Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / » Табышмаклар кичәсе»

» Табышмаклар кичәсе»



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Тема: “Табышмаклар кичәсе”


АЛЫП БАРУЧЫ. Исәнмесез, кадерле кунаклар, укытучылар, укучылар. Бүген без сезнең белән кызыклы ил – табышмаклар иленә сәяхәт итәрбез.

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зихенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдү, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әхәмияткә ия. “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән әйтем әнә шуңа ишарә.

Табышмаклар мең елдан, кайберләре, бәлки , аннан да элегрәктән калып саклана .Табышмаклар татар халык авыз иҗаты әсәрләре хәм фольклорыбызның үзенчәлекле бер төре.

Бугенге чарабызда табышмакларны иң күп белүчене , иң зирәк укучыны белербез.

АЛЫП БАРУЧЫ. Уенны нинди тәртиптә алып барабыз?Мин сезгә табышмакларны әйтәм сез кул күтәреп җавап бирергә тиешсез,әгәрдә инде кул күтәрмичә урыннан кычкырып утырсагыз җавап кабул ителми!Кем дөрес җавап бирә шуңа фишка бирелә,ахырдан инде санарбыз кем күпме фишка җыйган.

-Беренче тур:Табышмаклар багышланган табигать күренешләре, ел фасылларына! Ихтибарлы булыгыз,башта табышмакны тыңлап бетерәбез!

* Өй башына утырган,
Җир йөзен нуры белән тутырган.
(Кояш)

* Өй өстеңдә ярты күмәч.
(Ай)

Кич булганда күренер,
Таң булдымы − күмелер.
(Йолдыз)

* Ишектән керер, түргә менеп утырыр.
(Суык)

Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.
(Һава)

* Сыр-сыр сыры бар,
Алты төрле нуры бар,
Җиде кат күккә юлы бар.
(Салават күпере)


* Котыра да үкерә,
Бөтен җирне тутыра.
(Буран)

* Көзен туа, язын үлә.
(Боз)

Ак ашъяулык таптык,
Җир өстенә яптык.
(Кар)

Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар.
(Яңгыр)

* Тәнсез тора, телсез сөйләшә,
Һичкем аны күрми, һәркем аны ишетә.
(Кайтаваз)

* Ала-сыер ятып кала,
Ак сыер торып китә.
(Яз)

* Кигән киеменең бизәге
Бөтен дөньяны ямьгә бизәде.
(Җәй)

* Тау куенында анасы,
Чыгып кача баласы.
(Чишмә)

-Ярар булдырдыгыз укучылар! Ә хәзер 2нче тур: Үсемлекләр, куаклар, агачлар


* Язын ямь бирә,
Җәй салкын бирә,
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә.
(урман)


* Яз килсә − киенә,
Көз килсә − чишенә.
(Агач)


* Җәй дә егет, кыш та егет,
Картайганы юк, гел егет.
(Чыршы, нарат)

* Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә.
(Яфрак)

* Кыйнамый, сукмый, үзе елата.
(Кычыткан)

* Олысы да, кечесе дә эшләпә кигән.
(Гөмбә)

-Молодцы укучылар. 3 нче тур.

1.Аяксыз – кулсыз күлмәк кияр. (Мендәр)

2.Агач түгел – яфраклы

Тун түгел –тегелгән. (Китап)

3. Шәхәрләр – йортсыз

Диңгезләр – сусыз. (Географик карта)

4.Бер патша мең патшаны баш идергән. (Ишек)

5.Үзе миңа көлә, үзе мине күрми. (Көзге)

6.Дүрт хатын бер шәл бөркәнгән. (Өстәл)


-4 нче тур:Бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары.

* Гөлдер-гөлдер гөл итекле,
Гөлкәй кызыл читекле.
(Күгәрчен)

* Җәй такылдый бу чүкеч,
Кыш такылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч?
(Тукран)

* Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми.
(Кәҗә)

* Тимерче дә түгел,
Балта остасы да түгел,
Үзе авылда беренче эшче.
(Ат)

* Үлән ашый, май ташый.
(Сыер)

* Ашата, туендыра,
Җылыта, киендерә,
Кешене сөендерә.
(Сарык)

* Бүре түгел - көрән,
Куян түгел − озын колаклы,
Ат түгел − тояклы.
(Ишәк)

* Кешенең дусты, йортның сакчысы.
(Эт)

* Берсе өйне саклый,
Берсе тышны саклый,
Үзләре бер-берсенә кан дошманы.
(Мәче һәм эт)

* Башы тарак, койрыгы урак.
(Әтәч)

* Йомры, йомшак сары йомгак
Йөгереп йөри чирәмдә.
(Чеби)

* Суда юынып алды,
Өсте коры калды.
(Каз)

* Аягын-башын яшерә таш күлмәге эченә.
(Ташбака)

* Җәйнең буе бал җыя,
Кышның буе хәл җыя.
(Бал корты)

* Тимәгәнгә тимим,
Тигәнне җавапсыз калдырмыйм.
(Бал корты)

* Күрер-күрмәс күзләре,
Челтәр бәйли үзләре;
Челтәрләре түгәрәк,
Эшли алар үрмәләп.
(Үрмәкүч, пәрәвез)

-Һәм соңгы турыбыз: Яшелчә, җиләк-җимеш

* Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм.
(Суган)

* Бер кисмәктә мең егет.
(Кыяр)

* Кызыл кызы җир эчендә,
Чәчләре җир өстендә.
(Кишер)

* Эсселәгән саен,
Кат-кат тун кия.
(Кәбестә)

* Үзе кып-кызыл,
Күлмәге ям-яшел.
(Карбыз)

* Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында.
(Бәрәңге)

* Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт.
(Помидор)

* Түгәрәк − ай түгел,
Сары − май түгел,
Койрыгы бар − тычкан түгел.
(Шалкан)

* Гәүдәсе бар − җаны юк,
Үзе эшләпә кигән − башы юк.
(Гөмбә)

-Молодцы балалар!Менә инде безнең табышмаклар кичәбез тәмамланды!Инде кемнең иң күп белүче,иң зирәк укучыны белербез.

Балаларны бүләкләү.

Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

АЛЫП БАРУЧЫ. Исәнмесез, кадерле кунаклар, укытучылар, укучылар. Бүген без сезнең белән кызыклы ил – табышмаклар иленә сәяхәт итәрбез. Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зихенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдү, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әхәмияткә ия. “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән әйтем әнә шуңа ишарә. Табышмаклар мең елдан, кайберләре, бәлки , аннан да элегрәктән калып саклана .Табышмаклар татар халык авыз иҗаты әсәрләре хәм фольклорыбызның үзенчәлекле бер төре. Бугенге чарабызда табышмакларны иң күп белүчене , иң зирәк укучыны белербез. АЛЫП БАРУЧЫ. Уенны нинди тәртиптә алып барабыз?Мин сезгә табышмакларны әйтәм сез кул күтәреп җавап бирергә тиешсез,әгәрдә инде кул күтәрмичә урыннан кычкырып утырсагыз җавап кабул ителми!Кем дөрес җавап бирә шуңа фишка бирелә,ахырдан инде санарбыз кем күпме фишка җыйган.

Общая информация

Номер материала: 113001052655

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>