Инфоурок Начальные классы Конспекты«Мин чисталык яратам»

«Мин чисталык яратам»

Скачать материал

Разработка  урока с использованием сингапурской системы

             на уроке  татарского языка в 2 классе.

                         

 

                                    Шәрипова Гөлнара Хәким кызы

                                    Татарстан Республикасы

                                    Питрәч муниципаль районы

           Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең
          беренче категорияле татар теле һәм

          әдәбияты   укытучысы

 

Класс: 2б, рус төркеме.

 

Тема: “Мин чисталык яратам” темасындагы лексик материал. (дәвам итү)

 

Дәрес тибы: ЛКФ            

 

Дәрес максатлары: (Укытучы өчен)

1)    “Мин чисталык яратам” темасына караган сүзләрне ныгыту;

сорау һәм хикәя җөмлә төзелешен;

белән бәйлеге белән сүзтезмә һәм җөмлә төзелешен кабатлау.

          2) чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү;

              ишетеп аңлау, сорауларга дөрес җавап бирү,

              сүзләрнең мәгънәсен аңлап җөмләләр төзү күнекмәләрен үстерү.

3) мәктәптә укуга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау,

 бер-берең белән аралаша, бер-береңә комплимент әйтә белү кебек          сыйфатларны тәрбияләү.

Укучы өчен:

Темага караган сүзләр белән сорау бирә, алынган сорауга җавап бирә, чәчне нәрсә белән тараганлыкны, битне нәрсә белән юганлыкны, кулны нәрсә белән сөрткәнлекне әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү.

 

Җиһазлау:

Р.З. Хәйдәрова” Татар теле”, (59-60 нчы битләр); методик ярдәмлек , дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; куиз-куиз трэд , тик-тэк-тоу структуралары буенча эшләнгән таратма карточкалар.

 

 

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

1) уңай психологик халәт тудыру;

           2) дежур укучы рапорты;

3) дәреснең темасы, максаты белән таныштыру ;

II. Актуальләштерү.

                       Өй эше тикшерү.

        ДЖОТ-ТОТС стуктурасы буенча “Мин чисталык яратам” темасына          караган сүзләрне кабатлау: (дүрт кешедән торган команда белән эшлиләр)

а) дәрес башланганчы һәр укучыга 4әр карточка-бит өләшенә;

ә) беренче укучы темага караган бер сүз яза;

б) язылган сүзне үз командасы ишетерлек итеп әйтә;

в) сүз язылган карточканы язулы ягы белән өскә каратып өстәл уртасына куя;

г) шул рәвешчә 2, 3, 4нче укучы да сүзләр язып, әйтеп өстәл уртасына куялар;

д) эш һәр укучы да дүртәр карточка язганчыга кадәр дәвам итә.

Эшне төгәлләгәч, укытучы 2-3 укучыдан җавапларны укыта. Ә калган укучылар игътибар белән тыңлап торалар. Сүзләрнең темага туры килүен, темага караган барлык сүзләрнең дә әйтелүен күзәтәләр.

Бу алдагы дәресләрдә өйрәнгән  сүзләр: тарак, сабын, теш щёткасы, сөлге, чәч тарый, юа, чистарта, сөртә, чиста, пычрак, пөхтә, йомшак, бит, куллар, тешләр, күзләр.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, камилләштерү.

1)    КУИЗ-КУИЗ-ТРЭД структурасы буенча диалог төзү.(Сорау җөмләләр әйтү, аларга җавап алу.)

           Дәреслектәге күнегүләрне куллану. (Парлап эшлиләр).

 Һәр укучыга алдан әзерләнгән карточкалар өләшенә. Карточкаларның эшләнеше үзенчәлекле: сорау язылган якка ук җавабы да языла. Тик җавабы язылган җире бөкләнеп тора һәм сорауга җавап бирергә тиешле укучыга күренми. Ә сорау бирүче укучы соравын да, җавабын да алдан укып куя.

а) укытучы укучыларга урыннарыннан торырга, кулларын күтәреп үзләренә пар эзләргә куша;

ә) укучылар парлашканнан соң, беренче укучы икенче укучыга сорау бирә;

б) икенче укучы җавап бирә;

в) әгәр дә икенче укучы җавап бирә алмый икән беренче укучы  булыша, хатасы булса дөресли, икенче укучы нәтиҗәдә дөрес җавапны әйтә;

г) икенче укучы җавапны дөрес итеп әйткәннән соң, беренче укучы аны мактый;

д) аннан соң, икенче укучы беренче укучыга сорау бирә, эш шулай ук бара;

е) укучылар карточкаларын алыштырышалар, бер-берсенә рәхмәт әйтәләр һәм яңа пар эзлиләр.

Эш шулай дәвам итә. Бер укучы берничә сорауны һәм аның җавабын үзләштерә.

Бу эш барышында укытучы укучылар арасында йөри. Аларның сорау бирүләрен, җавапларын тыңлый. Хаталары булса төзәтә, дөрес җавапларны мактый.

Карточкаларга язылган сорау-җаваплар (укучыларга аңлаешлы һәм җавап бирергә җайлы булсын өчен сорау язылган җиргә тиешле рәсемнәр дә ябыштырдым ):

-        Керпе Галигә нәрсә бүләк итә? (Карточка 4 вариантта) --- Керпе Галигә сабын бүләк итә. (тарак, теш щёткасы, сөлге )

-        Син нәрсә белән кул юасың?--- Мин сабын белән кул юам.

-        Син нәрсә белән чәч тарыйсың? --- Мин тарак белән чәч тарыйм.

-        Син нәрсә белән бит сөртәсең? --- Мин сөлге белән бит сөртәм.

-        Син нәрсә белән теш чистартасың?--- Мин теш щёткасы белән теш чистартам.

-        Малай сөлге белән нишли?(Карточка 4 вариантта) --- Малай сөлге белән бит сөртә.(Тарак белән чәч тарый. ...)

-        Сиңа нинди сөлге кирәк? (Карточка 4 вариантта)--- Миңа зур, чиста, матур сөлге кирәк.

2)    ТИК-ТЕК-ТОУ структурасы буенча бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү күнекмәсен камилләштерү.

а) укытучы һәр командага алдан әзерләнгән карточкалар тарата (9 карточка, карточкалар тәртип буенча 1дән 9га кадәр номерланган һәм һәр карточкага темага караган бер сүз язылган);

1- тарак

2-сөлге

3- сабын

4- чәч

5- кул

6- бит

7-тарый

8- сөртә

9- юа

ә) укучылар карточкаларны 3кә 3 форматы белән өстәл уртасына тезеп куялар;

б) командадагы һәр укучы бирелгән сүзләрне кулланып 3 җөмлә төзи (җөмлә төзегәндә сүзләрне куллану тәртибен үзе сайлый: горизонталь, вертикаль, диагональ вариантларны кулланып була);

(Укучыларның яшьүзенчәлекләрен истә тотып, карточкаларны тәртип буенча тезәргә, җөмлә төзү өчен горизанталь вариантны сайларга куштым. Белән сүзен кулланырга кирәклеген әйттем.)

в) җөмлә төзегәндә башта сүз язылган 3карточканың номерларын яза, аннары шул номер астындагы сүзләр белән җөмләләр төзи;

 Билгеле бер вакыттан соң укытучы  җөмләләрне тактада слайдларда күрсәтә:

 

Тарак белән чәч тарый.

Сөлге белән кул сөртә.

Сабын белән бит юа.

 

 

3)ТЭЙК ОФ- ТАЧ ДАУН структурасы буенча укучыларның җавапларын тикшерү.

Тактада күрсәтелгән җөмләләрне төзегән укучылар торып басалар. Күпме укучының биремне үти алуы күзәтелә.

 

 Үзгә җөмләләрне укучылардан укыту. Аларны бергәләп тикшерү.

 

IV. Йомгаклау.

1)    өй эше бирү.

2)    билгеләр кую, мактау.

3)    саубуллашу.

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "«Мин чисталык яратам»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ученый секретарь

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Здравствуйте, уважаемые коллеги! Представляю вашему вниманию конспект урока по татарской литературе во втором классе по Сингапурской системе «Мин чисталык яратам». На этом уроке я использовала несколько структур, такие как ДЖОТ-ТОТС, КУИЗ-КУИЗ-ТРЭД, ТИК-ТЕК-ТОУ, ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН. Если вам удобно, можно использовать еще структуры, а можно некоторые представленные пропустить (все зависит от класса, в котором вы преподаете). Данные структуры помогают охватить каждого ребенка. Надеюсь, предложенный материал вам пригодится.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 872 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.05.2014 1439
    • DOCX 50.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шарипова Гульнара Хакимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шарипова Гульнара Хакимовна
    Шарипова Гульнара Хакимовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7820
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации на уроках по продуктивно-творческой деятельности у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 134 человека

Курс повышения квалификации

Мотивационное сопровождение учебного процесса младших школьников «группы риска» в общеобразовательном учреждении

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 284 человека

Курс повышения квалификации

Гендерный подход в обучении и развитии учащихся младшего школьного возраста

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 38 человек

Мини-курс

Индустриальный туризм

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология развития личности: от мотивации к самопониманию

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 84 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 35 человек

Мини-курс

Библиотечная трансформация: от классики до современности с акцентом на эффективное общение и организацию событий

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 35 человек