Методическая разработка гексы (шестиугольники) на тему: "Вежливые слова", разработан на татарском языке. Можно использовать для оформления группы, класса.
Детскому саду в воспитании у детей хороших манер поведения принадлежит очень большая роль. Целью методической разработки является учить детей употреблять в своей речи вежливые слова.
Курс профессиональной переподготовки
Курс повышения квалификации
Курс повышения квалификации
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Урок татарского языка для 3 класса «Кушма сүзләр«Максатлар : Укучыларны кушма сүзләр белән таныштыру, аларның ясалу үзенчәлекләрен үзләштерү, ул сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белергә ирешү. Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы турында белем-күнекмәләрен ныгыту, үстерү. Башкалар турында да кайгырту, киң күңеллелек, толерантлык хисләре тәрбияләү. Җиһазлау: Дәреслек, дидактик материал, рәсемнәр, сүзләр язылган карточкалар, слайдлар.Дәрес барышы I. Оештыру моменты. Психологик халәт тудыру. Укучыларның фикерен дәрескә туплау. Исәнмесез укучылар. Безнең татар теле дәресе. Сез дәрескә әзерме? Әзер булсагыз дәресне башлыйбыз. Бөтенегез дә шушуы кояш кебек матур итеп елмаегыз әле. Слайд 1 II. Белемнәрне актуальләштерү. 1 )Өй эшен тикшерү. - Әйдәгез, укучылар, хәзер өй эшен тикшереп алабыз. Карточкаларда эш. Хәзер дәфтәрләрне ачтык. Числоны язабыз. Матур язу күнегүен башкарабыз. III. Төп өлеш. Таш атса - аш ат Бу мәкальнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз Таш сүзенә фонетик анализ ясыйбыз. Слайд 2 (Таш рәсеме чыга) -Укучылар бу рәсемгә сорау куегыз әле? Нәрсә? -Хәзер шушы сүзне кем? соравы куерлык итеп мәгънәсен үзгәртеп буламы? Ташчы - Ничек үзгәрде ул. Нинди кушымча өстәдегез? - Чы кушымчасы. - Тиз генә шушы сүзне төзелеше ягыннан тикшерик әле. Ташчы Слайд 3 - Ә хәзер тактага карыйбыз. Таш нәрсә ул – файдалы казылма, тауларда очрый торган каты матдә. - Бу нәрсә. Бака – ул җир-су хайваны Ике сүзне математика дәресендәге шикелле кушып булыр микән? Әгәр болай эшләсәк нәрсәләр килеп чыгар? (Яңа мәгънәле сүзләр) Шушы сүзләрне кушып карыйк әле. -Нинди сүз килеп чыкты? Слайд 4 - Ташбака - Сүзнең мәгънәсе үзгәрдеме? Тамырын билгеләгез. Әгәр болай эшләсәк нәрсәләр килеп чыгар?(Яңа мәгънәле сүзләр) Слайд 5 Озын+борын= Озынборын Ак+ тәпи =Актәпи Таш + бака =Ташбака Таш + күмер =Ташкүмер Ак + кош = Аккош Схема өстендә эш. 1 нче слайд – Бу сүзләр кайсы схемага туры киләләр? – Ни өчен туры килмиләр? (Чөнки бу сүзләрдә ике тамыр ) Дәрес темасын ачыклау. - Димәк бу сүзләр ничек ясалалар инде?( Ике тамыр сүз кушылып ). – Аларны нинди сүзләр дип атарбыз?( Кушма сүзләр) – Әйтегез әле, алар ике сүздән ясалып, ике төрле мәгънә белдерәләрме, әллә бер генәме? ( Бер мәгънә белдерәләр) – Бу сүзләргә нинди схема ясарбыз инде? Кагыйдә чыгару. – Димәк,без әйткәннәрдән чыгып, нинди кагыйдә чыгара алырбыз. слайд. – Кушма сүзләр ике сүз кушылып ясала. Алар һәрвакыт кушылып языла. – Дәреслекләребездә ничек язылган икән, шуны карап карыйк әле. – Сез тагын нинди кушма сүзләр беләсез? Әйдәгез инде үз мисалларыгызны китерегез. 5. Дәреслекләрдән кагыйдәне уку. III. Яңа теманы ныгыту . 1. Дәреслекләрдән кагыйдәне уку. Сез безнең якта яшәүче нинди кошларны беләсез. Укучылар тактада нәрсәләр төшерелгән. Шул кошларның тамырын билгелик әле. Акчарлак чайка Кызылтүш - зяблик Карабүрек - снегирь, Карчыга- ястреб Сыерчык- скворец Слайд Тактадагы текстан кушма сүзләрне табабыз. Дәфтәрләргә язабыз. Төзелеш буенча тикшерәбез. Сабантуй. Сабантуй – халкыбызның милли бәйрәме. Бәйрәм алдыннан һәр йортта тәмле-тәмле ризыклар пешә. Һәркем бу бәйрәмне көтеп ала. Өлкәннәр балачагына әйләнеп кайткандай була. Без ел саен Сабантуй бәйрәменә Аккош күле буена җыелабыз. Быел Алмачуар чабышта беренче булып килде. Миңлегөл әби аның муенына чигүле сөлге бәйләде. IV. Физминутка 2. Карточкаларда эш. Парлашыйк уены. Сезгә һәрберегезгә сүзләр бирелгән. Сез парлашып яна сүзләр ясагыз. (Балалар класс буенча йөреп үзләренең парларын табалар) Әйдәгез тикшерик әле. Нинди сүзләр килеп чыкты. Слайд 3. Сезгә сүзләр бирелгән , шул сүзләрне кушма һәм ясалма сүзләргә аерырга кирәк.. Башлык кулбаш ташчы ташкүмер итле иттарткыч - Ни өчен беренче баганада шул сүзләр? - Ни өчен икенче баганада шул сүзләр? VI. Йомгаклау. .Теманы искә төшерү. - Инде дәресебез ахырына якынлаша, искә төшереп китик әле, дәрестә без нинди тема өйрәндек? - Нинди сүзләр кушма сүзләр дип аталалар? 3. Билгеләр кую. - Дәресебез тәмам, саубулыгыз. 110 нчы күнегү, язарга
7 364 381 материал в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Байкова Адиля Раилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВам будут доступны для скачивания все 350 866 материалов из нашего маркетплейса.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.