Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Материал по теме "Нравственное воспитание в семье"

Материал по теме "Нравственное воспитание в семье"

библиотека
материалов

Кайвакыт шундый гаиләләрне күзәтергә туры килә: алар күбрәк игътибарны баланың ашау-эчүенә, аның киеменә, уеннарына бирә; ә шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен алар аңлап җиткермиләр.

Әхлак ул – кешенең эш-хәрәкәтендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган , билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат.

Борынгы бабаларыбызның тарихына битарафлык күрсәтеп, әхлак – тәрбия мәсьәләләренә бүген бик актуаль проблемага әверелүенә күз йомсак,”милләтнең юкка чыгуга хөкем ителүе” бик мөмкин.

Гаилә тәрбиясенең әһәмиятле бурычларының берсе – балада әхлакый хисләр тәрбияләү. Балада кечкенәдән әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү – ата-аналарның аеруча җаваплы һәм изге бурычы.

Бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор- җиде яшькә кадәр, чөнки әхлаклылык сыйфатларының нигезе нәкъ шушы вакытта салына. Димәк, балага, үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләрен бирү гаиләдән башлана. Әдәплелек кагыйдәләре өйдә әти-әни, әби-бабай тарафыннан өйрәтелә. Балаларга “алай ярамый”, “болай эшләмә” дип өзлексез тукып, кисәтеп торулар гына уңай нәтиҗә бирми. Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барылырга тиеш. Бүгенге көндә тәрбия идеаллары булып түбәндәгеләр тора:


1. Баланы гадел, шәфкатьле, изге күңелле, кешелекле булырга, начарлыкка һәм бозыклыкка каршы торырга сәләтле итеп үстерү.


2. Нәфесне тыя белергә, кечкенәдән үк хезмәткә күнектереп, булсын дип эшләргә өйрәтү.


3. Ата – бабаларыбыз васыятеннән күренгәнчә, яшәү өчен һөнәр үзләштерүнең кирәклеген истә тотып, сәләтенә карап, һөнәр алуга юнәлеш бирү.


4. Балада белем алуга һәм аны өстәп торуга теләк һәм ихтыяҗ тәрбияләү, кешенең нуры гыйлем һәм мәгърифәт булуын төшендерү.


5. Башка милләт халыклары белән яхшы һәм дус мөнәсәбәттә аралашып яшәү, аларның рухи – мәдәни казанышларын, гореф – гадәт, традицияләрен, тормыш – көнкүреш рәвешен өйрәнеп, белемеңне арттыру, тормыш тәҗрибәңне баетып яшәүне балага аңлату.


6. Баланы дөрес тормыш рәвеше алып барырга, йорт – җирне тотарга, әйләнә – тирә мохиткә сак карарга күнектерү.

Әхлак тәрбиясе бирү балалар бакчасының барлык төркемнәредә дә, барлык төр балалар эшчәнлеге барышында да тормышка ашырыла. Әхлак тәрбисе бирү нәтиҗәсендә балаларда:

-әйләнә-тирә дөньяга карата уңай караш тәрбияләнә;

-гаиләсенә, туган ягына, туган авылына, туган иленә мәхәббәт тәрбияләнә;

-коллективта үзара мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп уйнау һәм эшләү осталыгы, үзеңнең һәм башкаларның эшләгән эшләрен гадел бәяләү сәләте формалаша;

социаль-иҗтимагый сыйфатлар тәрбияләнә.

Әхлак тәрбиясе бурычлары беренче кечкенәләр төркеменнән башлап тормышка ашырыла. Бу төркемдә балаларга аларның җенес буенча аерымлау турында башлангыч мәгълумат бирелә: малайлар кыска чәчле була, алар күлмәк, чалбар, шорты кияләр, ә кызлар озын чәчле булалар, алар бантик тагалар, матур, чәчәкле күлмәк кияләр. Икенче кечкенәләр төркемендә бу белемнәр тирәнәйтелә: малайлар күбрәк машина, туп белән уйнылар, ә кызлар курчак белән, малалар көчлерәк, кыюрак булалар, ә кызлар көчсезрәк. Уртанчылар төркемендә инде малайларда кызларга карата, ә кызларда малайларга карата хөрмәт тәрбияләнә башлый. Зурлар төркемендә малайларны кызларга карта игътибар күрсәтергә өйрәтәләр: кызларга урындык алып килергә, аларга булышлык күрсәтергә һәм башкалар. Кызларда исә тыйнаклык тәбияләргә, әйләнә-тирәдәгеләрне кайгыртырга, малайлар күрсәткән игътибарга рәхмәт әйтергә өйрәтергә кирәк. Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә малайларда һәм кызларда үз җенесе вәкилләренә хас булган сыйфалар тәрбияләүне дәвам итәргә кирәк: малайларда кызларга булышу, ярдәмчеллек, урын бирү, ишектән чыкканда алдан үткәрү сыйфатларын, ә кызларда – тыйнаклык, кайгыртучанлык, пөхтәлек кебек сыйфатларны.

Ата- аналар һәм педагоглар – шәхеснең үсешен һәм формалашуын тәэмин итә торган ике төп көч. Һәр ике як бер –берсен аңлап, хезмәттәшлек күрсәтсә, уртак уңышка ирешергә мөмкин.

Ата-аналарга гаиләдә бу күренешләрне тәрбияләргә киңәш ителә. Аларны шулай үк төрле матур әдәбият, сюжетлы ролле уеннар аша бирү мөһим. Мәсәлән: без үзебезнең төркемдәге ата-аналарга шундый китаплар тәкъдим итәбез: “Иң матур сүз”, “Гөлбакча”, “Уйный-уйный үсәбез”, “Тел күрке – сүз”, “Тел дигән дәрья бар”, шулай ук бу китапларны төркемдә режим моментларында актив кулланабыз. Аларның эчтәлеген сөйлибез, морален аңлатабыз. Ә сюжетлы-ролле уеннар, мәсәлән, “Гаилә” уеныныда гаилә мөнәсәбәтләре, әти-әниләргә хөрмәт тәрбияләнә, ә инде “Кибет”, “Ветеринар клиникасында”, “Яшелчә кибетендә”, “Аптека” һәм башка уеннарда олыларга хөрмәт, сөйләшкәндә ягымлы сүзләр кулланырга өйрәтәлә.

 ана мәктәбе – тәрбиянең гомерлек чыганагы ул. Тәрбия дә кешелек белән, бала белән бергә туа. Ләкин монда барысы да ананың нинди булуына, баласы белән нинди мөнәсәбәттә торуына бәйле. Ананың көче – аның алдан күрә белүендә, зирәклегендә, гаиләдәге барлык мөнәсәбәтләрне җайга сала белүдә. Һәрбер ана түбәндәге гомуми кагыйдәләрне белсен һәм исендә тотсын иде:

- үз балаңны ярат, ләкин аны узындырма, иркәләп бозма;

- эшләтмәү, эштән азат итү аны киләчәктән мәхрүм итү була;

- баланы рәхмәтле булырга өйрәт; синең яратуыңа шундый ук җавап булмаса, баларыбызның үзләре турында гына кайгыртып, үз ихтыяҗларын өстен куеп яшәүләрен көт тә тор;

- балаларга гына түгел, сиңа, анага да уңай, яхшы булсын; синең кайгыларың аларны да борчысын;

- баланы байлыкка түгел, яхшылыкка шатланырга өйрәт;

      Шулай итеп, безнең балаларыбыз инсафлы, тәртипле һәм әдәпле булсын өчен, киләчәктә тормышлары якты, матур, күңел тынычлыгы булсын өчен аларны кечкенәдән үк бу әйберләрне өйрәтеп үстерү төп максатларыбызның берсе. Максатларны тормышка ашыру – ата-аналарның һәм тәрбиячеләрнең зур тырышлыкларын тәләп итә торган эш.

Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-397333

Похожие материалы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG