Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / М.Жэлилнен «Кызыл ромашка» шигыре.
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

М.Жэлилнен «Кызыл ромашка» шигыре.

библиотека
материалов

5 нче сыйныф өчен әдәбият дәресе эшкәртмәсе

Эшләде: Яңа Савин районы 113 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Гөлсөяр Камил кызы.

Тема: Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигыре

Максат: 1. Балаларның герой шагыйрь Муса Җәлил турындагы белемнәрне яңа мәгълүматлар белән тулыландыру;

2. Шигырьдән автор әйтергә теләгән идея-эчтәлекне аңлатып сөйләү, уку күнекмәләрен тикшерү һәм үстерү;

3. Шагыйрь иҗатына һәм батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту. Җиһазлау: М. Җәлил портреты, шигырьләр җыентыгы, китаплар күргәзмәсе, Казан шәһәрендәге М.Җәлил исемендәге опера һәмбалет театры бинасының фото рәсеме, Муса Җәлилнең кыскача тормыш юлы буенча презентация.

Дәреснең методы: әңгәмә, укытучы сөйләве, сорау-җавап.


Дәрес планы:

I . Оештыру мизгеле

II. Актуальләштерү

а) тема, максатны хәбәр итү

ә) өй эшен тикшерү

III. Яңа белемнәр һәм күнекмәләр формалаштыру

а) әңгәмә

ә) алдагы сыйныфта өйрәнгәннәрне искә төшерү, презентация карау

б) укытучы сөйләве, сорау-җавап

IV. Белемнәрне сынау

V. Өйгә эш

VI. Йомгаклау

а) сорау- җавап

ә) билгеләр кую

Дәрес барышы:

I. Оештыру мизгеле.

-Исәнмесез, укучылар!

-Хәерле көн сезгә!

II. Белемнәрне актуальләштерү.

- Укучылар, үткән дәрестә без сезнең белән М. Җәлилнең тормыш юлын

һәм өлешчә иҗатын карый башладык. Бүген дәрестә М. Җәлилнең

иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез, тоткынлыкта язылган тагын бер

шигыре белән якыннанрак танышырбыз. Дәресебезнең төп максаты да

шул булыр.

- Хәзер, укучылар, өй эшен тикшерик. Сезгә өй эше итеп “Муса Җәлилнең

характерына, аның батырлыгына нинди сыйфатлар хас?”- дигән

сорауларга җавап әзерләргә бирелгән иде (җаваплар тыңлана). Муса Җәлилнең тормыш юлы буенча өйрәнгәннәребезгә йомгак ясап презентация карап үтик.

III. Яңа белемнәр һәм күнекмәләр формалаштыру

а. Шагыйрь М. Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады.

Аның бөтен тормышы – героик тормыш ул. М. Җәлил шигырьләрендә туган

халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә. Бу образлар,

сыйфатлар аның һәрбер шигырендә диярлек чагылыш таба. Мондый хисләр белән

сугарылган шигырьләр, әлбәттә инде барысы да сугыш чорында иҗат ителгәннәре.

ә. Балалар, әйдәгез, искә төшереп китик әле – алдагы сыйныфларда без аның балалар өчен язылган нинди шигырьләрен өйрәндек һәм кайсы шигырьләрен җыр итеп җырлыйбыз (җаваплар тыңлана), (маэмай, әтәч, җиләк җыйганда, җырларым...).



Физкультминут:

“Җиләк җыйганда” җырын тыңлау һәм бер үк вакытта башка, кулларга физик күнегүләр һәм куллар катнашында бию хәрәкәтләре ясау.

Ә бүген, балалар, без М. Җәлилнең “Кызыл ромашка” дигән шигырен өйрәнә башларбыз.

а. Шигырьне укып чыгу

ә. Балалардан укыту

б.Әсәргә укучыларның игътибарын юнәлтү максатыннан сораулар куеп, җаваплар алу.

- Нинди төстәге ромашкалар була?

- Кызыл төстәге ромашканы күргәнегез бармы?

- Шигырьдә сурәтләнгән чәчәк кайда үскән?

- Укучылар өчен мәгънәсе аңлашылып җитмәгән сүзләр өстендә эшләү: моңсу,

назлау, чуклары, саф, чык.

Назлады җил аларны

Тибрәтеп ак чукларын,

Таң сипте өсләренә

Хуш исле саф чыкларын.

Ерак түгел моңаеп

Утыра ромашка кызы,

Тик чуклары ак түгел,

Кан шикелле кып – кызыл.

а.Шушы сүзләр кергән җөмләләрне уку, эчтәлеген төшенү.

ә. Шигырьне анлизлау максатыннан сораулар кую һәм җаваплар алу:

- Шигырьдә сурәтләнгән вакыйгаларда кемнәр катнаша?(кызыл, ак ромашкаларның һәм хикәяләүченең сүзләрен укыту)

- Ак ромашкалар ни өчен гаҗәпкә калалар?(шул урынны табып укыту)

- Кызыл ромашка нәрсә дип җавап бирә?

- М.Җәлил бу шигыренә ни өчен “Кызыл ромашка” дип исем бирә?

- Балалар, бу юлларга игътибар итегез әле: “Егет китте, мин калдым”,- ди ромашка.

- Егет кая китә соң? (фикерләр тыңлана).

- Әйе, яралы булса да, ул тагын дошманга каршы көрәшкә китә. Без аның бу батырлыгына сокланабыз. Тагын бер нәрсәгә игътибар итик: бу әсәрдәге герой белән М.Җәлилнең язмышлары охшаш. М.Җәлил дә, иртә таңда яраланып, яралы хәлдә, аңын югалтып, әсир төшә. Яралы булса да, ул үзен кыю тота. Тоткынлыкта газаплар кичерсә дә, фашизмга каршы көрәшен туктатмый. Гомеренең соңгы минутларында да ул көрәшчеләр сафында була. Бу шигырен дә ул нәкъ менә тоткынлыкта яза. Бәлки әле ул бу шигырен нәкъ менә үзен күз алдында тотып язгандыр да. Бу чорда язылган шигырьләре аның “Моабит дәфтәре” дигән җыентыгында тупланган.

а. Шигырьне рольләргә бүлеп укыту.

ә. Шигырьдән чагыштыру һәм сынландыруны таба белү өстендә эшләү, дәфтәрләргә язып алу.

IV. Белемнәрне сынау. (тестлар һәрбер укучыга таратыла)

Муса Җәлил иҗаты буенча тест.

1. М.Җәлилнең туган авылы кайсы?

а) Кармәт

б) Мостафа

в) Кушлавыч

г) Чыршылы

2. Муса Җәлилнең туган көне кайчан?

а) 26 апрель, 1886.

б) 15 октябрь, 1552.

в) 5 февраль, 1916.

г) 15 февраль, 1906.

3. Муса Җәлилнең әнисе ни исемле?

а) Рәхимә

б) Рәхилә

в) Әминә

г) Чулпан

4. Муса Җәлил шигыре түгелен күрсәтегез.

а) “Җырларым”

б) “Вәхшәт”

в) “Ак чәчәкләр”

г) “Дуска”

5. Тоткынлыкта язган юмористик шигыре кайсысы?

а) “Бер үгет”

б) “Гашыйк һәм сыер”

в) “”Катыйльгә”

г) “Кызыл ромашка”

6. М Җәлил Оренбургта нинди мәдрәсәдә укый?

а) Иж - Буби

б) Хөсәения

в) Касыймия

г) Галия

7. Советлар Союзы Герое исеме ничәнче елда бирелә?

а) 1945

б) 1991

в) 1956

г) 2005

(Тестлар җыеп алына)

V. Өйгә эш.

“Кызыл ромашка” шигырен ятларга.

VI.Йомгаклау.

-Бүгенге дәрестә Җәлил иҗаты турында нинди дә булса яңалык белә алдыгызмы? Әйдәгез хәзер белгәннәребезне хәтердә яңартыйк (төркемнәргә ромашка рәсеме бирелә, һәр укучы бер таҗын алып җавап бирә. 1- Җәлилнең кешелеклелек сыйфатлары; 2-иҗади уңышлары; 3-кем ул?; 4- әсәрнең төп герое; 5-сугышчының төп сыйфатлары; 6-вакыйга кайда бара?

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы күңелне.

“Үлем” диеп әйтеп буламы соң

Җиңеп үлгән мондый үлемне? –

дип яза М.Җәлил. Шагыйь хаклы, ул ялкынлы шигырьләре белән җиңү яулашты. Хәзер ул һәйкәл булып кына түгел, мәңге үлемсез солдат булып азатлык сагында тора.

М.Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы югары бәяләнә 1956 елның 2 февралендә аңа Советлар Союзы герое исеме бирелә. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры да Муса Җәлил исемен йөртә. Казан үзәгендә аңа һәйкәл куелды.

Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Аның көрәше һәм эшчәнлеге күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Краткое описание документа:

Муса Җәлил - әдәбиятыбызның горурлыгы, даны һәм бай мирасы. Шагыйрьнең каһарман образы тугандаш халыклар һәм азатлык сөюче халыклар өчен үрнәк булып тора.      Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында күп китаплар, фәнни хезмәтләр язылган, аның батырлыгына күп әсәрләр багышланган, һәйкәлләр куелган, мәдәният сарайлары һәм урамнарга аның исемнәре бирелгән.      Шагыйрьнең бай мирасы бөтен тулылыгы белән ул үлгәннән соң, 50 – 70 нче елларда гына билгеле булды. М.Җәлилнең әсәрләрен гарәп хәрефләре белән дә, латин хәрефләре һәм кириллицада да табып укырга мөмкин. Мәктәптә шундый матур бер традиция яшәп килә: М.Җә­лил шигырьләрен иң яхшы сөйләүчеләргә конкурс уздыру. Ел саен мәктәп залында татарча да, русча да Җәлил шигырьләре яңгырый. “Вәхшәт”, “Алман илендә”, “Дуска”, “Җырларым”... Шунысы кызык, конкурста иң күп укылган шигырь һәрчак “Кызыл ромашка” була. ”

Общая информация

Номер материала: 109118052018

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"