Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Урок татарского языка для 1 класса «Йорт хайваннары.»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Урок татарского языка для 1 класса «Йорт хайваннары.»

библиотека
материалов

«Йорт хайваннары»

(1 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе.)

Дәреснең темасы: “Йорт хайваннары”. Г. Тукайның “Гали белән кәҗә” шигырен өйрәнү.

Максат. “Йорт хайваннары” темасы буенча балаларның белемнәрен гомумиләштерү. Йорт хайваннары турында җөмләләр төзеп сөйләтү, алар турында кечкенә шигырьләрне дөрес уку һәм мөмкин кадәр сәнгатьле уку күнекмәләре бирү. Балаларны Г. Тукайның “Гали белән кәҗә” шигыре белән таныштыру.

Дәресне җиһазлау. Йорт хайваннары рәсемнәре; аларның балаларының исемнәре язылган кәгазь битләре; аерым кәгазьләргә язылган кечкенә шигырьләр; диапроектор; Г. Тукайның портреты.

Укытучы. Балалар, бүген татар теле дәресләрендә без кешеләрнең дуслары һәм ярдәмчеләре булган йорт хайваннары турында сөйләшербез. (“Йорт хайваннары” дип язылган кәгазь тактаның уртасына урнаштырыла.)

- Әйтегез әле, сез нинди йорт хайваннарын беләсез? (Ат, сыер, дуңгыз, сарык, кәҗә, эт, песи.)

Ат рәсеме күрсәтелә.

- Бу ... ? Нинди сорау куябыз?

Балалар нәрсә? Соравы куелуын әйтәләр һәм рәсем буенча ат турында җөмләләр төзиләр:

- Бу – ат. Атның башы, гәүдәсе, дүрт аягы, тояклары һәм ялы бар. Аның колыны була. Ат – зур һәм көчле хайван. Ул йөк ташый. (Ат рәсеме – тактаның сул ягына, колын сүзе язылган кәгазь уң ягына урнаштырыла.)

Бер бала “Минем атым” шигырен укый .

Мактанырга хакым бар,

Алмачуар атым бар.

Минем атым уйнаганда,

Киң болыннар була тар.

Сыер рәсеме башта кире ягы белән күрсәтелә. Сыер турында “табышмак” әйтелә:

  • Бу хайванның мөгезе бар. Ул сөт бирә. Аның бозавы була. Нәрсә ул?

  • Бу хайванның сыер икәнен нинди билгесе буенча әйтә алдыгыз? (бозавы була.)

Сыер рәсеме ясалган һәм бозау сүзе язылган кәгазь тактага урнаштырыла.

Бер укучы “Безнең сыер” шигырен укый.

Безнең сыер мөгри – мөгри

Кайтып керә.

Безгә тәмле сөт, катык

Һәм каймак бирә.

Бер укучы такта янына чакырыла һәм сарык рәсеме буенча “табышмак” төзергә тәкъдим ителә. (Бу хайван җылы тун кигән. Ул ит, йон бирә, аның бәрәне була. Ул нәрсә?)

  • Йоннан нәрсә бәйлиләр? Кем бәйли? (Минем әнием шарф бәйли. Әби бияләй бәйли. Апа башлык бәйли.)

Сарык рәсеме ясалагн һәм бәрән сүзе язылган кәгазь тактага урнаштырыла.

Зур, ак төстәге йомшак уенчык эт күрсәтелә.

Бер укучы “Акбай” шигырен укый:

Бар минем маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп күрә,

Күп ишетә, күп өрә.

Шигырь аңлатыла һәм “Эт йорт саклый” дигә җөмлә әйтелә.

Шулай ук, песи турында да шигырь укып, аңлатып үтелә:

Песи, песи, пескәем,

Күзе яшел, аягы ак,

Йоны йомшак,

Колагы сак.

Физкультминут.

Уң якка борылып басып, барысы бергә:

Чакырабыз мәчене:

Пес – пес – пес!

Сулга борылып басып:

Чакырабыз Акбайны:

Маһ – маһ – маһ!

Маһ – маһ – маһ!

Алга карап басып:

Чакырабыз кәҗәне:

Кәҗ – кәҗ – кәҗ,

Кәҗ – кәҗ – кәҗ!

  • Балалар, рәсемнәргә карап әйтегез әле, монда нинди хайван юк? (Монда кәҗә юк.)

Укучылар кәҗә рәсемен кулларына алып, аның турында җөмләләр төзеп әйтәләр: кәҗә ит (сөт, мамык) бирә.

  • Ул нәрсә ашый? (Печән ашый.)

  • Ә бу нәрсә? (Кәҗәнең сакалы.)

Йорт хайваннары турында әңгәмәне йомгаклап, “Әниләрен табарга ярдәм итегез” дигән уен оештырыла. (Балалар тактаның сул ягына беркетелгән хайван рәсеме янына аларның балаларының исемнәре язылган кәгазьләрне урнаштыралар.)

Тактага Г. Тукай портреты эленә, аның татар халкының бөек шагыйре булуы, балалар өчен дә күп әсәрләр язуы турында әйтелә.

Шуннан соң Г. Тукайның “Гали белән кәҗә” шигыре диапозивтан экранда күрсәтелә.

Укытучы шигырьне укый, аннары укучылар белән бергә аны рус теленә тәрҗемә итәләр.

Шигырьнең эчтәлеге буенча сорауларга җаваплар бирелә:

  • Гали белән кәҗә ничек яши? (Тату.)

  • Кәҗә кайдан карап тора? (Тәрәзәдән.)

  • Гали кәҗәгә нәрсә бирә? (Печән бирә.)

  • Кәҗә нишли? (Рәхмәт әйтә, сакалын селкетә.)

Шигырьне күмәк уку. Аерым сүзләрне дөрес әйтү күнегүләре үткәрелә.

Аерым балалар белән сәнгатьле уку күнегүләре башкару.

Дәресне йомгаклау һәм өй эше. Г. Тукайның “Гали белән кәҗә” шигырен сәгатьле итеп укырга өйрәнергә.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

                          «Йорт хайваннары»               (1 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе.) Дәреснең темасы: “Йорт хайваннары”. Г. Тукайның “Гали белән кәҗә” шигырен өйрәнү. Максат. “Йорт хайваннары” темасы буенча балаларның белемнәрен гомумиләштерү. Йорт хайваннары турында җөмләләр төзеп сөйләтү, алар турында кечкенә шигырьләрне дөрес уку һәм мөмкин кадәр сәнгатьле уку күнекмәләре бирү. Балаларны Г. Тукайның “Гали белән кәҗә” шигыре белән таныштыру. Дәресне җиһазлау. Йорт хайваннары рәсемнәре; аларның балаларының исемнәре язылган кәгазь битләре; аерым кәгазьләргә язылган кечкенә шигырьләр; диапроектор; Г. Тукайның портреты. Укытучы. Балалар, бүген татар теле дәресләрендә без кешеләрнең дуслары һәм ярдәмчеләре булган йорт хайваннары турында сөйләшербез. (“Йорт хайваннары” дип язылган кәгазь тактаның уртасына урнаштырыла.) - Әйтегез әле, сез нинди йорт хайваннарын беләсез? (Ат, сыер, дуңгыз, сарык, кәҗә, эт, песи.) Ат рәсеме күрсәтелә. - Бу ... ? Нинди сорау куябыз?             Балалар нәрсә? Соравы куелуын әйтәләр һәм рәсем буенча ат турында җөмләләр төзиләр: - Бу – ат. Атның башы, гәүдәсе, дүрт аягы, тояклары һәм ялы бар. Аның колыны була. Ат – зур һәм көчле хайван. Ул йөк ташый. (Ат рәсеме – тактаның сул ягына, колын сүзе язылган кәгазь уң ягына урнаштырыла.) Бер бала “Минем атым” шигырен укый . Мактанырга хакым бар, Алмачуар атым бар. Минем атым уйнаганда, Киң болыннар була тар.             Сыер рәсеме башта кире ягы белән күрсәтелә. Сыер турында “табышмак” әйтелә: -          Бу хайванның мөгезе бар. Ул сөт бирә. Аның бозавы була. Нәрсә ул? -          Бу хайванның сыер икәнен нинди билгесе буенча әйтә алдыгыз? (бозавы була.) Сыер рәсеме ясалган һәм бозау сүзе язылган кәгазь тактага урнаштырыла.             Бер укучы “Безнең сыер” шигырен укый. Безнең сыер мөгри – мөгри Кайтып керә. Безгә тәмле сөт, катык Һәм каймак бирә.             Бер укучы такта янына чакырыла һәм сарык рәсеме буенча “табышмак” төзергә тәкъдим ителә. (Бу хайван җылы тун кигән. Ул ит, йон бирә, аның бәрәне була. Ул нәрсә?) -          Йоннан нәрсә бәйлиләр? Кем бәйли? (Минем әнием шарф бәйли. Әби бияләй бәйли. Апа башлык бәйли.) Сарык рәсеме ясалагн һәм бәрән сүзе язылган кәгазь тактага урнаштырыла. Зур, ак төстәге йомшак уенчык эт күрсәтелә. Бер укучы “Акбай” шигырен укый:             Бар минем маэмаем,             Кара борын Акбаем.             Күп йөгерә, күп күрә,             Күп ишетә, күп өрә. Шигырь аңлатыла һәм “Эт йорт саклый” дигә җөмлә әйтелә. Шулай ук, песи турында да шигырь укып, аңлатып үтелә:             Песи, песи, пескәем,             Күзе яшел, аягы ак,             Йоны йомшак,             Колагы сак. Физкультминут. Уң якка борылып басып, барысы бергә:             Чакырабыз мәчене:             Пес – пес – пес! Сулга борылып басып:             Чакырабыз Акбайны:             Маһ – маһ – маһ!             Маһ – маһ – маһ! Алга карап басып:             Чакырабыз кәҗәне:             Кәҗ – кәҗ – кәҗ,             Кәҗ – кәҗ – кәҗ! -          Балалар, рәсемнәргә карап әйтегез әле, монда нинди хайван юк? (Монда кәҗә юк.) Укучылар кәҗә рәсемен кулларына алып, аның турында җөмләләр төзеп әйтәләр: кәҗә ит (сөт, мамык) бирә. -          Ул нәрсә ашый? (Печән ашый.) -          Ә бу нәрсә? (Кәҗәнең сакалы.) Йорт хайваннары турында әңгәмәне йомгаклап, “Әниләрен табарга ярдәм итегез” дигән уен оештырыла. (Балалар тактаның сул ягына беркетелгән хайван рәсеме янына аларның балаларының исемнәре язылган кәгазьләрне урнаштыралар.) Тактага Г. Тукай портреты эленә, аның татар халкының бөек шагыйре булуы, балалар өчен дә күп әсәрләр язуы турында әйтелә. Шуннан соң Г. Тукайның “Гали белән кәҗә” шигыре диапозивтан экранда күрсәтелә. Укытучы шигырьне укый, аннары укучылар белән бергә аны рус теленә тәрҗемә итәләр. Шигырьнең эчтәлеге буенча сорауларга җаваплар бирелә: -          Гали белән кәҗә ничек яши? (Тату.) -          Кәҗә кайдан карап тора? (Тәрәзәдән.) -          Гали кәҗәгә нәрсә бирә? (Печән бирә.) -          Кәҗә нишли? (Рәхмәт әйтә, сакалын селкетә.) Шигырьне күмәк уку. Аерым сүзләрне дөрес әйтү күнегүләре үткәрелә. Аерым балалар белән сәнгатьле уку күнегүләре башкару. Дәресне йомгаклау һәм өй эше. Г. Тукайның “Гали белән кәҗә” шигырен сәгатьле итеп укырга өйрәнергә.
Автор
Дата добавления 27.05.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров1178
Номер материала 114585052738
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх