алар Сонлылар, “ханлылар” яшәгән урыннар бар диделәр.

Кайбер чыганакларда “сон” сүзен борынгы төрки кабиләләр телендә “елга” мәгънәсендә йөргән дип аңлаталар.

Авылыбызда 1866 нчы елларда 156 хуҗалык була. 226 ир-ат яши (ул вакытта ирләрне генә исәпкә алалар). Авыл Мамадыш өязе, Түбән Сон волостенә керә. Волость үзәге булгач, әйләнә-тирә авыллар өчен базар да шушында була. Аракы, сыра сату урыннары була дип, Шәпи карт Казанда танышлары булу сәбәпле базарны Түбән Сонда булдырмауга ирешә, һәм волость үзәге Усали авылына (Өчилегә) күчә. Шулай булса да, Түбән Сон волосте дип йөртелә. Авыл белән староста җитәкчелегендә халык җыены идарә итә. Старостаны волостьтан килгән кеше җитәкчелегендә авылда сайлап куялар.

Авыл белән шулай ук муллалар да идарә иткән. Авыл әкренләп үскән, зурайган. 1883 нче елда 222 хуҗалыкта 1295 кеше яшәгән. Түбән Сонда электән 2 мәхәллә мәчете булган. Берсе - “Бөгелде” инешенең уң ягында – хәзерге Мифтахов Фәнисләр урынында. Икенчесе – суның бу ягында , хәзерге мәктәп мастерское урынында.



10 нчы халык саны алу ревизиясе буенча, Түбән Сонда 510 ир-ат, 539 хатын-кыз яшәве билгеле.

1897 нче елда авылда 735 ир-ат, 705 хатын-кыз исәпләнгән.



Авылда аерым хуҗалык була, имана җирен башта ир-ат башына гына биргәннәр. Авыл территориясенә кергән җирләр өч өлешкә бүленә: “Апанай җире”, “Урта Сон ягы”, “Колышчы ягы” . Һәр елны алмашлап, бер басу пар җире булып кала торган була. “Апанай” басуы – иң уңдырышлысы була. Имана җире 10 елга бер генә үзгәртелә торган булган.

1908 нче елда Түбән Сонда 335 хуҗалыкта 897 ир-ат, 858 хатын-кыз яши.

Хәзер Фәсхиев Нургаязның милке булган әлеге бинада колхозлашу елларында кешегә ашау әйберләре, телемләп ипи өләшкәннәр.



Бу чорларда 2 мәчет эшләп килә, хәзерге мәктәп остаханәсе урнашкан мәчеттә мулла - Шәрип исемле кеше, мөәзин – Вафа исемле кеше (соңыннан мулла) була. Ә икенче мәчет имамы: Мостафа мулла, мөәзин – Сәләхи. Соңрак мулла булгач, якын тирәдә алдынгы карашлы булуы белән аерыла. Аңа башка муллалар фикерләрен белдерергә дә ирек бирмиләр, төрлечә мыскыллап, җәберлиләр. Соңыннан ул акылын җуя һәм вафат була.

Сәләхи мулладан соң Кашаф мулла була, ул ярлы гаиләдән чыккан. Үзенең башлылыгы, тырышлыгы аркасында бик гыйлем кеше була. Шуңа күрә башка муллалар аны күрә алмыйлар, көләләр, җәберлиләр һәм ул соңыннан үз-үзенә кул сала. Мөәзин булып – Фәттах бабай була (Мөбарәкшин Фәритнең әнисенең бабасы, ягъни минем әбинең бабасы).

Әлеге муллалар имамлык иткәндә икенче мәчет берничә тапкыр яна һәм мәчетнең берсе генә кала. Хәзерге мәктәп территориясендә урнашкан мәчет тә авылдагы зур янгын вакытында яна һәм шул ук урында Чаллы ягыннан осталар чакыртып, яңа мәчет төзиләр. Бу революция вакытына туры килә һәм манарасы куелмый кала. Коммунизм чорларында - мәктәп милке, шактый еллар уку бүлмәсе булып хезмәт иткән. Архитектура истәлеге булса да, хәзерге вакытта сүтәргә дигән биналар исемлегендә.

Авыл халкын хәзер дә, ул чорларда ук агып яткан “Тал чишмә”, “Зәңгәр күл”, “Теләүле”, “Ак чишмә” сулары туендыра. Бу чишмәләрне чистартып кына торалар.



Изгеләр чишмәсе”, “Изгеләр зираты”, “Мазар елгасы” – иң изге урыннар безнең авылда. Бик ташландык хәлгә килмәсен өчен аларны гел төзәтеп, чистартып торалар. Җәен яңгырлар озак яумый торса, әби-бабайлар Изгеләр зиратына менеп дога укыйлар, һәм шуны гына көткәндәй күк йөзеннән тамчылар тама башлый.



Авылның бай кешеләре

Авылда үз хезмәтләре белән тырышып баеган, хәлле тормышлы кешеләр дә була, алар күбесе кибет тотканнар.

  1. Әхмәтша бай (Мифтахов Ахунҗаннарның бабалары). Торган урыны: хәзерге Василов Вәкилләр белән “Бөгелде” инеше арасындагы урында булган. Йорты кирпечтән, подвалы белән 3 катлы була.Беренче катында кибет урнашкан була. Ул авыл халкын барлык кирәк-ярак белән тәэмин итеп торган. Икенче кибете инеш буенда һәм анда вак әйберләр генә сатылган. Әхмәтша бай кешелекле, дөрес кеше булган. Колхоз оешкач, бу йортта икмәк киптергәннәр.

2)Дәүләтша бай (Давлетшин Галимҗанның бабасы)ның малае – Хәмәтрәхим Казанда яшәгән. Дәүләтша бай умартачы, урман алып эшкәртеп сата торган, тырыш хезмәт белән баеган кеше булган. Ул 1912-1913 нче елларда Усалидан Нургали исемле останы чакыртып, кирпечтән 2 катлы йорт салдыра. 80енче елларда анда күмәк хуҗалыкның идарәсе була. Ул йорт хәзер дә тора әле, анда Мөсәгыйтова Наҗия апа үзенең улы Азат белән гомер киче рә. Бу бердән-бер элеккеге исән калган архитектура истәлеге.

3)Хөсәен байның 3 улы: Гаяз, Сөләйман, Габдулла һәм 3 кызы: Шәмсекамәр, Шәмсекамал, Шәмсеямал була. Шәмсеямалның малае Югары Якедә яшәп кибет тоткан, керосин белән сату иткән. Йорты Мифтахов Ахуннар бакча башында булган.



4) Шәми бай Ситдиков Навафилләр урынында яшәгән. Кибет тоткан, ашамлыклар белән сату иткән. Бинасы әле дә саклана.

5) Гайнетдин бай да кибетче булган, вак-төяк белән сату иткән.

6)Сәетгәрәй бай Кашапов Ясәвиләр урынында яшәгән. Ашамлыклар: прәннек, конфет һәм башка кирәк-яраклар белән сату иткән.



7) Хәсәнов Мөхәрләм исемле бай Мифтахов Ахуннар урынында торган. Дегет, чабаталар белән сату иткән (1 чабата 4 тиен торган).

8) Хөснетдин бай Исмәгыйлев Мәүлитләр пуҗымында яшәгән. Кубыз, сагыз, тарак, конфет, бияләй һ.б. сату иткән.



9) Гумеров Мөнир Өлфәт абыйлар урынында торган. Авыл халкыннан йомырка җыеп башка җирдә сата торган булган.

Авылдагы зур янгыннар.

1914нче еллар тирәсендә “Шалкан” урамында зур янгын була. Күп кешенең каралты-курасы, маллары яна. Гыйльман исемле карт та янып үлә.



1931 нче елда “Тәкәрлек” янында 33 хуҗалык яна. Бер хатын көнләшеп Хәйбулла абзый лапасына ут төртә. Һәм шуннан зур янгын чыга, 1933 нче елда Колышчы урамындагы Васби апа хуҗалыгыннан янгын чыга һәм авылның дүрттән өч өлеше янып бетә, бары тик “Тәкәрлек” ягы гына янмыйча кала.



1959 нчы елда трактор глушителеннән очкын чыгып, тегермән янындагы салам түбәле ат сараена ут каба һәм авылга да күчә. Ярты авыл янып бетә.

Бөек Ватан сугышы

Бөек Ватан сугышына Түбән Соннан 300гә якын кеше китә, сугышта 182 кеше батырларча һәлак була.

1967 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга авыл уртасында һәйкәл куела, һәлак булганнар исемлеге языла.

Колхоз тарихы

1959 еллар тирәсендә Еники Чишмә авыл советына караган Колышчы авылы (Ленин исемендәге колхоз) кушыла. Ә колхозга “Жданов” исеме бирелә. Колхозлар кушылгач, игътибар бары тик үзәк авылларга гына бирелә. Шунлыктан күп кенә авыллар бик кечерәеп кала, яшьләр шәһәрләргә китәләр.

Шулай да авыл халкының тормышы әкренләп яхшыра бара. Күмәк хуҗалыкның исеме “Уңыш” дип үзгәртелә.

1963-1969 нчы елларда колхоз рәисе булып Сафин Хуҗа (Катмыштан) эшли.

1984нче елда ул чактагы директор- Сәлимов Мәсгуть Гаязович тырышлыгы белән бер ел эчендә урта мәктәп төзелә.

Үзгәртеп кору еллары башлангач, ягъни 80нче елларның икенче яртысында авылга Бәдретдинов Госман Абдуллович рәислек итәргә билгеләнә. Бу рәис вакытында авылда бик күп төзелеш эшләре башкарыла. 200 кешелек клуб, ашханә (хәзерге көндә ташландык хәлдә), идарә (хәзерге көндә бу бинада почта, авыл җирлеге идарәсе, фельдшер акушерлык пункты, балалар бакчасы, элемтә үзәге урнашкан), 2 күпер, почта (хәзерге көндә Ситдиков Ришатның товар склады) салына. Авыл үсә, матурлана. Колышчыда клуб ремонтлана. 1990 нчы елда колхозда 2742 га сөрү җире булган, шуның 1410 гектарына гына бөртекләр чәчелә, 960 гектарга азык культуралары, 100 гектарга бәрәңге утыртыла.



1989-91 нче елларда 4 квартира, 1992 нче елда өч квартира салына.



1989 нчы елда зират каршында стадион төзү өчен 5 га җир бирелә һәм сетка белән әйләндереп алына. Хәзерге көндә анда мәктәп укучылары физкультура дәресендә шөгыльләнә. Җәй көне авыл халкы Сабантуй бәйрәме уздыра.



1996 нчы елда яңа мәчет ачылды.



2001 нче ел – авылыбызга зәңгәр ягулык – газ керде.

Авылымның хәзерге хәле. (2015 ел)

Хәзерге көндә авыл җирлегебезнең башлыгы булып – Гафиятуллин Равил

Шәфигулла улы эшли.



Урта мәктәптә 72 укучы белем ала, 16 укытучы эшли. Җитәкчесе – Әхмәтҗанова Римма Хәйдәр кызы.

Авылда 4 кибет эшли. Өчесе – шәхси эшмәкәрләр(Ситдиков Р.А., Галимов И.А., Махмутов Ф.Ф.)неке, берсе – район кулланучылар җәмгыятенеке (сатучысы- Ганеева Бану).









Бертуган Габидуллиннар агач эшкәртеп, такта материаллары ясау белән шөгыльләнәләр, шәхси пилорамалары бар.



2014 нче елда ветеринар участогы ачылды, хайван табибы булып – Мәхмүтев Фоат эшли.



Мәчеттә мулла – Хәмәтхан абый, мөәзин – Әбелкасыйм абый.











Ленин урамы.



Карл Маркс урамы.







Йомгаклау

     Тарихи төбәкне өйрәнү һәм аның тарихын язу-энә белән кое казуга тиң. Авылның үткәне турында язма чыганаклар юк диярлек, чөнки аларны язып баручы булмаган. Бердәнбер чыганак - өлкән яшьтәгеләрнең истәлекләре, буыннан-буынга сөйләнеп килгән хатирә, вакыйга, бәет, мөнәҗәт, риваятьләр. Матди чыганаклар юкка чыгып беткән диярлек.  Барлык туплаган материалларны туплап без кыскача туган як тарихын өйрәнүгә ирештек.  Бәлки бу тарих тулысынча да булмас, әмма кайбер архивларда сакланган материаллар,  өлкәннәр сөйләме, энциклопедия материаллары безгә план нигезендә үзебезне борчыган сорауларга җавап табарга ярдәм итте.

  Минем уйлавымча,  туган авыл табигатенең һәр географик объекты кешеләрнең яшьлек эзләрен ,  кадерле хатирәләрен саклау белән бергә , һәрбер җирле атама- үзенең килеп чыгышы, барлыкка килү мәгънәсе белән чал тарих хәбәрчесе ул.

   Киләчәктә мин  бу проект эшен  дәвам итәргә уйлыйм,  тагын да тулыландыра алырмын дип ышанып калам.







Кулланылган чыганаклар.



  1. Түбән Сон мәктәбендәге музей материаллары.

  2. Авылдашлар сөйләгән хатирәләр.



11



Автор
Дата добавления 01.06.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров91
Номер материала ДБ-106324
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх