Инфоурок / ИЗО, МХК / Конспекты / План-конспект урока по татарской литературе для 8 класса «Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты»

План-конспект урока по татарской литературе для 8 класса «Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты»

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты.


Максат:

1. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру;

2. Муса Җәлил турындагы белемнәрне ныгыту, белем дәрәҗәләрен сынау;

3. Шагыйрь иҗатына һәм батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту.


Җиһазлар: М. Җәлилнең портреты, шагыйрьгә багышланган презентация, китаплар.




Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше. Рапорт кабул итү. Исәнләшү.

- Хәерле көн, укучылар, килгән кунаклар! Дәресебезне башлыйбыз.


II. Актуальләштерү. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

Слайд 1.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

һәм үләргә кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде.

Үлемем дә яңрар җыр булып.

- Укучылар, бу юлларны кем язган? Кайсыгыз әйтер? (Балаларның җавабы)

- Дөрес, бөек, үлемсез шагыйребез Муса Җәлил шигыреннән өзек бу. Димәк, бүген без дәресебезне татар халкының сөекле улы, герой-шагыйрь, халыклар күңелендә мәңге яшәүче милләттәшебез Муса Җәлилгә багышларбыз һәм дәресебезнең темасы “Җәлил исеме безнең күңелләрдә...” дип атала. (Слайд 2. Дәреснең исеме, М. Җәлилнең портреты, эпиграф)

Дәреснең эпиграфы белән танышыйк.

Син яшәмә җирдә файдасыз бер

Түмгәк булып тигез урында.

Янып калсын гомрең маяк булып,

Үзеңнән соң килгән буынга.

М. Җәлил.

  • Сез бу шигъри юлларны ничек аңлыйсыз? (укучыларның фикерләре тыңланыла)

- Әйе, укучылар, кеше дигән олуг зат булып калу өчен шәфкатьле, намуслы булырга, җирне, туган илне яратырга кирәк. Килер буын өчен синең сызган юлың саф, чиста, үрнәк булсын. Кешенең бөтен яшәү мәгънәсе шунда. Бу эпиграф чыннан да дәресебезнең темасы белән туры килә, чөнки Җәлил исеме безнең күңелләрдә. Без аны онытмыйбыз, аның иҗатын өйрәнәбез, батырлыгына сокланабыз.

III. Өй эшен тикшерү.

- Укучылар, күргәнегезчә, безнең бүгенге дәресебез икенче төрлерәк, үзгәрәк узачак. Без бүген дәрестә 2 төркемгә бүленеп эшләячәкбез. Өй эше дә сезгә нәкъ менә төркемнәргә бүлеп бирелгән иде. Сез М. Җәлил турында алдагы сыйныфларда өйрәнгәннәрегезне искә төшереп килергә тиеш идегез.

- 1 нче төркем нәрсә әзерләде? (сугышка кадәрге тормыш юлын һәм иҗатын сөйләргә әзерләнергә)

- 2 нче төркем нәрсә әзерләде? (сугыш чорындагы вакыйгаларга күзәтү ясарга тиеш иде)

Без әлеге чыгышларны дәрес барышында тыңлый барырбыз.



- Ә хәзер мондый сорауга җавап бирегез әле. Ни өчен соң без М. Җәлилне патриот шагыйръ дибез? Сез патриот төшенчәсен ничек аңлыйсыз? Сезнең алда “Татар теленең аңлатмалы сүзлекләре” бар, әйдәгез аларга мөрәҗәгать итеп, тиз генә әлеге сүзгә аңлатманы табыйк әле.

Сүзлек эш: патриот - ул үзенең туган җирен, халкын, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше (тактада)

- Әлеге сүз безнең дәресләрдә алга таба да бик еш кулланылачак, шуңа күрә истә калдырыгыз. Димәк, Муса Җәлилне чынлап та патриот шагыйрь дип әйтә алабызмы? Әйе, әлбәттә, әйтә алабыз.

- Әйе, һәрберебез аның турында ни дә булса белә, әйтә ала. (Слайд 3.) Дәресебезнең максаты белән таныштырып китәм. Димәк, без бүген дәресебездә М. Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын тагын да тирәнрәк өйрәнербез, аның турындагы белемнәрне ныгытырбыз, кабатларбыз һәм белемнәрне сынарбыз. Һәммәгезгә дә хәерле эш сәгате телим.

Слайд 4 .

Бүген дәрестә сез билгеләрне сорауларга җавап биреп, дәрес ахырында тест эшләп, баллар белән җыячаксыз. Һәр төркемгә дә мин кәгазьләр куйдым, дәрес барышында сез үзегезне үзегез бәяләп, үзегезнең эшегезгә баллар куеп барырга тиеш буласыз. Дәрес ахырында без әлеге балларны санап, билге куячакбыз. Бәяләү нормаларын карап китик. Димәк, 16-17 баллга “5”, 13-15 баллга “4”, 9-12 баллга “3” билгеләре куелачак. Аңлашылдымы?


IV. Шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштыру.

  • Димәк инде, куелган максатларыбызга ирешү өчен, дәресне башлыйбыз. Укучылар, сез үзегез М. Җәлил турында нәрсәләр беләсез, ниләр әйтә аласыз икән соң? Мин инде, әйткәнемчә, әзерләнеп, искә төшереп килергә өйгә дә биреп җибәргән идем.

  • Әйдәгез сүзне 1 нче төркемгә бирик, алар безгә М. Җәлилнең сугышка кадәрге язмышы турында ниләр әйтер икән. 2 нче төркем игътибар белән тыңлап утыра, мөһим даталарны, исемнәрне алдыгыздагы битләргә язып, теркәп барсагыз да була. Аннан соң сезгә сораулар биреләчәк. Ә дәрес ахырында белемнәрегез тест белән тикшереләчәк, шуңа күрә игътибар белән тыңлыйбыз.

(1 нче төркем чыгышы)

  • Ә хәзер инде 2 нче төркемгә 1 нче төркемнең сөйләгәннәре буенча сораулар бирәбез. Сез үзегезнең дөрес җавапларыгызны 1 балл белән бәяләп барасыз. Мин дә үземдә билгеләп барам. Димәк беренче сорау.

Слайд 5 .

- Муса Җәлил ничәнче елда һәм кайда туган?

Муса 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы Мостафа авылында дөньяга килә.

Слайд 6.

- Әлеге рәсемнәрдә кемнәрне күрәбез? Әнисенең исеме ничек? Әтисенең исеме ничек?

Әтисе – Мостафа, әнисе – Рәхимә, туганнары – Ибраһим, Хәдичә, Зәйнәп.

Слайд 7, 8.

- М. Җәлил ничә яшендә укырга керә?

Ул 6 яшендә авыл мәктәбенә укырга керә. Бер ел эчендә 3 класс материалын үзләштереп 4 нче класска күчә. Җыр дәресләрендә беренче булып җырлый башлый. Ул халык җырларын күп белә. Аның хәтере бик яхшы була.

Слайд 9.

- 1913 елдан М. Җәлил кайда яши башлый?

Җәйгә чыккач, тормыш авырлыклары аркасында, Мостафа агай шәһәргә, Оренбургка китә. Җәлил шул чорда данлыклы булган “Хөсәения” мәдрәсәсендә белем ала.

1915 елда Муса беренче шигырен яза. Бу шигырь Мусага гына түгел, абыйсы Ибраһимга да, сеңлесе Зәйнәпкә дә бик ошый. Мусаның шигырь чыгаруына һәркем соклана. Тик ул шигырьнең гомере бик кызганыч тәмамлана. Көннәрдән бер көнне Рәхимә апага ерак бер туганы килеп, хәл-әхвәл сорашып утыра. Чәй эчәләр, тормыштан зарланалар, кайгырышалар. Чыгып киткәндә, кунак карт голошларының зурлыгы турында әйтеп, галош башына кыстырырга берәр кәгазь сорый. Йомшак табигатьле Рәхимә апа, аны-моны уйлап тормастан, Мусаның дәфтәрләрен ала да, язылган битләрен ертып, йомарлап галош эченә тыга. Карт кайтып киткәч, Муса үзенең беренче әсәре галош эчендә китүен белеп, дау куптара. Шундый тырышлык белән туган шигырьнең югалуына әрнеп елый яшь автор. Ләкин әнисе аны тынычландыра. - Борчылма улым, син тагын язарсың ди, ул. Муса яңадан шигырьләр яза.


- Беренче шигыре ничек дип атала? Һәм нинди исем астында басылып чыга?

Беренче басылып чыккан шигырен Муса Җәлил 13 яшендә яза. Ул “Бәхет” дип атала, ул “Кызыл йолдыз” газетасында Кечкенә Җәлил имзасы белән басылып чыга (1919 ел).

Слайд 10, 11.

- М. Җәлил ничәнче елда Казанга килә? Һәм кайда укый?

1922 нче елның көзендә М. Җәлил Казанга килә, татар рабфагына укырга керә. Ул анда танылган кешеләр, язучылар белән аралаша. Үзе дә шигырьләр мәкаләләр яза.

1925 нче елда “Барабыз” исемле беренче шигырьләр китабы чыга.

Слайд 12.

- Мәскәүдә нинди уку йортын тәмамлый?

1927-1931 нче елларда шагыйрь Мәскәү дәүләт университетының әдәбият бүлегендә укый.

Слайд 13.

- Җәлилнең нинди либреттоларын атый аласыз?

1938-1941 елларда М. Җәлил Казан опера балет театрында эшли. Шул елларда "Алтынчәч", "Илдар" исемле либретталар яза. Татарстан язучылар союзын җитәкли.

Слайд 14, 15, 16, 17, 18.

- Рәхмәт җавапларыгыз өчен, дөрес җавапларыгызга баллар куйгансыздыр дип уйлыйм. Димәк, укучылар, Муса Җәлилнең сугышка кадәрге тормышы белән таныштык. Ул бик актив була, шагыйрь, журналист, комсомол, аның дуслары бик күп була. Ә хәзер әйдәгез аның гаиләсе, якыннары, дуслары белән төшкән рәсемнәрен карап китик. Хатыны – Әминә, кызы – Чулпан.

hello_html_670af9f2.gif

- Ә хәзер инде сүзне 2 нче төркемгә бирәбез, алар безгә М. Җәлилнең Бөек Ватан сугышына киткәннән соңгы язмышы турында нәрсәләр әйтер икән. Димәк, хәзер инде 1 нче төркем игътибар белән тыңлап утыра, мөһим даталарны, исемнәрне берәр җиргә язып, теркәп бара. Аннан соң сезгә сораулар биреләчәк.

(2 нче төркем чыгышы)

  • Ә хәзер инде 1 нче төркемгә 2 нче төркемнең сөйләгәннәре буенча сораулар бирәбез. Сез шулай ук үзегезнең дөрес җавапларыгызны 1 балл белән бәяләп барасыз. Мин дә үземдә билгеләп барам. Димәк беренче сорау.

Слайд 19.

- М. Җәлил ничәнче елда сугышка китә?

1941 ел. Бөек Ватан сугышы башлана. Аны хәрби-политик курсларга җибәрәләр. Шигырьләр язуын дәвам итә. Хәрби курсларны тәмамлагач, шул ук 1941 нче елда шагыйрь туган илне сакларга сугышка, Волхов фронтына китә. М. Җәлил күп мәртәбәләр дошман тылына разведкага бара, дәһшәтле сугышларда катнаша.

Слайд 20.

- Ничәнче елда һәм кайсы фронтта әсирлеккә эләгә?

1942 елның 26 июне көнне шагыйрь, Волхов фронтында каты яраланып, немец фашистларына әсирлеккә эләгә.

Слайд 21.

Ул тоткынлыкта 791 көн була. Шуның 380 көнен төрмәләрдә үлем җәзасы көтеп уздыра.

Батыр йөрәкле шагыйрь фашист концлагерында да дошманга каршы көрәш юлларын эзли, әсирләрне фашистларга каршы көрәшкә чакыра. М. Җәлил һәм аның иптәшләре гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин араларына үтеп кергән бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача.

Слайд 22.

- Ул нинди төрмәдә утыра? Аның шигырьләре нинди җыентыкка тупланган?

1943 нче елның 10 августында Мусаны кулга алалар һәм Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Ул Моабит төрмәсенең коточкыч шартларында богауланган килеш, үлем җәзасы көтеп ятканда да, искиткеч чыдамлылык, батырлык үрнәге күрсәтә. Фашистлар аны үлемгә хөкем итәләр. М. Җәлил шул чакта да төрле кәгазь кисәкләрен үзе тегеп ясаган дәфтәрләргә шигырьләрен яза. Соңыннан аларга "Моабит дәфтәрләре" дигән исем бирелә.

Слайд 23.

- “Моабит дәфтәрләре”н кемнәр алып кайта?

М. Җәлилнең фашистлар тоткынлыгында язган шигырьләре туган илебезгә кайта. Аларны хәзер бөтен дөнья белә. Аның беренче дәфтәрен төрмәдән Габбас Шәрипов алып чыга. Икенчесен, бельгияле Андре Тиммерманс Бельгиядәге илчелеккә илтә һәм аны совет илчелеге Казанга җибәрә.

Слайд 24.

- Алдагы сорау ике төркемгә дә бирелә. М. Җәлилнең нинди шигырьләрен әйтә аласыз?

Моабит дәфтәрләре” исемле җыентыкка 115 шигырь кергән.

М. Җәлилнең иң танылган берничә шигырен атап үтик: “Җырларым”, “Ышанма”, “Вәхшәт”, “Дуска”, “Окоптан хат”, “Кызыл ромашка”, “Бүреләр”,

Чулпанга”, “Имән” һ. б.

Слайд 25.

- Муса Җәлил ничәнче елда һәм кайда җәзалап үтерелә?

1944 нче елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә. Шул ук елның 25 августында 11 җәлилченең гомере өзелә. Аларның 3 минут саен башларын чапканнар. Сезнең, бәлки, мондый сүзләр ишеткәнегез бардыр: “Татарлар елмаеп үлделәр...” Ни өчен соң аларны “елмаеп үлделәр” дигәннәр. Чөнки 3 минут саен керткән вакытта һәм инде үтергән вакытта калганнар моны карап торганнар, аларның куркыдан хәтта чәчләре агарган, ләкин алар дошман алдында үзләренең куркуларын күрсәтмәгәннәр, үлгәндә дә Ватанарына, Туган илләренә тугрылыклы булып калганнар, геройларча һәлак булганнар.

Слайд 26.

Җәлилчеләр

1. Гайнан Кормаш

2. Фоат Сәйфелмөлеков

3. Абдулла Алиш

4. Фоат Булатов

5. Муса Җәлил

6. Гариф Шабаев

7. Әхмәт Симай

8. Абдулла Баттал

9. Зиннәт Хәсәнов (Хөснуллин)

10. Әхмәт Атнашев

11. Галләнур Бохаров (Сәлим Бохаров)

- Әле күптән түгел генә билгеле булган яңалыкны әйтеп үтәсем килә, Җәлилчеләр дип аталган әлеге оешманың җитәкчесе Гайнан Кормаш булганлыгы ачыкланды. Ул япь-яшь, 22 яшьлек егет була.

Слайд 27.

- Соңгы сорау: М. Җәлилгә нинди зур исем бирелә һәм ничәнче елда?

Бөек Ватан сугышы елларында фашист илбасарларына каршы көрәшкән өчен СССР Югары Советы карары нигезендә 1956 нчы елның 2 нче февралендә Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. “Мообит дәфтәләре” Ленин премиясенә лаек була.

М. Җәлил халык күңелендә. М. Җәлил исеме белән авыллар, урамнар, театрлар аталган. Язучылар, шагыйрьләр аңа багышлап әсәрләр иҗат итәләр. Скульпторлар һәйкәлләр, сыннар ясыйлар. Җәлилнең батырлыгы мәңгелек. Аны һәр илдә дә беләләр, укыйлар.

- Укучылар, ә менә бездә, безнең шәһәребездә, якын-тирә районнарда М. Җәлилнең исемен мәңгеләштерер өчен нәрсәләр эшләнгән икән соң? (Сарман районында Җәлил поселогы, М. Җәлил проспекты, Җәлил исемендәге үзәк библиотека, “Универсам” остановкасында һәйкәл)


V. Ныгыту.

Слайд 28. (ромашка)

Бүгенге дәрестә Җәлил иҗаты турында нинди дә булса яңалык белә алдыгызмы? Әйдәгез хәзер белгәннәребезне хәтердә яңартыйк (төркемнәргә ромашка рәсеме бирелә, һәр төркем бер таҗын алып җавап бирә)


Слайд 29-33. (тест)

Белемнәрне сынау (тестлар һәрбер укучыга таратыла)

Муса Җәлил иҗаты буенча тест.


1. М.Җәлилнең туган авылы кайсы?

а) Кармәт

б) Мостафа

в) Кушлавыч

г) Чыршылы


2. Муса Җәлилнең туган көне кайчан?

а) 26 апрель, 1886.

б) 15 октябрь, 1552.

в) 5 февраль, 1916.

г) 15 февраль, 1906.


3. Муса Җәлилнең әнисе ни исемле?

а) Рәхимә

б) Рәхилә

в) Әминә

г) Чулпан


4. Муса Җәлилнең әтисенең исеме?

а) Сафа

б) Мөхәммәт

в) Мостафа

г) Кәрим


5. Муса мәктәпкә ничә яшендә укырга керә?

а) 7

б) 6

в) 5

г) 8


6. Муса Җәлил шигыре түгелен күрсәтегез.

а) “Җырларым”

б) “Вәхшәт”

в) “Ак чәчәкләр”

г) “Дуска”


7. М.Җәлилнең беренче шигыре кайсы?

а) “Бәхет”

б) “Яшь ана”

в) “Соңгы җыр”

г) “Буран”


8. Муса Җәлилнең кызы кем исемле?

а) Лилия

б) Чулпан

в) Ландыш

г) Алсу


9. М Җәлил Оренбургта нинди мәдрәсәдә укый?

а) Иж - Буби

б) Хөсәения

в) Касыймия

г) Галия


10. Муса Җәлил ничәнче елда әсирлеккә төшә?

а) 1941

б) 1943

в) 1942

г) 1944


11. Муса Җәлилнең шигъри әсәрләре тупланган җыентык кайсы төрмә исеме белән атала?

а) Тегель

б) Моабит

в) Шпандау


12. Муса Җәлил белән бергә 11 көрәшченең гомере кайсы төрмәдә өзелә?

а) Моабит

б) Шпандау

в) Плетцензее


13. Советлар Союзы Герое исеме ничәнче елда бирелә?

а) 1945

б) 1991

в) 1956

г) 2005


Слайд 34. (җаваплар)

(Тестларны укучылар, слайд белән чагыштырып, үзләре тикшерәләр, төркемнәр белән алыштырып)


Слайд 35. (Бәяләү нормалары)

Бәяләү.


VI. Өй эше бирү.

Слайд 36.

1. М. Җәлилнең биографиясен сөйләргә өйрәнергә.

2. Җәлил биографиясе буенча кроссворд төзергә.

3. М. Җәлил турында башка язучыларның фикерләрен табырга.

(дневникларны карап чыгу)


VII. Йомгаклау.

Слайд 37.

- дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр кую;

- 2011 нче елның 15 февралендә М. Җәлилгә ничә яшь тулачак? (105 яшь) Бүгенге дәресебез аның рухына дога булып барып җитсен иде. Без аның иҗаты һәм батырлыгы алдында баш иябез. Җәлил белән бер милләттән булуыбызга чиксез горурланабыз!

Слайд 38.

Укучылар, бүгенге дәресебезне чуваш халык шагыйре Педер Хузангайның шигъри юллары белән йомгаклыйсым килә:


Башым иям бу дәһшәтле чорда

Шундый уллар биргән халыкка.

Башым иям бу халыкның исемен

Мәңге үлмәс иткән шагыйрьгә”.



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 29 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Краткое описание документа:

Дәрес авторы – Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре 82нче кадет мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәләхиева Альбина Мәсхүд кызы. Тема - «Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты». Предмет - татар әдәбияты, 8нче сыйныф. Методик мәгълумат: Дәрес тибы - проблемалы укыту. Принциплар: фәннилек, системалылык, тәрбия белән укытуның берлеге. Укыту методы: өлешчә эзләнү, төркемнәрдә эш. Дәреснең максаты: 1. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; 2. Муса Җәлил турындагы белемнәрне ныгыту, белем дәрәҗәләрен сынау; 3. Шагыйрь иҗатына һәм батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту.

Общая информация

Номер материала: 110016052144
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>