Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Җир астында җиде көн
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Җир астында җиде көн

библиотека
материалов

Әдәби уку 4 сыйныф

Тема: Л.Ихсанова “Җир астында җиде көн”.

Максат:

1. Укучыларны Л.Ихсановаиҗаты белән таныштыру.

2. Аның шигырьләре аша укуга мәхәббәт, балаларда әдәплелек, төгәллек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, игътибарлылык, тәрбияләү.

3. Укучыларның сөйләмнәрен үстерү.

Материал: дәреслек,проектор, презентаөия

УУГ. Шәхси нәтиҗәләр.

Шәхси универсаль уку гамәлләре:

- "Гаилә”, "туган ил”, "мәрхәмәтлелек”, "башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;

- үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану;

-укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

-әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

Предметара нәтиҗәләр.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

-Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

-Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

-Эш сыйфатына бәя бирә белү.

-Эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү.( линейка, бетергеч, карандаш,)

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-Дәреслек белән эш итә белү.

-Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.

-Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.

-Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

-Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.

-Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

-Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

-Укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

-Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү

-Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

-Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

Дәрес тибы: яңа белемнәр үзләштерү.

Барышы. 
I. Дәресне оештыру өлеше. Уңай психологик халәт булдыру. 

1.     Оештыру өлеше.

(ХАЙ ФАЙВ (High Five)-тынычлану сигналын куллану.

  1. Укучыларның укытучы белән исәнләшүләре;

  • Укучыларның биткә бит партнерлар белән исәнләшүләре:

  • Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)

  • Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

  • Кайда булдың? (кул уйнату)

  • Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)

  • Син килдең! (кулларны җәю)

  • Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)

  1. Өй эшен тикшерү.105 нче биттәге сорауларга җавап бирү.

3.Яңа материалны үзләштерү.

Балалар язучысы Ләбибә Фәез кызы Ихсанова 1923 елның 23 августында хәзерге Киров өлкәсе Вятские Поляны районы Түбән Шөн авылында укытучы гаиләсендә туган. 1941 елда Татарстанның Кукмара район үзәгендә татар урта мәктәбен тәмамлагач, туган авылының җидееллык мәктәбендә ике ел өлкән вожатый һәм, «бер үк вакытта, колхоз кырчылык бригадасында бригадир ярдәмчесе булып эшли. 1943 елда Казанга килеп, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге дәүләт университетының география факультетына укырга керә. Студент елларында каләм тибрәтә башлый — шигырьләр яза, университетта яңа ачылган татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары белән якыннан аралашып, аларның әдәбият түгәрәкләренә йөри, язучылар белән таныша. Университетның соңгы курсларында ул үзен «өметле язучы итеп таныткан беренче проза әсәрен — «Көмеш елга» исемле повестен иҗат итә. Туган табигать, аның байлыклары һәм шул байлыкларны «өйрәнүче геологларга ияреп сәяхәткә чыккан үсмер малайның мавыктыргыч маҗаралары турында сөйләгән бу повесть нәшриятта басылып чыгу белән (1948) балаларның яраткан китабына әйләнә.

1945 елда Л. Ихсанова КПСС сафына кабул ителә.

1948 елда университетны тәмамлагач, Л. Ихсанова үзен тулысынча әдәби иҗат эшенә һәм журналистикага багышлый. 1948—1950 елларда ул Татарстан радиокомитетында балалар өчен тапшырулар редакторы, 1955—1960 елларда республика балалар журналы «Пионер»да (хәзерге «Ялкын») — баш редактор, 1960—1967 еллар арасында Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли. Шушы чорда аның иҗаты да күзгә күренеп активлаша, беренче повесте артыннан «Җир астында Җиде көн», «Якты уйлар», «Нияз», «Нияз мәктәптә», «Тал бөгелә», «Робинзоннар лагеренда», «Саралан малайлары» исемле яңа повестьлары, «Сөйләнмәгән сер», «Тау чәчәге» кебек хикәя җыентыклары басылып чыга. Бу әсәрләрнең һәммәсе дә яшь буынга багышланган булып, автор аларда кызыклы сюжет һәм маҗаралы ситуацияләр аша балаларның уй-хыялларын, романтик омтылышларын сурәтли, укучылар күңеленә тәэсир итәрдәй үзенчәлекле, тормышчан характерлар иҗат итә.

1967—1978 елларда Ләбибә Ихсанова «Казан утлары» журналы редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли. Алтмышынчы еллар ахыры һәм Җитмешенче еллар дәвамында язган әсәрләре арасында авторның «Очкын» (1969) һәм «Гөлләр кояшка карый» (1972) исемле повестьлары аеруча игътибарга лаеклы. Вакыйгалары һәм төп геройлары белән үзара шактый тыгыз бәйләнгән бу ике повестьта язучы тарихка мөрәҗәгать итә — Казандагы Октябрь революциясе көннәрен һәм революциядән соңгы көрәш елларын тасвирлый. Л. Ихсанованың аерым әсәрләре рус, украин, эстон, чуваш, башкорт телләренә тәрҗемә ителгән. Ул үзе дә иҗат юлының беренче чорларында тәрҗемә эше белән актив шөгыльләнә. Мәсәлән, рус язучысы Л. Кассильнең «Улица младшего сына» («Кече улның урамы», 1953), чуваш язучысы А. Талвирның «На Буинском тракте» («Буа юлында», 1958) исемле повестьларын татар балалары Л. Ихсанова тәрҗемәсендә укыйлар.
Л. Ихсанова көндәлек матбугатта даими катнаша: тормышның төрле темаларына аның дистәләрчә очерклары, әдәби китапларга рецензияләре һәм балалар әдәбияты проблемаларына кагылышлы күп санлы тәнкыйть мәкаләләре басылып чыга.
Ләбибә Ихсанова ике тапкыр (1965 һәм 1973 елларда) халык депутатларының Казан шәһәр Советына депутат итеп сайланды, 1959—1974 елларда Татарстан Язучылар союзының идарә члены, 1967—1968 һәм 1972—1974 елларда башлангыч партия оешмасы секретаре булып эшләде; берничә тапкыр РСФСР һәм СССР язучылары съездында делегат булып катнашты.

Татар балалар әдәбиятын үстерүдәге һәм журналистика өлкәсендәге хезмәтләре өчен Л. Ихсановага 1972 елда Татарстан АССРның һәм 1983 елда РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Л. Ихсанова—1958 елдан СССР Язучылар союзы члены.

4.Л.Ихсанова “Җир астында җиде көн” исемле әсәре белән танышу.

Әсәрне уку.

Сүзлек эш.

Хикәянең эчтәлеге өстендә эш

  1. Ни өчен малай үз авылын Гөлбакча дип атарга тели? Текә Яр дигән исем бу авылга туры киләме? Комля елга авыл яныннан ничек күченгән? Текә Яр балалары кайда су коеналар? Ул суны күреп, исемен белеп буламы! суы ни өчен кимеми?

Син туган авылыңның ни өчен шулай беләсеңме? Аның чишмәләре, таулары, урман-кырлары турында нәрсәләр сөйли аласың?

Повестьның исеменә игътибар ит. Алга турында барачак дип уйлыйсың? Әсәрне тулысынча укып, аның ни өчен шулай аталганын аңлат.

Чылбыр” рәвешендә уку.

5. Йомгаклау.

-Без нинди әсәр белән таныштык?

  • Ул безне нәрсәләргә өйрәтә?

6. Өй эше: хикәяне өлешләргә бүлү.



Краткое описание документа:

Әдәби  уку       4 сыйныф                                    Тема: Л.Ихсанова “Җир астында җиде көн”. Максат: 1. Укучыларны Л.Ихсановаиҗаты  белән таныштыру. 2. Аның шигырьләре аша укуга мәхәббәт, балаларда әдәплелек, төгәллек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, игътибарлылык, тәрбияләү. 3.   Укучыларның сөйләмнәрен үстерү. Материал: дәреслек,проектор, презентаөия УУГ. Шәхси нәтиҗәләр. Шәхси универсаль уку гамәлләре: - «Гаилә”, «туган ил”, «мәрхәмәтлелек”, «башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү; - үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану; -укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү; -әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү; Предметара нәтиҗәләр. Регулятив универсаль уку гамәлләре: -Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү. -Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү. -Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү. -Эш сыйфатына бәя бирә белү. -Эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү.( линейка, бетергеч, карандаш,) Танып белү универсаль уку гамәлләре: -Дәреслек белән эш итә белү. -Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку. -Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку. -Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү. -Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү. -Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү. -Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү. -Укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү. Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: -Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү -Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү; -Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Дәрес тибы: яңа белемнәр үзләштерү. Барышы. 
Автор
Дата добавления 14.05.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров813
Номер материала 104100051424
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх