Инфоурок Музыка КонспектыТукай-сунмэс йолдыз ул.

Тукай-сунмэс йолдыз ул.

Скачать материал

Тема:Г. Тукай-сүнмәс йолдыз ул

 

                                                                                         Заянова Лилия Рафис кызы

                                                                                       Мөслим районы,Мөслим лицееның

                                                                             Югары категорияле музыка укытучысы.

 

Максат:

·        Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның  иҗаты аша татар теленең сафлыгын, бөеклеген укучыларыбызга җиткерү, буыннан-буынга тапшыру.

·        Г. Тукай әсәрләре аша укучыларны  илхамландыру, рухландыру проблемасын Тукайның иҗаты аша ачыклау.

·        Музыка турында теоретик белем запасларын тулыландыру өстендә эш алып бару.

 

Дәреснең тибы: Яңа белемнәр бирү.

Җиһазлау:интерактик такта,проектор,дәрес презентаөиясе, синтезатор, курай,компьютер,

Дәрес барышы:  

I.Оештыру өлеше:

«Әллүки “  көенә класска керәләр

     1. Музыкаль исәнләшү:

2.Тавышларны җырга әзерләп алу.

Звуккоряд жырлау.

Легато,стаккато жырлау.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1.Укучыларга курайда “ Туган тел” көен уйнап күрсәтү. Нинди көй уйналуын таныту.

1 слайд:

“И туган тел, и матур тел” җырын башкару.

Без сезнең белән үткән дәрестә “Туган тел” җырын өйрәнгән идек.Әйдәгез әле матур итеп басып җырлап алабыз. Без җырлаган җырның сүзләрен кем язган. Укучыларның җаваплары тыңлана.

2 слайд:

Әйе, бу җырның сүзләрен Г.Тукай язган,һәм ул  татар халкының гимнына әверелде.Без бүген дәресебездә Г. Тукайның әсәрләре кешеләрне иҗатка илһамландыра,рухландыра алуын дәрес барышында ачыкларга тырышып карарбыз.

Укучылар, Габдулла Тукай – һәркемгә таныш шәхес. Быел без 125 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Ә Татарстанда 2011 ел Тукай елы астында узачак. Ә сез, укучылар, Габдулла Тукай турында ниләр беләсез? Әйтегез әле, Г.Тукай кайда туган?

3 слайд:

Укучы. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Әтисе мулла була. Габдуллага 5 ай булганда,ул үлә. Әнисе,аны Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча калдырып,Сасна авылына кияүгә чыга. Шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана.

Чыннан да, Г.Тукай бик авыр һәм катлаулы тормыш юлы уза. Ул дөньяда бары тик 27 ел  яшәсә дә, аның әсәрләре иң кадерле мирас булып яши. Аның иҗаты яши һәм үсә.

Тукай балаларны, сезне, бик яраткан. Ул сезнең өчен бик күп шигырьләр, җырлар, әкиятләр язган. Тукайның шигырьләрен сезнең әби-бабаларыгыз укыган,әти-әниләрегез ятлаган, ә хәзер сез шул эшне дәвам итәсез.

Әйе,балалар,без сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Аның язган шигырьләрен, әкиятләрен укыйбыз. Балалар, әйтегез әле сез

4 слайд:

Г. Туканың  нинди шигырьләрен беләсез?

 “Бала белән күбәләк”

“Гали белән кәҗә”

“Кызыклы шәкерт”

Кайсыларын яттан сөйлэп күрсәтә аласыз?

(Шигырьләрен тыңлау.)

Афәрин, булдырдыгыз.

5 слайд:

Тукайның нинди әкиятләрен беләсез? (Укучыларның җавапларын тыңлау.)

Аның “Шүрәле” һәм “Су анасы” әкиятләренә безнең композиторларыбыз балетлар язганнар.

6 нчы слайд:

 “Шүрәле” әкиятенә   Фәрит Яруллин балет язган. Ул Мәскәүдә татар опера студиясендә укыганда ук инде ул халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай иҗаты белән кызыксына һәм беренчеләрдән булып яңа өлкәгә- әкияттәге фантастика дөньясына үтеп керә.Аны музыка телендә сурәтләве белән сәнгатьтә ачыш ясый.  1958 елда Ф.Яруллинга "Шүрәле” балеты өчен ТАССРның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә.

7 слайд:

Ә  “ Су анасы” поэмасына нигезләнеп Әнвәр Бакиров   “ Алтын тарак” исемле  балет иҗат итә.

Ә нәрсә соң балет? (укучыларның җаваплары тыңлана)

8 слайд:

   Балет- ул бию сәнгатьнең бер төре. Спектакльләрдә  үзләренең уй хисләрен  бию аша тасфирлауны балет дип атыйлар.

    Халыкның бөеклегенә, аның зур иҗат көче булуына нык ышанган Г.Тукай бик яшьли (9-10  яшьләрдә) халык җырларын һәм гомүмән халык әдәбияты белән кызыксына башлый. Озакламый ул халык җырларын җыя, халык көйләрен өйрәнә башлый.

      Тукай халык көйләрен өйрәнүче,җырларын җыючы булу белән бергә аларны башкаручы да булган.

    Иҗатының бөтен чорында да Г.Тукай җыр мирасыбызга аеруча әһәмият бирә.Җырларны югалтмаска чакыра һәм күп кенә халык җырларын җыеп,яңадан халык күңеленә ирештерә.

  Тукай үзенең балалаык елларын искә алганда: “Мин кечкенәдән ук җырчы идем. Мәдрәсәдә ук мине җырчы диләр иде”,- дип сөйли. Аның замандашлары да Тукайның кичәләрдә бик теләп җырлавын хәтердә калдырганнар. Шагыйрь җырга битараф булмаган. Татар халкының борынгы озын көйләреннән “Кара урман” ны бигрәк тә яраткан.

     Г.Тукай халык җырларына бик югары бәя биреп кенә калмый, ул кайбер борынгы җырларның тарихын яза,ахырдан шул җырларны ничегерәк көйләргә икәнен дә әйтеп калдыра.Укучылар мин сезгә Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Тәфтиләү”җырына язылган татар халык симфоник оркестр башаруында әсәр тыңлатып үтәсем килә.

 Сез аны игътибар белән тыңлагыз.Тыңлау дәверендә сез анда  нинди уен кораллары яңгыравы,әсәрнең ничә кисәктән торуын билгеләрсез.

     9 слайд:

“Тәфтилэү” җырының көе янгырый.

10-11 слайд:

Укучылар әйтегез әле безнен Г.Тукайның музейлары кайда бар?

(Казанда Кырлайда.)

12-13 слайд

Аңа багышланган  һәйкәлләребездә бар.Анын һәйкәлләре янында безнең шагыйрьләр төрле шигырь бәйрәмнәрен үткәрәләр.

      Менә без Г. Тукай шигырьләрен дә сөйләдек, җырларын да җырладык, әкиятләрен дә искә төшердек. Ул үзенең шигырьләре аша хезмәтне сөяргә, табигатьне, хайваннарны яратырга, кеше әйберләренә тимәскә,мәрхәмәтле булырга өнди. Тукай турында башка язучылар да бик күп шигыръләр язганнар. Без сезнең белән бүген дәрестә балалар композиторы Гөлсинә Гәрәева  көенә, Таһир Шәмсуаров сүзләренә иҗат ителгән

 14 слайд:“Тукайга килә халык” дигән җыр белән танышып китәбез.Җыр өстендә эшлэү.

 “Тукайга килэ халык”

Җырларын ятлап күңелдән

Талантына таң калып,

Бөек җырчысы янына

Тукайга килә халык

 

 “ Тәфтиләү”ләр белән килә,

“Зиләйлүк”ләрне көйләп

Туган телнең бар аһәнең

Аңлатып булмас сөйләп

 

Аның белән тел ачылган

Һәр адымда кирәк бел

Туган тел Тукай теле ул,

   Тукай теле Туган тел

Г. Тукайның “Шүрәле”әкиятендәге  Шүрәле образы бик популяр. Аңа багышлап язган  берничә җыр бар. Әйдәгез әле шуларның берсенә ял итеп биеп алабыз. Җырның эчтәлегенә карап,  сез төрле хәрәкәтләр ясарсыз.

Йомгаклау.

      Укучылар, без бүгенге дәресебездә Г.Тукайт иҗаты һәм аның музыка белән бәйләнеше турында бик күп мәгълүматлар алдык, яңа терминнар белән таныштык, җырлар өйрәндек. Сез яңа теманы ничек үзләштердегез икән? Хәзер без шуны тикшереп карыйбыз.

Г.Тукайның әсәрләре кешеләре иҗатка дәрес барышында ачабыз дигән идек. Укучылар,әйтегез әле, бүгенге дәрестә сез нинди яңалыклар ишеттегез,нинди яңа белемнәр алдыгыз? Укучылар җавабы тыңлана. Әйдәгез,сорауларга җавап бирегез.

   15 слайд

1.  Г. Тукай сүзләренә иҗат ителгән нинди җырларны  беләсез?

          (“ Әллүки”,”Тәфтиләү”,”Зиләйлүк”)

    2.Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре. (“ Туган тел”)

    3. Шүрәле” балетының авторы кем?  (Ф.Яруллин.)

    4.. Г. Тукайның “ Су анасы” поэмасына һәм халык әкиятләренә нигезләнеп,Әнвәр     

        Бакиров  нинди балет иҗат итә? (Алтын тарак)

    5. Шүрәле һәм Су анасы сюжетларына нигезләнеп язылган музыкаль жанр?         

           (Балет)

       6. Без буген дэрестэ Габдулла Тукайга багышланган нинди җыр өйрэндек?

 

Белемнәрне бәяләү.

Татар халкы Тукай белән горурлана . Чөнки ул гаҗәеп зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген күрсәтте. Шагыйрьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә безнең замандашлар булып яшиләр, халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтәләр.

Бүгенге дәресебезне шушы шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:

15 слайд

 Юк,үлмәдең,Тукай син мәңге яшь,

Син мәңгегә безнең арада.

Мәңге көләч шигырьләреңнән без

Туган халкым кодрәт, көч ала.

Өй эше.Укучыларга җырны ятларга кушу. Яңа кагыйдәләрне ятларга кушу.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Тукай-сунмэс йолдыз ул."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ученый секретарь

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Габдулла Мухамедгарифович Тукаев (1886-1913) - выдающийся татарский народный поэт, литературный критик, публицист и переводчик. Габдулла Тукай родился 26 апреля 1886 года в деревне Кушлауч. Отец — Мухамедгариф Мухамедгалимов, уроженец деревни Кушлавыч Казанского уезда, Казанской губернии. Дед Мухамедгалим был муллой. Мать — Мэмдудэ, отец которой Зиннатулла сын Зайнельбашира так же, как и Гариф-мулла, учился в Кышкарском медресе. Зиннатулла служил муэдзином Кушлауче, а позже по просьбе жителей деревни Училе пошел к ним муллой. Когда Габдулле исполнилось четыре с половиной месяца, он лишился отца, а в возрасте трёх лет стал круглым сиротой. После кратковременного пребывания в семье деда Зиннатуллы, он оказался в Казани, в семье бездетного жителя Ново-Татарской слободы по имени Мухамметвали, где провел около 2 лет. Его приемные родители заболели и вынуждены были вернуть Габдуллу в Училе. В 1892—1895 годах его жизнь проходила в семье крестьянина Сагди в деревне Кырлай, недалеко от Кушлауч. Здесь Габдулла начал приобщаться к трудовой крестьянской жизни, испытал её радости и горечи, стал учиться и, как он сам потом писал в своих воспоминаниях, Кырлай открыл ему глаза на жизнь.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 445 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.05.2014 1161
    • DOCX 52.5 кбайт
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Заянова Лилия Рафисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Заянова Лилия Рафисовна
    Заянова Лилия Рафисовна
    • На сайте: 9 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 9
    • Всего просмотров: 12525
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Музыкально-эстетическое развитие младших школьников в условиях реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 73 человека из 33 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности педагога дополнительного образования при обучении академическому вокалу

Преподаватель академического вокала

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Музыка: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Педагог музыки

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 39 человек из 24 регионов

Мини-курс

Методика поддержки физкультурно-спортивной деятельности для людей с ограниченными возможностями здоровья

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные информационные технологии и информационная безопасность

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегии бизнес-развития

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе