Инфоурок Начальные классы КонспектыЯзның беренче бәйрәме.

Язның беренче бәйрәме.

Скачать материал

Максатлар:

1.Намус һәм тугрылык белән яшәү, хезмәт итү, тапкырлык, игътибарлылык, дуслык, бер-береңне хөрмәт итү хисләре тәрбияләү.

2. Кызларның фәннең төрле өлкәләре буенча булган белемнәрен сынау.

3. Мөстәкыйль эзләнү, үз сәләтеңне яхшырту өстендә эшләргә этәргеч бирү.

Үткәрү формасы: 2 төркем арасында ярыш.

Җиһазлау: компьютер, эмблемалар, шарлар.

 

Кичәнең барашы.

Лидия “Яз килә!”

Җиһанга  Яз килде. Яз ул – җанында сөю гөлләре үстергән, назлы, иркә сүзләр йөрткән асыл хатын-кызлар бәйрәменнән башлана.

Әни – ул Һәркем өчен кадерле изге зат. Тормышка ямь бирүче шәфкатьле, мәрхәмәтле газиз кеше. Әни  баласына тормыш бүләк итә, сулышы белән җылыта, назы белән иркәли. Безнең өчен гел борчыла, балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана.

Хөрмәтле әниләр!

Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.

Сез-безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!

Сезне шушы бәйрәмегез белән котларга дип, балаларыгыз сезгә бәйрәм “күчтәнәче” әзерләде.

Рамазан

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңы көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Лидия

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Мин дә котлыйм, әнкәй, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел түрендә!

Г. Адилә

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Гөлзирә

Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганга без бәхетле,

Тыныч, ршхшт яшибез.

Динара

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Илүзә

Күмәкләшеп, барыбыз бергә

Җырлап алыйк, әйдә әле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

 

Җыр “Әниемнең кочагы”

 

Ф. Рафил

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кеәегә – якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны.

Х. Рафил

Кем күңеле тулган айдан серле,

Язлар сыман, назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

Булат

Бүген – әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

С. Адилә

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Лидия

Йоклап китсәм, ялгыш кына

Телевизор алдында,

Кемдер назлап, сөеп кенә

Иңнәремә кагыла.

Бу кем икән? Кемнең шундый

Майдай йомшак куллары?

Юк, мин беләм, шулай назлы

Әнием генә бары.

Рамазан

Бер – бер хәвеф килсә кинәт,

Я боекса күңелем,

Кем ул борчылып яныма

Килеп битә иң элек?

Бу кем соң бу? Кемнең шулай

Йөрәге сизгер тагы?

Шулай аңлый күңелемне

Әнием генә бары.

Илүзә

Өйдән чыгып киткән чакта

Иртән мәктәпкә  диеп,

Кем ул:- “Исән йөр, балам, “ – дип

Озатып кала сөеп.

Я, кем булсын, кемнең шулай

Сүзләре татлы тагын?

Шулай ярата белә бит –

Әнием генә бары.

Х. Рафил

Мәктәптән арып кайтканда,

Кем ул каршыма килеп,

Кочагына ала сөеп:

-         Кайттыңмы, балам? -   диеп.

кем булсын соң, кем шулай

ямьләнә дөнья тагы?

Күңелемнең сүнмәс нуры

Әнием генә бары.

Ф. Рафил

Иң тәмле аш –ана ашы!

Юк андый аш дөньяда.

Иң йомшак кул – ана кулы,

Гел сөялле булса да,

Иң нурлы күз – ана күзе,

Яше мөлдерәмәсен

Теле татлы, йөзе якты,

Мәңге шулай яшәсен!

С. Адилә

Онытмагыз аналарны,

Үсеп буйга җиткәч тә!

Кадерләгез,хөрмәтләгез,

Туган йорттан киткәч тә!

Дөньялар китәр яктырып,

Әниләр көлсә безгә.

Динара

Ягымлы сүз җәлләмәгез.

Ни җитә матур сүзгә!

Карашыгыз якты булыр,

Йөзегез балкып торыр.

Тирә-юньгә нур таратып,

Әниләр көлеп торыр.

Гөлзирә

Рәхмәт яусын безнең әниләргә,

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан

Йә кояштан һәйкәл салырлык!

Камил

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Булат

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә,

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Г. Адилә

Имин булып атсын таң кояшы,

Йөзегезгә нурлар сибелсен.

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен.

Җыр “Әниләр бәйрәме”

Ә хәзер, әниләргә үз кулларыбыз белән ясаган бүләкләребезне тапшырыйк.

 

Бүген безнең әниләр бәйрәме генә түгел, кызлар бәйрәме дә. Безнең сыйныфта да иң акыллы, иң матур, иң уңган, иң булган кызлар укый. Моның шулаймы икәнен без хәзер тикшереп карарбыз. Кайбер ярышларда аларга әниләре дә ярдәм итәр.

