Урок по геометрии для 8 класса «Дүртпочмаклар»
Предпросмотр материала:
Тукай муниципаль районы
Мусабай-Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе
“Дүртпочмаклар” темасын кабатлау дәресе
8 класс
Укытучы: 1 квалификацион категорияле математика укытучысы Гараева Р.М.
Геометриядән дәрес конспекты.
8 класс.
“Дүртпочмаклар” темасын кабатлау дәресе
Дәрес тибы: “Дүртпочмаклар” темасын кабатлау дәресе.
Дәрес формасы: Гомумиләштерү дәресе.
Дәреснең максаты: контроль эшкә зерләнү.
Дреснеӊ бурычлары:
Укучыларның белемен системалаштыру, геометрик мәсәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту;
Математик фикерләүне, фәнгә кызыксынучанлыкны үстерү;
Укучыларда җаваплылык хисе, игътибарлылык тәрбияләү;
Җиһазлар һәм материаллар: дәреслек, презентация, тест, ярдәмлек конспектлар.
Дәреснең структурасы:
Дәрес барышы.
Оештыру. Исәнмесез, укучылар! Бүген безнең “Дүртпочмаклар” темасын кабатлау дәресе. Дәресебезнең девизы – “Күршең эшләгәнне карап торып кына, математиканы өйрәнеп булмый.” Һәрберегез үзе өчен эшләп, үзенә билге куячак. Дәресебезнең максатлары:
“Дүртпочмаклар” темасын кабатлау;
“Дүртпочмаклар» темасы буенча билгеләмәләрне, кагыйдәләрне искә төшерү;
Тема буенча мәсьәлә чишү күнекмәләрен ныгыту;
Контроль эшкә әзерлек.
Сезгә өйрәнгән билгеләмәләр, үзлекләр, формулаларны искә төшерү кирәк булыр. Дәрестә эшләү тәртибе белән таныштырам. Һәрберегезнең алдында бәяләү кәгазе бар, дәрес дәвамында шул биткә баллар куеп барабыз. Соңыннан балларны билгегә әйләндерербез.
Дәресне башлыйбыз. Сезнең алда разминка биреме. (Слайд 5-7)
Өстәмә сораулар:
Нинди фигура дүртпочмак дип атала?
Кабарынкы дүртпочмакның почмаклары суммасы нәрсәгә тигез?
Математик диктант. (Слайд 8-9)
1. Капма-каршы яклары параллель булган дүртпочмак (параллелограмм)
2. Ике генә ягы параллель булган дүртпочмак (трапеция)
3. Барлык почмаклары да туры булган параллелограмм (турыпочмаклык)
4. Дүртпочмакның барлык якларының озынлыклары суммасы (периметр)
5. Күрше булмаган түбәләрне тоташтыручы кисемтә (диагональ)
6. Барлык яклары тигез булган турыпочмаклык (квадрат)
7. Барлык яклары тигез булган параллелограмм (ромб)
8. Күрше түбәләрне тоташтыручы кисемтә (як)
Партадаш укучылар бер-берсенең эшен тикшерә. Балл куела.
Дүртпочмаклар турында сорауларга телдән җавап бирү. (Слайд 10)
Параллелограммның билгеләмәсен әйтегез.
Параллелограммның үзлекләрен әйтегез.
- Параллелограммның почмаклары суммасы ничәгә тигез? Ни өчен?
- Параллелограммның беренче, икенче, өченче билгеләрен әйтегез.
- Нинди дүртпочмак трапеция дип атала?
- Трапециянең яклары ничек атала?
- Нинди трапеция тигезьянлы дип атала?
- Нинди трапеция ттурыпочмаклы дип атала?
- Кайсы очракта трапециянең диагональләре тигез була?
- Трапециянең урта сызыгы ни ул? Аны ничек табалар?
- Нинди дүртпочмак турыпочмаклык дип атала?
- Дүртпочмакның үзенә генә хас үзлеген әйтегез.
- Нинди дүртпочмак ромб дип атала?
- Ромбның диагональләре турындагы үзлекне әйтегез.
- Нинди дүртпочмак квадрат дип атала?
- Квадратның төп үзлекләрен әйтегез.
Белемнәрне тикшерү. Таблица тутыру. (Слайд 11-12)
Партадаш укучылар бер-берсенең эшен тикшерә. Балл куела.
Физминут (Слайд 13)
“Дүртпочмаклар” темасына мәсьәләләр чишү (Слайд 14-20)
Мәсьәлә №1 Җавап: ВС=7 см, СД=4 см, В=Д=125˚, С=55˚
Мәсьәлә №2 Җавап: А=С=75˚, В=Д=105˚
Мәсьәлә №3 Җавап: СМ=2 см
Мәсьәлә №4 Җавап: В=100˚
Мәсьәлә №5 Җавап: ВС=7 см
Мәсьәлә №6 Җавап: В=70˚
Партадаш укучылар бер-берсенең эшен тикшерә. Балл куела.
Дәрескә йомгак ясау
Укучылар хәзер бәяләү битендәге балларыгызны исәпләгез. Барлык баллар дигән графага языгыз.
Әгәр баллыгыз 25-30 икән – “5”ле,
18-24 икән – “4”ле,
13-17 икән – “3”ле куегыз
Өй эше бирү.
Контроль эшкә әзерләнергә, тестның В2, В3 биремнәрен эшләргә
Краткое описание материала
Урок по геометрии для 8 класса «Дүртпочмаклар»
Что Вы хотите изменить?
Например: обновить оформление, добавить задания, изменить класс, сократить текст или адаптировать материал.
Краткое описание материала
Что Вы хотите изменить?
Например: обновить оформление, добавить задания, изменить класс, сократить текст или адаптировать материал.
Найдите подходящий для Вас курс
В каталоге 7 946 курсов по разным направлениям
Другие материалы
Вам будут интересны эти курсы:
- Курс повышения квалификации «Внедрение системы компьютерной математики в процесс обучения математике в старших классах в рамках реализации ФГОС»
- Курс повышения квалификации «Изучение вероятностно-стохастической линии в школьном курсе математики в условиях перехода к новым образовательным стандартам»
- Курс повышения квалификации «Методика обучения математике в основной и средней школе в условиях реализации ФГОС ОО»
- Курс повышения квалификации «Методика преподавания курса «Шахматы» в общеобразовательных организациях в рамках ФГОС НОО»
- Курс повышения квалификации «Особенности подготовки к сдаче ОГЭ по математике в условиях реализации ФГОС ООО»
- Курс повышения квалификации «Педагогическое проектирование как средство оптимизации труда учителя математики в условиях ФГОС»
- Курс повышения квалификации «Развитие элементарных математических представлений у детей дошкольного возраста»
- Курс повышения квалификации «Специфика преподавания информатики в начальных классах с учетом ФГОС НОО»
- Курс повышения квалификации «Специфика преподавания основ финансовой грамотности в общеобразовательной школе»
- Курс профессиональной переподготовки «Математика и информатика: теория и методика преподавания в образовательной организации»
- Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика обучения информатике в начальной школе»