Инфоурок / История / Конспекты / Урок на тему: «Лексик берәмлекләрне җыю һәм аларның мәгънәләренә аңлатма бирү»
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 15 ДЕКАБРЯ!

Конкурс "Я люблю природу"

Урок на тему: «Лексик берәмлекләрне җыю һәм аларның мәгънәләренә аңлатма бирү»




Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Тема: Лексик берәмлекләрне җыю һәм аларның мәгънәләренә аңлатма бирү.

Максат:

  1. укучыларны сүзлекләрнең төрләре белән таныштыру;

  2. укучыларны сүзлекләр белән эшләргә күнектерү;

3) укучыларның сүзлек запасын баету


Җиһазлау: 9 нче сыйныф дәреслеге, сүзлекләр ( татар теленең фразеологик, диалектологик, синонимнар сүзлекләре, татар теленең аңлатмалы, әдәби тел, терминологик, орфографик сүзлекләре, татарча-төрекчә сүзлек, татарча-русча-инглизчә сүзлек, татар энциклопедиясе һ.б.), карточкалар., компьютер, слайдлар.


Ысуллар: сорау-җавап, өлешчә эзләнү, сүзлекләр белән эшләү, дәреслек белән эшләү.


Алымнар: аңлату, схема өстендә эшләү, күнегүләр.


Дәрес төре: яңа материалны аңлату.













Дәрес планы

I. Оештыру.

II. Актуальләштерү

Укучыларга алда үтелгән материал буенча сораулар бирү (Нәрсә ул фразеологизм, диалектизм, профессионализм, алынма сүзләр, неологизмнар?)

III. Яңа материалны аңлату

Укучыларга сүзлекләр турында мәгълүмат бирү; сүзлекләр, аларның төрләре белән таныштыру.

IV. Алган белемнәрне гамәлдә күнектерү

Сүзлекләр белән эшләү:

а) индивидуаль карточкалар өстендә эш:

б) 28 нче күнегү.

V. Йомгаклау

а) нәтиҗә ясау;

б) өйгә эш бирү: 27 нче күнегү.
















Дәрес барышы

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз! Бүген класста кайсыгыз дежур?

Укучы: Мин.

Укытучы: Дәрестә кемнәр юк?

Укучы: ...

Укытучы: Ярый, утыр. Дәресне башлыйбыз. Укучылар, узган дәрестә без сезнең белән татар теленең сүзлек составы белән танышып чыктык. Әйдәгез әле, искә төшереп үтик, телнең лексик составын нинди сүзләр тәшкил итә?

Укучы: Синонимнар, омонимнар, антонимнар, фразеологизмнар, профессионализм, алынма сүзләр, неологизмнар, диалектизмнар, архаизмнар.

Укытучы: Дөрес. Укучылар, фразеологизм дип без нинди сүзләргә әйтәбез?

Укучы: Телдә бер төшенчәне белдерү өчен яраклашып, катып калган тотрыклы төзелмәләрне фразеологизм дип атыйлар.

Укытучы: Профессионализм дип нинди сүзләргә әйтәләр?

Укучы: Аерым профессия кешеләре генә куллана торган һәм башка кешеләргә таныш булмаган сүзләрне профессионализм дип атыйлар.

Укытучы: Нәрсә ул диалектизм?

Укучы: Билгеле бер төбәккә генә хас булган, гомумхалык сөйләм теленә кермәгән җирле сөйләм сүзләрен диалектизм дип атыйлар.

Укытучы: Нинди сүзләрне архаизмнар дип атыйлар?

Укучы: Нинди дә булса төшенчәләрнең, күренешләрнең искергән атамалары архаизмнар дип атала.

Укытучы: Алынма сүзләр дип нинди сүзләрне атыйлар?

Укучы: Башка телләрдән алынып телнең үз сүзлек составына кереп киткән сүзләр алынма сүзләр дип атала.

Укытучы: Дөрес. Укучылар, күргәнегезчә, телнең сүзлек составы — халык тарафыннан гасырлар буенча тудырылган зур байлык. Ул үзара аралашуда көн саен кулланыла, тормышта туып торган үзгәрешләрне, үсешне ке­шенең аңы аркылы үзендә чагылдыра. Шуңа күрә, иҗтима­гый тормыш үскән, үзгәргән саен, сүзлек составы да үсә, үз­гәрә бара.

Гасырлар буе халык иҗат иткән сүз байлыгын җыеп кал­дыру, аны яшь буынга дөрес җиткерү, көндәлек тор­мышта дөрес кулланырга өйрәтү лексикография фәненең төп бурычларыннан санала.

Укучылар, әйтегез әле, лексикография дип без теленең нинди тармагын атыйбыз?

Укучы: Сүзлекләр төзү турындагы фәнне лексикография дип атыйлар.

Укытучы: Дөрес. Һәм ул лексикологиянең бик әһәмиятле бер бүлеге булып санала. ( Укытучы сөйләгәндә слайдлар чыга, 1нче слайд : ЛЕКСИКОГРАФИЯ – сүзлекләр төзү турындагы фән).

Сүзлекләр нигә кирәк булган соң? Галимнәр моны һәр халыкның тарихи үсеше, аның үзенчәлекләре белән аңлаталар. Сүзлекләрнең беренче үрнәкләре борынгы изге дип саналган китаплардагы аңла­шылмый башлаган аерым сүзләргә аңлатма биргәндә, шулай ук сәяхәтчеләр, үзләренә таныш булмаган халыклар белән очрашып, алардан сүзләр язып алып, тәрҗемә иткәндә туган. Сүзлекләрнең күбесе башта кулъязма рәвешендә йөргән, ә инде китап басу киң җәелгәч, барлык халыкларда да сүзлек төзү эше бик тиз алга киткән.

Укучылар, ничек уйлыйсыз. Сүзлекләрнең иң борынгысы дип нинди сүзлек санала?

Укучы: М. Кашгарыйның “Диване лөгатет-төрк” сүзлеге.

Укытучы: Дөрес. Ул ничәнче гасырда төзелгән?

Укучы: ХI гасырда төзелгән.

Укытучы: Яхшы. Сез аның турында нәрсә беләсез?

Укучы: Эчтәлегенә ка­рап Мәхмүд Кашгарый китабын "Төрки телләре җыентыгы", "Төрки телләре сүзлеге", "Төрки сүзләр җыентыгы" дип төрлечә тәрҗемә итәләр. Анда 9 мең тирәсе төрки сүзгә һәм сүзтезмәгә аңлатмалар бирелә, мисал (иллюстрация) рәвешендә 300 дән артык мәкаль, 165 дүртьюл­лык һәм 68 икеюллык шигъри строфа теркәлә. Китап үзе гарәп язуы белән гарәп телендә язылган. Әмма төрки сүзләре, сүзтезмә-ләре, мәкаль-әйтемнәре, шигъри юллары әүвәл оригиналда, аннан гарәпчәгә тәрҗемә итеп бирелгәннәр.

Укытучы: Дөрес. Укучылар, дөньядагы барлык төр сүзлекләрне ике төркемгә бүлеп карыйлар: энциклопедик (күпкырлы) сүзлекләр, филологик сүзлекләр (лекси­коннар). (2нче слайд:

hello_html_4ab5bee6.gif

Энциклопедик сүзлекләрдә төшенчәләргә аңлатма би­релә, алар турындагы карашлар, гипотезалар, фикер каршылыклары чагылдырыла. Мондый сүзлекләрдә шушы төшенчәләр белдергән күре­нешләр, әйберләр, вакыйгалар, затлар турында мәгълүматларда бирелә. (3 нче слайд)

Энциклопеди­яләрнең универсаль һәм махсус төрләре була. 4 нче слайд:

hello_html_60e1fc69.gif

Универсаль энцикло­педиядә җәмгыять тормышы һәм фәннең төрле тармакларыннан системага салынган мәгълүматлар да бирелә. Мәсәлән, «Зур Россия энциклопедиясе» шундыйлардан. (5 нче слайдның 1нче өлеше)

Махсус экнциклопедияләргә медицина, авыл хуҗалыгы, физика, техника, педагогика, музыка, әдәбият белеме буенча төзелгәннәрен кертергә мөмкин. (5 нче слайдның 2нче өлеше). Сезнең каршыгызда тел белеме буенча төзелгән махсус энциклопедия – Татар энциклопедиясе. (Укучыларга сүзлекне күрсәтү)

Филологик сүзлекләрдә төшенчә һәм ул белдерә торган предмет, күренеш түгел, ә сүз, аның мәгънә үзенчәлекләре, лексик-грамматик һәм башка сыйфатлары аңлатыла. (6 нчы слайд)

Филологик сүзлекләрдә сүз, аның мәгънә үзенчәлекләре, лексик-грамматик һәм башка сыйфатлары аңлатыла. (7 нче слайд)

Максаты, эчтәлеге, нинди телдә язылуы кебек сыйфатларга карап,филологик сүзлекләрнең берничә төре була.

Филологик сүзлекләрнең беренче төре бер тел сүзлекләр. Аларда сүз турында шушы телдә аңлатма бирелә. (8 нче слайдның 1нче өлеше). Бер тел сүзлекләре максаты, эчтәлеге, сүзлек шәрехмәләренең төзелеше ягыннан түбәндәге төрләргә бүленәләр: аңлатмалы, тарихи, тулы, кыскача, әдәби тел, диалектологик, фразеологик, терминологик, орфографик, орфоэпик, синонимнар, антонимнар сүзлекләре һ.б. Алар сезнең каршыгызда. (Укучыларга сүзлекләрне күрсәтү)

Бер тел сүзлекләреннән аңлатмалы сүзлекләргә тукталып үтәсе килә. Татар теленең беренче тулы аңлатмалы сүзлеген тел гали­ме Җамал Вәлиди төзи һәм чыгара башлый. XX гасырның 60 нчы елларында Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих (хәзер сәнгать) институты гыйльми хезмәткәрләре дә аңлатмалы сүзлек төзеделәр. Ул, зур-зур өч том булып, Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. 2005 нче елда 58 меңгә якын берәмлекне эченә алган бер томлык «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» басылып чыкты.

Филологик сүзлекләрнең икенче төре телара сүзлекләр. Алар бер телдәге сүзләрнең мәгънәсен икенче телдә аңлатып бирәләр. (8 нче слайдның 2нче өлеше). Аларга татарча-русча, татарча-төрекчә һ.б. сүзлекләрне кертергә мөмкин. Сезнең каршыгызда телара сүзлекләреннән татарча-төрекчә сүзлек. (Укучыларга сүзлекне күрсәтү)

Филологик сүзлекләрнең өченче төре берничә тел сүзлекләр. Алар бер телдәге сүзләрнең мәгънәсен берничә телдә аңлатып бирәләр. (8 нче слайдның 3нче өлеше). Мәсәлән Түбән Новгородтагы духовная семинария епискобы Дамаскин 1785 елда русча-татарча-чувашча-мордвача-марича сүзлек бастырып чыгарган. Сезнең каршыгызда берничә тел сүзлекләреннән татарча-русча-инглизчә сүзлек. (Укучыларга сүзлекне күрсәтү)

Укучылар татар теле дәресендә сез күбрәк филологик сүзлекләрне кулланасыз. Бүген дә без сезнең белән филологик сүзлекләр белән эшләрбез. Сез инде югары сыйныфта укыйсыз һәм сүзлекләр белән эшләгәнегез бар. Әйдәгез әле, искә төшерик, сүзлекләрдә сүзләр нинди тәртиптә урнашкан?

Укучы: Алфавит тәртибендә.

Укытучы: Дөрес. Әйдәгез әле дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны язып куегыз. Дәреснең темасы: Лексик берәмлекләрне җыю һәм аларның мәгънәләренә аңлатма бирү. (9 нчы слайд.

Димәк,

hello_html_66f123f0.gifӘлеге схеманы дәфтәрләрегезгә теркәп куегыз.

Хәзер мин сезгә карточкалар һәм сүзлекләр таратып чыгам. Сез андагы биремнәрне сүзлекләрне кулланып үтәргә тиеш буласыз.

Әйдәгез әле антонимнар сүзлеге ярдәмендә эшләнгән биремнең нәтиҗәләрен тикшерик.

Укучы: Бирем: татар теленең антонимнар сүзлеге ярдәмендә бирелгән сүзләрнең антонимнарын табыгыз. Җавап: зурларга – хурларга, ирек – коллык, ихлас – ике йөзле, муллык – җитешсезлек, йөзтүбән – чалкан, кыен – ансат, кысан – иркен.

Укытучы: Яхшы. Аңлатмалы сүзлек ярдәмендә эшләнгән биремнең нәтиҗәләрен тикшерик.

Укучы: Бирем: татар теленең аңлатмалы сүзлеге ярдәмендә бирелгән сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз. Җавап:

тәхәллүс – халык белән эш итүче кешеләр үзләренең чын исемнәрен яшерү өчен куя торган ялган исем, псевдоним;

талибә – укучы кыз, студентка;

алкыш – хуплау яки котлау билгесе итеп кул чабу;

алан – урман эчендәге ачык урын, кечкенә болын.

Укытучы: Дөрес. Синонимнар сүзлеге белән эшләүче укучыларның җавапларын тыңлап үтик.

Укучы: Бирем: татар теленең синонимнар сүзлеге ярдәмендә бирелгән сүзләрнең синонимнарын табыгыз. Җавап:

арзан – арзанлы, юнь, очсыз, бәясез, түбән бәяле, юк бәяле, шалкан бәясе, арзан хаклы, кыйбат түгел;

мәкерле – хәйләкәр, хәйләле, эчкерле, явыз ниятле, хыянәтле, хыянәтчел, кара эчле, кинәчел, усал ниятле, усал уйлы, кара уйлы, эчле;

түземле – чыдамлы, нык, ныклы, чыдам, түзем, тхземчел, сабыр, тотнаклы, бирешмәүчән һ.б.;

батырлык – каһарманлык, геройлык, ирлек, фидакярлек, егетлек, йөрәклелек.

Укытучы: Яхшы. Диалектологик сүзлек ярдәмендә эшләнгән биремнең нәтиҗәләрен тикшерик.

Укучы: Бирем: татар теленең диалектологик сүзлеге ярдәмендә бирелгән сүзләрнең әдәби телдәге мәгънәләрен табыгыз. Җавап: кәнтә - көянтә, бәбеч – читек, акташ – акбур, зәңкиләнү – усаллану, дим – 1) кавын, 2) шикәр, ширбәт; матча – түшәм.

Укытучы: Дөрес. Татарча-төрекчә сүзлек безнең телара сүәлеге булып санала. Бу сүзлек белән эшләүчеләр түбәндәге сүзләрне язарга тиеш иделәр: китап – kitap, каләм– kalem, китапханә – kütüphane, мәктәп – okul, mektep, сүзлек – sözlük, укучы – öğrenci, әни – anne (10 нчы слайд). (Укытучы төрек телендә бирелгән сүзләрне үзе укый)

Орфографик сүзлек белән эшләүче укучыларның түбәндәге нәтиҗәләре булырга тиеш: дикъкать, икътисад, зәгыйфь, игътибар, сәламләшү, мәгариф, мәгърур, мәшәкать, дәһшәт, мәгълүмат. (11 нче слайд)

Укучылар, без сезнең белән бер тел һәм телара сүзлекләре беләш эшләдек. Сезнең каршыгызда берничә тел сүзлекләреннән татарча-русча-инглизчә сүзлек. Әйдәгез әле, бу сүзлектән сүзлек сүзен табыйк: cүзлек – словарь – dictionary (12нче слайд).

Ә хәзер 28 нче күнегүне эшлибез. Фразеологик әйтелмәләрне табабыз һәм татар теленең фразеологик сүзлеге ярдәмендә аларның мәгънәләренә аңлатма бирәбез. Беренче җөмләне үзем укыйм: Бөтен авыл аның кубызына бии иде бит. Биредә кубызына бию дигән фразеологик әйтелмә бар. Аның мәгънәсе: кубызына бию – кемгә дә булса яракланып, кушканына йөгерү (13нче слайд).(Укучылар күнегүне эшлиләр. Анннан җаваплар тикшерелә).

Ә хәзер көндәлекләрегезне ачып, өй эшен язып куегыз: 27 нче күнегү. (14нче слайд). “Сүзләр музее” дигән тексттан аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләр ярдәмендә аңлатып язасыз.

(Дәрестә катнашкан укучыларга билгеләр кую.)

Укучылар, сез буш вакытларыгызны интернетта үткәрергә яратасыз. Вакытны файдалы итеп тә үткәрә белергә кирәк. Интернетта безнең татар сайтлары бик күп. Аларда сезнең өчен кызыклы мәгълүматлар бихисап, шулай ук сүзлекләр белән эшләү мөмкинлеге бар. Һәр сүзлекне дә өйдә булдырып булмый. Мондый очракларда татар сайтлары сезгә ярдәмгә килер. Тактада игътибар итегез: биредә кайбер татар сайтларының исемнәре бирелгән.tatar.ru, edu.kzn.ru/tatar, tat.tatar-inform.ru, intertat.ru, www.kz/index.ru, xat.ru, suzlek.ru, tugan-tel.at.tt., tar.com.ru, www.ite.antat.ru, kitapxane.at.tt., watan.narod.ru/dictionary, fati.waper.ru/tatslov www.kz/isem.ru. (15нче слайд). Мин аларны сезгә язып, карточкалар рәвешендә таратырга булдым. Сез аны үзегездә калдырыгыз, кирәк булганда файдаланыгыз.

Дәрес тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Саубулыгыз!

Укучы: Саубулыгыз!


Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 13 декабря. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Краткое описание документа:

Тема: Лексик берәмлекләрне җыю һәм аларның мәгънәләренә аңлатма  бирү.Максатлар: 1)      укучыларны сүзлекләрнең төрләре белән таныштыру;2)      укучыларны сүзлекләр белән эшләргә күнектерү;3)       укучыларның сүзлек запасын баетуУкытучы: телнең сүзлек составы — халык тарафыннан гасырлар буенча тудырылган зур байлык. Ул үзара аралашуда көн саен кулланыла, тормышта туып торган үзгәрешләрне, үсешне ке­шенең аңы аркылы үзендә чагылдыра. Шуңа күрә, иҗтима­гый тормыш үскән, үзгәргән саен, сүзлек составы да үсә, үз­гәрә бара.Гасырлар буе халык иҗат иткән сүз байлыгын җыеп кал­дыру, аны яшь буынга дөрес җиткерү, көндәлек тор­мышта дөрес кулланырга өйрәтү лексикография фәненең төп бурычларыннан санала. Укучылар, әйтегез әле, лексикография дип без теленең нинди тармагын атыйбыз?Укучы: Сүзлекләр төзү турындагы фәнне лексикография дип атыйлар. Укытучы: Дөрес. Һәм ул лексикологиянең бик әһәмиятле бер бүлеге булып санала. ( Укытучы сөйләгәндә слайдлар чыга, 1нче слайд : ЛЕКСИКОГРАФИЯ – сүзлекләр төзү турындагы фән).  

Общая информация

Номер материала: 114344052717
Курсы профессиональной переподготовки
133 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 13 декабря
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>