Жюри әгъзалары белән танышу.

_________________________________________________________________________________________________________________________________

1 Танышу.

2 төркемгә бүлендек.

1төркемдә ____________________________________________________________________________________________________________________________________

2 төркемдә

____________________________________________________________________________________________________________________________________

2. Конфетны чиш.

Бияләй киеп, 3 конфетны чишәргә кирәк. Кем беренче чишә, шул җиңүче була.

 

 

3. Табышмакларның җавапларын табу.

1) Үзе миңа көлә, үзе мине күрми.( көзге)

2) Булмаган җире сирәк,

    Үзе һәрвакыт кирәк.( су)

3) Ике күрше бер-берсен күрергә теләсә дә, күрә алмый.( күзләр)

4) Тәнендә - мунча,

    Борынында- рәшәткә.

    Аркасында- бер кул.( чәйнек)

5) Үскәндә яфрагын ашыйлар,

   Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.( суган)

6)Агач башында йорты,

  Эчендә яши җырчы.( сыерчык)

7) Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк? ( авыз)

8) Суда нинди таш булмый? ( коры).

Ф. Рафиль

Пусть весь год женский день не кончается,

Пусть в честь вас зажурчат ручейки,

Пусть вам Солнце всегда улыбается,

 А мужчины  пусть дарят цветы.

С первой капелью, с последней метелью,

С праздником ранней весны

Вас поздравляем, сердечно желаем

Радости, счастья,здоровья, любви!

Рамазан

Желаю вам всего, чем жизнь богата:

Здоровья, счастья, долгих лет,

Пусть этот праздник – день 8Марта –

В душе оставит добрый след!

Камиль

С днем 8 Марта!

С праздником весенним!

Льется пусть повсюду

Звонкие веселье!

Пусть сияет солнце!

Пусть уйдут морозы!

Пусть прогонит зиму

Веточка мимозы!

 

 

4.Күрәсезме, безнең һәр кызыбызның чәчләре озын.Алар аны үзләре матур итеп ясап куя белә.Ә менә әниләре бу эшне ничек башкара икән? Әйдәгез, хәзер әниләр кызларына причёска ясап күрсәтсеннәр әле.

  Причёска ясау.

5. Безнең алдагы ярышыбыз “ Өлгерләр” дип атала. К А Р Л Ы Г А Н сүзеннән

  сүзләр төзергә кирәк.

 ( әниләр, кызлар бергә)

6. Газетта бию.

7. Шарны шартлату.

Х.Рафиль

С днем 8 –е марта,

С праздником весенним,

С первым цветами в этот светлый час,

С праздничной капелью,

С добрым настроеньем

От души сегодня поздравляю Вас!

Булат

В этот день, 8 Марта,

Мы желаем вам добра,

Цветов огромную охапку

И весеннего тепла.

Много счатья и здоровья,

Быть красивыми всегда,

Чтоб счастливая улыбка

Не сходила бы с лица!

8. Рәсем ясау.

 

Нәтиҗә ясау. Кызларны бүләкләү.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Язның беренче бәйрәме."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Директор детского оздоровительного лагеря

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

1.Намус һәм тугрылык белән яшәү, хезмәт итү, тапкырлык, игътибарлылык, дуслык, бер-береңне хөрмәт итү хисләре тәрбияләү. 2. Кызларның фәннең төрле өлкәләре буенча булган белемнәрен сынау. 3. Мөстәкыйль эзләнү, үз сәләтеңне яхшырту өстендә эшләргә этәргеч бирү.Җиһанга  Яз килде. Яз ул – җанында сөю гөлләре үстергән, назлы, иркә сүзләр йөрткән асыл хатын-кызлар бәйрәменнән башлана. Әни – ул Һәркем өчен кадерле изге зат. Тормышка ямь бирүче шәфкатьле, мәрхәмәтле газиз кеше. Әни  баласына тормыш бүләк итә, сулышы белән җылыта, назы белән иркәли. Безнең өчен гел борчыла, балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 654 513 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.05.2014 916
    • DOCX 19.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сагдиева Айсылу Фидаилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сагдиева Айсылу Фидаилевна
    Сагдиева Айсылу Фидаилевна
    • На сайте: 9 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 6332
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Финансовая грамотность для обучающихся начальной школы в соответствии с ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 569 человек из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 472 человека

Курс повышения квалификации

Активизация познавательной деятельности младших школьников с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) как стратегия повышения успешной учебной деятельности

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 130 человек из 50 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 515 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по литературному чтению у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 166 человек

Мини-курс

Современные направления в архитектуре

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Инвестиционные проекты: оценка, эффективность и стратегии

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Здоровьесбережение и физическое развитие школьников

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе