Рус
группалары өчен татар теленнән ачык дәреснең план-конспекты.
Тема: “Әдәп-төбе
хөрмәт”
(“Табын янында” тексты белән эш)
Укытучы:
Закирова
Ләйсән
Амдат кызы
Класс: 8Б
Яшел
Үзән – 1.12.2014
ДӘРЕСЛЕК:.С.Сафиуллина.,Р.Х.Мөхиярова.
ТЕМА.”Әдәп
–төбе хөрмәт” (Табын янында тексты .)
Максат:
1.Укучыларны мәгънә эзлеклеген саклап сөйләм,әңгәмә корырга өйрәтү.
2.Сүзлек составын баету.
3.Табын янында үзеңне дөрес тоту
кагыйдәләрен өйрәтү.Р.Фәхретдин нәсыйхәтләре аша әхлаклылык тәрбияләү.
Җиһаз:дәреслек,плакат
,магнитофон,проектор.
Дәрес төре:әңгәмә.
Дәрес тибы:яңа
материал өйрәнү.
Дәрес
барышы
Оештыру өлеше:
Исәнләшү,әңгәмә.
Актуальләштерү:
Өй эшен тикшерү.(балалар икмәк турында мәкальләр укыту,мәгънәсен аңлату)
-Димәк,икмәкне без нишләргә тиеш,аның
урыны кайда?(укучылардан әйттерү)
-Әйе.Икмәкнең урыны табында.
ЯҢА ТЕМА.Максат
кую. Без дәрестә дә бүген “Табын яныныда” дип аталган текст белән
танышырбыз.Үзебезне табын янында дөрес тоту кагыйдәләрен ныгытырбыз,кашык,пычак,чәнечке
белән дөрес кулланырга өйрәнербез.
ТЕКСТ БЕЛӘН ЭШ.
Сүзлек эше.Магнитофон язмасын
тынлау,сүзләрне уку,язып алу.
Гәүдүгез-туловище
Йөзе белән-острием
Терсәкләрне-локти
Сөялеп-оперевшись
Тезегезгә-на
колени Ипи савыты-хлебница
Текстны уку.
Сорауларга җавап бирү.
Текстагы кагыйдәләрне табу,дәфтәрләргә
язып алу,тәрҗемә итү.
Плакатта кагыйдәләр язылган,кайсысы дөрес?
Ике төркемгә бүленәбез
һәм сорауга җавап бирәбез.Беренче төркем- табын янында нишләргә ярый?Икенче
төркем-табын янында нишләргә ярамый?
-Инде савыт-сабаларны дөрес урнаштыру
тәртибен өйрән-
дегезме икән, карточкалар ярдәмендә
үзебезне тикшерик.
(тәлинкә янында чәнечке,пычак,кашык дөрес
тәртиптә
куелмаган рәсемнәр таратыла.Ничек дөрес
буларга тиеш,языгыз.)
Ныгыту.
-Без кагыйдәләрне
өйрәндек,ә тормышта куллана
алырбызмы?Моны белү өчен мин
дәрескә кунаклар
чакырдым.Кайсыгыз өстәлдә
савыт-сабаларны
дөрес урнаштырыр?(ике укучы өстәлдә
кашык,пычак,
чәнечкеләрне дөрес урнаштыра,эш
барышында аңлатып бара.)
-Безгә кунакка
оныгы белән әби килә,бер укучы аларны
каршы алырга һәм чәй эчерергә
тиеш,ә калганнарыгыз
игътибар белән карагыз
әле,кунаклар табын янында
тоту кагыйдәләрен беләләрме?(Света
һәм Максим
“Әдәпсез малай” дигән сценка
күрсәтәләр)
Укучылар малайның хаталарын телдән
әйтәләр.
-Ә сез,үзегезне табын янында шулай
тотасызмы?
-Әлбәттә,юк.Андый кешеләрне нинди диләр?
-Әйе,тәртипсез,әдәпсез.Әдәпсез кешеләрне
яраталармы?Хөрмәт итәләрме?
-Юк.Менә бүгенге дәреснең темасын да мин
“Әдәп –төбе хөрмәт.”дип атала иде.Димәк ,без бүген табын янында үзебезне
тотарга – әдәпле буларга өйрәндек.
Балалар,экранда татар халкының бөек
шәхесе-Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре бирелгән.Аларны укып,мәгънәсен аңлатыгыз.
ӘДӘПКӘ КҮНСӘҢ,АДӘМ БУЛАРСЫҢ,
ЯМАНГА КҮНСӘҢ,ӘРӘМ БУЛАРСЫҢ.
Р.Фәхретдин яшьтән үк укыту-тәрбия эшенә
бирелә.Аның әдәп-әхлак темасына багышланган бик күп китаплары бар.”Юаныч”
дигән китабында ”Зыяфәт,ягъни кунакчылык һәм туй”,”Ашау-эчү”дип аталган бүлекләрдә,
бүген инде күбесе онытылып бара торган ,кунак кабул итү һәм аны сыйлау әдәпләре
турында бик кирәкле киңәшләр бирә.Р.Фәхретдин әдәпле бала түбәндәге
кагыйдәләрне үтәргә тиеш ди:(экранда нәсыйхәтләр язылган)
-АШАГАНДА АШЫКМАС;
-АШАРГА УТЫРГАНДА ЗУРЛАР КҮРСӘТКӘН УРЫНГА
ГЫНА УТЫРЫР
-ҮЗ АЛДЫННАН ГЫНА АШАР;
-МАЙЛЫ КУЛЫ ИЛӘ (белән) НӘРСӘ ТОТМАС;
-АШАГАЧ,ЗУРЛАР ЯНЫНДА УТЫРМАС;
-АШАГАЧ,ТИЗ ЙОКЛАМАС;
(укытучы укый,яңа сүзләрнең мәгънәсен
аңлата,балалар укый ,күчереп яза,нигә алай эшләргә ярамаганлыкны аңлата)
Йомгаклау.Балалардан
нәтиҗә әйттерү.
Өй эше.Кагыйдәләрне
өйрәнегез.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.